Әлифба бәйрәме
материал (1 класс) на тему

Шакирова Альфинур Халимовна

Бу кичәне  "Әлифба" китабын укып бетергәч үткәрергә була.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lifba_byrme.docx28.63 КБ

Предварительный просмотр:

Укучы: Күтәренке күңелле,

              Бар да көләч шат бүген!

              Күктә кояш елмая,

             Яшерә алмый шатлыгын.

Укучы:Җырлыйсы килеп кенә

             Тора барыбызның да.

             Көтеп алган бәйрәме

             Бүген һәммәбезнең дә.

Укучы:Җыр күтәрә күңелне,

             Бар да көләч,шат бүген.

             Безнең “Әлифба”бәйрәме.

             Котлагыз безне бүген.

Укытучы:  Кадерле укучыларым, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм - “Әлифба бәйрәме”! Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәни дусларыбызны беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

      Әйе, хәрефләрне тану, иҗекләп укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма без тырыштык, өйрәндек.Әлбәттә, хөрмәтле әти-әниләр, сездән башка бу кадәр эшне башкарып чыга алмас идек.Рәхмәт барысы өчен дә.

Себеркегә атланган Убырлы, Төлке, Куян керәләр.

Төлке: Тукта әле Убырлы, тормазга бас әле, тукта әле дим.( Убырлы себеркене туктата)

Куян: Ни булды, килеп тә җиттекмени.

Төлке: Нәрсә соң монда? Бу кадәр халык нишләп утыра монда?

Укучылар: Бездә бүген бәйрәм, бәйрәмгә җыелдык без.

Куян:Бәйрәм! Мин дә бәйрәмне бик яратам. (Себеркедән төшә)

Убырлы: Бәйрәм? Миннән башкамы? Миңа чакыру җибәрсәгез кәгазь бетәр идемени?! Менә кызык итәм әле үзегезне. Тылсым белән бәйрәмегезне өзәм дә китәм.

Укучы: Без сине башка бәйрәмнәргә чакырырбыз. Зинһар, бәйрәмебезгә комачаулама!

Убырлы: Юк, мин монсыннан да калырга теләмим.

Төлке: Тукта, шаулама әле. Сине түгел безне дә чакырмадылар әле.

Куян: Ярар, тавышланмагыз, балаларның бәйрәмен бозмыйк. Син, Убырлы бар.

(Убырлының колагына нидер пышылдый), ә без монда калабыз. Шулайдыр бит,Төлке.

Төлке: Әйе,әйе. Мин бәйрәмдә калам. Син бар, Убырлы.

Убырлы: Ярар инде, тик бер шартым бар. Минем яңа гына табадан төшкән табышмакларым бар.(Кесәсеннән кәгазьбите чыгара) Анда балаларга бик кирәкле сүз чыгачак. Шул сүзне тапсалар, бәйрәмне дәвам иттерәсез.

Куян: Ярар Убырлы.Без син әйткәнчә эшләрбез.

Убырлы себеркегә утырып чыгып китә.

Кроссворд эленә. Табылачак “Әлифба” сүзе ачыграк билгеләнә. Төлке белән Куян чиратлашып табышмаклар әйтәләр, ә укучылар табышмакларның җавабын кроссвордка яза баралар.

Табышмаклар:

1.Акылсыз керәсең,

Хәзинә алып чыгасың. (Мәктәп)

2.Сөяге юк, теле юк

Сөйләмәгән сүзе юк. (Тел)

3. Әрекмәндәй зур колак,

Аяклары бер колач,

Борыны җиргә тигән

Килгән ул ерак илдән. (Фил)

4.Язын дөньяга килә,

Көзен дөньяга килә,

Көзен саргаеп үлә. (Яфрак)

5. Йомры йомшак, сары йомгак,

Йөгереп йөри чирәмдә.     (Чеби)

6. Агач түгел- яфраклы,

Тун түгел- тегелгән,

Кеше түгел- сөйли. (Китап)

Төлке: Афәрин сез бар табышмакларга да дөрес җавап бирдегез. Уйлыйк әле, нинди сүз килеп чыкты икән?

Укучылар: Әлифба.

Куян: Бик тырыш, белемле икәнсез. Мин бик шат.

Төлке: Ни соң ул Әлифба?(Куянга карап) Синең кебек тәмлеме, борыч кебек әчеме?

Укучы:Менә ул Әлифба! Безне хәреф танырга, шул хәрефләрдән сүзләр ясап укырга өйрәтүче тәүге дәреслек.

Төлке: Сез хәзер укый да, яза да беләсезме?

Укучы: Әйе, дустым. Сине дә өйрәтикме соң?

Куян: Юк, минем белән дус булса, мин үзем өйрәтәм аны.

Төлке: Мин бик шат булыр идем.

Куян: Мин сиңа Әлифбаны соңрак өйрәтә башлармын. Балалар табышмакларга дөрес җавап бирделәр бит. Димәк, алар бәйрәмне дәвам итә алалар.

Төлке:Әйе шул,алар бәйрәм итсеннәр, без карап торыйк.

1укучы:Әлифба        өйрәтте                                                                                                      Хәрефләр танырга

         Тукталып тормыйча,

                Гел алга барырга .

2 укучы:

Хәрефләр диңгезе

Чайкалды каршымда.

Хәрефләр бер төсле

Тоелды барсы да.

1 укучы:Аларны танырга

               Әлифба булышты.

               Шәп укый алырлар

               Диеп ул тырышты.

2 укучы:Һәр көн бер авазның

                Исемен белдек без,

                Сузыкка, тартыкка

                Аларны бүлдек без.

“Әлифбам ” җыры

1 укучы:Сузыкны җырладык

               Туган тел көенә,

               Ә тартык сузылмый,

               Җырламый һич кенә.

2 укучы: Ана сүзен һәммәбез дә

               Яратабыз, сөябез.

               Шуңа күрә “А” хәрефен

               Беренче өйрәнәбез.

1 укучы:”Ә” хәрефе дә сөйкемле,

                 Чакырып тора безне.

                 Әни белән рәттән куям

                 “Әтием” дигән сүзне.

2 нче укучы:Унга кадәр санарга

                      Өйрәтте безне апа.

                     “У” хәрефе- уңган хәреф,

                      “У” ны һәркем ярата.

1нче укучы: “Н” хәрефе наратта бар

                     “На” дигәндә дә кирәк.

                      Безнең кебек малайларның

                     “На” димәгәне сирәк.

2 нче укучы: Дуслык дигән олы сүзне

                       Язабыз без “Д” белән.

                       Дуслар булса, дөнья ямьле

                          Икәнлеген мин беләм.

1 нче укучы:Татарларның баш шәһәре

                       Казан “К” дан башлана

                       Үзенә чакырып тора

                      Казан дигән башкала.

2 нче укучы: Әлифбадан  утыз тугыз

                       Хәрефне без өйрәндек,

                     Җырлар итеп җырладык та,

                      Шигырь итеп сөйләдек.

Алфавит” җыры.

1 нче укучы:Хәрефләр безгә юлны ачты

                       Әкиятләр иленә.

                       Шигырьләр һәм хикәяләр

                       Өйрәндек без тиз генә.

2 нче укучы:Өйрәтте Әлифба безне

                     Табигатьне сөяргә.

                     Кечкенә дусларыбызга,

                      Бул син дустым, дияргә.

1 нче укучы:Өйрәтте чиста булырга,

                      Пөхтәлекне сакларга,

                     Усал, ямьсезләрдән безгә

                      Кечеләрне якларга.

Себеркесенә Доктор Айболитны утыртып Убырлы керә.

Убырлы:Выж-ж-ж.Ч-ш-ш. Айболит ,менә без бәйрәмгә килеп тә җиттек. (Себеркедән төшәләр)

Айболит :(Аксый төшеп,аякларын яздыра, физзарядка ясап ала) Синең себеркеңә утырып йөреп аякларым оешкан.Убырлы,ташла син бу себеркеңне.Җәяү йөр, сәламәт булырсың. Хәрәкәттә – бәрәкәт дип юкка гына әйтмәгәннәр бит.

(Куян белән Төлке Айболитка каршы килеп)

Куян: Безгә бик ерактан, Сәламәтлек утравыннан Доктор Айболит килгән.

Айболит: Исәнмесез, дусларым. Балалар, сез минем кем икәнне беләсезме?

Укучылар: Беләбез.

Айболит: Сездә нинди бәйрәм соң?

Убырлы: Айболит мин сине Әлифба бәйрәменә алып килдем.

Айболит:Менә хәзер мин аңладым,

                Сезнең өчен мин бик шат.

                Зарядка дигән сүзне дә

                Белә торгансыздыр,шәт.

Укучылар: Беләбез, әле без сезгә физзарядка турында җырлап та күрсәтәбез.

Яшь спортчылар” җыры.

Айболит: Афәрин,афәрин, булдырасыз.Ә хәзер минем сезгә сорауларым бар. Тыңлагыз, белсәгез җавап бирерсез.

  • Иң зур байлык нәрсә?
  • Сәламәтлек.

-Иң мөһим гигиена чарасы нәрсә?

-юыну

-Тешләрне кайчан һәм ничек чистартырга кирәк?

-Иртән һәм кичен, 1-2 минут

Ашаганда  өстәл янында үзеңе ничек тотарга?

-Ашаганда өстәл янында сөйләшмәскә, китап укымаска,менә болай җәелеп утырмаска(күрсәтә).

Айболит: Рәхмәт, сез минем сорауларыма дөрес җавап бирдегез.

Төлке: Кара әле, Куян, укучылар Әлифбаны укып бетерделәр, хәзер алар бернәрсә дә укымыйлар димени инде.

Куян: Белмим шул(уйлана)

Убырлы: (Серле елмаеп куеныннан “Туган тел”, “Татар теле” китабын чыгара.) Менә нәрсә укыячаклар алар.

Монысы Туган тел дигән китап.Ул сезне йөгерек, аңлап укырга өйрәтер.Бик күп язучылар, аларның әсәрләре белән таныштырыр.(укучыларга тапшыра)

Укучы:(Туган тел китабын алып)

Рәхмәт, Туган тел сиңа        

Безгә килүең өчен.

Дуслашырбыз, серләшербез,

Белем алып үтәр безнең

Туачак һәр көнебез.

Убырлы: Ә монысы татар теле. Ул сезне дөрес,матур итеп язарга өйрәтер.(укучыларга тапшыра)

Укучы: Тырыш булырга,

              Ялкауланмаска,

             Артта калмаска!

             Сезнең алда вәгъдә бирәбез.

               Әйдәп барырга

             5 кә укырга.

             Сәламәт булырга.

“Алфавит “ җыры.

1.Шакмаклар, шакмаклар

Шакмак саен хәрефләр.

Шакмак саен хәрефләр.

Шакмаклардан сүзләр төзеп

Уза безнең дәресләр.

Тезәбез,тезәбез

Шулай тезсәң ни була,

Безнең якты бүлмәбезгә

Моңлы көй тула.

Кушымта:

АБВ, АБВГД

Хәрефләргә җан керде.

   АБВ, АБВГД

Туган илне сөйдерде.

2.Шакмаклар,шакмаклар

Хикмәтле, серле алар.

Әлифба китабы белән

Галәмгә юл ачалар.

Кояш та, кояш та

Болыттан шакмак тезә.

Зәңгәр күкне иңли- иңли

Хәрефләр йөзә.

“Әлифбам” җыры .

Зәкия Туфайлова сүзләре, Луиза Хәйретдинова музыкасы

  1. И,Әлифбам син – тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы.

Син кадерле син- туган телемнең

Алтын ачкычы.

Кушымта:

Укырга да өйрәттең,

язарга да өйрәттең.

Син кадерле, син туган телемнең

Алтын ачкычы.

  1. И,Әлифбам, син кулымда балкыйсың

Нәкъ нур булып,

Һәр баланы зур бәхеткә илтүче

Ак юл булып.

Минем җырлыйсы килә

Лена Шагыйрьҗан сүзләре, Гөлназ Зарипова көе

Гөлнең үсәсе килә,

суның агасы килә,

җилнең исәсе килә,

минем җырлыйсы килә.

Иллә-лиллә,иллә-лә,

Минем җырлыйсы килә.

Кушымта:

Кояш күктән нур сибә,

Минем җырлыйсы килә.

Иллә-лиллә,иллә-лә,

Минем җырлыйсы килә.

2.Сандугачлы тал –тирәк

Җырламаган бик сирәк.

Бергә-бергә җырларга

Безгә яңа җыр кирәк.

3.тизрәк үсәсем килә,

Илләр гизәсем килә.

Җырлый-җырлый илемә

Хезмәт итәсем килә.

Ул бала укучы дип атала

Кем укуда иң оста,

Китап – дәфтәре чиста.

Ул баламы- ул бала

Укучы дип атала.

Кем булыша зурларга,

Кем бик оста җырларга,

Ул бала- уңган бала

Укучы дип атала.

Ул бала, ул бала

Укучы дип атала.

Ул бала- уңган бала

Укучы дип атала.

2.Кем яратмый “3” лене,

Ычкындырмый “5” лене.

Ул баламы –ул бала

Укучы дип атала.

Кем ялкаулыкны сөйми,

Кем туры, дөрес сөйли.

Ул бала- уңган бала

Укучы дип атала.

3.Кем ярата кошларны,

Кемнең иң күп дуслары,

Ул баламы –ул бала

Укучы дип атала.

Кем ярата эшләргә,

Биергә һәм җырларга,

Ул баламы –ул бала

Укучы дип атала.

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....