Хуш,Әлифбам
материал на тему

УКУЧЫЛАР ЧЫГЫШЫ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hushlifbam.docx21.43 КБ

Предварительный просмотр:

                                     МБГБУ “Кенәбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”

                   «Хуш,Әлифбам»

              (1нче сыйныф укучыларының әти-әниләренә уздырылган кичә)

                                                                2015-2016

Укытучы.     Кадерле укучылар , хөрмәтле әти- әниләр, килгән кунаклар ! Бүген бездә зур бәйрәм- “Әлифба бәйрәме”! Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән  нәни дусларыбыз беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

        Әйе ,хәрефләрне тану , иҗекләп укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма без тырыштык.

1 ук.     Тышта ап-ак кар яуганда

           Без җыелдык бәйрәмгә

           Безнең шатлык эчкә сыймый

           Сезгә ничек сөйләргә?

2ук.  Бүген бездә зур тантана

         Моңсу да ул, ямьле дә

         Әлифбабыз китә бездән

         Бу көн калыр хәтердә.

 

3ук. Алтын яуган көзге көндә.

        Тыйнак үттек класска,

        Әлифбаны кулга алдык,

        Әй сөендек шул чакта.

  Күтәренке күңелле

Бар да көләч, шат бүген!

Күктә кояш елмая,

Яшерә алмый шатлыгын.

Җырлыйсы килеп кенә

Тора барыбызның да

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген

Безнең «Әлифба бәйрәме»

Котлагыз безне бүген.

Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме?

Күңелләр түрендә-

Әлифба бәйрәме!

Укытучы: Борын-борын заманда ук түгел, безнең замандарак, бик-бик еракта ук та түгел, безгә шактый якындарак бик  матур, бик гүзәл серле бер бакча булган. Бик күп төрле агачлар үскән анда: алмалар, грушалар дисеңме, каеннар, имән агачлары, Математика, Азбука дигән агачлар да үскән анда.

    Ләкин араларында бигрәк тә матур, бигрәк тә серле бер агач булган. Кояш та күбрәк шул агачка карап елмайган, кошлар да гел аңа кунып сайрый икән, тынычлык кошлары ак күгәрченнәр дә күбрәк шул агач тирәсендә бөтерелгән. Ләкин бу агачның исемен бер кеше дә, бигрәк тә укырга кермәгән балалар берничек тә белә алмыйлар икән. Мин дә каравылчы бабайдан аның исемен сораган идем, ул миңа болай дип җавап бирде: “Сеңлем, бу агачның исемен Кенәбаш  мәктәбенең 1 сыйныф укучылары шул агачка яшеренгән кроссворд ярдәмендә һичшиксез беләчәкләр, син шулардан сора”- диде. Әйдәгез сынап карыйк әле үзегезне.

        

     

         

   

Карурманда йөридер, кети-кети уйныйдыр.(Шүрәле)

Г.Тукай әкиятендә Шүрәленең бармагын кыстырган герой. (Былтыр)

Тәгәрәп китеп әбидән, бабайдан, куяннан кача алган, төлкедән кача алмаган.(Икмәк)

Әлифбаның Ф битендә сүрәтләнгән хайван. (Фил)

Суда яши сөйләшә алмый, канаты бар оча алмый. (Балык)

Озын сачен алтын тарак белән кем тарый? (Су анасы)

- Нинди сүз килеп чыкты балалар?

- Ә-лиф-ба. Дөрес балалар, бабай бик дөрес әйткән икән, нинди тиз генә чишеп тә бирдегез.

Бу  Әлифба агачы икән. Ул серле агачның сезгә биремнәре дә бар. (Агач төбендәге китаптан биремнәр чишү.)Әйе балалар, әлифба китабын укып без сезнең белән күп нәрсәләргә өйрәндек. Ул сезне укырга, язарга, сөйләргә өйрәтте, әкиятләр белән таныштырды. Үсеп җиткәч, нинди һөнәргә ия булса да – эшчеме ул, игенчеме, укытучымы, әллә журналистмы, инженермы, генералмы, беркем дә балачакта шушы беренче уку китабын читләтеп уза алмый. Бу әлифба китабын Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вагыйзов 1964 нче елда төзиләр . Аларның Арча педагогия училищесында укытучы булып эшләгән чаклары.

Укытучылар яратып кабул итәләр бу дәреслекне. Арчада Әлифба музее бар. Анда  дөньяның төрле төбәкләреннән җыелган 100 дән артык әлифба бар .

Хәзер  без яңа стандартлар буенча төзелгән Әлифба белән укыйбыз. Аның авторлары- Мияссарова Илсөяр Хабибулловна,  Гарифуллина Фирдәүс Шафиковна,Шәмсетдинова Рәсимә Равиловна  аны яңартып үзгәртеп  чыгарганнар.

  Әйдәгез, Әлифба китабына үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткерик.

     1ук  Өйрәттең син миңа

             Ватанны сөяргә.

             Рөхсәт ит, зур рәхмәт,

             Мең рәхмәт дияргә.

 2ук    Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз,

       Олы бәйрәмең өчен.

       Тагын да күп белер өчен

       Беркем кызганмас көчен.

3ук    Беренче китап син булдың,

       Әлифба дус, хуш инде...

       Юк ла, хуш димик, исән бул –

       Син аерылмас дус инде!

 

4ук   Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,

       Бәлки юлларым китәр еракка.

       Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,

       Сине онытмам, дустым Әлифба!

  5ук   Табиб, игенче, шагыйрь булырбыз,

       Бик озын-озак юллар узарбыз.

       Кайда йөрсәк тә, кемнәр булсак та,

       Күңелдә һәрчак җан дус - Әлифба!

6ук       Иң якын дустыбыз

             Булдың син гел безнең

             Һәр хәреф елмаеп

            Әйтте үз исемен.

к       Әлифба тормышта

            Беренче баскычым

           Син белем дөнҗясын

          Ачучы ачкычым.

8ук      И, “Әлифба”м, син фәннәрнең

           Тәүге баскычы.

           Син кадерле туган телнең

            Алтын ачкычы.

9ук      Кадерлем әлифбам                                                

            Инде китәсең миннән.                                              

           Әлифбам – беренчесе                                                

           Әнием күк кадерлесе.                                                

10ук  39 хәреф белән

           Таныштык без тиз генә,

           Олы ярдәмче булдың син,

            Рәхмәт инде, Әлифба!

Бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифба

Балалар, сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” диләр бит безнең татар халкында.

Укытучы:   Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез .Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .

          Сезгә зур рәхмәтебезне                    Әткәй - әнкәй , газизләрем    

           Җиткерәбез һәммәбез                     Гомер биргәнсез безгә

           Олы ярдәмегез өчен                        Изге итеп үстердегез                      

           Башыбызны иябез.                          Мең рәхмәтлемен сезгә .

Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларның әлифбаны тырышып үзләштерүендә Сезнең дә өлеш бик зур! Сезгә дә бик зур рәхмәт. Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, барыбызның да бәйрәме.    Әти-әниләрнең ничек тырышып укыгыннары һәр дәрестә,һәр хәрефне өйрәнгәндә күренде. Мин дә аларга үземнең зур рәхмәтләремне җиткерәм һәм менә шушы рәхмәт хатларын тапшырасым килә. (Һәр гаиләгә рәхмәт хатлары тапшырыла.)Безнең сыйныфта иң күп әлифба укучы кем икән?Әйдәгез Зилә Мансур кызына сүз бирик әле.

Укытучы :   Әйе, Әлифбага алмашка “Туган тел” китабы килә . Без сезнең белән төрле язучылар иҗаты, халык авыз иҗаты белән танышырбыз.

1. Нигә безгә куанмаска                                      Туган тел – иң әйбәт шигырь

    Без бит инде зур үстек                                    Туган тел – иң әйбәт җыр

    Әлифбаны тәмамлап                                       Туган тел – иң әйбәт китап

    Туган телгә күчтек.                                          Туган тел – иң якын тел.

2. Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел,

Тәмле тел дип,телең йотма-

Туган телне онытма

Кадерле укучылар!Сез әлифбаны укыгында сынатмадыгыз. Туган телне дә тырышып укырбыз,тагы да күбрәк юелемнәр үзләштеребез дип ышанып калам.  Менә хәзер әти-әниләр,укытучылар каршында үз сүзегезне әйтегез инде.

 Сезнең алда без

     Вәгъдә бирәбез

     Ялкауланмаска.                                          

     Артта калмаска.                                          

    Тырыш булырга                                        

     “5” кә укырга.                    

                                                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....