"САУ БУЛ,ӘЛИФБА!"
материал (1 класс) на тему

Заляева Алсу Гумеровна

1 нче сыйныфта әлифба фәнен тәмамлаганнан сон үткәрү өчен бәйрәм кичәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл "Сау бул, Әлифба!"36 КБ

Предварительный просмотр:

Әлифба бәйрәме

(Әдәби – музыкаль кичә)

Кадерле укучыларым, хөрмәтле әти - әниләр! Бүген зур бәйрәм – Әлифба бәйрәме! Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

Хәрефләр белән танышу, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга, матур итеп сөйләшергә, мисал-мәсьәләләр чишәргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне хөрмәт итәргә, акыллы, тәртипле булырга өйрәнделәр. Чын күңелдән котлыйм сезне, укучылар!

Бу бәйрәм – барыбызның да уртак бәйрәме. Сез дә хөрмәтле әти-әниләр алар белән өр-яңадан башлап тагын бер кат әлифбаны укып чыктыгыз. Бик зур рәхмәт сезгә!

Укуны инә белән баз казуга тиңлиләр. Димәк, без сезнең белән бик зур хезмәт башкарганбыз икән.

Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын безгә! Сезнең һәркайсыгызга шатлык-куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телим.

Күчкәнме бу залга - дөньяның бар яме.

Күңелләр түрендә әлифба бәйрәме.

Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме.

Аз да түгел, күп тә түгел,

Утыз тугыз төп- төгәл.

Тәртип белән тезегез,

Рәттән әйтеп бирегез,

Аны белә һәр бала,

Бу рәт ни дип атала? (Алфавит)

А Л Ф А В ИТ                                                                                              

                                          “Без инде хәзер зурлар” җыры.

Уйныйлар биттә нурлар

Әлифба алды куллар.

Мәктәпкә илтә юллар

Без инде хәзер зурлар.

Сүз ясарга өйрәндек без

Хәреф кушып хәрефкә.

Тапкырларбыз, бүләрбез

Төрле санны дәрестә.

Ак кәгазь буйлап үтәр

Безнең тәүге юлыбыз.

Оста эшчеләр итәр

Безне оста кулыбыз.

Әгәр без шушы табышмакларга җавап тапсагыз, сез бик тапкыр укучылар булырсыз.

1. Карурманда йөридер, кети-кети уйныйдыр.

2. Г.Тукай әкиятендә Шүрәленең бармагын кыстырган герой.

3.Тәгәрәп китеп әбидән, бабайдан, куяннан кача алган, төлкедән кача алмаган.

4.Әлифбаның Ф битендә сүрәтләнгән хайван.

5.Суда яши сөйләшә алмый, канаты бар оча алмый.

6.Озын сачен алтын тарак белән кем тарый?

- Нинди сүз килеп чыкты балалар?

- Ә-лиф-ба. Дөрес балалар, бабай бик дөрес әйткән икән, нинди тиз генә чишеп тә бирдегез.

Әнә, Әлифбабыз үзе дә килеп җитте.

Әлифба       Мин Әлифба, таныйсызмы,

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр, ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәрберебезнең                 Гөлнур

Күңелле йөзләрегез.

Яхшы дигәч, укытучыгыз,

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр,

Балалар, булдыгыз сез.

Төрле-төрле китапларны

Яратып укырсыз сез

1 нче укучы. Сәнгатьле итеп сөйләргә,

Аңлаешлы укырга,                                          

Табышмаклар чишәргә                       Сөмбел

Өйрәттең син, Әлифба.

2 нче укучы. Хәреф безгә юлны ачты

Әкиятләр иленә.

Шигырьләр һәм хикәяләр                    Рәнис

Өйрәндек без тиз генә.

3 нче укучы. Кызларны ул зур ярдәмче,

Булышчы булсын диде.

Эшләгән һәрбер эшләре                       Рәхимә

Елмаеп торсын диде.

4 нче укучы. Ә малайларны  Әлифба

Өйрәтте нык  булырга.

Батыр, кыю кешеләрдән                       Илһам

Үрнәк алып торырга.

5 нче укучы. Өйрәтте чиста булырга,

Пөхтәлекне сакларга,                          

Усал, ямьсезләрдән безгә

Кечкенәләрне якларга.                          Әдилә

6нчы укучы. Әти-әнием дә әле

Әлифбаны сагынган.

Кызыгып торалар иде                           Әмир

Мин укыган чагында.

7 нче укучы. Сине укып бетерсәк тә

Күңелләрдә калырсың.

Синсез белем дөньясына                         Кәрим

Юлны ничек табарсың?

Әлифба: Рәхмәт. Укучылар, сез бик тырыш булдыгыз.

Укытучы: Әйдәгез, укучылар, юлыбызны  әлифбабызга багышланган җыр белән дәвам итик.

“Әлифба” җыры җырлана.

  1. И әлифбам, син тәүге

Фәннәрнең тәүге ачкычы.

Син кадерле, син туган

Телемнең алтын ачкычы.

Кушымта:

Укырга да өйрәттең,

Язарга да өйрәттең.

Син кадерле, син туган

Телемнең алтын ачкычы.

2.     И әлифбам, син кулымда

 Балкыйсың, нәкъ нур булып.

 Һәр баланы зур бәхеткә

 Илтүче ак юл булып.

 Кушымта шул ук.

3.     И әлифбам, син тәүге

                         Фәннәрнең тәүге ачкычы.

Син кадерле, син туган

Телемнең алтын ачкычы.

Кушымта шул ук.

“Зирәкләр” станциясе

Укытучы. Әйе. Белем үрләрен яулау бик җиңел булмады. Ләкин сез бик тырыштыгыз: укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр, табышмаклар, мәкальләр әйтергә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, үзара дус – тату яшәргә, ирешкән уңышларга шатланырга, ярдәмчел булырга өйрәндегез.

Кушарга һәм алырга,

Кисемтәләр сызарга.                                                       Рәнис

Күп нәрсәләргә өйрәндек

Математика дәресендә.

Бирем:                         1. Керпе гөмбәгә барды,

9 ак гөмбә тапты.

3 не куйды энәсенә,

Калганын кәрзиненә.

Керпе ничә гөмбәне

Кәрзиненә куйды? (6)

2. 7 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга.

Өчәү килде тагын да,

Исәплә син барын да.(10)

3. Ак каенда өч чыпчык,

Түбәдә биш сыерчык.

Әйтмәс микән берегез-

Барысы ничә кошчык?(8)

4. Айдар китте урманга,

Тәмле җиләк җыярга.

Менә 10 җиләк тапты,

Ничә калыр чиләктә?

5. Алмагачта 5 алма

Алар пешкән, алланган.

Берсен алды Әнисә

Агачта калды ничә?

6. Бер күлмәктә 3 төймә,

Бер күлмәктә 5 төймә.

3 төймә дә, 5 төймә,

Ничә? Шуны кем белә?

Кая барма, урыс теле кирәк.

Без ул телне ныклап өйрәндек.                                   Илһам

Дәресләрдә урыс телендә без

Күпме әкият, шигырь өйрәндек.

Бирем: рус телендә өйрәнгән шигырләрен сөйлиләр.

Илһам

На сосну уселся слон,

Сено ест усатый сом,

А сердитая оса

Сыр из дома унесла

Рәнис 

Желтым глазом филин старый

Освещает двор как фарой

С наступлением зари

Гаснут эти фонари.

Әдилә

Кукушка кукушонку

Купила капюшон

Как в капюшоне

Он смешон

Сөмбел

Дождик,дождик пуще

Дам тебе гущи,

Выйду на крылечко.

Дам огуречка.

Дам и хлеба каравай –

Сколько хочешь поливай.

Рәхимә

Плыли по небу тучки

Тучек  - четыре штучки:

От первой до третьей – люди,

Четвёртая была верблюдик...

Технология дәресендә

Сувенирлар  ясадык.                                                               Әдилә

Кәгазьдән һәм картоннан,

Пластилин һәм мамыктан.

Бирем: Әниләргә әзерләгән бүләкләрне бирәбез.

Сезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез һәммәбез.

Олы ярдәмегез өчен                                                            Бергә

Башыбызны иябез.

4 нче укучы: Тезеләбез, бөгеләбез,

Шаярабыз, көләбез.                                    Рәнис

Физкультура – сәламәтлек,                                

Аны яхшы беләбез.

Бирем: күмәк бию.

5 нче укучы: Җыр дәресендә өйрәндек без

Бар дөньяның яме турында.

Бергәләшеп  җырлау бик тә рәхәт            Рәхимә

Магнитофон да булса яныңда.          

     Җыр, 1 нче класслар башкаруында “Рәхмәт әнием”

6 нчы укучы: Торсам, иртән уйларымда йөртәм.

Ятсам, төшләремә керәсең.

Эх син, әйләнә - тирә дәресе,

Әллә ниләр өйрәтәсең.                               Сөмбел

Бирем:

7 нче укучы: Татар теле – туган телем,

Иң яраткан үз телем.

Үз телемдә укытучым

Яратып бирә белем.                                     Әдилә

Бирем:  Әлифба дәресендә өйрәнгән шигырьләрен сөйлиләр

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җырын җырлап юлыбызны дәвам итәрбез.

1. Каләм тотып кулларга

Хәрефләрне тезәргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

2.Бишкә бишне кушарга

Иҗектән сүз ясарга.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Белер өчен бик күпне.

Яратырга китапны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

3.Таңнар ничек атканын,

Кояш ничек батканын

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Табарга утрауларны.

Биек-биек тауларны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

“Әкияттә кунакта” станциясе

Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү.

                                   

“Хәрефстан иле” Укытучы:

Балалар! Игътибар! Игътибар!

Әдәби уку:

         Көттем мин бергәләп

         Укыр көн җиткәнне

         Мин әле өр-яңа

         Бер тапсыз битләрем .                                        Рамил

         Килдем мин никадәр

         Җыр, шигырь, хикәя

         Мәкальләр күтәреп

         Май ае җиткәнче укырга җитәрлек.  

  • Исәнмесез, хуш киләсез, кадерлеләрем! Минем янга килеп җитүегез белән котлыйм сезне. Мин сезгә яңа китаплар алып килдем, аларны бик яратып укыгыз, саклап тотыгыз. (“Әдәби уку” дәреслекләре өләшә)

Укучылар:

  • Исәнме, китап!

Төшеп басмадан,

Син әле бер дә

Битең ачмаган.

Тышлыгың матур,

Ала күз явын.

Каян тапканнар

Шундый буявын?

Әдәби уку:

Һай, булдырдыгыз! Ана телебездә бигрәк матур сөйләшәсез икән. Мин сезне татар теленең матурлыгын, байлыгын, зирәклеген тагын да тирәнрәк күрсәтермен, шигырь, хикәяләр укытырмын.

Укытучы:

Кадерле туган телебез, балалар сиңа шигырь укып күрсәтергә, җырлар бүләк итәргә телиләр.

“Туган тел” җыры җырлана.

  1. Балам диеп туган телдә

Эндәшә миңа әнкәм.

Әнием дип, әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

Кушымта: Дөньяда иң матур ил

                  Ул минем туган илем.

                  Дөньяда иң матур тел

                  Ул минем туган телем.

2. Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

Туган тел дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

3. Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

Укытучы:   Быел без бик күп нәрсәләр белдек, ә өйрәнәселәр алда тагы да күбрәк. Ләкин мин ышанам: белем юлындагы авырлыкларны без бергәләп җиңәрбез, чөнки һәрвакытта сезнең белән янәшә әти – әниләрегез, туганнарыгыз. Алар сезнең шатлыкларыгызны да, борчуларыгызны да уртаклашалар, ягымлы карашлары, йомшак җылы куллары белән сезне иркәлиләр, сөяләр, сезгә акыллы киңәшләрен бирәләр.      

(Ишектән атылып-бәрелеп 1 малай керә)

  -Әй, нишлисез сез монда? Нәрсәгә дип барыгыз да җыелдыгыз?

Укытучы: Абау кем бу? Нинди тәртипсез малай бу? Ишек шаку юк, исәнләшү юк, атылып, бәрелеп килде дә керде, әллә нинди ямьсез сүзләр сөйли башлады.     (Малай кызларның чәчләрен тарта)

  Башлангыч сыйныф укучысыдыр әле син бәлки? Әле дәресләрен дә хәзерләп йөрми торгандыр?

Малай: Мин укучы түгел , ләкин укучы булсам да өй эшләрен эшләмәс идем.                         Зөфәр

Сез дә эшләмәгез.Нәрсәгә ул өй эшләре. Рәхәтләнеп уйнагыз.

Укытучы: Абау, кем соң син малай,ә?Безнең балаларны әшәкелеккә өйрәтеп йөрисең бит син.

Малай:  Танымыйсызмы?Белмәсәгез, белегез.(Кофтасын сала, анда “2”ле дигән язу килеп чыга.) “2” ле булам мин! Сезнең янда калырга килдем.  

Укытучы: Ә  менә ни өчен шундый тәртипсез икәнсең син. Балалар, сезнең арада андыйлар юкмы?

Бал-р: Юк, юк.    

Малай: Димәк, без сине кабул итмибез.  Бар, кит.

(“2” лене куып чыгаралар)

(Ишектән “2”лене бәреп ега язып “3” ле керә  Илназ)

- Гафу итегез, ишекне шакып керергә онытканмын. Нинди бәйрәм сездә?

Укытучы: Бездә Әлифба бәйрәме, “3” ле. Әле син тагын бернәрсәне оныттың, исеңә төшер әле .

-Нәрсәне? Ә,ә,ә, гафу итегез. Исәнмесез.

Укучылар: Исәнмесез, “3”ле.

-Мине сезнең янга билгеләр патшалыгы җибәргән иде. Сезнең янда калырга кушты.

(Бергәләп киңәшкәннән соң бик теләмиче генә “3” лене алып калалар)

(Ишектә “4”ле    Альбина)

-Исәнмесез! Әлифбаны өйрәнеп бетергәнсез дип ишеткән идем.Бәйрәм итәсезмени?

Укытучы: Әйе шул “4”ле Синдә кал безнең бәйрәмебездә.

-Ярар, дусларым.Мин сирәк-мирәк булса да онытылгалап куям шул.

Укытучы: Зыян юк, “4”ле . Андый хәлләр бар кеше белән дә булгалый.

 Укытучы: Балалар, безгә кунакка кем килми калды соң әле?

Укучылар: Без “5” лене көтәбез.

Укытучы: Әйе балалар, Әлифба агачына күз салыгыз әле.Әнә кайда үсә икән ул “5” леләр.Алар сезнең үзләрен һичшиксез кабул итәчәгегезне белделәр һәм бәйрәм башыннан ук безнең янда булдылар.Димәк, Әлифба агачы, сезне бәйрәмдә актив катнашканыгыз, барлык сорауларга да дөрес җавап биргәнегез   өчен , үзенең җимешләре – “5” леләр белән бүләкли һәм сезнең һәрвакыт “5” легә генә укуыгызны теләп кала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....