Әлифба бәйрәме
план-конспект урока (1 класс) на тему

Бу бэйрэмнен максаты: укучы, укытучы һәм әти-әниләрнең бергәләп эшләү нәтиҗәсен күрсәтү, укучыларның индивидуаль сәләтләрен һәм активлыкларын үстерү, белем алуга омтылыш уяту

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1_klassta_utkarelgan_alifba_bayramy.doc72.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Әлифба бәйрәме.

Максат: укучы, укытучы һәм әти-әниләрнең бергәләп эшләү нәтиҗәсен күрсәтү, укучыларның индивидуаль сәләтләрен һәм активлыкларын үстерү, белем алуга омтылыш уяту, эстетик тәрбия бирү.

Җиһазлау: бәйрәмчә бизәлгән зал, стенада «Бәйрәм белән дуслар!», «Рәхмәт сиңа, Әлифба!» дип язылган плакатлар, бәйрәм шарлары, ленталары, чәчәкләре, гимнастик таяклар, кыршаулар, рәсемле  әлифба, укучыларның әти-әниләргә әзерләгән бүләкләре, укучы-ларга бүләк итәр өчен әти-әниләр эшләгән медальләр, китап тот-кычлар, күрмә диктант текстлары, укучылар уку өчен әзерләгән текстлар, гади мәсьәләләр,  «Өйрәтегез ге-нә» (Әхмәт Хәйретдинов сүзләре) һәм «Яшь алмаш» (Фуат Әбүба-киров музыкасы, Роберт Миңнуллин сүзләре) җырлары, бию көйләре.

Катнашалар: укучылар, ата-аналар, укытучылар, кунаклар.

 План.

I.Бәйрәмнең 1 өлеше.

  Кереш.

  1. Әлифба бәйрәмен ачу. Бәйрәм пирамидасы ясау.
  2. 1 класс укучыларының әти-әниләргә әзерләгән бүләкләрен тапшыруы.

Төп өлеш.

  1. Әлифба һәм тапкыр апа белән очрашу.

Алган белемнәрне күрсәтү.

  1. уку
  2. язудан күрмә диктант.
  3. математикадан мәсьәләләр чишү.
  4. котлаулар.

II.Бәйрәмнең 2 өлеше.

  1. Җырлар, уеннар, биюләр...
  2. Йомгаклау.

1. 1 класс укучылары ленталар һәм китап-дәфтәрләр белән бәйрәм      пирамидасы ясыйлар. Музыкага кушылып җырлыйлар.

 

                         Өйрәтегез генә.

Әхмәт Хәйретдинов               Хәкимҗан Халиков

       музыкасы.                                сүзләре.

Артист буласы да килә,

Танкист буласы да килә.

Юллар саласы.

Кушымта: Һөнәрләр күп, һөнәрләр күп

                   Кайсын гына, кайсын гына

                   Сайлап аласы.

                   Бер эштән дә курыкмыйбыз,

                   Өйрәтегез генә.

                   Гөрләтербез, гөрләтербез

                   Гөрләтербез генә.

                   ГЭСлар корасы да килә,

                   Корыч коясы да килә,

                   Йортлар саласы.

Кушымта.

Бөтен эш тә кызыктыра,
Кулыбыз да кызып тора,

Кая барасы.

Кушымта.

-Хәерле көн кадерле әти=әниләр, укытучылао, хөрмәтле кунак-лар һәм нәни дусларым!

Бүген бездә зур бәйрәм. 1 класс укучылары үзләренең якын дус-лары-әлифба белән саубуллашырга җыелдылар. Һәрберегезне бу  

Олы бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Укучыларның Әлифбаны үзләштерүендә, әти-әниләр сезнең яр-дәмегез аеруча зур. Сезгә бигрәк тә зур рәхмәт әйтәсем килә.

Хәзер сүзне 1 класс укучыларына бирәбез.

-Әлифбабыз тәмам булды,

Без җыелдык бәйрәмгә.

Шатлыгыбыз эчкә сыймый

Ничек сезгә сөйләргә.

-Шушы бәйрәм уңаеннан, без 1 класс укучылары, Әлифба китабын укырга өйрәткән өчен, беренче укытучыбызга һәм әти-әниләребезгә чын күңелдән зур рәхмәт әйтәбез.

-Кадерле әти-әниләр, безнең 1 класс укучылары, сезгә бүләкләр дә әзерләделәр. Хәзер без сезгә аларның серен ачабыз. Менә аларның кулларында берсеннән берсе матур итеп эшләнгән конвертлар. Аларны укучылар үзләре, класста сезнең өчен әзерләделәр.

Конвертлар бик авыр. Чөнки аларның эчендә, безнең укучылар алган белеем хәзинәләре, хезмәт җимешләре тупланган. Кабул итеп алыгыз, кадерле әти-әниләр безнең бүләкләрне.

3. -Ә хәзер, укучылар, әйдәгез Әлифбаны үзебезнең бәйрәмгә чакырыйк!

-Кадерле Әлифба, безнең бәйрәмебезгә рәхим ит!

-Исәнмесез, минем дусларым, һәм хөрмәтле кунакларым!

-Исәнме, Әлифба!

-Мин үзем белән сезгә  кунака тапкыр апаны да  алып килдем.

-Исәнмесез, балалар!

-Исәнмесез!

-Әйтегез зле, укучылар, мәктәптә сезне нәрсәләргә өйрәтәләр?

-укырга,

-язарга,

-санарга,

-җырларга,

-биергә,

-китапны яратырга,
-тырышып укырга,

-хезмәтне сөяргә,

-дус, тату булырга,

-әдәпле, тәртипле булырга,

-әти-әниләрне, укытучыларны, зурларны тыңларга һәм

-ихтирам итәргә,

-кечкенәләргә ярдәмчел булырга,

-туган илеңне, туган телеңне сөяргә,

-туган мәктәбебезне яратырга,

-һәрвакыт намуслы булырга,

-чын кеше булырга.

-Рәхмәт, балалар!

(Укучылар кунакларга укып күрсәтәләр)

 Физкультминут.

(музыка астында)

Күрмә диктант:

Без мәктәпне бик яратабыз.

Рәхмәт сиңа, беренче укытучым!

Физкультминут:

Тамчылар Бии тып та тып,

Тамчылар сикерәләр.

Аларны булмый туктатып,

Алар яз китерәләр.

-Укучылар, әлифбадан сез зирәк, тапкыр булырга өйрәндегез. Хәзер мин сезне сынап карыйм әле. Кем дөрес җавап бирер икән?

-Керпе гөмбәгә барды,

6 ак гөмбә тапты.

3 ен куйды энәсенә,

Калганын кәрзиненә

Керпе ничә гөмбәне

Кәрзиненә куйды?

-7 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга.

3 әү килде тагын да,

Исәплә син барын да.

-Ак каенда 3 чыпчык,

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез

Барысы ничә кошчык?

-Рәхмәт, балалар! Сезнең арада тапкыр, зирәк укучылар да бик күп икән. Хәзер без сезгә үзебезнең алып килгән бүләкләрне тапшырабыз. Без сезгә китап тоткычлар, медальләр алып килдек.

-Нәни дусларым,

Сезгә зур рәхмәт.

Әлифбаны нык үзләштергәнгә.

-Белем сараен

Керергә ачып.

Сезнең кулларда

Хәзер бар ачкыч.

-Һәрбер укучы, бик күп укысын,

Китап иң якын, дустыгыз булсын!

-Кадерле балалар,

Без китәбез, хушыгыз!

Акыллы булыгыз,

Гел бишкә укыгыз!

-Рәхмәт, сезгә, Әлифба!

Хуш, хуш Әлифба!

(Мәктәп директоры укучыларны котлый, бүләкләр тапшыра).

(Әти-әниләр үзләренең теләкләрен җиткерәләр).

4. –Бәйрәмебезне дәвам итәбез. Бүген без бергәләп җырлар җыр-ларбыз, биербез, уеннар уйнарбыз, күңел ачарбыз, ял итәрбез.

Рәхим итеп карагыз!

(Укучылар гимнастик таяклар, кыршаулар белән АЛФАВИТ дип язалар).

Музыкага кушылып җырлыйлар:

                         Яшь алмаш.

Фуат Әбүбакиров               Роберт  Миңнуллин

     музыкасы                                 сүзләре

Без укуда сыналабыз,

Зурлар эштә сынала.

Илебез кушкан эшләрнең

Без әзер барсына да.

Кушымта: Илебезгә дан җырлыйбыз,

                   Үскәчтен дә җырларбыз.

                   Илебезне зурларны зурларбыз.

                   Җиребезне нурларбыз,

                   Без балалар бүген генә

                   Ә иртәгә зурлар без.

Өлкәннәрдән өйрәнәбез,

Ничек иген урырга.

Ничек галәмгә менәргә,

Ничек батыр булырга.

Кушымта: Сакланырбыз тынычлыкны

                  Иртәгә дә, бүген дә.

                  Күгәрченнәр генә очсын

                  Илебезнең күгендә.

Кушымта.

-Дуслар, без сезгә кечкенә генә сюрприз әзерләдек. Нәрсә?-дип сорарсыз. Ярты минутлык көлдергечләр.

Әле күптән түгел генә класска укырга укырга килгән идек. Шул вакытлар искә төште. Октябрь айлары булгандыр. Тәнәфестә җыелышып сөйләшебез.

-Минем укыйсы килми, уйныйсы гына килә.

-Бар иде рәхәт чаклар.

-Да, малай, иң авыры беренче класс икән.

Ә нәрсә ошады соң безгә беренче класста?

-Миңа уку бик ошый, чөнки мин гомер буе уку турында хыял-ландым.

-Ә миңа укытучы ошый, мондый усал укытучыны минем күргәнем юк иде әле.

-Ә миңа барысына караганда да тәнәфес ошый.

Ә сезгә нәрсә бик якын?

-Миңа ипинең кибән башы.

-Ә миңа кәбестәнеә күчәне.

-Ә миңа сөтнең өсте.

Ә укуда?

-Тәнәфес.

Беренче дәрес искә төште.

-Укытучы апа класска килеп кергәч, әллә басарга, әллә утырыр-га белми идем.

-Ручканы ничек тотарга икәнен берничек тә аңламадым.

   

   -Класста бик күп идек без: 2 Лилия, 2 Ләйсән, 2 Никифорова  һәм                        

   башкалар. Чуты юк иде.

   -Ә мин дәрестә тик утыра алмый идем. Шулай да беренче дәрестә                

   түзәргә тырыштым.

   -Дуслар, конөертыбызны дәвам итәбез. Уйнатабыз, җырлатабыз        һәм биетәбез.

   е(Такмаклар, Шаян белән Наян мәзәкләр сөйлиләр һ.б.)

-Хәзер без үзебезнең яраткан уеннарыбызны уйнарбыз. Уенга әти-әниләрне, укытучыларны, әбиләрне, кунакларны да чакырабыз. Рәхим итегез!

            Кап-та-коп уены.

Без, без, без идек,

Без унҗиде дус идек.

Базга төштек, май каптык,

Келәткә кердек-май каптык,

Кап та коп

             Йөзек салыш уены.

Менә миндә йөзек бар!

Шуның белән уйныйк, дуслар!

Кемгә йөзек эләгә,

Шул безгә җырлап бирә,

Сөйли яисә бии.

Йөзек өләшә башлыйм.

(Уеннарда укучылар үзләренең һөнәрләрен күрсәтәләр).

5. –Рәхмәт, сезгә уенда катнашучы әти-әниләр, укытучылар, кунаклар!

Безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты.

-Карап тормый ара еракка,

Дуслар килә безгә кунакка.

Дуслык-безнең тормыш үзәге

Дуслык-безнең бәйрәм бизәге.

-Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

-Нәни дусларым! Һәм кадерле әти-әниләр, без сезнең белән иң авыр чорны уңышлы үттек.

Бүгенге бәйрәм шуның ачык мисалы булып тора. Алга тба да, без балаларыбызга ныклы белем һәм тәрбия бирүдә, әти-әнпиләр, сез-нең белән бергәләп эшләрбез дип ышанып калам.

Бүгенге бәйрәмебездә катнашуыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт.

 

 

 

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....