Көзнең сихри мизгелләре
план-конспект урока (2 класс) на тему

Башлангыч сыйныф укучылары өчен милли тәрбия буенча бәйрәм чарасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_chara_koznen_sihri_mizgellre.docx18.37 КБ

Предварительный просмотр:

Көзнең сихри мизгелләре

Алып баручы

Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Кичәбезне башлаганда  минем сезнең барыгызга да бер табышмак әйтәсем килә, аны сөекле шагыйребез Г.Тукай язган:

                      Кырлар буш кала,

                      Яңгырлар ява.

                      Җирләр дымлана

                      Бу кайчак була? (көз)         Бик дөрес әйттегез. Бу көз фасылы. Әле күптән түгел генә  сентябрь малае, шукланып, агачлардагы алтынсу, сары яфракларны җиргә сибеп йөри иде, хәзер җил малае әлеге яфраклар белән куышлы уйный...Кояшсылу аларның кыланмышларын күзәтә. Үзе дә сизмәстән, уенга кушылып китә. Ләкин уеннары гына озакка бармый. Әллә каян гына авыр болытлар килеп чыга да бу гүзәл мизгелне үзгәртә дә куя. Шагыйрьләр, язучылар  көзнең  җылы, матур көннәрен дә, яңгырлы суык чакларын да сихри сүзләр белән  күңелгә  үтеп керерлек итеп сурәтлиләр, үзеңнән үзең көзнең үзенчәлекле булуына ышанып куясың. Халыкның "Көзге көннең көлүе, көлүе дә елавы ", дигән сүзләрендә дә  хаклык барын сизәсең.

Килә шаулы, алтын матур көзем,

Оча яфрак,исә көзге җил.

Табигатең бигрәк сокландыргыч,

Хуш киләсең, көзем, әйдә кил!

Укучылар чыгышы

1 Көз-сылу килгән ерактан,нәрсә генә алмаган.

Нинди бүләк кирәклеген әйтмәсәң дә аңлаган.

2 Каеннарга -сары яулык,миләшкә- муенсалар.

Чиягә көрән алкалар бигрәк килешеп торалар.

3.Алсу ,яшел буяуларны биргән алма,кыярга.

Бөрлегән кызыл мәрҗәнен белми кая куярга.

4.Көз шулай төрле төсләргә буйый бөтен җирне дә.

 Җиләк-җимеш белән сыйлый шатландырып безне дә.

5.Көз ашыга агачларга үз бизәген салырга.

Урманнарны, болыннарны буяп китә сарыга.

6. Ямьле кояш, нурлар чәчеп елмаеп карый безгә.

Нинди тәмле күчтәнәчләр көз алып килгән безгә.

7. Алтын яфраклар очалар безнең башларга тиеп.

Саубуллаша кыр казлары язын кайтырбыз диеп.

"Кап-кап" җыры

Алып баручы   Көзге табигатьтәге нинди үзгәрешләр була микән,

әйдәгез шуларны искә төшереп уйнап алыйк. Мин әйткән фикерләр белән килешсәгез,кул чабарсыз, килешмәсәгез тыпырдарсыз.

+ Кешеләр уңыш җыялар.

-Бураннар юлларны күмә.

-Карлар эри,ташулар ага.

+Кошларның кайберләре җылы якка очып китәләр.

-Кешеләр су коена

+Агач яфраклары төрле төскә керә.

+Салкын яңгырлар ява.

+Төннәр озая.

-Көннәр эссе була.

+Басулар,бакчалар бушап кала.

Булдырдыгыз,балалар. Көзге үзгәрешләрне беләсез. Ә көз көне бәйрәмнәр бар микән безнең, берәрегез әйтә аламы? (Белем бәйрәме, Укытучылар бәйрәме, Өлкәннәр көне). Безне алда зур  бәйрәм көтә- тиздән Покрау бәйрәме якынлаша. Ул үзе "покров" сүзеннән алынган, татар телендә "каплам","япма" дигәнне аңлата. 11 нче октябрьдә үткәрелә торганы Кече Покрау дип атала. "Без бер тамырдан "китабында Александр Филиппов сүзләренчә,  ул көзне озату, кышны каршылау булып тора. Бу көнне керәшен өйләрендә төрле пироглар пешерелә. Аларның эчлекләре-көзге табигать хәзинәләреннән -алма,миләш,балан,гөмбә ләрдән әзерләнсә, Ләке халкы ул пирогларның эчлеген кишер,чөгендер,кәбестә һ.б. яшелчәләрдән ясый. Бу көнне әтәч-тавык  ите белән аш-су өлгертәләр. 14 нче октябрьдә билгеләп үтелә торганы Олы Покрау дип атала, бу көн көтү кергән көн буларак билгеләп үтелгән. 1880 нче елда чыккан гореф-гадәтләр, төрле ышануларга багышланган бер китапта язылганча, бу көнне кызлар йокларга ятканда Алладан яхшы кияү сорый торган булганнар. Нәкъ менә 14 октябрьдә үткәрелгән туйлар иң бәхетлеләрдән саналган. Гомумән, авыл халкы бу көнгә бөтен кыр белән бәйле эшләрен төгәлләп куярга тырышкан, чөнки Покрау көнне төшкә кадәр көз булса, төштән соң кыш башлана. Шуңа күрә Покрау үтте- кыш җитте, дип исәпләгән  халык.

Без хәзер үзебезнең Покрау бәйрәменә әзерлегебезне тикшереп китәбез. Бәйрәм күрке булган пирогларга эчлек әзерлибез.

А)Бәйрәм пирогы пешерер өчен безгә нәрсә кирәк булачак әле ( яшелчәләр)

1 "Кем күбрәк яшелчә исемен атый?"( ике бала чыгалар, яшелчә исемен атлаган саен бер адым алга атлыйлар)

2."Бу мин" уены

Укучыларга табышмаклар укыла, алдан һәрберсенә берәр яшелчә рәсеме таратыла.Табышмакларның җаваплары урынына "Бу мин "дияргә кирәк.

-Түгәрәк ай түгел, сары -май түгел,койрыклы-тычкан түгел (шалкан)

-Җир астында алтын казык (кишер)

-Кечкенә генә яшел йорт,эче тулы корт(кыяр)

-Үзем туныйм,үзем елыйм(суган)

-Утыра бер ак чүлмәк,өстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)

-Җир астында җиз бүкән(бәрәңге)

-Бәлешкә турыйлар(бәрәңге,суган)

-Борщка кызыл төс кертә(чөгендер)

-Гриппка бирешмәскә ярдәм итә (суган)

-Аны куян ярата(кишер)

3. "Витаминлы кәрзин" (Күз бәйләп уртак савыттан яшелчәләрне генә җыю, анда ашарга яраксыз предметлар белән буталып куелган була)

 Бәйрәм пирогының эченә нәрсә салачаксың?( күзне чишмичә әйтергә)

4 Игра "Да-нет"

Каша- вкусная еда, это нам полезно(да)

Лук зеленый иногда нам полезен (да)

В луже грязная вода нам полезна иногда (нет)

Щи -отличная еда, это нам полезно(да)

Мухоморный суп всегда ..это нам полезно(нет)

Фрукты -просто красота, это нам полезно(да)

Грязных ягод иногда съесть полезно,детки(нет)

овощей растет гряда ,овощи полезны)да)

Сок, компотик иногда нам полезны ,детки(Да)

Съесть большой мешок конфет это вредно, дети (да)

Лишь полезная еда на столе у нас всегда (да)

А раз полезная еда -будем мы здоровы(да)

5."Куянга кишер ашат" уены. Үзебез турында сөйләшеп 4 аяклы кечкенә дусларыбызны онытып җибәрмик,әйдәгез куянны да ашатып алыйк.(1класс укучылары күз бәйләп кишер ашатып карый)

6. Бакчадагы уңышны  җыйганда өлкәннәр эре яшелчәләрне җыялар да балаларга вакларын җыярга кушалар,әйдәгез без дә бәбиләрне яшелчә җыярга өйрәтик  (уенчыклар белән вак бәрәңге җыю)

Б) Яшелчәләр әзер, ә пирогларны ясау өчен болар гына җитәме соң? (камыр кирәк-он кирәк)

Ә  онны каян алырбыз икән ? Әйдәгез шул турыда әкият карап китик.

Сезнең игътибарга "Башак"әкияте .

Покрау пирогларыбыз әзер, ләкин бу бәйрәмнең үзенчәлекле ягы пирогта гына микән....

1.Покрау көнне өйләрне җылыта башлаганнар, икенче кат тәрәзәләрне куйганнар, ярыкларын кәгазь белән ябыштырганнар.

2.Покрауда соңгы тапкыр гөмбәгә барганнар.

3.Покраудан терлекләрне абзарларга япканнар.

4.Покраудан Кач мануга кадәр авыл егетләре читкә китеп эшләп кайта торган булганнар.

5.Бу чорда туйлар башланган.

6.Покраудан соң көзге ярминкәләр, аулак өйләр башланган.

Покрау көн белән бәйле сынамыш- Покрау көн төштән соң борыныңны җилгә куеп торсаң,нинди кыш киләчәген сиземләп була икән. Күп белүче агайлар сүзенә караганда, Покрау көнне җил көнчыгыштан иссә, кышның салкын килүен көт тә тор. Дөреслеген беләсегез  килсә, 14 октябрьдә җилнең кайсы яктан искәнен тикшерергә онытмагыз.

 Алдагы көннәр җылымы, салкынмы, нинди булса да булсын, бары тик күңелләребез генә  суынмасын, илһам чишмәләре саекмасын.

Алгы көн уңышлы булсын,

Табыныбыз мул булсын.

Күңел шатлык белән тулсын,

Эшебез гөрләп барсын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күңелле мизгелләр.

Дәрестән тыш эшчәнлекнең формалары күптөрле, иҗади булулары белән дә мавыктыргыч килеп чыга....

Сихри урман.

Материал предназначен для внеклассной работы. Знакомит учащихся с редкими растениями, правилами поведениями в лесу....

Көзге табигать мизгелләре. Г.Рәхим.Көзге урман.

Г. Рәхимнең "Көзге урман"  шигыре буенча төзелгән дәрес планы эшкәртмәсе...