Сихри урман.
план-конспект занятия (2 класс) на тему

Хисамова Милауша Ильгизовна

Материал предназначен для внеклассной работы. Знакомит учащихся с редкими растениями, правилами поведениями в лесу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sihri_urman.docx20.25 КБ

Предварительный просмотр:

                                             Сихри  урман.

                                              ( Уен- сәяхәт).

Максат.  Укучыларның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турындагы белемнәрен баету, тулыландыру; логик  фикерләү сәләтен үстерү; туган якның табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.

 Күрсәтмәлелек , уеннар өчен материаллар:

  • урман аланы күренеше;
  • тиен, бүре, куян маскалары;
  • нарат күркәләре;
  • 6 обруч.

 Уен кагыйдәләре:

1.Уенда 2 команда катнаша.

2.Һәр конкурста 6-8 укучы катнаша.

   Уен барышы.

Алып баручы. Исәнмесез, балалар! Бүген без сезнең белән “Сихри урман”га сәяхәткә чыгабыз.

     Әйдәгез урманга

     Һәм кырга

     Табигать китабын

     Укырга.

      Бу китап гаять зур,

      Гаять бай.

     Анда бар:

                    Җир,

                             Су,

                                  Күк,

                                        Кояш,

                                                   Ай.

                                                                 (Җ.Тәрҗеманов “Табигать китабы”).

Бүлмәгә Куян керә.

Куян. Сезме ул рөхсәтсез урманга җыенасыз? Әгәр җәнлекләр турында табышмакларның җавапларын тапсагыз, без сезгә урманга керергә рөхсәт итәрбез.

 

1.Килә бер батыр атлап,

  Аягы баса лап-лап;

  Урманда йөри,

  Умартадан бал көри.

                            (Аю)

2.Сорыдыр төсе,

  Үткендер теше.

  Урманда йөри,

  Бозаулар эзли.

                           (Бүре)

3.Нечкә билле,

  Көлтә койрыклы.

                             (Төлке)

4.Җәен соры, кышын ак,

  Аңа шулай яхшырак.

                             (Куян)

5.Кош түгел оча,

  Ябалактан курка,

  Чикләвекне ярата,

  Сызгырса, урманны яңгырата.

                                         (Тиен)

6.Энәләре үзе белән йөри,

  Үзе тегә белми.

                                 (Керпе)

Куян .Молодцы, балалар!  Без сезне сихри урманга сәяхәткә чакырабыз.

Алып баручы. Без чакыру алдык, кузгалсак та була...

  Бүлмәгә Бүре керә.

Бүре. Ишетәм-ишетәм, сез безнең урманга сәяхәткә җыендыгыз. Ләкин урман зур һәм серле, анда адашырга мөмкин... Минем сезне сәяхәткә ничек әзерләнгәнегезне  тикшерәсем килә. Минем сорауларга җавап бирсәгез, мин сезне урманга үткәрәм.

 1.Һава торышын билгели торган халык сынамышларын әйтегез.

2.Сез урманда адаштыгыз. Компастан башка өйгә юлны ничек табарга?

3.Аю өненә ач килешме, әллә тук килешме йокларга ята?

4.Каен кайчан “елый”? Каенга ничек ярдәм итеп була?

5.Урманда елан чакса нишләргә?

6. Салкын тигәндә нинди үсемлекләр файдаланыла?

Бүре. Рәхмәт, укучылар. Сезне хәзер таныш түгел урманга кертергә була. Сез адашмассыз. Хәерле юл!

  (Музыка уйный.  Тактага агач рәсемнәре эленә)

Алып баручы. Әйтегез әле, балалар, безнең як урманнарындагы нинди җәнлекләрне беләсез? Табышмакның җавабын табыгыз:

Кош түгел оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата.

                                         (Тиен)

Бүлмәгә обруч тотып тиен йөгереп керә.

Тиен.Ә сез, балалар, беләсезме тиеннәрнең урманда агачтан-агачка ничек хәрәкәт итүен?Хәзер сезнең дә тиеннәр кебек сикерә белүегезне тикшерермен.

 Конкурста һәр командадан 6-8 кеше катнаша. Идәндә 3-4обруч ята.Балалар, обручтан обручка сикереп, финишка барып җитәләр һәм кире әйләнеп кайтып, эстафетаны чираттагы уенчыга бирәләр.

   

 Тиен.Балалар, сез чыннан да тиеннәр кебек җитез икәнсез. Аһ, мин сезнең белән уйнап йөреп, өй эшен онытканмын. Бәлки сез миңа ярдәм итәрсез?

  (Укучыларның җавабы)

Тиен кесәсеннән кәгазь чыгарып алып баручыга бирә.

 Алып баручы. Укучылар, сез безнең урманда үсә торган нинди куак һәм чәчәкләрне беләсез?Аларның файдалы үзлекләрен беләсезме?

1.Аның чәчәге ак төстә, җимешләре ут кебек кып-кызыл. Җимешләреннән күптөрле дарулар ясыйлар, тәмле бәлеш пешерәләр.(Балан. Балан согын бал белән кушып эчеп бронхит, ашказаны авыруларын дәвалыйлар. Ә җимеше баш авыртудан дәва булып тора.)

2.Сабакларым энәле, миңа кагылма, яме,

Ә җимешем файдалы, кайнатып эч син аны.

Икенче исемем-аю камыры. (Гөлҗимеш. Гөлҗимеш төнәтмәсе йөрәк авыруларын дәвалый)

3.Кечкенә көнбагыш кебек

Чәчәк булам мин үзем.

Таҗларымны санап кара,

Әгәр булсаң бик түзем.

 (Ромашка. Ромашка  буыннар сызлавыннан файдаланыла)

Алып баручы. Тиенгә ярдәм иттек. Шуның өчен ул сезгә тагын 1 конкурс әзерләде.

2 команда. Һәр командада 6-8 уенчы бер-бер артлы тезелеп басалар.Һәр уенчыда берәр нарат күркәсе. Уенчылар  бер-бер артлы күркәләрен финиш сызыгында торучы чиләккә аталар. Уен беткәч күркәләр санала, җиңүче команда билгеләнә.

 Тиен балаларга рәхмәт әйтеп,чыгып китә.

Алып баручы.

Укучылар, безнең сәяхәт азагына якынлаша.  Әйдәгез әле, урманда йәрү кагыйдәләрен  истә калдырыйк. Әгәр кагыйдәне дөрес дип уйласагыз- кул чабыгыз, дөрес булмаса- тик торасыз.

1.Урманда  ботакларны сындырмагыз, үлән- чәчәкләрне өзмәгез.

2.Урманда уйнарга,  чәчәкләрдән тәкыяләр үрергә, букетлар ясарга мөмкин. Чөнки урманда яшеллекнең бетәсе юк.

3.Урманда туйганчы кычкырырга, шауларга була, чөнки син беркемгә дә комачауламыйсың.

4.Урманда шауламаска тырышыгыз, сак булыгыз, җәнлекләрне, кошларны куркытмагыз.

5.Үрмәкүчләрне, бакаларны, кортларны юк итәргә кирәк, чөнки табигатькә алар  файда китерми.

6. Табигатьтә һәр тере организм мөһим урын тота. Җәнлекләр дә, үсемлекләр дә бер-берсеннән башка яши алмыйлар.

 Алып баручы. Кеше гомере буе табигатьтән файдалана. Табигать безне ашата, эчертә, киендерә.Без аны күз карасыдай сакларга, киләчәк буыннарга да калырлык итеп табигать байлыкларыннан файдаланырга тиеш.

      Файдаланылган әдәбият:

1.”Бала бишеге- гомер ишеге” . Мәкальләр, табышмаклар, мәзәкләр, тизәйткечләр, такмаклар, ял минутлары, сынамышлар. Җитәкчесе –Фәүзия Зарипова. Яр Чаллы “Идел-йорт” нәшрияты,2002.

2.”Иң татлы тел- туган тел” М.Ф.Кашапова. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2004.

3.””Книга для чтения по охране природы”. АНЗахлебный. Москва “Просвещение”, 2006


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Урман-безнең дустыбыз".

"Урман-безнең дустыбыз"-дәрес конспект. Укучыларда урманнар зонасы турында күзаллау булдыру. Табигый зоналарны чагыштыра, анализлый белү күнекмәләрен, иҗади фикерли белү сәләтләрен үстерү. Укучыларда ...

Урман җәнлекләре кышын

Перспективалы башлангыч мәктәп программасы буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе....

урман җэнлеклэре кышын презентация

"Урман җәнлекләре кышын" дигән дәрескә презентация....

Урман җәнлекләренең кышкы тормышы

1 сыйныфта әйләнә - тирә дөнья дәресе конспекты...

Урманны саклау - ул табигатьне саклау.

Башлангыч классларда үткәрү өчен тәрбия сәгате планы. Экология елы уңаеннан урманнарны саклауга багышланган  тәрбия сәгате планын тәкъдим итәм....

Көзнең сихри мизгелләре

Башлангыч сыйныф укучылары өчен милли тәрбия буенча бәйрәм чарасы...