Сценарий праздника "Соңгы звонок"
занимательные факты на тему
Предварительный просмотр:
“Соңгы кыңгырау” бәйрәме.
Фанфары.
Директор: Соңгы кыңгырау бәйрәменә багышланган тантаналы линейканы ачык дип игълан итәм
Гимн.
Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, әти-әниләр һәм укучылар! Бүген һәммәбез өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.
2006 нчы елның 1 нче сентябрендә ак бантиклар таккан, ак алъяпкычлар кигән нәни генә кызлар, кара костюмлы, ак күлмәкле шаян-шук малайлар - барлыгы 19 бала- курка-курка гына, әниләренең кулларына тотынып, беренче тапкыр мәктәпкә килгәннәр иде.
Шушы көнннән соң күпме айлар, атналар, көннәр сизелми дә үтеп киткән. Бу кызлар һәм егетләр бүген кабат мәктәп бусагасында. Бүген аларның бәйрәме. Әйдәгез, каршы алыйк үзләрен:
Уку алдынгысы, район һәм республика күләмендә төрле дәрәҗәдәге җыр конкурслары лауреаты, көрәшче егетебез Нияз Тукманов
Мәктәпне 4 һәм 5 билгеләренә генә тәмамлаучы, класс һәм мәктәп тормышында актив катнашкан кызыбыз Алина Музафарова
Мәктәбебез данын шахмат буенча район һәм республика күләмендә яклап килгән, бары тик 5 һәм 4 билгеләренә генә укучы, класс һәм мәктәп тормышында актив катнашкан егетебез Илнур Хакимов
Уку алдынгысы, мәктәп тормышында актив катнашкан, төрле фәннәрдән муниципаль тур олимпиадаларда уңышлы чыгыш ясаган активист кызыбыз Илүзә Ямалиева
Мәктәпне гел биш билгеләренә генә тәмамлаучы, технология фәне буенча укучыларның Бөтенрәсәй олимпиадасы республика этабында 3 ел рәттән призлы урын алган , төрле дәрәҗәдәге конкурсларда җиңү яулаган егетебез Нияз Симаков
Уку алдынгысы, төрле фәннәрдән муниципаль тур олимпиадаларда уңышлы чыгыш ясаган активист кызыбыз, мәктәбебезнең укучылар узидарәсе президенты Илиза Сизова
Мәктәптә уздырылган чараларның башлап йөрүчесе, укуда һәм спортта уңышларга ирешкән, мәктәпне 5 һәм 4 билгеләренә тәмамлаучы егетебез Рәмис Газизов
Татар теле һәм әдәбияты буенча төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңү яулаган, мәктәпне 5 һәм 4 билгеләренә генә төгәлләүче активист кызыбыз Айсинә Ахмадиева
Котлау өчен сүзне мәктәбебез директоры Ринат Габдрахмановичка бирәбез
Бүген бездә кунакта: 1. Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Макаров
2. Район мәгариф бүлеге идарәсе башлыгы Сафиуллина Вәсилә Гарафутдиновна
3. Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Сираев Фәнил Фаизович
4. Авылыбыз депутаты Ямалиев Илфат Ильясович
5.Нәгыймов Ирек Гайнелгөлемович,
6. Ветераннар советы рәисе Таҗетдинов Радик Имаметдинович
Сүзне сезгә бирәбез, кадерле чыгрылыш сыйныф укучылары
1 нче укучы.
Баш очыннан ак болытлар ага.
Ак болытлар – безнең балачак.
Балачакка кире кайтып булмый
Алар шулай ап-ак калачак.
Ак болытлар безнең балачак.
2 укучы Шул кызчыктай уйнап, болыннардан
Ромашкалар җыйдым бер кочак.
Яланаяк басып яр читенә
Кулын болгый миңа сабый чак.
Чәчәкләргә карап уйга калдым
Нигә алар болай моңсулар
Шаян чишмәдән дә сорап куйдым:
-Кая ага икән бу сулар?
3 укучы Балачагым, җәйге йомшак җилдәй,
Битләремне назлап сөясең.
Шаян гына хушлашасың үзең
-Дәү булдың ич, китәм-, диясең
Йөгерек дулкыннардай ашыгасың
Тукталмыйсың хәтта беразга,
Ашыкмачы, зинһар, сабый чагым,
Калчы әле тагын бер язга.
2 нче укучы.
Эх, балачак!
Мәктәбемә илтер юллар буйлап
Бала булып килә узасым
Еллар үткәч килә
-Исәнме! – дип
Балачакка кулым сузасым.
4 нче укчы
Эх, Балачак үткән сукмаклардан
Яланаяк йөгереп үтәргә
Бар дөньяны онытып, сабый булып,
Күбәләкләр куып китәргә
5 нче укучы Балачакта зурлар дөньясына
Cайлар өчен юллар җитәрлек
Тик еракта калган сабый чакка
Тапмыйм юллар килеп китәрлек.
Табар идем микән могҗизалы
Әкиятләрдән эзләп карасам,
Каршы алыр микән колач җәеп,
Үз сабыен минем балачак.
Җыр “Сау бул, хуш балачагым”
Әй, мәктәбем, үстердең син безне
Белем бирдең. Чәчәк атты синдә яшьлегем.
Әй, мәктәбем, җитте китәр көнем
Йөрәгемдә ярсу хис минем.
Үстерәсең балаларда канат
Очырасың, мәктәп, югары.
Уй-хыяллар чәчәк атар җирдә,
Алып китәр тормыш аннары.
Җыр “Уйларымда мәктәп еллары”
Рәмис Әлфия апага чәчәк биреп алып килә
Хөрмәтле беренче укытучыбыз Әлфия апа!
Ул вакытта сез дә яшь идегез,
Без дә бала идек ул чакта.
Һәммәбезгә үз итеп дәштегез,
Без класста бик күп булсак та.
Әлифбадан без карадык әле.
Кызык булган рәсем, сурәтне
Рәсем астындагы хәрефләрдән
Сүз төзергә, апа, өйрәттең.
“Улым”, “кызым” диеп, назлап дәшеп,
Белем серләренә юл ачтың.
Бүген менә, апа, егет-кызлар булып,
Каршыгызга кабат без бастык.
Иңебездә олы багаж безнең,
Зур тормышка ныклы адымнар.
Сез өләшкән белем орлыклары
Инде хәзер яфрак ярдылар.
Хөрмәтебез чиксез, апа, Сезгә
Безнең уңыш- Сезнең зур хезмәт.
Онытмабыз, апа, беркайчан да,
Барсы-барсы өчен мең рәхмәт!
Илүзә бүләк бирә
Әлфия апа сөйли
Хөрмәтле мәктәбебез директоры Ринат Габдрахманович!
Белем диңгезендә йөзгән
Корабта сез - капитан.
Курс сайлау, дөрес бару-
Шулдыр сезнең вазифа.
Шунсы хактыр: курс дөрес,
Мәктәбе алга бара.
Адымы нык, үзе кыю.
Күпләр сокланып кала.
Мәктәбебезнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ Рәфисовна!
Командадагы бердәмлек
Замга да нык бәйләнгән.
Гөлназ апа завуч булып
Күптән эшли, өйрәнгән.
Мәктәптә ул төп киңәшче.
Фәннәрне яхшы белә.
Конкусларда күп катнаша,
Барына ничек өлгерә?
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлнур апа һәм Гөлназ апа!
Яратканга туган телне,
Ана телен яратканга,
Гыйлем эстәү чын татарча
Булсын диеп җан атканга,
Бар көчегезне бирәсез
Фәнегезне өйрәтүгә.
Туган тел мөгаллимнәре,
Чын күңелдән рәхмәт сезгә!
Рус телен без өйрәнәбез-
Бар ЕГЭ бирәсебез.
Металлаоискатель аша
Сынауга керәсебез.
Без җыярга тырышырбыз
Сез теләгән балларны.
Уку йортына кергәндә
Кулланырбыз аларны
Рус теле укытучыларыбыз Эльвира Касимовна һәм Луиза Хасановна!
Бер тутырып күзгә карау белән
Уебызны аңлый алдыгыз.
Шуңа күрә безнең күңелләрдә
Онытылмаслык булып калдыгыз.
Җылы караш, назлы сүзегездән
Тойдык сезнең йөрәк җылыгызны
Рәхмәт хисләренә төреп бүген
Бүләк итик сезгә җырыбызны.
Җыр “Кыңгырау, соңгы кыңгырау” (Ләбибә)
Математика һәм информатика укытучыларыбыз Әлфия апа һәм Гөлия апа!
Рәхмәт сезгә, безнең өчен
Сез бик нык тырыштыгыз.
Математик гамәлләрне
Чишәргә булыштыгыз.
Хәзер җырлап чишәбез без
ЕГЭ мәсьәләләрен
Бездәй яратканнар юктыр
Математика фәнен.
Бар гомерне җитәр яктыртырга
Сез кабызган утның яктысы
Нурга күмсен иде гомерегезне
Безнең уңышларның балкышы.
Дисперсия, дифракция…
Ни турында суз бара?
Беләм дисән бу турыда
Физикага кереп кара
Физика укытучыбыз Ринат абый!
Ньютонның өч законын да,
Архимед сүзләрен дә
Барысын да Сез өйрәттегез
Физика дәресендә
Төнлә уятып сорасаң да
Формуланы беләбез
Без әле яңа законнар
Ачарга өлгерәбез.
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гүзәл апа!
Ак кәгазьдәй керсез аның күңеле,
Җаны шигъри, уе саф аның.
Күпме көтә безнең, үзенең дә
Хыяллары чынга ашканын.
Рәхмәт Сезгә, Гүзәл Зәкиевна,
Көчегезне бик күп куйдыгыз.
Хәлебезгә кереп сөйләштегез,
Авыр чакны бик тиз тойдыгыз.
Химия, биология һәм география укытучысы Энҗе апа!
Химияне укыганда
Реакцияне аңлыйбыз.
Практик эштә ни булса да
Шартлатмыйча калмыйбыз.
Энҗе апа фән серләрен
Ачу өчен тырыша.
ЕГЭга әзерләнергә
Чын күңелдән булыша.
Инглиз теле укытучыбыз Гөлназ апа!
Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә,
Чит тел кирәк хәзер кайда да,
Инглиз телен камил белгәннәргә
Юл ачыктыр хәтта Айга да.
Шатлык белән тулып торсын сезнең
Керсез йөрәк, йомшак күңелегез.
Сыйныфыбыз белән сезгә бары
Яхшылыклар гына телибез.
Физкультура, ОБЖ, технология укытучыларыбыз, тренерларыбыз Фәнил абый, Ленар абый һәм Рәшит абый!
“Тәгәрмәчләр куркынычсыз”
Булыр безнең юлларда,
Без бит “Исәнбай ФОРПОСТ”ы
Ныклы белем кулларда.
Спорт белән дә дус булдык без,
Хезмәтне дә яраттык.
Мәктәптә һәрвакыт тәртип
Булсын диеп җан аттык.
Тырыштыгыз сез, абыйлар,
Хезмәтегез өчен рәхмәт
Саулык – сәламәтлек белән
Яшәгез мәңге рәхәт
Башлангыч сыйныф укытучылары Алсу апа, Гөлнур апа, Гөлнара апа, Айгөл апа!
Сез - балачак иле мөгаллиме,
Иң авыр йөк – сезнең иңнәрдә.
Укый белми, яза белми бала
Мәктәп ишеген ачып кергәндә.
Сез бирәсез белем дөньясының
Ишеген ачу өчен ачкычны
Сез саласыз ныклы нигезен
Югарыга менәр баскычның
Балачакның сабыр Әнкәсе сез,
Безнең өчен янып яшисез.
Ходай сезгә озын гомер бирсен.
Рәхмәт сезгә, чып-чын Кеше сез
Җыр : “Гөлбану”
Укытучыларга һәм президиумдагыларга чәчәкләр бирү
Бүген, мәктәп белән хушлашу көнендә, вакытсыз арабыздан киткән хөрмәтле укытучыбыз Фәридә апа Хәбировага да рәхмәт сүзләре әйтәсебез килә. Без сезне онытмабыз, апа.
Җыр: Ак чәчәкләр
Китапханәче Гөлия апа, сәркатиб Эльмира апа һәм оештыручы Регина апа!
Сезгә булган хөрмәтебез
Мәңге калыр йөрәктә.
Онытмабыз сезне дә без
Бик еракта йөрсәк тә
Тәнәфестә бергәләп без
Ашханәгә керәбез.
Гөия апа аш пешерә
Аны барыбыз беләбез.
Аш та тәмле, боткасы да,
Барысына да рәхмәт.
Тамак туйгач, дәресләрдә
Утырулары рәхәт.
Гөлия апа белән бергә
Эшли Роза апа да.
Рәхмәтебезне җиткерәбез
Чын күңелдән аңа да.
Алсу, Ләйсән, Гүзәл, Рамилә апалар
Чиста тота мәктәпне.
Бүген сезгә шигырь аша
Әйтәбез без рәхмәтне.
Эшләрегез уң булсын.
Изге булсын юлыгыз.
Салкын судан сакланыгыз
Сызламасын кулыгыз.
Күп еллар мәктәптә балаларга белем биргән, хәзер лаеклы ялда булган укытучыларыбызга да бүгенге бәйрәм көнендә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Күпме йөрәк,күпме сабый җаннар
Ялкын алган сезнең күңелдән.
Бер-бер артлы якты йолдыз булып
Кабына алар илем күгендә.
Укытучы яшен сорамыйлар,
Аның инде яше билгеле.
Сентябрьдә ел да җиде аңа,
Ә май җитсә, кабат унҗиде.
Ветеран укытучыларга һәм техперсоналларга чәчәкләр бирү
Хөрмәтле класс җитәкчеләребез Гөлназ апа, Фәнил абый!
Сезнең язмыш шундый. Борчуларсыз,
Үтмидер ул сезнең көнегез.
Сез бит безгә белем генә түгел,
Йөрәк җылыгызны бирдегез.
Безнең шаянлыклар чәчегезгә
Өстәгәндер көмеш бөртекләр.
Сезнең язмыш шундый. Ярдәм итү
Канат үстергәндә бөркетләр.
Көмеш кыңгырауның соңгы җыры,
Озак чыңлар, чыңлар колакта.
Укытучым биргән ныклы белем,
Офыкларга тарта, еракка.
Без очарбыз шул офыкка карап,
Сезнең караш барыр озатып.
Олы рәхмәт Укытучым!, — диеп.
Баш иярбез сезгә бер кайтып.
Безне алда зур сынаулар көтә,
Мәктәп данын hәрчак якларбыз.
Сездән алган тормыш юлламасын
Мәңге тап төшерми сакларбыз!
Айсинә – Фәнилгә, Рәмис – Гөлназга чәчәкләр бирә
Сүзне чыгарылыш сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчесе Гөлназ Загитдовнага бирәбез
Скетч
Хөрмәтле әти-әниләребез! Һәрвакыт сезнең җылылыкны тоеп яшибез. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан саклап үстерүегез, тырышлыгыгыз өчен бүген сезнең алдыгызда баш иябез.
Күңелебез далада ук булмаса да
Сизәм, җитеп бетми безнең җылы аңа.
Аңлатырлык сүзләр юктыр сөюемне
Әнием – бәгърем рәхмәтемне үзең аңла.
Кысып җитәкләдем дә мин әни кулын,
Мәктәп бусагасын атладым…
Шушы адым мөһим булганлыгын
Үсеп җиткәч кенә аңладым…
Авыр минутлар да җиңел булып калды,
Җил-давылдан алар каплады.
Кеше булыр өчен әти-әни кирәклеген
Үсеп җиткәч кенә аңладым…
Акыллы сүз, алтын киңәш белән
Авыр чакта ярдәм итәсез.
Адашканда, ак юл күрсәтүче
Күңел күзе – ул сез икәнсез.
Сезгә саулык телим һәр адымда
Тигез бәхет телим һәрвакыт.
Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән,
Карыйм сезгә сөеп, яратып.
Җыр “Рәхмәт, әти, рәхмәт, әни”
Балалар чәчәкләр бирә
Сүзне әти-әниләргә бирәбез, бүләкләр бирелә
МИН: Котлау өчен сүз 10нчы класс укучыларына бирелә
Җилкәннәрне ефәк җил күтәрде,
Мәктәбемне инде калдырам,
Авыр миңа, гүя гомерлеккә
Туган җирдән бүген аерылам.
Җилкәннәрне тагын җил күтәрде
Җилгә җиңел, ә соң күңелгә...
Бик еракта инде, тын яр булып,
Балачагым минем күренә.
Тормыш диңгезенә илтә юллар,
Мин күрмәгән ерак җирләргә.
Кеше булып кала белик, дуслар.
Һәм иминлек телик илләргә.
Вальс
Пар күгәрченнәр очырдык
Очыгыз сез, оч, дип, кошларым.
Шул кошлардай очып китәбез бит
Сизәсезме шуны, дусларым.
Пар күгәрченнәр очырдык,
Сез тынычлык кошы, очыгыз!
Сау бул, мәктәп, сау бул укытучым,
Сау булыгыз , дуслар, хушыгыз!
Җыр “Кыңгыраулы мәктәп елларыры”
Алып баручы: Хәерле юл сезгә, укучылар!
Максатларга барып җитегез,
Ашкынганда гомер юлларыннан
Язмышны да узып китегез!
Бәхет үзе озата барсын сезне.
Безнең өчен сез бик кадерле.
Ярты юлда юллар өзелмәсен,
Хәерле юл сезгә, хәерле! Директор линейканы ябык дип игълан итә, гимн
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника последний звонок « Мы выйдем в жизнь и тихо разбредемся под музыку последнего звонка»
Интересный, трогательный сценарий....
Сценарий линейки последнего звонка
Сценарий линейки последнего звонка для начальной школы. Емкий, простой и современный!...

Сценарий праздника "Последний звонок в 11 классе"
В данной разработке вы увидите сценарий общешкольного мероприятия....
Сценарий праздника "Первый звонок"
Праздник проводится в школе VIII вида....
Сценарий праздника "Последний звонок"
Сценарий праздника "Последний звонок"...

Сценарий праздника "Последний звонок".
Сценарий праздника "Последний звонок" для учеников с 1 по 10 классы....

