Әлифба бәйрәме.Сценарий
материал по теме

Cафаргалиева Резеда Гизатулловна

Бүген бездә зур бәйрәм- “Әлифба бәйрәме” Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәни дусларыбыз беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Әлифба бәйрәме69 КБ

Предварительный просмотр:

        

Әлифба бәйрәме

Бәйрәмне укытучы ача:

 Хөрмәтле әниләр, кадерле укучылар! Бүген бездә зур бәйрәм. 1нче сыйныф укучылары Әлифба белән саубуллашалар. Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр.

Кадерле әниләр! Әлифба бәйрәме – сезнең өчен дә зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез бик зур. Бәйрәмебез котлы булсын!

Күч безнең күңелгә

Җыр яме, җир яме.

Рәхим ит, түрдән уз –

Әлифба бәйрәме!

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә”җырын җырлап, укучылар кереп тезелә.

1.Алтын яуган көзге көндә      

Тыйнак үттек класска

Әлифбаны кулга алдык

Әй,сөендек шул чакта.

2.Әни белән бергәләшеп        

Әзерләдек сумкамны.

Пеналыма тезеп куйдым

Карандаш һәм ручкамны.

3.Хәрефләрне тиз өйрәндек,    

Сүзләр төзеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек,

Мәктәптән без туймадык.

Җыр”Хәерле иртә”

1 укучы: Хәзер сезне үзебез белән таныштырабыз.

1. Мин Фирүзә-тырыш кыз                                                                                                                                                               Барысына да өлгерәм
Җырлыйм,биим,дәресемне дә
Бик оста сөйләп бирәм.

2. Гаиләдә без алты кеше,
Бишенчесе мин, Салават  булам
Карлар көрим,утын ярам
Укуда да булдырам.

3.Мин буламын Энҗе                                                                                                                               Русча дөрес,матур сөйлим
Яратам исәпләргә.

Матур-матур сүзләр өстәп
Әкиятләр сөйләргә.

БЕРГӘ:     Әгәр ничәү дисәгез ?

                  Без класста өчәү

                 Аерылмас дус булып

                  Тату булып үсәбез .

ҖЫР:   Дуслык турында

Укытучы: Бүгенге бәйрәмдә төп кунак  Әлифба булырга тиеш. Әйдәгез аны бәйрәмгә  чакырыйк!

Балалар:   Әлифба, безнең бәйрәмебезгә рәхим ит!  (әлифба керә)

Күңелсез генә «Әлифба» китабы керә.

- Карагыз әле,укучылар,нишләптер безнең кунак бик күңелсез.Ни булды икән аҗа  аңа?                  

- Мин исемемне югалттым. Озак эзләдем, таба алмадым.

- Без аңа булышырбызмы,балалар?

- Булышырбыз!

-Дусларым, мин сезгә табышмаклар бирәм. Аларны сезгә укырга,җавапларын таба табарга кирәк беренче хәрефләреннән сүз төзесәгез, минем исемем килеп чыгар

1.Сары булгач, тәмледер дип,

   Капкан идем мин аны.

   Әче булса да, файдалы,

   Яратам мин … ( «лимонны», «л» хәрефе чыга.)

2.Кая барсаң, күз алдында,

   Һәрчак күңелдә яши.

   Ул – безнең иң  якын кеше,

   Ул кеше – безнең… (барысы бергә «әни», «ә» хәрефе чыга.)

3.Ул бүрәнә ташып йөри

   Кара урман эчендә.

   Һаман тора күз алдымда,

   Күрсәмдә тик төшемдә. ( «фил», «ф» хәрефечыга

4.Иртән дә, кич тә кирәк,

   Ул кирәк әйбер - … ( «икмәк», «и» хәрефе чыга.)

5.Эз салып кара тактага

   Ап-ак куян әйләнә.

   Әйләнгәләп йөри- йөри

   Үзе бәләкәйләнә. («акбур», «а» хәрефе чыга.)

6. Без-без безелдәп,

    Кортлар җыялар мине.

    Салкын тиеп авыртканда

   Дәвалыймын мин сине. ( «бал», «б» хәрефе чыга.)

Килеп чыккан хәрефләрдән балалар сүз төзиләр (Әлифба)

Әлифба:Нинди сүз килеп чыкты? Менә беренче китабыгызның исеме.Нинди зур шатлык!  Рәхмәт сезгә, балалар!

- Балалар, әйдәгез, «Әлифба» китабына бер җыр җырлап күрсәтик әле.

Җыр: «Әлифба»

Әлифба:Менә хәзер мин сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйм. Минем алып килгән сорауларыма җавап биреп карагыз әле.

-  Нинди аваздан сүз башланмый?(ң)

- Тавышсыз хәрефләрне әйтегез (ь, ъ)

- Татар телендә авазлар ничә төркемгә бүленә? ( тартыклар, сузыклар)

- Шигырьне дәвам итик: Көннәр якты булсын өчен, ...

                                          Ашлар тәмле булсын өчен, ...

                                          Йокы татлы булсын өчен, ....

                                          Иң кадерле кеше җирдә, ....

Әлифба.  Рәхмәт, дусларым! Минем тырышуларым юкка булмаган икән.

Укытучы:Бәйрәмебезнең икенче кунагын каршы алыйк.(«Математика» дәреслеге керә.)

-Исәнмесез, кадерле дусларым. Минем дә сезне сынап карыйсы килде әле. Сез инде мине Әлифба белән бергә укый башладыгыз. Бик күп мисаллар, мәсьәләләр чиштегез. Әйдәгез әле, кем җитез, кем зирәк икән?

1) Керпе гөмбәгә барган

9 ак гөмбә тапкан.

3 не куйган энәсенә

Калганын кәрзиненә.

Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә куйган?

2) 7 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга

3 әү килде тагын да

Исәплә син барын да!

3) Айдар китте урманга

Тәмле җиләк җыярга

Менә 10 җиләк тапты

5 не авызга капты.

Ничә калыр чиләккә?

5) Ак каенда 3 чыпчык

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез,

Барысы ничә кошчык?

Афәрин, дусларым! Мин бик шат, рәхмәт сезгә. Алга таба уңышлар телим сезгә Кызыл калфак керә. Ул балалар белән русча сөйләшә.

Кызыл калфак: Здравствуйте, дети.

Укучылар: Здравствуй,Красная шапочка.

Кызыл калфак: Откуда вы меня знаете?

Укучылар: Мы про тебя сказку читали.

Кызыл калфак: А знаете,куда я иду?

Укучылар:К бабушке идешь.

Кызыл калфак:Да,ребята,я иду к бабушке. Вот для неё хотела собрать ягоды,грибы. Они не простые,с заданиями. Поэтому я не могу их положить в корзину. Ребята,помогите мне,пожалуйста. ( Балалар гөмбә,җиләкләрне алалар. Аларның артына биремнәр язылган).

  1. -Назовите  названия дней недели на русском языке.
  2. -Сосчитайте от 1 до 10 на русском языке.
  3. -Сколько букв в русском алфавите? (33)
  4. -Сколько гласных? (6) Какие они? (а,о,у, и, э, ы)
  5. -Какие  птицы вы знаете?
  6. -Отгадайте загадки: Идут, идут, а с места не сойдут (часы).  Сам алый, сахарный, кафтан зелёный,бархатный (арбуз). Днём молчит, ночью кричит, по лесу летает, зверят пугает  (филин, сова).

-Расскажите мне скороговорки.

Кызыл калфак: Спасибо,ребята! До свидания! Я побежала к бабушке.

Укучылар: До свидания!

“Әдәби уку” ,”Татар теле”дәреслекләре керә.

Исәнмесез, минем матур,

Сөекле дусларым.

Тырышып укучы

Кызларым, улларым.

Әлифба бәйрәмен

Мин котлыйм ихластан

Афәрин, дусларым,

Уңгансыз һәр яктан.

“Татар теле”          

Исәнмесез, дусларым!

Мин “Татар теле” буламын.

Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратсагыз,

Тагы да күп белерсез.

Туган тел – иң татлы тел.

Туган тел– иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма,

Туган телне онытма!

Җыр:”Туган тел”

1 бала:Алфавитта булган

Барлык хәрефләр таныш безгә

Хәзер инде жөмләләп тә

Укый беләбез без дә.

2 бала:Матур язарга өйрәндек,

Сөйләргә дә без оста

Мәсьәләләрне чишәбез

Аз гына уйлыйбыз да.

3 бала:  Тәртип безнең парталар да

Чиста пөхтә киемнәр.

Чын укучы син балам дип

Әйтә безгә әниләр.

 -  Безнең әниләр дә бик тырышып «Әлифба» укыдылар. Аларны да бераз сынап карагыз әле.

 - Универсиада авылы Казанның кайсы районында урнашкан? (Идел буе)

  - Ни өчен балаларның башлары телевизор булган? (киноны күп карагач)

 - Ни өчен малайны баһадир дип атаганнар? (батыр булганы өчен)

 - Тукайга да. Җәлилгә дә, Сәйдәшкә дә куйганнар, нәрсә соң ул, туганнар? (һәйкәл)

  - Ни өчен Куян Ташбакадан артта калган? (Юлда ятып йоклаган)

Әлифба:  Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә.

                  Әлифбаны нык үзләштергәнгә.

                  Белем сарае керергә ачып

                  Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч.

                  Нәни дусларым, шуны белегез:

                  Фәкать  әлифба  белемгә нигез.

Әлифба:

Китәм сездән, балалар,        

Шатланып, горурланып.

Укуның да, язуның да

Төп нигезен бирдем дип.

Минем белән алмашка

Ике дәреслек килер.

Дуслашыгыз, балалар,

Күп итеп җимеш бирер.

1 .Өйрәттең укырга син,

Кадерлем - Әлифбам.

Инде китәсең миннән,

Ә мин сине онытмам.

2.Бәхетле мин, Әлифбам,

Анам телен өйрәндем.

Үстем инде, Әлифбам,

Тәртипкә дә өйрәндем.

 3.Кадерле әлифбам                                                

   Инде китәсең миннән.                                            

   Әлифбам – беренчесе

  Әнием күк кадерлесе.    

 Бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифба,

           Хуш, хуш, Әлифба.

Укытучы:Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар әти-әниләребез. Әйдәгез, аларга зур рәхмәтебезне белдерик.

Бергә

Сезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез һәммәбез

Олы ярдәмегез өчен

Башыбызны иябез.  

Укытучы:  Укучыларым, кунакларыбыз алдында соңгы сүзебезне әйтик. Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә. Сезнең алда без, вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

“2”ле алмаска

Тырыш булырга

 “5”кә укырга

 Хөрмәтле әниләр. Хәзер  сүзне сезгә бирик.

Укытучы :  Без инде туган тел һәм татар теле китаплары ярдәмендә бе   лемнәребезне тагын да баетырбыз. Һәрберегезгә уңышлар телим, укучылар! Киләчәктә дә шулай тапкыр, зирәк, намуслы, сау – сәламәт булып үсегез. Киләчәгегез якты, барыр юлыгыз нык булсын кадерле укучыла рым!

Кояшның да бүген йомшак нуры

Сезне бире сөеп китерде.

Алыгыз сез гыйлем хәзинәсен,
Һәм үсегез гөлләр шикелле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәменә "Шүрәле бездә кунакта" дип исемләнгән сценарий

Әлифба бәйрәмендә Шүрәле укырга өйрәнергә теләвен әйтә һәм балалар белән бергәләп уен- - ярышларда катнаша...

Сценарий праздника "Зур рәхмәт, Әлифба!" для малокомплектных школ.

Бу уку елында беренчеләрне укытам. Бала саны аз булуга карамастан, дәресләр һәм чаралар бик күңелле үтә. Ярдәмгә алдагы чыгарылыш укучылары килә. Әлифбаны укып бетергәч, әти-әниләр белән берлектә...

Әлифба бәйрәменә сценарий

Әлифба бәйрәменә сценарий...

1 нче сыйныфта Әлифба бәйрәме өчен сценарие

Сценарие театральләштерелгән тамаша формасында төзелгән.Балалар янына төрле әкият геройлары килә, алар 1 нче сыйныф укучыларын төрле сораулар, биремнәр белән сыныйлар, белемнәрен тикшерәләр....

Әлифба бәйрәме сценарие 1 класс өчен

"Әлифба бәйрәме" - укучыларның беренче җиңүләре, зур бәйрәмнәре. Бу бәйрәмдә укучылар узләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар....

Әлифба бәйрәменә сценарие

Беренче сыйныфта хәрефләрне өйрәнеп бетергәч уздырылган бәйрәм өчен кулланырга була....