Әлифба бәйрәменә сценарие
материал (1 класс)

Гимаева Ильмира Тимербаевна

Беренче сыйныфта хәрефләрне өйрәнеп бетергәч уздырылган бәйрәм өчен кулланырга була.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lifba_byrme.docx20.64 КБ

Предварительный просмотр:

Әлифба бәйрәме “Белем иленә сәяхәт”

Укытучы: Кадерле укучылар, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар! Сезне  Әлифба бәйрәме белән тәбрик итәм. Әле кайчан гына мәктәпкә килгән укучылар, әти-әниләр ярдәме белән, үзебезнең зур тырышлыгыбыз белән бүген зур уңышларга ирешеп , укырга өйрәнеп Әлифба бәйрәмен үткәрергә җыелдык. Барыгызны да Әлифба бәйрәме белән тәбрик итәм.

  1. Күтәренке куүңелле,

Бар да көләч,шат бүген!

Күктә кояш елмая,

Яшерә алмый шатлыгын.

  1. Олы бәйрәм бүген бездә.

Бәйрәмнең дә бәйрәме.

Котлы булсын, гөрләп торсын,

Әлифбабыз бәйрәме .

  1. Җырлыйсы килеп кенә

Тора барыбызның да.

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

  1. Җыр күтәрә күңелне

Бар да көләч, шат бүген.

Безнең “Әлифба” бәйрәме,

Котлагыз безне бүген.

Директорга сүз

Җыр: “Әлифбам”

Әлифбам


1.И әлифбам, син тәүге фәннәрнең
Тәүге баскычы.
Син кадерле, син туган телемнең
Алтын ачкычы


Кушымта:
Укырга да өйрәттең,
Язарга да өйрәттең,
Син кадерле, син туган телемнең
Алтын ачкычы.

2.И әлифбам, син балкыйсың кулымда,
Бер нур булып.
Һәр баланы зур бәхеткә илтүче
Ак юл булып.

Без бәйрәмдә “Белем иленә сәяхәт”кә барырбыз..Бу ил бик тылсымлы ил. Анда 39 бертуган хәрефләр яши. Алар барсы да дус, эшчән, акыллылыр. Алар  үзләренең кунакларына акыл, белем, күңел байлыгы өләшәләр. Анда без бик озак булырбыз -11 еллап, бәлки аннан да күбрәк . шуңа күрә һәр тукталышта үзебезгә кирәле сыйфатларны алып китәрбез.Әйдәгез балалар сәяхәткә кузгалыйк.

Без кузгалыпкитәсе станциянең исеме  билгеле түгел, аны белмиче без кузгалып китә алмыйбыз.

Ишек шакыйлар, Шүрәле керә.

-Исәнмесез дусларым, мин дөрес кердемме, Сарлы мәктәбенә Әлифба бәйрәменә бара идем.

-Әйе, син дөрес кердең, Шүрәле.без Белем иленә сәяхәткә барабыз, тик тукталышның исемен белмибез, безгә ярдәм итә алмассың микән?

- Ярар, ярдәм итәрмен. Ә сез минем кайдан килгәнне беләсезме соң?

-Әйе, беләбез. Син Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятеннән. Ләкин синең начар гадәтең бар икән, кешеләрне кытыклап җәзалыйсың?

-Юууук,ул гадәтне ташладым инде мин.  Мин хәзер менә шушылай балаларга ярдәм итеп кенә йорим.  Менә сезгә бер табышмак,белсәгез тукталышның исеме килеп чыгар.

Аз да түгел, күп тә түгел,

39 төп-төгәл.

Тәртип белән тезегез,

Рәттән әйтеп бирегез,

Аны белә һәр бала,

Бу рәт ни дип атала?

Бергә: Алфавит 

А, ә, б, в, г,д, е, ё, ж, җ,

з, и, й, к, л, м, н, ң, о, ө, п,

р, с, т, у,ү, ф, х, һ, ц,

ч, ш, щ, ъ, ы, ь, э, ю, я

Җыр : Алфавит

Р.Зарипов көе, К. Нәҗми сүзләре

1.Алфавит бик кирәк нәрсә

hәммә кешегә.

Тик аны ятлау бик кыен

Без бит кечкенә.

Кушымта:

Алсу йөри урманда

Бөрлегән күп ди анда.

Вәсиләне Василий

Гөлҗимеш белән сыйлый.

2.Бер хикмәтле җыр бар икән

Апа өйрәтте.

Алфавит була дип

Ул әйтте.

 

3.Җырны мәгънәсез дисәгез

Әйдә көлегез.

Тик алфавит кирәк нәрсә

Шуны белегез.

 

 Убырлы керә
Туктагыз әле, туктагыз! И ходаем, үзләре бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр. Рәхәтләнеп җырлап яталар. Ишшу,Шүрәлесе дә монда.Ник миңа дәшсеннәр. Миңа чакыру җибәрсәгез кәгазь бетәр идемени? Менә кызык итәм әле үзегезне? Тылсым белән бәйрәмегезне өзәм дә китәм.

Укытучы: Гафу ит инде безне, Убырлы! Башка бәйрәмнәргә чакырырбыз. Безгә комачаулама.

Убырлы: Ярар инде. Тик минем турыда җыр җырласагыз гына гафу итәм.

Кәрия-Зәкәрия җыры

1.Бу бик яхшы убырлы

Бу бик яхшы убырлы

Аның тылсымы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

Кәрия-Зәкәрия коммая

Кәрия-Зәкәрия коммая

Аның тылсымы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

2. Бу бик яхшы Шүрәле

              Бу бик яхшы Шүрәле

              Аның күңеле яхшы

              Аннан үрнәк алыгыз.

Убырлы:  Ай, рәхмәт балалар! Күңелем булды. Менә сезгә күчтәнәч-осталык- бик матур җырлыйсыз , мәрхәмәтлелек- без картларны хормәт иттегез. Шүрәле, синең күчтәнәчең бармы?

Шүрәле  Мин аларга зирәклек нурлары бирәм,алар табышмакка бик дөрес җавап бирделәр.Болар сезгә Белем илендә кирәк булырлар әле.

Убырлы.Болай булгач бәйрәмегезне дәвам итә аласыз. Безгә дә әкиятебезгә китәргә кирәк. Сау булыгыз, балалар!

Укытучы: Менә безнең поезд “Шигърият” тукталышында. Без Әлифба дан ятлаган шигырьләребезне  сөйләрбез.

Рүзил_______________________

Сәгыйть_____________________

Лилия_______________________

Айнур_______________________

Укытучы: Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Без “Тапкырлык” тукталышында. Безне монда нинди сынаулар көтә икән.

Буратино: Исәнмесез, балалар! Килеп җиттегезме?

  • Исәнме,  Буратино! Безгә нинди сынауларың бар?
  • Бу тукталыш-“Тапкырлык” тукталышы. Шуңа күрә үзегезнең тапкырлыгыгызны күрсәтмичә китә алмыйсыз? Я, сез әзерме?
  1. Керпе гөмбәгә барды

9 ак гөмбә тапты.

3не куйды энесенә,

Калганын кәрзиненә.

Керпе ничә гөмбәне

Кәрзиненә куйды?

  1. 7 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга,

3әү килде тагын да

Исәплә син барында.

  1. Ак каенда 3 чыпчык,

Түбәдә 5 сыерчык.  

Әйтмәс микән берегез

Барысы ничә кошчык?

  1. Айдар китте урманга

Тәмле җиләк җыярга.

Менә 10 җиләк тапты,

5не авызына капты.

Ничә калыр чиләктә?

Уйла тизрәк, исәплә.

  • Әфәрин, балалар! Бик дөрес җавап бирдегез. Мин сезгә Тырышлык, Зирәклек, Дуслык нурлары бүләк итәм.хәерле юллар, сезгә!

Укытучы: Безнең юлыбыз “Матурлык” тукталышына килеп җитте. Анда без күңел ачарбыз, биербез, җырларбыз

-Хәерле көн,балалар! Безгә үзегезнең осталыкларыгызны күрсәтегез, әле!

1._________________________________

2.________________________________

3._________________________________

4._________________________________

 Укытучы : Кадерле балалар! Безнен Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куйган Әти-әниләребез. Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик.

 

  1. Сезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез һәммәбез

Олы ярдәмегез өчен

Башыбызны иябез.

  1. Әткәй-әнкәй, газизләрем,

Гомер биргәнсез безгә

Изге итеп үстердегез

Мең рәхмәтлемен сезгә

  1. Сезнең алда сүз бирәбез

Ялкауланмаска.

Артта калмаска.

Тырыш булырга.

“5”кә укырга.

  1. Мәктәп юлы якты юл

Зур уңышларга илтә.

Укырбыз, өйрәнербез,

Сынатмабыз һич тә.

-Әфәрин, кызлар, малайлар! Менә сезгә күчтәнәчем Осталык, Мәрхәмәтлелек, Сабырлык, Тырышлык нурлары.

 Укытучы: Без белем иленә килеп җиттек. Кояшка үзебезгә бүләк иткән нурларны куйыйк. Ул барабызга да тырышлык, дуслык, сабырлык, зирәклек, осталык, бердәмлек нурларын сибеп торсын.Ә сез рәхәтләнеп белем алыгыз.

 Әлифба бәйрәме азагына якынлашты.Сезгә аяз күк йөзе, сәламәтлек, бәхет- шатлыклар телим.

 Җыр “Йәрвакыт булсын кояш”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәменә "Шүрәле бездә кунакта" дип исемләнгән сценарий

Әлифба бәйрәмендә Шүрәле укырга өйрәнергә теләвен әйтә һәм балалар белән бергәләп уен- - ярышларда катнаша...

Сценарий праздника "Зур рәхмәт, Әлифба!" для малокомплектных школ.

Бу уку елында беренчеләрне укытам. Бала саны аз булуга карамастан, дәресләр һәм чаралар бик күңелле үтә. Ярдәмгә алдагы чыгарылыш укучылары килә. Әлифбаны укып бетергәч, әти-әниләр белән берлектә...

Әлифба бәйрәменә сценарий

Әлифба бәйрәменә сценарий...

1 нче сыйныфта Әлифба бәйрәме өчен сценарие

Сценарие театральләштерелгән тамаша формасында төзелгән.Балалар янына төрле әкият геройлары килә, алар 1 нче сыйныф укучыларын төрле сораулар, биремнәр белән сыныйлар, белемнәрен тикшерәләр....

Әлифба бәйрәме сценарие 1 класс өчен

"Әлифба бәйрәме" - укучыларның беренче җиңүләре, зур бәйрәмнәре. Бу бәйрәмдә укучылар узләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар....

Әлифба бәйрәме.Сценарий

Бүген бездә зур бәйрәм- “Әлифба бәйрәме” Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәни дусларыбыз беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр....