Үлемсез полк...
материал (4 класс) на тему

Фаттахова Алсу Мохлисулловна

1 май - Җиңү бәйрәме уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсе сценариясе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ulemsez_polk._stsenariy.docx186.88 КБ

Предварительный просмотр:

ҮЛЕМСЕЗ

ПОЛК

http://www.lode.by/i/photo/gvozdika_krasnaya8.jpg

9 Май бәйрәмендә һәйкәл янында чыгыш ясау өчен сценарий

(Җиңүнең 73 еллыгына багышлана)

Җиңү җәйрәме җыры яңгырый.

Мәрьям: 9 МАЙ... Быел илебез Бөек Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итә. Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган олуг ветераннарыбыз, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез сафы көннән-көн кими. Шуңа күрә дә бүген без исән калганнарны данларга, арабыздан киткәннәрне, сугыш кырында һәлак булган әби-бабайларыбызны искә алырга, аларга дан һәм мәдхия җырларга, сабырлыклары алдында баш ияргә җыелдык.

Айнур:  Ветераннар, ветераннар

              Сезгә хөрмәт, ихтирамнар,

              Сез булганда матур булып,

              Алсу булып ата таңнар.

Ләйсән: Сугышта булып арыслан,

              Ватанга җиңү яулаган,

              Тыныч хезмәттә дан алган,

              Һәр ветеран – чын каһарман.

Язилә:

 1941нче елның 22 нче июнь иртәсе... Явыз һәм көчле Гитлер Германиясе, сугыш игълан итмичә, илебез чикләрен бозып керде. Тыныч шәһәрләр һәм авыллар өстенә меңләгән бомбаларын яудырды. Сугыш башланды! Илебез халкы 1418 көнгә сузылган дәһшәтле Бөек Ватан сугышына күтәрелде.

"Солдатлар" жырынын ике куплеты янгырый. (Р.Әхмәтҗанов сүз., Ф.Әхмәдиев муз.)
Озатып вокзаллар каршында
Мангайдан уптелэр аналар.
Тузанлы юллардан уттелэр
Доньяны курмэгэн балалар.
Балалар керделэр утларга,
Балалар суз бирде тупларга.
Куплэре торенеп шинельгэ
Калдылар еракта йокларга.

Заһир: Явыз дошман килә ил өстенә,

            Ил байлыгын талап җыярга.

            Алып килә канлы палачларын,

            Халкыбызның канын коярга.

Әнис:   Ерткыч фашист килә ил өстенә

              Кол итәргә илем кешесен!

             Тез чүккәнче - басып җан бирербез.

             Туган ил һәм азатлык өчен!

Нәфисә: Хәтердән уела күп нәрсә,

               Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.

               Онытылмый үзенең иңендә

               Ил данын күтәргән язмышлар.

Ислам:  Вакытлар үтүгә сүрелеп

              Сүнәләр иң якты балкышлар.

              Сүнмиләр, яктылык сибәләр

              Көрәштә кабынган язмышлар.

“Герман көе” җыры.

Зилия: Сугыш тавышлары күптән тынды,

               Төзәлделәр җирнең яралары,

               Әтиләрнең окопларын сөреп,

               Иген чәчә хәзер балалары

Раиф: Сугыш тавышлары тынды, ләкин

              Күңелләрдә шомы яши һаман.

              Сугыш агачларын аударсак та,

              Кайлардадыр әле тамыры калган.

Илфар:  Буыннардан буыннарга күчә

                 Батырларның гомере, җыр булып.

                 Илне яратудан өстен хис юк,

                 Чын батырлык -илгә тугрылык.

Камил: Жину килде жирне нурга кумеп,
            Шатлык белэн кузне чылатып.
            Килде ул кон горур кукрэклэрдэ
            Орден-медальлэрне чынлатып.

Ясминә.                    Азат. 

Жину коне!
Халык бэйрэм итэ.
Яз торенгэн янар комачка,

Жир чәчәклэр тезеп кукрәгенэ
Йөз балкытып карый Кояш та.

Исән чакта, кадерләрен белеп,

Тыңлыйк әле, тыңлыйк сүзләрен

Эшләр, сүзләр калыр, саклап булмас

Музейларда мәңге үзләрен.

Мәрьям шигырь сөйли.

Җәмил шигырь сөйли.        

Җыр "Һәрвакыт булсын кояш".

Укытучы: Кадерле балалар! Әгәр сез иртә белән ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрәсез икән, сез шул иртәдәге өй каршындагы тирәкләрдә кошлар сайравын ишетәсез икән, белегез — бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калганнарның, фашизм тоткынлыгында үлеп калган солдатларның ялкынлы тормышы бар. Әгәр дә сезнең әбиегез, я әниегез йомшак куллары белән башыгыздан сыйпый икән, үзенең моңлы күзләре белән сезнең күзләрегезгә тутырып карый икән — белегез — ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабаларыгыз һәм әтиләрегез турында тирән сагыш бар. Әгәр сез тыныч өйдә яшисез, иркен мәктәпләрдә укыйсыз, айлы кичтә үзегезнең дусларыгыз белән серләшеп утырасыз икән, белегез — бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатларның каны түгелгән. Бу яшьлекнең, бу тормышның кадерен белегез, яшь буын вәкилләре!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дополнительный материал ."Слово о полку Игореве"

Древнерусская литература Программа "Школа 2100" 4 класс...

Конкурс "Золотая полка книг"

Презентация  и буклет к конкурсу "Золотая полка книг". Виктор Драгунский "Девчонкам и мальчишкам"....

Конспект урока литературного чтения в 4 классе. В.П.Катаев "Сын полка"

На уроке преследуются такие цели: • продолжать знакомить детей с творчеством В.П.Катаева; • учить высказывать и отстаивать свою точку зрения, свои суждения о произведении; • учить представлять и интер...

Фотография книжной полки к юбилею С.Я. Маршака

В этом году исполняется 125 лет со дня рождения С.Я Маршака. На фотографии можно посмотреть оформление книжной полки по творчеству С.Я. Маршака для учащихся начальных классов....

«Мудрые книжные полки»- классный час

Тематический информационно-познавательный классный часЗнакомство  учащихся с историей появления библиотек на земле. Роль и значение библиотек в сохранении мировой цивилизации. Понимание зна...

«Семья у книжной полки»

Поднимая авторитет семьи, мы верим в возможность и необходимость совместных действий, учитываем интересы родителей, обращаемся к ресурсам семьи, не концентрируемся на ее недостатках....

Публикация "Үлемсез Җәлил эзләреннән"

Муса Җәлилнең туган көненә багышлана....