Публикация "Үлемсез Җәлил эзләреннән"
статья (4 класс)

Хамитова Эндже Нуртдиновна

Муса Җәлилнең туган көненә багышлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gazetagamusa_zhlil_kichse.docx18.31 КБ

Предварительный просмотр:

Үлемсез Җәлил эзләреннән...

Һәрбер халыкның хәтерендә зур югалтулар бар. Кайвакыт алар бер милләтнең йөрәгенә генә сыймыйча, бөтен ил, Җир шары халыкларының язмышына кагыла.

Быел иҗаты 60 телгә тәрҗемә ителгән Бөек Ватан сугышы Герое Муса Җәлил тууга – 115 ел. Шул уңайдан, Айбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә әдипнең туган көне – 15 февральдә аны искә алу кичәсе булып узды.

2021нче ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу вакыйгага бәйле рәвештә, инглиз теле укытучысы   Ганиева Илсия Илдар кызы оештырган әлеге чара өч телдә алып барылуы белән таң калдырды. I-IX сыйныф укучылары әдипнең иҗатын татар, инглиз, рус телләрендә тәкъдим иттеләр.

Балалар кичәне Муса Җәлилнең дөньяга килү тарихы, балачак истәлекләре, иҗади хыяллары белән таныштырудан башлады. II сыйныф укучылары Мөхәммәтҗанова Нәргизә, Фәхриев Фәнил, Таҗиева Алия шагыйрьнең тәүге иҗат җимешләреннән булган “Куян”, “Карак песи”, “Маэмай” шигырьләрен сөйләделәр.  

Илдә сугыш башлангач та, әдип корал көченә каләм көчен кушып көрәшә. Бу чорда аның милләтпәрвәр шигырьләре языла. 1942 елда авыр яраланып, фашистларга әсирлеккә төшкән Муса Җәлил каләмен ташламый. Үлемнән көчлерәк булырга өндәгән шәхес дуслар, фикердәшләр табып, әсирлектә дә дошманга каршы сугышуын дәвам итә. Ләкин бу төркем фашистлар тарафыннан тар-мар ителә, җәлилчеләр төрмәгә озатыла. V һәм VI сыйныф укучылары Мостафин Азат, Галимов Ниязлар бу чорны гәүдәләндергән “Кол” һәм “Алман илендә” шигырьләрен рус телендә башкардылар.

Бик күбесе Муса Җәлилнең фашистлар тарафыннан ерткычларча кыйналып, сынык кул-бармаклар белән шигырь язуын дәвам иткәнен, кызы Чулпанны, хатынын сагынуын сөйләгәндә, күз яшьләрен тыя алмады. Җамалиева Регина инглиз телендә “Кызыма” шигырен тәкъдим итте. IV сыйныф кызлары һәм VII сыйныф укучысы Галиева Айгизә «Кызыл ромашка» шигырен шулай ук инглиз телендә сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бик үзгә  күренеш булды ул. Милләтебезнең йөзек кашына әверелгән әсәрләрне башка телләрдә тыңлау бөтенләй яңа хисләр уятты.

Җәлилчеләр язмышы 1944 елның 25 августында фашистларның канлы гельотинасында хәл ителә. Алар елмаеп, татарча җырлап үләләр.

Әсирлеге өчен 8 ел буе сатлыкҗан исеме күтәргән әдипнең шәхесе легендар “Моабит дәфтәрләре” табылудан соң гына аклана. 1956 елда Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Интерактив тактада бик күп истәлекләр, фотосурәтләр, кызыклы материаллар күрсәтелде.  Айбаш авылы егете Гобәйдуллин Марат “Җырларым” җырын башкарды. Залда утырган һәрбер кеше мөкиббән китеп тыңлады – егетнең тавышы искиткеч матур шул.

Чараны IX сыйныф кызлары Сираҗиева Зөлфирә, Сабирова Илзинә бик сәнгатьле итеп алып барды. Кичә дәвамында IX сыйныф укучысы Гайнуллин Салават шигырь-балладалардан өзекләр сөйләп, диктор ролен башкарса, IV сыйныф кызлары: Гайнуллина Рәзилә, Габдуллина Энҗе, Галиева Гөлкәй, Сибгатова Нурсия  “Салют сиңа, Муса Җәлил!” җыры белән чараны тәмамладылар. Өч телдә оештырылган әлеге кичә әдибебезгә, милләтебезгә, укучыларыбыз һәм талантлы хезмәттәшебезгә карата горурлык хисләрен көчәйтте генә. Һәркем рухи азык алып, тарихи материаллар белән танышудан да канәгать калгандыр дип уйлыйм.

 Мондый затлы чаралардан файда күрә белсәк иде. Аларның нәтиҗәсе киләчәк буында ватанга, милләткә мәхәббәт булып  чагылмый калмас әле.

Хәмитова Энҗе Нуретдин кызы

Айбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең

 башлангыч сыйныф укытучысы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле, әдәби уку фәннәреннән эш программалары

Перспективалы башлангыч мәктәп УМК керүче Әдәби уку ( авторлары: Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова, Ф. Ф. Хәсәнова) һәм татар теленнән ( авторлары: Мияссарова И. Х., Фәйзрахман...

Урман җәнлекләренең кышкы тормышы

1 сыйныфта әйләнә - тирә дөнья дәресе конспекты...

О-Ы хәрефләренең сүздә язылышы

о-ы хәрефләрен сүзләрдә дөрес язу;▪иҗек,сүзне юлдан-юлга күчерү турында белемнәрне ныгыту;▪табигатьтә үз-үзеңне дөрес тоту,табигать белән дус булу турында әңгәмә...

XIX йөз ахыры XX йөз башы әдәбиятында телне саклау мәсьәләләренең чагылышы

Татар теле — һәр тарафтан гаять бай мираска ия булган тел. Белгәнебезчә, татар тел — ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган ундүрт телнең берсе, җир йөзендәге хәзерге утыздан ...

МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЕЛДӘН ИСӘПЛӘҮ КҮНЕГҮЛӘРЕНЕҢ УКУЧЫ ШӘХЕСЕ ҮСЕШЕНДӘ РОЛЕ

МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЕЛДӘН ИСӘПЛӘҮ КҮНЕГҮЛӘРЕНЕҢ УКУЧЫ ШӘХЕСЕ ҮСЕШЕНДӘ РОЛЕ...

Татар мәктәпләренең 4 нче сыйныфы өчен әдәби укудан эш программасы

Аңлатма язуы Әдәби уку фәненнән киңәйтелгән тематик планлаштыру Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим  ителгәнА.Г.Яхинның  урта мәктәптә татар әдәбиятын үстерешл...

Башлангыч сыйныфта татар теле һәм әдәби уку дәресләренең кызыксындыру этабы

Мәктәпнең төп укыту формасы- дәрес. Дәрес, аны планлаштыру һәм үткәрү- бу укытучының һәр көнне аңлап, уйлап башкара торган эше.Дәрес ул укытучының шәхси һәм һөнәри “көзгесе”, иҗади остаханәсе. Дәрестә...