Гөлзадә Әхтәмова – яраткан язучыбыз!
методическая разработка на тему

Гильфанова Гульфинур Асгатовна

Укучыларны җирле шагыйрә Гөлзадә Әхтәмованың тормыш юлы һәм иҗаты белән  таныштырып, эзләнергә, табарга, укырга, истә калдырырга, сәнгатьле сөйләргә, бер-береңне һәм көйне тыңлап җырларга, чыгыш ясаганда үз-үзеңне тота белергә, нәтиҗә ясап, үз өстеңдә эшләргә  өйрәтү, туган телгә, сәнгатькә мәхәббәт һәм олкән буын-иҗат кешеләренә ихтирамлылык хисе тәрбияләү безнең бурыч

Скачать:


Предварительный просмотр:

Гөлзадә Әхтәмова – яраткан язучыбыз!

(Әдәби музыкаль кичә)

Г.Ә. Гыйльфанова

Алабуга муниципаль районы 8 нче урта мәктәбенең югары категорияле туган тел һәм әдәбият укытучысы.

Максат:  Укучыларны җирле шагыйрә Гөлзадә Әхтәмованың тормыш юлы һәм иҗаты белән  таныштырып, эзләнергә, табарга, укырга, истә калдырырга, сәнгатьле сөйләргә, бер-береңне һәм көйне тыңлап җырларга, чыгыш ясаганда үз-үзеңне тота белергә, нәтиҗә ясап, үз өстеңдә эшләргә  өйрәтү, туган телгә, сәнгатькә мәхәббәт һәм олкән буын-иҗат кешеләренә ихтирамлылык хисе тәрбияләү.

                     

Зал бәйрәмчә бизәлгән:

Плакат: “Гөлзадә Әхтәмова – яраткан язучыбыз!

Рәсем күргәзмәсе: “Гөлзадә Әхтәмова безнең белән!”

Экранда Г.Әхтәмованың тормышы һәм иҗатына багышланган презентация.

Укытучы: - Безнең меңъеллык шәһәребез талантлы иҗат кешеләренә бик бай. Үзебезнең композиторларыбыз, рәссамнарыбыз һәм республика күләмендә танылган шагыйрь-шагыйрәләребез бар. Шуларның берсе - Алабуга каласында яшәп иҗат итүче, 40 елдан артык укытучы булып эшләгән, гомерен балаларга, яшь буынга тәрбия бирүгә багышлаган, мөгаллим-шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова. Ул бик тырыш, барлык авырлыкларны үз көче белән җиңеп, алга атлаучы, халкын яратучы иҗади шәхес.

1нче  алып баручы: - Әхтәмова Гөлзадә Хаҗи кызы 1941 елның 17 ноябрендә Татарстанның Әгерҗе районы Исәнбай авылында дөньяга килә. Бай табигатьле туган авылы Исәнбай турында ул яратып җыр да иҗат итә.

(Экранда слайд – Туган авылы – Исәнбай)

Хор: “Исәнбаем” җыры: Г.Әхтәмова сүзләре, В.Мироваев көе.

                Исәнбаем.

1.Әкрен генә, салмак кына,

   Ага Биме сулары.

   Туган якка тартып тора

   Дөньяның бар юллары.

 Кушымта: Исәнбаем, Исәнбаем,

                    Исәнбай авылкаем.

                    Синдә генә үсә бит ул

                    Җирдә иң зифа каен.

 2. Матур син алсу таңнардай,

     Авылым Исәнбаем.

     Син минем күңел түрендә

     Нур сипкән якты аем.

  Кушымта шул ук.

  3. Синдә минем тәүге кабат

      Җыр тыңлап үскән бишек.

      Аяк очларына басып

      Дөньяга ачкан ишек.

Кушымта шул ук.

2нче алып баручы: - Әтисе, Ягъфаров Хаҗи, бик укымышлы кеше була. Әнисе, Һәдия Әхмәтнәби кызы, авылда бай гаиләдә үсә. Яшь чагында китапханәче булып, аннан төрле эшләрдә эшли.

Шигырь: ”Китапханәче” (беренче укучы сөйли)

1нче алып баручы: - Гөлзадә апа кече яшьтән үк иҗатны ярата. Концертларда бик еш катнаша, шигырь сөйли, бии, акробатик номерлар белән чыгыш ясый. Пионерлар оешмасында дружина рәисе, түбән сыйныфлар өчен отряд вожатые була.

Шигырь: Хыялый балачак” (икенче укучы сөйли)

2нче алып баручы: - 1969 елда Гөлзада апа Алабуга педагогия институтының филология  факультетында укып,“Татар мәктәпләрендә рус теле укытучысы” дигән диплом ала. Өченче курста укыганда тормышка чыга. Тормыш иптәше Әхтәмов Шамил инженер-геофизик булып эшли. Алар бер кыз һәм бер ир бала тәрбияләп үстерәләр.

Шигырь:  “Рәхмәт сиңа, укытучым!” (өченче укучы сөйли)

1нче алып баручы: - Институтны тәмамлагач, 1969-1975 елларда институт китапханәсендә библиограф булып эшли. Институтта язучылар түгәрәгенә йөри. 1963 елда “Яңа Кама” газетасында “Бала йоклый” дигән беренче шигыре басылып чыга.

Шигырь:  Бала йоклый(дүртенче укучы сөйли)

2нче алып баручы: - 1995 елда аның беренче китаплары дөнья күрә. “Борынгы Алабуга”, “Алабугам минем”, “Мәхәббәтле иреннәр” китаплары басылып чыга.

Шигырь: 1) ”)Иске Алабуга” (бишенче укучы сөйли)

                2) “Тирән дә соң тамырларың” (алтынчы укучы сөйли)

1нче алып баручы: - 1996 елда - “Бүләк”, 2000 елда “Гөлчәчәк”, “Җәйге кар”, “Зәңгәр хыял”, “Табигать балалары” исемле китаплары басыла.

 Шигырьләр: 1) “Җәй төсе” (җиденче укучы сөйли);

                       2) “Гөлчәчәк” (сигезенче укучы сөйли);

2нче алып баручы:  - 2004 елның апрель аенда Гөлзадә Әхтәмова Татарстан язучылар берлегенә кабул ителә. Шушы ук елда Казанда “Матбугат” нәшриятында “Йөрәгемдә яшен” исемле шигырь китабы басылып чыга. Җыентыкка зурлар һәм балалар өчен шигырьләр кергән.

Шигырь:  “Татар иле” (тугызынчы укучы сөйли);

1нче алып баручы: - 2011 елда “Тукай эзе” исемле китабы басылды һәм ул шәһәребезнең “Көмеш гасыр” музей-китапханәсендә тәкъдим ителде.

Шигырь:  “Милләт шагыйре Тукай” (унынчы укучы сөйли)

2нче алып баручы: - 2012 елда Гөлзадә апаның “Күңел ашкынуы” исемле искиткеч китабы дөнья күрде, Гөлзадә Әхтәмовага  Саҗидә Сөләйманова премиясе бирелде.

1нче алып баручы: - Гөлзадә апа 1985 елдан бүгенге көнгә кадәр “Чулман әдәби иҗат берләшмәсе” нә әдәби консультант буларак йөри. Бүген дә иҗат эшен дәвам итә. Безгә үзенең шигырьләрен - җырларын  бүләк итә.

2нче алып баручы: - “Тәнәфес” җыры – безнең хакта.

Хор:  “Тәнәфес” җыры: Г.Әхтәмова сүзләре, Владимир Мироваев көе.

                ТӘНӘФЕС

Сизми ул, күрми ул – беләм мин.

Күз сирпеп карыйм мин үзенә.

Шулай да күңелле ул мизгел,

Шатлыклы елмаю йөземдә.

        Тәнәфес, тәнәфес, тәнәфес!

        Син, зинһар, яңадан очраштыр.

        Тик күрше сыйныфта укый ул,

        Ничек тә якыннан таныштыр.

Ни олы төркемдә күрсәм дә,

Аерам мин аны ерактан.

Уйларым, хыялым гел анда,

Әллә соң мин аны яратам?

        Тәнәфес, тәнәфес, тәнәфес!

        Син бит иң кыска ял вакыты.

        Күрергә ашкынган йөрәккә

        Кадерле синең һәр минутың.

                               Бүләк, 11 бит

Укытучы: - Менә шушы искиткеч талантка ия булган, яраткан язучыбыз, мөгаллимә-шагыйрәбез бүген бездә кунакта. Хәзер сүзне Гөлзадә апаның үзенә бирик әле.

5-7 минут - шагыйрәгә сүз.

Рәхмәт сүзе.

Укытучы: - Хөрмәтле Гөлзадә Хазиевна! Чын ихлас күңелдән без мәктәп администраөиясе, укытучылар, укучылар һәм ата-аналар исеменнән, Сезнең иҗатыгызга сокланып, барлыгыгызга куанып, бүген дә бирегә килүегез, безнен белән бергә булуыгыз өчен  Сезгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Бәрәкәтле озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, чикләнмәгән бәхет-шатлыклар һәм иҗади уңышлар телибез. Алга таба да безне үзегезнең матур шигырьләрегез белән рухландырып-шатландырып торсагыз иде!

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

1.Әхтәмова  Г.Х. Алабугам минем: Тарихи очерк, лирик парчалар, ватанпәрвәр шигырьләр. – Чаллы: КАМАЗ газета-китап нәшр., 1995, 48 б.

2.Әхтәмова  Г.Х.Бүләк: Шигырьләр. Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен. – Чаллы: КАМАЗ газета-китап нәшр., 1996, 48 б.

3.Әхтәмова  Г.Х. Йөрәгемдә яшен: Шигырьләр: - Казан: Матбугат йорты, 2004, 223 б.

4.Әхтәмова  Г.Х. Тылсым йорты: Балалар өчен әкиятләр һәм шигырьләр. – Чаллы: КАМАЗ газета-китап нәшр.,2005, 20 б.

5. Әхтәмова  Г.Х. Тукай эзе: Мәктәп яшендәге балалар өчен шигырьләр. – Алабуга: ООО”ЕлТИИК”, 2011, 40 б.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Безнең яраткан язучыларыбыз.

Сценарий праздника для начальных классов....

Безнең яраткан язучыларыбыз.

мероприятие о татарских писателях....

Урок з української мови 2 клас "Ввічливість"

Урок з української мови для 2-го класу шкіл з російською мовою навчання. Урок містить ігрові завдання, роботу в групах.Може бути використаний і на уроках "Я і Україна", в позакласній роботі....

Урок російської мови у 2 класі школи з українською мовою навчання

Формировать представление о понятии суффикс....

Урок російської мови у 3 класі школи з українською мовою навчання

Формирование умения отличать предлог от приставки....

Конспект уроку з української мови для 4 класу. Правопис дієслів третьої особи. Розбір дієслова як частини мови.

Конспект уроку з української мови для 4 класу. Правопис дієслів третьої особи. Розбір дієслова як частини мови....