Последний звонок
материал (4 класс)

Муллагалиева Гузалия Лисуровна

Представляю сценарий Последнего звонка для начальных классов на татарском языке. Данная разработка поможет организовать последний школьный праздник в начальной школе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл songy_kyngyrau_2018.docx21.94 КБ

Предварительный просмотр:

Соңгы кыңгырау - 2018

А.б.   Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Бүген без сезнең белән башлангыч мәктәп белән хушлашу бәйрәменә җыелдык. Дүрт ел буе шатлыкларыбыз  да, борчылуларыбыз да уртак булды. Без бер гаилә кебек яшәдек.

Бүген безгә күңелле дә, бераз моңсу да. Күңелле, чөнки башлангыч мәктәпне уңышлы тәмамлау көнен бәйрәм итәбез. Моңсу,чөнки балалар  сабый чаклары  белән саубуллашалар. Сүзне аларга бирик.

(Кыңгырау шалтырый)

Кыңгырау чыңы дүртләрне

Дәшә соңгы дәрескә.

Ягез, дуслар, каршы алыйк

Кул чабып һәр шәхескә.

“Уйларымда мәктәп еллары” көенә балалар керәләр.

  1. Әдиләне беләсезме, дуслар?
    Һәрвакытта ярдәм кулы сузар.
    Тырышып укыр, бик тиз уйлар,
    Җиңел генә җавабын табар...
    Аның кебек “кызу” укучы юктыр.
    Сәләте дә аның югары.
    Сыгылмалы, матур, күз тимәсен,
    Уңышлар телибез аңа бары!
  2. Александра – Саша Вилисова.
    Бу исемнәр бары аныкы.
    Чиста, төгәл, матур эшләре -
    Зур җиңүләре белән данлыклы.
    Синен кебек тырыш укучы юктыр,
    Үз көчеңне биреп укыйсың.
    Рәссам да син, җырчы, биюче дә,
    Югалып калма, юлың уң булсын!

Ә хәзер әйдәгез, дуслар,

Сүзне бирик дүртләргә.

Күптән инде көтә алар

Үз сүзләрен әйтергә.

1. Узып китте башлангычта 4 ел,

Ямансу да бүген, читен дә.

Шатлыгыбыз безнең әллә ничек

Ватылган да төсле, бөтен дә.

2. Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә

Хис ташкыны дулый күкрәктә.

Укытучымның моңсу карашлары

Озату сүзен яза йөрәккә.

3. Бөтенесен искә төшерде күк

Кыңгырауның моңлы тавышы.

Шушы мәктәп, шушы класс безгә

Күпме якын дуслар табышты.

4. Бу бәйрәмне котлап яңгырасын

Ашкынулы шатлык җырлары.

Күңелләрдә онытылмаслык булсын

Гөрләп үткән мәктәп еллары.

Җыр: “Уйларымда мәктәп еллары”

- Мәктәп. Укытучы. Бу ике сүз бер-берсеннән аерылгысыз.  Укытучы!  Бу сүздә күпме мәгънә...

Гүзәлия апа, булдыгыз Сез

Безнең сыйныф җитәкчебез.

Еллар үткәч сагынышып,

Сезне күрергә дип кайтырбыз!  

                Онытмабыз Сезне, укытучым,

                Зур класска инде китәбез.

                Биргән белемең һәм тәрбияң өчен

                Сезгә  мең –мең рәхмәт әйтәбез!

Укытучы Миләүшә апа!

Бер тутырып күзгә карау белән

Уебызны аңлый алдыгыз.

Шуңа күрә безнең  күңелләрдә

Онытылмаслык булып калдыгыз.

   Без телибез сезгә бәхет

   Алгы тормыш таңында.

   Сезнең дәресләрегезне балалар

   Яратсыннар тагын да.

Илфира апа, рәхмәт Сезгә дә

Кирәк чакта ярдәм итәсез.

Кызганмыйча вакытыгызны

Тизрәк йөг(е)реп килеп җитәсез.

Йөзең якты, ашың тәмле,

Үзең һәрчак ягымлы.

Сезнең кебек алтын куллы

Кешеләр бармы тагы?

Зур рәхмәт сезгә, Резеда апа! 

Инглиз теленә өйрәтте

Миләүшә Билсуровна.

Сөйләшә беләбез бүген

Ике түгел, өч телдә.

Сынлы сәнгать серләренә

Хәлимә апа өйрәтте.

Бишле билгеләре өчен

Без аңа да рәхмәтле.

Ольга Германовна!

Тормышыгыз гөрләп торсын,

Күрмәгез кайгы-хәсрәт.

Үткәрегез    гомерегезне  

Сөенеп һәм бик рәхәт.

Җылы мәктәптә укуы

Бигрәк тә рәхәт инде.

Фидан абый тырышуы -

Сезгә зууур рәхмәт инде.

Җыр: “Укытучым”

А.б. Әнкәй кулларына сыенып үстем,

        Күңелемнең тоеп аклыгын.

        Васыять итеп алдым юлларыма

       Сабырлыгын аның, сафлыгын.

-  Укучылар! Хәзер әйтеләчәк сүзләрнең әти-әниләрегезгә, туган йортыгызга багышланачагын күңелегез сизәдер, мөгаен. Әти-әниләргә бүген бик ямансу. Сез әти-әни өчен бар матурлардан матуррак, кыйммәтледән кыйммәтрәк, үз җаннарыннан да газизрәк. Алар сезнең саф йөрәкле, акыллы, мәрхәмәтле, алтын куллы булып үсүегезне тели. Әти-әниегезне ихтирам итегез, олылагыз!

1. Әткәй-әнкәй – минем пар канатым,

Сез булганга дөньям түгәрәк.

Иңне-иңгә, җанны-җанга куеп,

Яшик әле, яшик бергәләп.

2. Акыллы сүз, алтын киңәш белән

Авыр чакта ярдәм итәсез.

Адашканда, ак юл күрсәтүче

Күңел күзе – ул Сез икәнсез.

Җыр: “Рәхмәтлемен Ходаема”

  -  Сезгә әле дусларыгызның да әйтәсе килгән сүзләре, теләкләре бар. Рәхим итегез, 1,2,3 нче сыйныфлар!

  1. Бүген Әдилә белән Сашаны

Бишенчегә озатабыз.
Анда чыккач, гел бишлеләргә
Укуларын теләп калабыз.

  1. Тик сез берүк китәбез дип
    Ямансулап тормагыз.
    Без бит хәзер зурлар булдык,
    Сезгә алмаш булабыз.

  1. Бу мәктәпнең эчендә
    Күп нәрсәләр белдегез.
    Яхшы укучылар булып,
    Шулай дәвам итегез.

  1. Бар  якка да булдырасыз,
    Алтын куллы кызлар сез.
    Биисез дә, җырлыйсыз да,
    Телгә дә бик оста сез.

  1. Сашага мин карасам,
    Кепкам төшә башымнан.
    Әдиләнең җитезлеге
    Барыбызны уздыра.

  1. Сез безгә терәк булдыгыз,
    Тәртип урнаштырдыгыз.
    Яхшы эшләрегез белән
    Безгә үрнәк булдыгыз.

  1. Кайда гына булсагыз да,
    Дуслык хисен югалтмагыз!
    Сезгә тырышып белем биргән
    Укытучыларны онытмагыз!

  1. Күктәге йолдызлар кадәр
    Шатлыклар килсен сезгә.

Бу мәктәптә үткән еллар
Онытылмасын бер дә.

  1. Бу – безнең мәктәп теләге,
    Күңелдән чыккан сүзләр.
    Телибез ныклы тазалык
    Икегезгә дә, кызлар!

  1. Бу бәйрәмне котлап яңгырасын
    Ашкынулы шатлык җырлары.
    Күңелләрдә онытылмаслык булсын
    Гөрләп үткән мәктәп еллары!

Җыр:

1. Каршыладың син, мәктәбем,

Көмеш чыңнарың белән.

Күңелемдә син яшәрсең

Белем нурларың белән.

2. Чәчәк тотып әле бүген генә

Килгән кебек сиңа мәктәбем

Инде менә сезгә, укытучылар

Сау булыгыз, диеп әйтәбез.

3. Пар күгәрченнәр очырдык,

Очыгыз сез, оч дип, кошларым.

Шул кошлардай очып китәбез бит,

Сизәсезме шуны, дусларым?!

4. Пар күгәрченнәр очырдык,

Сез тынычлык кошы, очыгыз.

Бергә:

Сау бул, мәктәп, сау бул, укытучым,

Сау булыгыз, дуслар! Хушыгыз!

Җыр: “Мәктәп еллары”

Каршыбызда тора дүртенчеләрем.
Алар минем нәни дусларым.
Дүрт ел үтте, сизмичә дә калдым,
Очалар бит бүген кошларым.

Үз кызларым кебек якын иттем,
Икесен дә тигез яраттым.
Үпкәләткән чакларым булган булса,
Гафу итегез сез мине, кызларым!

   Чыннан да, үзенең мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән 4 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Шушы еллар эчендә Әдилә белән Александра минем  иң матур, иң уңган , иң кадерле, акыллы, тырыш, ярдәмчел укучыларым  булды . Алар белән мин  үземне бик бәхетле итеп тойдым. Сезнең белән эшләү, сезне укыту миңа бер дә авыр булмады, киресенчә, рәхәт кенә булды. Алар минем дә, мәктәпнең дә уң куллары булдылар. ?... Мин сезне онытмам, бары яхшы яктан гына искә алырмын. Сезнең турыда яхшы хәбәрләр ишетсәк, без горурланырбыз, ялгыш юлдан атласагыз, борчылырбыз. Яңгулга чыккач та дус, тату булыгыз. Тырышып укыгыз! Кайда гына булсагыз да “Кеше” дигән исемгә тап төшермәгез!

   Ак юл сезгә, кадерле укучыларым!

Диплом, бүләкләр тапшыру.

- Ә хәзер Әдилә белән Саша сезгә истәлеккә бию бүләк итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление превоклассников на празднике последнего звонка

25 мая, в день последнего звонка, на линейке по традиции выступают первоклассники. Предлагаю материал для их выступления. Он содержит оригинальные стихи и песни....

Последний звонок в начальной школе

Праздник в МОУ СОШ № 17 Путешествие по станциям·         ПЕРВЫЙ РАЗ В ПЕРВЫЙ КЛАСС.·         ПАРАД ШКОЛЬНЫХ НАУК·...

"Последний звонок".

Выступление первого класса на празднике....

последний урок-последний звонок

Презентация  к конспекту урока...

Сценарий праздника последнего звонка " Детства последний звонок "

Сценарий праздника последнего звонка " Детства последний звонок "...