Сау бул, Әлифба!
учебно-методическое пособие (1 класс)

Фидалия Басирова Агелиевна

Әлифба бәйрәме эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sau_bul_lifba.docx27.08 КБ

Предварительный просмотр:

Сау бул, Әлифба!

Максат: 1.Укучыларның грамотага өйрәтү чорындагы белемнәрен кабатлау һәм системалаштыру; белемгә кызыксынуларын үстерү.

2. Укучыларның иҗади сәләтләрен, күмәк эшләү, үзара аралаша белү күнекмәләрен үстерү, формалаштыру.

3. Белем алуга уңай караш, сыйныфташларына, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлар. Алфавит, хәрефләр җыелмасы, шарлар, рәсемнәр, фотолар,

компьютер, презентация, дисклар.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Залга кисмә хәрефләрдән “Сау бул, Әлифба!”дип язылган, шарлар эленгән. Күңелле музыка яңгырый.

Укытучы. Исәнмесез, кадерле әти - әниләр, укытучылар, кунаклар. Без бүген балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәменә җыелдык. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,

Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .

Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .

(Музыка астында 1 сыйныф укучылары керә.)

Укытучы. Исәнмесез, укучылар.

Балалар. Исәнмесез, саумысез!

Укытучы. Хәерле көн, укучылар.

Балалар: Имин үтсен көнегез.

Укытучы. Кәефләрегез ничек соң?

Балалар. Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

(“Туган тел”җыры башкарыла)

1.Әбинең дә кызы мин,

Бабайның да кызы мин,

Әтинең дә кызы мин,

Әнинең дә кызы мин,

Аларның уң кулы мин.

Мин гаиләдә төпчек кыз

Булышам бөтен эштә.

Ә исемем була –Алмазия.

2. Исемем минем Ильдан.

Китапларны яратам

Бик мавыгып укыйм мин

Йокларга ятканда гына

Укуымнан туктыйм мин.

3. Ә мин буламын- Алинә

Елмаеп кына йөрим .

Шатлык тулы күңелдә,

Бу җирдә миннән бәхетле

Юктыр кебек беркем дә.

 Бик тырышам мәктәптә

Яхшы укырга теләп.

Җыр___________________________________

1.Күтәренке күңелле

Бар да көләч, шат бүген!

Күктә кояш елмая,

Яшерә алмый шатлыгын.

2.Җырлыйсы килеп кенә

Тора барыбызның да

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

3.Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген

Безнең «Әлифба бәйрәме»

Котлагыз безне бүген.

Укытучы: Борын-борын заманда ук түгел, безнең замандарак, бик-бик еракта ук та түгел, безгә шактый якындарак бик матур, бик гүзәл серле бер бакча булган. Бик күп төрле агачлар үскән анда: алмалар, грушалар дисеңме, каеннар, имән агачлары, Математика, Азбука дигән агачлар да үскән анда.Ләкин араларында бигрәк тә матур, бигрәк тә серле бер агач булган. Кояш та күбрәк шул агачка карап елмайган, кошлар да гел аңа кунып сайрый икән, тынычлык кошлары ак күгәрченнәр дә күбрәк шул агач тирәсендә бөтерелгән. Ләкин бу агачның исемен бер кеше дә, бигрәк тә укырга кермәгән балалар берничек тә белә алмыйлар икән. Мин дә каравылчы бабайдан аның исемен сораган идем, ул миңа болай дип җавап бирде: “Сеңлем, бу агачның исемен Меңнәр  башлангыч мәктәбенең 1 сыйныф укучылары шул агачка яшеренгән кроссворд ярдәмендә һичшиксез беләчәкләр, син шулардан сора”- диде. Әйдәгез сынап карыйк әле үзегезне.

1.Карурманда йөридер, кети-кети уйныйдыр.(Шүрәле)

2.Г.Тукай әкиятендә Шүрәленең бармагын кыстырган герой. (Былтыр)

3.Тәгәрәп китеп әбидән, бабайдан, куяннан кача алган, төлкедән кача алмаган.(Икмәк)

4.Әлифбаның Ф битендә сүрәтләнгән хайван. (Фил)

5.Суда яши сөйләшә алмый, канаты бар оча алмый. (Балык)

6.Озын сачен алтын тарак белән кем тарый? (Су анасы)

Укытучы.- Нинди сүз килеп чыкты балалар?

- Ә-лиф-ба. Дөрес балалар, бабай бик дөрес әйткән икән, нинди тиз генә чишеп тә бирдегез. Бу Әлифба агачы икән.

-Күптәнме кулыңа

Әлифба алдың син,

Куанып, сөенеп,

Сумкаңа салдың син?

Көзләре, кышлары

Үткән соң ни ара?

Әлифбаң иң якты

Кояшың дөньяда.

Күңелең нурлансын,

Туган тел юл алсын,

Күреп шат йөзеңне

Бар дөнья елмайсын!

Укытучы. Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр . Сез 1 сентябрь иртәсендә беренче китапны- “Әлифба”ны кулыгызга алдыгыз.Ул сезне укырга, язарга, сөйләргә өйрәтте, әкиятләр белән таныштырды. Үсеп җиткәч, нинди һөнәргә ия булса да – эшчеме ул, игенчеме, укытучымы, әллә журналистмы, инженермы, генералмы, беркем дә балачакта шушы беренче уку китабын читләтеп уза алмый. Балалар, сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” диләр бит безнең татар халкында. Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларның әлифбаны тырышып үзләштерүендә Сезнең дә өлеш бик зур! Сезгә дә бик зур рәхмәт. Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, барыбызның да бәйрәме. Бәйрәм белән барыгызны да! Инде Әлифба белән саубуллашыр вакыт та җитте. Әйдәгез Әлифбаны бәйрәмебезгә чакырыйк.

Балалар (бергә). Әлифба, Әлифба, Әлифба!

( Ишек шаку ишетелә)

Укытучы. Әлифбабыз безне ишетеп килеп тә җитте бугай. Кер, Әлифба , түрдән уз.

( Хат ташучы керә)

Хат ташучы. Исәнмесез.

Балалар. Исәнмесез.

Укытучы. Исәнмесез. Түрдән узыгыз. Бүген бездә бәйрәм- Әлифба бәйрәме. Кунак булырсыз. Ләкин Әлифба үзе генә күренми әле..

Хат ташучы. Ә мин аны күрдем һәм сезгә Әлифбадан хат алып килдем.

Укытучы. Шулаймени?? Укыйп карыйк әле. “Балалар, минем исемем нинди хәрефләрдән төзелгән? Дөрес җавап бирсәгез,мин сезнең белән саубуллашырга килермен”,- дигән

Укытучы. Бу сорауга инде без җавапны беләбез, шулаймы, балалар??

Балалар. Беләбез.

Укытучы. Әйдәгез әле җавап бирик хаттагы сорауга.

(Балалар һәр хәрефне күрсәтеп шигырьләр сөйлиләр)

Ә хәрефе.

Әни дип телем ачылган,

Әни сөйгән, назлаган.

Кайсыбыз соң дәфтәренә

Ә хәрефен язмаган?

Л хәрефе.

Өйрәндем мин күп хәрефләр,

Тырышып, тирләр түгеп.

Мин яратам “Л” хәрефен,

Кабатлыйм “Ләйсән” диеп.

И хәрефе.

И хәрефе ипидә бар,

Бар ул ил һәм иректә.

И хәрефе “икеле”гә

Укымаска өйрәтә.

Ф хәрефе.

Фил бүрәнә ташып йөри,

Кара урман эчендә.

Һаман тора күз алдымда,

Күрсәм дә тик...төшемдә.

Б хәрефе.

Бөрлегәнем, җиләгем, дип

Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә

Мин бит әле бик нәни.

А хәрефе.

А хәрефе алмада,

А хәрефе агачта.

А хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

Барысы бергә.

Һәммәбезнең үз урыны,

Барыбыз да кирәкле.

Безне “Әлифба” китабы

Дус булырга өйрәтте.

Укытучы: Хатка җавап бирдек,әйдәгез әле Әлифбаны тагын чакырып карыйк әле.

Бергә: Әлифба! Әлифба!!Әлифба!!

Әлифба.

Мин Әлифба, таныйсызмы?

Танымыйм, дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр ышанам

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәрберегезнең

Күңелле йөзләрегез.

Яхшы дигәч, укытучыгыз

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр

Балалар, булдыгыз сез

Төрле – төрле китапларны

Яратып укырсыз сез.

Укытучы.Әйдә, Әлифба, бәйрәмебезнең кадерле кунагы булып түрдән уз, рәхим итеп безнең бәйрәмебездә кал.

Җыр: “Әлифба”

Укытучы. Бәлки әле синең укучыларга әйтер сүзләрең, сорауларың калгандыр?

Әлифба.

Менә, дусларым,

Сезгә сораулар.

Җавабын аның

Һәммәгез табар.

1.Әлифбада беренче булып өйрәнгән хәрефегез нинди?

2.Иң ахырдан нинди хәрефне өйрәндегез?

3..Нинди хәрефләр аваз белдерми?

4.Нинди хәрефнең баш хәрефе юк?

5.Татар алфавитында ничә хәреф?

Әлифба: Булдырдыгыз!! Барысына да дөрес җавап бирдегез! Хәзер бәйрәмне дәвам итсәк тә була.Мин дустымны бәйрәмгә чакырыйм әле.( Телефоннан шалтырата)

- Алло, Әдәби уку, хәлләрең ничек? Мәктәптә бәйрәм башланды инде. Минем китәр вакыт җитә. Әйдә, син, соңга каласың, тизрәк килеп җит.

(“Әдәби уку” керә)

Укытучы: Әйдә, Әдәби уку , рәхим ит!

Әдәби уку: Исәнмесез, балалар һәм кунаклар! Мин сезне “Әлифба” бәйрәме белән тәбрик итәм. Алфавиттагы барлык хәрефләрне дә белүегез мине бик сөендерә. Бүген һәм киләчәктә дә алар сезнең дусларыгыз булыр.

Әдәби уку .Исәнмесез, минем нәни дусларым,

-Исщнме, әдәби уку!

Исәнмесез, кадерле кунаклар!

Көттем мин бергәләп

Укыр көн җиткәнен,

Мин әле өр-яңа,

Бер тапсыз битләрем.

Килдем мин никадәр

Җыр, шигырь, хикәя,

Мәкальләр күтәреп.

Май ае беткәнче

Укырга җитәрлек.

Тап кына җавабын

Табышмак ничаклы.

Тик менә үтенеч –

Таплама китапны.

Әлифба: Ярар, балалар мин үз эшемне Әдәби укуга тапшырам. Миңа китәргә вакыт.

Мин китәм, хушыгыз,

Ямансу калмагыз.

Тырышып укыгыз,

Икеле алмагыз.

Гел бишкә укыгыз!

Әлифба: Рәхмәт сезгә. Мин бик шатмын. Сау булыгыз.

Балалар: Сау бул, Әлифба!!Рәхмәт сиңа!

Җыр__________________________________

Әдәби уку: Мин дә сезгә бирем әзерләдем. Менә бу сүздән яңа сүзләр табарга.(Сандугач).

(Су анасы керә.)Музыка

Су анасы: Туктагыз әле, туктагыз! И, ходаем, үзләре бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр.Миңа ник бер кеше дәшсен. Миңа бер кош теле кадәр чакыру җибәрүдән кәгазегез бетәр идемени, сездә дә кризис түгелдер бит? Менә кызык итәм әле үзегезне . Бәйрәмегезне өзәм дә китәм.

Укучылар: Гафу ит инде безне, Су анасы! Башка бәйрәм үткәргәндә онытмабыз. Бәйрәмебезгә комачаулама.

Су анасы: Ярый инде бер юлга гафу итәрмен, тик бер шартым бар. Мин сезгә табышмаклар алып килгән идем. Шул табышмакларга дөрес җавап бирсәгез бәйрәмегезне дәвам итәрсез. Сез ризамы?

Укучылар: Риза, риза Су анасы.

Су анасы: Шар эчендәге сорау-табышмакларның җавапларын табу.

1.Урман патшасы –ул нинди хайван?

2. Озын колаклы, кыска койрыклы?

3. Армый-талмый, Ат артыннан калмый.

4.Утта янмый, Суда батмый.

5.Үлән ашый, май ташый.

6.Кешенең дусты ,йортның сакчысы.

7.Ул чыккач көн була ,

Кереп киткәч төн була.

Су анасы: Рәхмәт балалар , булдырдыгыз! Болай булгач бәйрәмегезне дәвам итә аласыз. Мин бик шат. Миңа әкиятемә китәргә вакыт җитте. Сау булыгыз!

Укучылар: Сау бул,! Су анасы!

Укытучы: Укучылар, сез инде бик күп эшләдегез. Әйдәгез, бераз ял итеп алыйк әле.

“Кәрия Зәкәрия ” җыры

Укытучы. Минем сезне математикадан да сынап карыйсым килде әле. Без бик күп мисал, мәсьәлә чиштек. Әйдәгез әле, кем җитез, кем зирәк икән?

Әни уенчыклар алган,

Балаларга тараткан.

Алсуга ул биргән шар,

Илгизәргә самовар,

Илсур улына барабан,

Гөлназ кызына курчак.

Санагыз әле, дуслар,

Күпме уенчык булган?(4).

Керпе гөмбәгә барды,

9 ак гөмбә тапты.

2 не куйды энәсенә,

Калганын кәрзиненә.

Керпе ничә гөмбәне

Кәрзиненә куйды?(7)

7 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга.

3әү килде тагын да.

Исәплә син барын да!(10)

Ак каенда 3 чыпчык,

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез –

Барысы ничә кошчык?(8)

 Укытучы. Бик яхшы , балалар. Сез барлык сынауларны да уңышлы гына

үттегез. Ә хәзер, укучылар,әти-әниләр алдында соңгы сүзебезне әйтик. Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә.

Барысы бергә.

Сезнең алда без

Вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

«2» ле алмаска,

Тырыш булырга,

«5» кә укырга.

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры

Укытучы:Балалар ! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.

Өйрәтте безне Әлифба

Туган илне сөяргә.

Укырга да , язарга да,

Дус һәм тату яшәргә.

Әлифбадан башлап киттек

Юлны белем иленә

Зур белемгә ия булып

Кеше булып үсәрбез.

Ә хәзер котлау өчен сүзне әти-әниләргә бирәбез.

Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....