Ш.Галиев
план-конспект урока

Бадрутдинова Талия Тагировна

конспект урока по литературному чтению по родному (татарскому) языку

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sh._galiev.docx21.6 КБ

Предварительный просмотр:

Шәүкәт Галиев – безнең күңелләрдә.

Максат: балаларны Шәүкәт Галиевның иҗаты һәм тормыш юлы белән киңрәк таныштыру.

Бурычлар: Шәүкәт Галиев әсәрләрен өйрәнү; сәнгатьле сөйләү культурасын үстерү; ана телебезгә, туган ягыбызга мәхәббәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча УУГ:  телдән аралашу күнекмәләре булдыру.

Танып-белү УУГ: дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү.

Коммуникатив УУГ: үз фикереңне җиткерә белү.

Регулятив УУГ: уңай халәт тудыру.

Шәхси УУГ: татар теленә ихтирамлы караш булдыру.

Эш формасы: фронталь, индивидуаль,төркемнәрдә.

Дәрес тибы: катнаш.

Дәреснең технологик картасы

Дәрес этабы

Этаплар эчтәлеге

Укытучы һәм укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

  1. Дәресне оештыру, мотивлаштыру

-Исәнмесез, укучылар!

Кәефләрегез ничек? Дәресебезне башлыйбыз.

КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчэнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

ШУУГ: үзмаксат кую.

  1. Актуальләштерү.

Дәресебезне шигырь юллары белән башлап китик әле:

Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

«Әллүки»ле көй кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Тукай туган тел кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Туган үскән җир кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Мәңге имин Җир кирәк.

-Бу шигырьне кем язган?

Әйе, Шәүкәт Галиев. Димәк, без кем турында сөйләшәчәкбез?

Әйе, безнең бүгенге дәресебезнең темасы: “Шәүкәт Галиев – безнең күңелләрдә” дип атала.

 Ш. Галиевның тормыш юлы турында әңгәмә.

Шәүкәт Галиев (Шәүкәт Галиулла улы һидиятуллин) 1928 елның 20 ноябрендә Татарстан АССРның Апас районы Олы Бакырчы авылында крестьян гаиләсендә туа. (ТААСР ның тиздән 100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез).

Ш. Галиевның тормыш юлы турындагы әңгәмәне дәвам итәм.

КУУГ: үз фикереңне төгәл итеп әйтә белү.

ТБУУГ: яңа белемнәр табу

  1. Уку мәсьәләсен кую

1 нче төркем Ш. Галиев нинди кешелек сыйфатларына ия – шуны аңлата.

2 нче төркем – Ш. Галиев шигырьләрендә нәрсә әйтергә тели? – шуны ачыклый.

КУУГ: тыңлый белү.

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

1 нче төркем белән эшләү.                    Ш. Галиевның кешелек сыйфатларын күрсәтә торган билгеләрне санау, мисаллар ярдәмендә аңлату.

-Ш. Галиев нинди кеше булган?

а) Сәләтле.

-Аның сәләтле булуын кайдан беләбез?

б) Шаян (мисаллар китерү)

2 нче төркемнәр белән эшләү. Алар  Ш. Галиевны шагыйрь буларак ачалар.

(“Әбидә кунакта”, “Гөмбә җыйганда”, “Курчакның үз әнисе”, “Шаһидә бал җыя”,” Акыл теше кемгә чыга?”

һ. б. шигырьләре буенча)

Һәр бала Ш.Галиевның бер шигырен сәнгатьле итеп яттан сөйли.

Нәтиҗә: Ш. Галиев шигырьләре безне тәртипле булырга өнди.

КУУГ: төркемнәрдә фикер алышуда катнашу;

РУУГ: активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү

  1. Белемнәрне беренчел ныгыту.

Ш. Галиевның үлемсезлеге турында сөйләшү.

Ул халык күңелендә, безнең күңелләрдә  мәңге яшәр.

-Аның турында язалармы, сөйлиләрме?

-Аның белән без  горурланабызмы?

-Димәк, ул нинди булган? Халык ни өчен аның турында яза, сөйли? Халык аны нинди эшләре өчен ихтирам итә, ни өчен ярата?          Кеше буларак, шагыйрь буларак ул нинди сыйфатларга ия?

ТБУУГ: шагыйрьнең эшчәнлегенә бәя бирә белү.

РУУГ: активлык кебек сәләтләрне формалаштыру

  1. Яңа материал бирү.

Ш. Галиев музее белән танышу. Апас районының Олы Бакырчы авылында Ш. Галиев музее эшләп килә. 

(Музей турында сөйләү.)

Район үзәк китапханәсе янында Ш. Галиевка бюст куелды (фотосын күрсәтү һәм сөйләү).

КУУГ: тыңлый белү.

Ял минуты.

“Җирдә миңа ни кирәк?” җырына хәрәкәтләр ясау. (Шигырь эчтәлеге өстендә эш.)

-Ни өчен Тукай туган тел кирәк дип яза Ш. Галиев?

-Ни өчен туган үскән җир кирәк ди?

-Ни өчен мәңге имин Җир кирәк ди?

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 2020 нче елның 9 нчы маенда ничә ел була? Әйе, 75 ел.

  1. Эшчәнлекне бәяләү (рефлексия)-укытучы укучылар белән берлектә эшкә йомгак ясый.

-Ш. Галиев турында нәрсәләр белдек?

-Аның тагын нинди сыйфатларын ачтык?

Сыйныф почмагында Ш. Галиевка багышланган китаплар күргәзмәсе эшли. Тәнәфестә шагыйрьнең китаплары белән таныша аласыз. Ошаган китабыгызны алып уку мөмкинлеге дә бар.

Кәгазь битлеренә дәрес турында фикерләр языла:

-Бүген мин ... белдем.

Мин ... өйрәндем.

Мин ... булдыра алдым.

Кызыклы булды: ... .

Мин ... телим.

КУУГ: әйтергә теләгән фикереңне төгәл итеп формалаштыру

  1. Йомгаклау.
  1. Белемнәрне бәяләү. Үзбәя.
  2. Нәтиҗә чыгару.

–Әйдәгез,  без дә Ш. Галиев кебек үзебездә юмартлык сыйфатларын тәрбиялик.

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

  1. Өй эше (сайлап алалар).
  1. Ш. Галиев кебек бер шаян шигырь иҗат итәргә.
  2. Ш. Галиевнын бер әсәренә карата рәсем ясарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие "Шаукат Галиев и его творчество" на татарском языке

3 класста әдәби уку дәресеннән класстан тыш уку дәресенә план-конспект Максат: укучыларда шигърият белән кызыксыну тәрбияләү...

Шэукэт Галиев ижаты.

Шәүкәт Галиевның  тормыш юлы һәм ижаты белән танышу....

Шәүкәт Галиев иҗаты буенча сыйныфтан тыш уку дәресе.

Шәүкәт Галиевның  тормыш юлы һәм ижаты белән танышу....

Ш.Галиев иҗаты

Ш.Галиев иҗаты...

Встреча с мастером спорта России международного класса по боксу, Гала Михаилом Валентиновичем

9 октября 2014 г. в гостях у обучающихся 4 «А» класса МАОУ «СОШ №33 с УИОП» был выпускник специализированной детско-юношеской спортивной школы олимпийского резерва «Золотые перчатки», мастер спорта Ро...

Сценарий гала- представления на Сагаалган "Эдир дангина" 2015

Сценарий организации представления детей на  национальный праздник бурятского народа "Сагаалган"....

Ш. Галиев иҗатында кызык ситуация

Әдәби укудан Ш.Галиев иҗаты белән танышу...