Сценарий
план-конспект занятия (1 класс)
Предварительный просмотр:
“Әлифба” бәйрәме
Кадерле укучыларым, хөрмәтле кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм- Әлифба бәйрәме! Әлифба бәйрәме – кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул үзенең юлын әлифбадан башлаган, ул зур дулкынлану белән үзенең һәм кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Әле кайчан гына 1 сентябрьне көтеп гаилә белән көтеп алынган, тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни балаларның белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итү ул.
Кадерле ата-аналар һәм кунаклар! Бүген зур бәйрәм.1 класс укучылары Әлифба белән саубуллашырга җыелды.Әлифба бәйрәме-кечкенәләрнең ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы ул. Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр, җырлар,әйтемнәр һәм табышмаклар сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ирешкән уңышларга шатланырга, ярдәмчел булырга өйрәнде.
Ә хәзер бу җиңүчеләр сезне үзләре белән таныштырып үтәрләр.
#1052;ин гаиләдә зур малай,
Булышам бөтен эштә.
Әтиемә булышу да
Әле бит минем өстә.(Әмир)
#1052;ин гаиләдә олы кыз.
Булышам мин бик теләп.
Бик тырышам мәктәптә дә
Яхшы укырга теләк. (Индира)
#1041;иергә мин бик яратам,
Яратам күп укырга,
Башваткычлар чишәргә,
Чиста, пөхтә язарга. (Илнур)
#1052;ин Зәринә-тырыш кыз мин
Барысына өлгерәм.
Җырлыйм,биим,дәресемне
Бик оста сөйләп бирәм.(Зәринә)
#1056;усча дөрес,матур сөйлим
Яратам исәпләргә.
Матур-матур сүзләр өстәп
Әкиятләр сөйләргә.(Надир)
#1040;памнан калышмыйм диеп
Тырышам бар көчемә.
Тәртипле бул, күпне бел-, дип
Максат куйдым үземә.(Булат)
БЕРГӘ:Әгәр ничәү дисәгез ?
Без класста алты дус .
Тату булып үсәбез ,
Аерылмас, яхшы, дус.
Әйе, хәрефләрне тану, иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез тырыштыгыз, өйрәндегез. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” диләр. Булдырдыгыз! Бүген безнең сыйныфтагы барлык балалар да укый, яза, саный, исәпли беләләр. Мондый күнекмәләргә ия булу өчен аларга китап ярдәмгә килде.
Җыр. “Китап”
Борын-борын заманда ук түгел, безнең замандарак, бик-бик еракта ук
та түгел, безгә шактый якындарак бик матур, бик гүзәл серле бер бакча булган. Бик күп төрле агачлар үскән анда: алмалар, грушалар дисеңме, каеннар,имән агачлары, Математика, Азбука дигән агачлар да үскән анда.
Ләкин араларында бигрәк тә матур, бигрәк тә серле бер агач булган. Кояш та күбрәк шул агачка карап елмайган, кошлар да гел аңа кунып сайрый икән, тынычлык кошлары ак күгәрченнәр дә күбрәк шул агач тирәсендә бөтерелгән. Ләкин бу агачның исемен бер кеше дә, бигрәк тә укырга кермәгән балалар берничек тә белә алмыйлар икән . Мин дә каравылчы бабайдан аның исемен сораган идем, ул миңа болай дип җавап бирде: “Сеңлем, бу агачның исемен Апаз урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары шул агачка яшеренгән кроссворд ярдәмендә һичшиксез беләчәкләр, син шулардан сора”- диде. Әйдәгез сынап карыйк әле үзегезне.
1 | |||||||||
2 | |||||||||
3 | |||||||||
4 | |||||||||
5 | |||||||||
6 | |||||||||
- Карурманда йөридер, кети-кети уйныйдыр.
- Г.Тукай әкиятендә Шүрәленең бармагын кыстырган герой.
- Тәгәрәп китеп әбидән, бабайдан, куяннан кача алган, төлкедән кача алмаган.
- Әлифбаның Ф битендә сүрәтләнгән хайван.
- Суда яши сөйләшә алмый, канаты бар оча алмый.
- Озын сачен алтын тарак белән кем тарый?
- Нинди сүз килеп чыкты балалар?
- Ә-лиф-ба.
-Дөрес балалар, бабай бик дөрес әйткән икән, нинди тиз генә чишеп тә бирдегез.
Бу серле агач Әлифба агачы икән.
Ә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм әле. Минем алып килгән сорауларыма җавап биреп карагыз әле.
- Нинди аваздан сүз башланмый?(ң)
- Алма алучы кызның исемен әйтегез әле (Әминә)
- Татар телендә авазлар ничә төркемгә бүленә? (2: тартыклар, сузыклар)
- Курайда уйнаучы малай кем ул? (Айнур)
- Салам санаучы саран кызның исеме кем?(Сара)
- Тукайга да, Җәлилгә дә, Сәйдәшкә дә куйганнар (һәйкәл)
- Әлифбадагы Габдулла Тукай шигыре (Туган тел)
(2021 ел - Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы икәнен искәртү)
1. Аз да түгел, күп тә түгел,
39 төп-төгәл
Аны белә һәр бала
Бу рәт ни дип атала? (алфавит)
#1041;аш хәрефебез юк безнең
Аваз да белдермибез.
Шуның өчен дә сүзләрдә
Бик парлашып йөрмибез.
(ь,ъ хәрефләре)
#1040;лфавитта 6 хәреф:
Иң дуслар һәм туганнар.
Татар сүзләрендә генә
Кулланыла торганнар.
(Ә,Ү,Ө,Ң,Җ,Һ )
#1041;езне татар сүзләреннән
Эзләп таба алмассыз.
Дөресен әйтеп бирсәгез
Оятка да калмассыз. (Ц,Щ,Ёхәрефләре)
#1041;ез бары тик дүртәү генә
Койрык тагып йөрүче.
Без нинди хәрефләр икән.
Бармы берәр белүче?
(Җ,Ң,Ц,Щ хәрефләре)
#1058;омау төшкән кешеләр
Хәлебезне аңлыйлар,
Чөнки безне дөрес итеп
Алар әйтә алмыйлар. (М,Н,Ң хәрефләре)
Менә алфавит турында булган белемнәрегезне тикшердек
Сез хәрефләрне яхшы беләсез, бу бездә ышаныч тудырды. Ә менә сез ничек итеп хәрефләрдән сүзләр төзисез икән. Менә шуны тикшереп карыйк. Менә бу карточкаларда мәктәп тормышына багышланган сүзләр. Ләкин аларның хәрефләре адашкан. Шул сүзләрне бергәләп тәртипкә китерик әле(мәктәп, дәфтәр, пенал, китап).
Мин сезгә хайваннар һәм кошлар турында табышмаклар әйтәм, ә сез шуларның җавабын хәрефләрдән төзерсез.
Өстенә энәле күлмәк кия,
Шулай да аны әнисе
Йомшагым диеп сөя. (Керпе)
Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак. (Куян)
Асрамый да умарта,
Балны бик-бик ярата.
Кышын сөя йокыны,
Язгача тормый ята.(Аю)
Сорыдыр төсе,
Үткендер теше.
Урманда йөри,
Сарыклар эзли. (Бүре)
Урманнан чыгар, корсак асты чуар,
Койрыгы сырлы, хәйләсе күп төрле. (Төлке)
- Керпе гөмбәгә барды
9 ак гөмбә тапты.
3 не куйды энәсенә
Калганын кәрзиненә
Керпе ничә гөмбәне
Кәрзиненә куйды?
- Айдар китте урманга,
Тәмле җиләк җыярга.
Менә 10 җиләк тапты
5есен авызына капты.
Ничә калыр чиләктә ?
Уйла , тизрәк исәплә.
малай урамга,
Чыкты футбол уйнарга.
Өчәү килде тагын да
Исәплә син барын да.
4. Ак каенда 3 чыпчык
Түбәдә 5 сыерчык.
Әйтмәс микән берегез
Барысы ничә кошчык?
Найдите лишнюю букву и объясните свой выбор.
• А О Б Я
• Ч Й Ж Щ
• О У Я Э
Сделайте звуко-буквенный анализ над словами :
ярмарка
полёт
польёт
Молодцы!
1 укучы:Әлифбада утыз тугыз
Хәрефне дә өйрәндек,
Җырлар итеп җырладык та,
Шигырь итеп сөйләдек, (Булат)
2 укучы: Хәреф безгә юлны ачты
Әкиятләр иленә.
Шигырьләр һәм хикәяләр
Өйрәндек без тиз генә.(Зәринә)
3 укучы: Өйрәтте Әлифба безне
Табигатьне сөяргә.
Кечкенә дусларыбызга
Бул син,дустым,дияргә. (Надир)
4 укучы: Өйрәтте чиста булырга,
Пөхтәлекне сакларга,
Усал, ямьсезләрдән безгә
Кечеләрне якларга. (Әмир)
5 укучы: Әлифбабыз тәмам булды ,
Без җыелдык бәйрәмгә.
Шатлыгыбыз эчкә сыймый,
Ничек сезгә сөйләргә. (Индира)
#1091;кучы:Нигә бүген куанмаска,
Без бит инде зур үстек.
Әлифбаны тәмамлап,
“Туган телгә дә күчтек”. (Илнур)
“Әлифба”(Л.Хәйретдинова көе, З.Туфайлова сүзләре) җыры башкарыла.
Укучыларым, кунакларыбыз алдында соңгы сүзебезне әйтик. Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә. Сезнең алда без, вәгъдә бирәбез:
Ялкауланмаска,
“2”ле алмаска
Тырыш булырга
“5”кә укырга
Без бу уку елында бик күп нәрсәләр белдек, ә өйрәнәселәр алда тагын да күбрәк. Кайчаклардасезгә бик авыр да булгандыр, ләкин сез ялгыз булмадыгыз. Янәшәгездә сезне яратучы әти-әниләрегез, туганнарыгыз бар.
Менә шушы олы хезмәтегез өчен сез, балалар, диплом белән бүләкләнәсез .
(Дирекциягә, әти-әниләргә сүз бирелә)
Кадерле укучылар! Сезне кабат бүгенге бәйрәм белән тәбрик итәм.
Кадерле әниләребез!
Сезне беренче яз бәйрәме 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Бу бәйрәм йөрәкләрне эретерлек назлы, яз җиле кебек йомшак, әниләр
күңеле кебек җылы бәйрәм булуы белән аерылып тора.
Язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сезгә тазалык-саулык, бәхет һәм бәрәкәт китерсен. Һәрвакыт шат күңелле, күтәренке кәефле булыгыз, нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге даими юлдашларыгыз булсын! Балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, мәхәббәтен тоеп яшәргә язсын сезгә!
Яз бәйрәме белән сезне!
Ә бүген сезне балаларыгыз шушы нурлы бәйрәм белән котлый.
К | П | Ү |
Е | Л | Б |
Е | Ө | Ю |
Р | Т | А |
У | Я | Н |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Литературная викторина-КВН (сценарий) Литературная викторина-КВН (сценарий)
Данное внеклассное мероприятие во 2 классе развивает плавное выразительное чтение, грамотную речь, умение интонационно оформлять своё высказывание, закрепляет знания детей произведений и авторов русск...

Сценарий для агитбригады «Есть такая служба 01» в рамках темы «Жизнь без опасности» Авторы и постановщики сценария воспитатель ГПД Лебедева Леся Анатольевна и учитель музыки и режиссёр ТАМ "Радость" Иевлева Татьяна
(сценарий выступления агитбригады старшеклассников в рамках темы «Жизнь без опасности» для учащихся младшей и средней школы).Цель: воспитание у ребят уважения к профессии пожарного и...

Воспитательная работа в начальной школе. Сценарий конкурсно-познавательного мероприятия по ЗОЖ. Сценарий праздника "Осень в гости к нам пришла..."
Внеклассные мероприятия для учащихся начальной школы....

Сценарий праздника. Сценарий праздника к 8 марта «Для прекрасных Дам!»
Сценарий предназначен для проведения праздника "Лучший день - 8 Марта" для учеников 1 класса и их родителей. Данный материал будет полезен для учителей начальных классов, педагогов дополнительно...

Сценарий спектакля по сказке С.Я. Маршака "Двенадцать месяцев" . К сценарию прилагается презентация для экрана на сцене.
Сценарий создан по пьесе С.Маршака ( в сокращении) для постановки спектакля с учениками 2-4 классов....

Башлангыч мәктәп өчен Белем бәйрәменә сценарий / Сценарий «Здравствуй, новый учебный год!»
Сценарий для начальной школы,воспитание в которой ведется на двух языках: русском и татарском...

«Рыцарский турнир». Сценарий праздника к 23 февраля для детей Сценарий праздника посвященного 23 февраля
Интересный рыцарский турнир для начального звена на 23 февраля....