Әлифба бәйрәме
материал (1 класс)

Мусина Ания Хасиповна

Башлангыч сыйныф укытучыларына Әлифба бәйрәме сценариясе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stsenariy.doc61.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Әлифба” бәйрәме

Сценарий

Аю креслога утырып, шахмат уйный. Велосепидка атланып Маша килеп керә. (Велосипедта йөри-йөри)

- Аюкай, ә аюкай, минем бәйрәмгә барасым килә!

- Миңа бәйрәм оештыр!

- Минем бәйрәм карыйсым килә!

- Миңа бәйрәм кирәк!

- Җырлар да булсын, шигырьләр дә, уеннар да!

- Бүләкләр дә!!! (Велосипедта чыгып китә)

Аю, балалар белән бәйрәмгә әзерләнә (Креслоны алып куя, чәчәкләрне урнаштыра, шарлар элә, балаларны утыртып чыга. һ.б.)

Маша килеп керә. Аю аны урындыкка алып барып утырта, Бармагын авызына куеп, тавышланма, дип кисәтә.

Укытучы.  Хәерле кон, кадерле әти-әниләр, кунаклар, укучылар! Аюкай һәм Машенька.

Укытучы. Без, кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәменә җыелдык . Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезәт итмәсен, ул зул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр әлифба ала. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан  башлана. Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәяләп бетергесез байлык ул.

Әлифба бәйрәме барыбыз өчен дә зур тантана. Бәйрәмебез котлы булсын!

1 нче укучы. Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме?

Күңелләр түрендә

Әлифба бәйрәме! 

2 нче укучы. Бу матур бәйрәмгә

Кушыл дус, әйдәле!

Мәктәпне гөрләтсен

Әлифба бәйрәме!

3 нче укучы. Елмаясы килеп кенә

Тора барыбызның да.

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә. 

4 нче укучы. Бүген бездә зур тантана

Моңсу да ул, ямьле дә,

Әлифбабыз китә бездән,

Бу көн калыр хәтердә.

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры.

5 нче укучы. Без бит әле быел гына

Мәктәпкә диеп килдек.

Ә аңарчы көн буена

Бакчага йөргән идек.

6 нчы укучы. Хәрефләрне тиз өйрәндек,

Сүзләр төзеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек,

Мәктәптән тиз туймадык.
7 нче укучы. Язарга да өйрәндек

Ручка тотып кулларга.

Хәрефләрне тездек без

Тигез матур юлларга.
8 нче укучы. Аннан мисал, мәсьәлә

Чишү юлын эзләдек.

Дәфтәрләрне, көндәлекне

Бишле белән бизәдек.

Маша (сикереп тор): Ничек шәп, ничек әйбәт, минем дә укыйсым, язасым, мисаллар чишәсем килә. Аю кулыннан сумканы тартып ала, конвертларны  җәеп сала.  Төземәкче була. Барып чыкмый.

Аю: Сабыр ит Маша. Әйдә икәү эшләп карыйк Аю да башын кашый.

Укучы: Аю абзыкай, Маша ярдәм итикме сезгә? (Маша авызын сала)

Аю: Әйдә, Маша безгә балалар ярдәм итсен! Алар укый-яза белә бит. (Балалар пазлдан хәрефләр җыя. Әлифба дигән сүз килеп чыга Маша Иҗекләп Ә-ЛИФ-БА дип укый)

Укытучы: Әнә ул үзе дә. Әйдә рәхим ит әлифба

Әлифба. Мин Әлифба, таныйсызмы,

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр, ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәрберебезнең

Күңелле йөзләрегез.

Яхшы дигәч, укытучыгыз,

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр,

Балалар, булдыгыз сез.

Төрле-төрле китапларны

Яратып укырсыз сез.

Ул китаплар бик күп төрле,

Анда барсы язылган,

Елгалар һәм диңгезләр,

Җир дә түгәрәк икән.

Күк йөзенең юк чите,

Космонавтлар белде,

Яңгыр, яшен, күк күкрәүләр,

Бар да могҗиза икән.

Машинистлар, тегүчеләр,

Пешекчеләр, тимерчеләр,

Урманчылар, шахтерлар,

Космонавт, актерлар,

Трактористлар, врачлар,

Җырчылар, савымчылар-

Барысы да кайчандыр

Беренчегә кергәннәр.

Парта артына утырып,

Әлифбаны күргәннәр.

Укытучы: Дөрес, Әлифба, күреп кенә калмаганнар, ә аны өйрәнгәннәр.

Җыр. “Укырга да өйрәттең, язарга да өйрәттең”

9 нчы укучы. Әлифбада утыз тугыз

Хәрефне без өйрәндек,

Җырлар итеп җырладык та,

Шигырь итеп сөйләдек.

 10 нчы укучы. Хәреф безгә юлны ачты

Әкиятләр иленә.

Шигырьләр һәм хикәяләр

Өйрәндек без тиз генә.

11 нче укучы. Сәнгатьле итеп сөйләргә,

Аңлаешлы укырга,

Табышмаклар чишәргә

Өйрәттең син, Әлифба.

12 нче укучы. Кызларны ул зур ярдәмче,

Булышчы булсын диде.

Эшләгән һәрбер эшләре

Елмаеп торсын диде.

13 нче укучы. Ә малайларга Әлифба

Өйрәтте җитез булырга.

Батыр, кыю кешеләрдән

Үрнәк алып торырга.

14 нче укучы. Өйрәтте Әлифба безне

Табигатьне сөяргә.

Кечкенә дусларыбызга

Бул син, дустым, дияргә.

15 нче укучы. Курыкмаска салкыннан,

Яңгыр, яшен, карыннан.

Дус булсагыз, яратсагыз,

Файда тияр барыннан.

16 нчы укучы. Өйрәтте чиста булырга,

Пөхтәлекне сакларга,

Усал, ямьсезләрдән безгә

Кечкенәләрне якларга. 

17 нче укучы.  Әлифба, әлифба,

Беренче битеңне

Ачкан көн хәтердә  

Зур бәйрәм шикелле.

18 нче укучы. Иң якын дустыбыз

Булдың син гел безнең.

Һәр хәреф елмаеп

Әйтте үз исемен.

19 нчы укучы. Әлифба, әлифба,

Китәсең бит инде,

Җыр итеп җырларбыз

Иң соңгы битеңне.

Җыр- вокал Әлифба

Күреп торам бик күп нәрсә

Сезнең хәтердә калган.

Тагын бер дустыгыз бар,

Ишек артында торган.

Әйдә инде, кыенсынма,

Азбука, син түрдән уз,

Минем кебек, синдә бит

Ярдәм иткән якын дус.

(Әлифба Азбуканы җитәкләп алып керә).

- Я азбука, учу читать,

Меня никак нельзя не знать

Меня изучишь хорошо –

И сможешь ты тогда

Любую книжку прочитать

Без всякого труда.

А в книгах есть про все:

Про реки, про моря,

И что у неба нет конца,

И круглая Земля.

Про космонавтов, к облакам

Летавших много раз.

Про дождь и молнии, и гром,

Про свет, тепло и газ.

Здравствуйте ребята! Пришла я сегодня к вам попрощаться. Вы прочли все мои страницы и с сегодняшнего дня отправляетесь в далекое путешествие в мир книг, в страну Литературию. Давайте, на прощание все вместе споем нашу любимую песню

Хор “Маленькая страна”

Әлифба: Азбука дус, бу балалар  укый белә. Минем дә синең дә хикәяләреңне тиз, йөгерек итеп укый алар. Ә хәзер әйдә аларның зиһен якларын тикшереп карыйк әле. Безнең сорауларга ашыкмыйча, уйлап, дөрес җавап бирә алырлармы.?!

Күңелле биремнәр үтәү.
Әлифба патшасы укучыларга сораулар бирә.

- Нинди аваздан сүз башланмый? (ъ, ъ, ң)

-Хәреф аваздан нәрсә белән аерыла? (Хәрефне язабыз, ә авазны әйтәбез)

-Нәни дусларым, әйтегез әле, татар телендә херефләр ничә төркемгә бүленә?(Икегә: тартыкларга һәм сузыкларга)

-Татар телендә нинди тавышсыз хәрефләр бар? (ъ, ь)

- Хәрефләрдән сүзләр төзергә. 
Балалар сүзләр төзегәндә Әлифба патшасы әти-әниләргә сораулар бирә:

- Китап тышлыгындагы рәсемдә эт балаларның кайсы ягында?(сул)

- Щ битендә әни нинди аш пешерә ? борщ, щи)

- ң битендәге курай уйнаучы малайның исемен әйтегез.(Айнур)

- Балалар ятлаган шигырьнең берсен сөйләргә.

Эчтем, эчтем су эчтем,

Чәй эчмичә су эчтем.

Чәй эчмичә су эчкәнгә,

Бик авырта шул эчем......

- Ю  битендәге аюлар нинди? (йомры, юан)

-Ф битендәге сыер савучы әнинең исеме?(Фирая) 

Маша кызыксынып китә, сикереп тора.

 Маша: Әлифбаны миңа бирегез, минем дә сезнең кебек укыйсым, күп беләсем килә (Аю, тартып кире утырта)

1 нче укучы. Өйрәттең укырга син,

Кадерлем - Әлифбам.

Инде китәсең миннән,

Ә мин сине онытмам.

2 нче укучы. Бәхетле мин, Әлифбам,

Анам телен өйрәндем.

Үстем инде, Әлифбам,

Тәртипкә дә өйрәндем.

3 нче укучы. Кадерле әлифбам

Инде китәсең миннән.

Әлифбам – беренчесе

Әнием күк кадерлесе.

Бергә. Рәхмәт сиңа, Әлифба,

Рәхмәт сиңа Азбука.

Сезнең алда без

Вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

“2” ле алмаска,

Тырыш булырга,

“5” кә укырга. (Әлифбаны Машага тапшыралар)

Укытучы: Маша,  Әлифба белән Азбука китабын без бүген  сиңа тапшырабыз. Рәхим итеп ал син аларны.(Маша сөенә, китапларны җитәкләп чыгып китә.....Аю да аны артыннан иярә)

 Ә аларга алмашка  Әдәби уку, Татар теле, Русский язык, Литературное чтение килә. Бу китаплардан без тагын да күбрәк белем тупларбыз, тагын да күбрәк нәрсәләргә өйрәнербез.

Ләкин, Әлифба сезнең беренче уку китабыгыз, җырда җырлангача – ул сезнең юл башыгыз, белем иленә беренче баскычыгыз. Шуңа да ул –иң кадерле китап булып сезнең хәтерләрдә калсын иде. 

Укытучы. Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез. Әйдәгез, аларга зур рәхмәтебезне белдерик

Сезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез һәммәбез.

Олы ярдәмегез өчен

Башыбызны иябез.

4 нче укучы.  Сезнең алда да без

Вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

“2” ле алмаска,

Тырыш булырга,

“5” кә укырга.

Сүз аларга бирелә

“Туган телем”” җыры белән бәйрәм  тәмамлана


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....