Аппликация
методическая разработка по технологии (3 класс) по теме

Разработка урока по технологии

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Разработка урока.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

                                     Технология  дәресе.           III сыйныф.

Тема . Түгәрәкләрдән  аппликацияләр ясау.

Максат:   1 ) Шаблон ярдәмендә хайваннар аппликациясен ясарга өйрәтү;

                2 ) Хайваннар дөньясының күптөрлелеге турындагы белемнәрне киңәйтү, иҗади күзаллауларын үстерү;

                3 ) Хезмәт сөючәнлек, тәртиплелек, мөстәкыйль иҗади эшли белү күнекмәләре тәрбияләү.

Җиһазлау  :  “ Оста куллар “ дәреслеге  ( автор Н.А. Цирулик, Т.Н. Проснякова ), аппликация үрнәкләре.

                          Сүзле карточкалар: нигез сайлыйбыз, төс сайлыйбыз, шаблон буенча                кисәбез, нигезгә ябыштырабыз.

                 Фәнни әдәбият күргәзмәсе;

                  Плакат “ Күңелле зоопарк “;

                 Куркынычсызлык кагыйдәләре язылган таблица;

                 Йомшак уенчыклар.

                                         Дәрес барышы.

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

--Исәнмесез, укучылар!

--Исәнмесез!

--Кәефләрегез ничек?

--Бик яхшы!

--Әйдәгез әле, күзләрегезне йомыгыз да, үзегезне бик матур җирдә дип хис итегез. Күз алдыгызда ниләр килде?

( Балаларның җаваплары ).

      II. Актуальләштерү .

Кереш әңгәмә.

Укытучы .—Минем күз алдыма         бик матур бер әкияти зоопарк килеп басты. Балалар, сезнең зоопаркта булганыгыз бармы?

Балалар .--Әйе.  

У . –Анда нәрсәләрне күрүегезне сөйләп бирегез әле.

Б.—филне ,  жирафны,  аюны,  маймылны, ишәкне, куянны.

У .—Булдырдыгыз ! Зоопаркта яшәүчеләрне сез бик яхшы беләсез. Ә менә әйтеп карагыз әле, ни  өчен зоопаркны “зоопарк” дип атаганнар икән?

( Балаларның җаваплары).

У. –Зоопарк сүзендә 2 сүз яшеренгән. Тагын бер тапкыр тыңлап карагыз әле: зоопарк. Берәрегез таныш сүз ишетмәдеме?

Б.—Зоопарк сүзендә парк сүзе яшерелгән.

У.-- Дөрес.Бу сүз сезгә таныш. Ә икенче сүзне кем әйтә ала?

Б.—Икенчесе зоо дигән сүз.

У.—Зоо сүзе грек сүзе. Хайван дигәнне аңлата. Димәк , зоопарк икенче төрле әйткәндә, хайваннар өчен парк дигәнне аңлата. Кешеләр ни өчен зоопарк булдырганнар?

Б.—Зоопаркта башка илләрдә яшәүче хайваннар була. Без аларны күрә алабыз. Зоопаркта безнең урманнарда булган хайваннар да яши. Зоопаркка әниләрсез калган җәнлек балалары да эләгә, чөнки алар кешеләр ярдәменнән башка яши алмыйлар.

У.—Укучылар , бүген әйдәгез әле зоопаркка сәяхәт ясап карыйк. Бүгенге дәрестә без үзебезнең зоопаркны ясарбыз һәм аңа үз кулларыбыз белән ясаган җәнлекләрне урнаштырырбыз. Ләкин безнең зоопарк гади түгел , анда безнең җир шарында булмаган хайваннар да яшәргә мөмкин.

III.  Плакат белән эш.

У.—Плакатта без хайваннар күрәбез. Боларның барысын да табигатьтә күрә алабызмы?

Б.-- Чебурашка--әкият  герое. Аны Эдуард Успенский уйлап чыгарган. Бу китап “Крокодил Гена һәм аның дуслары” дип атала. Без Чебурашка турында җыр да беләбез. Әйдәгез җырлап алыйк.

У.—Бу хайваннар нинди геометрик фигуралардан ясалган?

Б.—Барлык җәнлекләр дә түгәрәкләрдән ясалган.

У.—Сез бүгенге теманы бик дөрес әйттегез. Димәк , без бүген түгәрәкләрдән аппликацияләр ясыйбыз. Чебурашка аппликациясен ясау өчен ничә түгәрәк кирәк була?

Б.—8 түгәрәк кирәк була.

У.—Яхшы . Тикшереп карыйк. Башы , гәүдәсе, күзләре, колаклары—түгәрәкләр. Ә менә аяклары? Ничек килеп чыкты икән? Кем аңлатып бирә? (Бер укучы такта янына чыгып аңлатып бирә).

У.—Булдырдыгыз, балалар! Ә менә камканың канатлары ничек барлыкка килде? Күрсәтеп бирә алмассызмы?

( түгәрәкне урталай бөкләп кисәргә ).

--Мондый түгәрәкләр кайсы хайваннарны ясаганда очрый?

Б.—песигә колак ;  күбәләккә канат ; ябалакка борын,аяк ;

У.—Чебурашканы карап, аның түгәрәкләре турында нәрсә әйтеп була?

Б.—Чебурашка бертөрле түгәрәкләрдән ясалган , ә фил—төрле размердагы түгәрәкләрдән.

У.—Төп детальләр белән без таныштык , ә бик вак детальләрне ясар өчен бик кечкенә түгәрәкләрдән файдаланабыз. Тагын да вагракларын төсле карандашлар ярдәмендә ясап куярга мөмкин.

IV. Эш тәртибенең техник планы.

У.—Эш   өчен кыскача план төзергә кирәк.

( Тактада сүзләр кире ягы белән әйләндереп куелган ).

** нигез сайлыйбыз

** төс сайлыйбыз

** шаблон буенча кисәбез

** нигезгә ябыштырабыз.

V. Техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре. 

У.—Балалар , сез эш этапларын бик дөрес әйттегез. Менә шул вакытта мин бик куркыныч сүз ишеттем. Кисәбез сүзе. Әйдәгез әле,  кайчы белән эшләү кагыйдәләрен искә төшереп үтик.

У.—Булдырдыгыз , балалар! Мин юкка гына борчылганмын. Сез барысын да бик яхшы беләсез. Хәзер эшкә тотынсак та була.

VI. Физкультминут .

VII. Укучыларның  мөстәкыйль эше.

--Күңелле зоопарк җәнлекләрне түземсезлек белән көтә.

VIII. Йомгаклау.

--Безнең зоопарк бик матур булды.  Үзегез ясаган хайван турында нәрсәләр беләсез? Сөйләп күрсәтик әле.

У .—Сез бүгенге дәрестә нәрсәләр өйрәндегез?

            (Балаларның җаваплары ).

                                                                       

                                                                      Мәүлетбаева Әлфия Хәсән кызы.

                                                                      Әлмәт районы Бишмунча урта мәктәбе.

                                                                     

                                                                 

                                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Изготовление аппликации из пластилина фигурки петушка (символ года 2017) на бумаге и инкрустация аппликации бисером

Уважаемые коллеги!Предлагаю вашему вниманию конспект занятия и презентацию мастер-класса предназначенные для работы воспитателей групп продленного дня с детьми младшего школьного возраста. Также эта р...

Методическая разработка для урока технологии, ИЗО или внеурочного занятия. Раздел "Объемная аппликация". Тема «Изготовление объемной портретной аппликации. Панно».

Методические материалы содержат план-конспект занятия, технологическую карту, инструкционную карту, шаблоны и демонстрационный материал.Межпредметные связи: ИЗО, технология, окружающий мир, информатик...

Технологическая карта урока технологии "Аппликация из бумаги и картона (Аппликация аквариум)" (2 класс)

Тип урока: урок «открытие» нового знания. Цель урока: формирование умения и навыка работы с цветной бумагой и картоном, с приёмами работы с шаблоном. Задачи урока  Дидактические:1. Вы...

Беседа: «Виды аппликаций. Знакомство с техникой объёмной аппликации»

- А, что такое аппликация? (прикладывание, присоединение.)- Аппликация - от латинского слова - прикладывание, присоединение заключается в вырезании, наложении различных форм и закреплении их на фоне.-...

Конспект урока по технологии «Полуобъемная аппликация (ребристая многослойная аппликация)» (4 класс)

Тип урока: ОНЗЦель урока: изготовления открытки - валентинки в технике полуобъемная аппликация.Задачи урока:Дидактические:Освоение приемов работы (ребристая многослойная аппликация) ;Изучение алгоритм...