Технология дәресләре өчен куркынычсызлык кагыйдәләре
материал по технологии по теме

Ахмадуллина Гульназ Ильфатовна

Технология дәресләрендә инструктаж үткәрү өчен кагыйдәләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kurkynychsyzlyk_kagyydlre.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

Технология дәресләрендә

куркынычсызлык кагыйдәләре.

Инструкция №1 .

Хезмәт дәресләрендә куркынычсызлык кагыйдәләре.

1.Укытучы рөхсәте белән генә эшли башла.

2.Коралларның кирәклесен генә файдалан.

3.Төзек булмаган корал белән эшләмә.

4.Коралларны һәм җиһазларны билгеләнгән урында гына сакла.

5.Коралларны укытучы күрсәткәнчә генә файдалан.

6.Эш урыныңны чиста тот.

7.Эшкә керешкәнче һәм эш вакытында коралларны укытучы күрсәткән тәртиптә урнаштыр .

8.Эш вакытында сөйләшмә.

9.Эшне игътибар  белән башкар , башка эшләр белән мавыкма .

Инструкция № 2.

Кайчы белән эшләү кагыйдәләре.

1.Кайчыны күрсәтелгән урында , билгеләнгән торышта сакла , кесәңдә йөртмә.

2.Кайчыны партага куйганда асылынып яки яртылаш чыгып тормасын.

3.Кискәндә материалны сул кулың белән тот.

4.Беркетмәсе какшаган кайчы белән эшләмә.

5.Кайчыны ачык килеш калдырма.

6.Кайчының оч ягын югары каратып тотма.

7. Кайчы белән эшләгән вакытта иптәшең янына килмә.

8.Йөреп кисмә.

9.Кайчыны иптәшеңә биргәндә , ябык хәлдә оч ягыннан тотып бир.

Инструкция № 3.

Клей белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре .

1.Эш коралларны һәм җайланмаларны ( клей , пумала , чүпрәк, такта) үз урыннарына гына куярга.

2.Эшләгәндә клейны иснәмәскә , капмаска.

3.Детальләрне ябыштырганда такта өстендә генә эшләргә.

4.Эшләгәндә кулга клей тидермәскә.

5.Ябыштырыла торган өслекләргә клейны пумала белән сыларга һәм ябыштыргач , чүпрәк белән сыпырырга .

6.Эш  барышында кул пычранса , битне ,күзне ышкымаска , сөртмәскә.

7.Клей тигән кулны киемгә сыпырмаска , чүпрәккә  сөртергә.

8.Эштән соң кулларны сабынлап юарга.

9.Эш беткәч , эш урынын җыештырырга.

Инструкция № 4.

Очлы кисүче кораллар белән эшләү кагыйдәләре.

1.Эш коралларын һәм җайланмаларны үз урыннарына гына куярга.

2.Саплары төзек һәм ышанычлы беркетелгән без һәм лобзик белән  эшләргә.

3.Дөрес сапланган һәм яхшы чөйләнгән төзек  чүкеч белән генә эшләргә.

4.Пычкыны лобзик кысасына ышанычлы беркетергә.

5.Кискән , тишкән вакытта эш кораллары белән кискен хәрәкәтләр ясамаска , деталь өстенә якын иелмескә.

6.Чүкеч белән эшләүче кешенең артында , яки алдында басып тормаска .

7.Кадак атылып китмәслек һәм кәкрәймәслек итеп , эшләпәсенә туры сугарга.

8.Чүкечне , безне , лобзикны өстәл кырыенда калдырмаска.

9.Эш беткәч , эш урынын җыештырырга .

Инструкция №5.

Кул эшләре вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре.

1.Энәләр һәм булавкаларны санап энә кадагычта гына тотарга.

2Эш коралларын һәм эш җайланмаларны үз урыннарына куярга.

3.Эш вакытында игътибарлы булырга.

4.Чәнчемәс өчен уң кулның урта бармагына уймак кияргә.

5.Эшли торган әйберн, күзгә якын китермәскә.

6.Тукыманы күкрәк турысына тотып , уңайлап кына эшләргә.

7.Энә һәрчак җеп белән булырга тиеш.

8.Энәне яки булавканы эш вакытында киемгә кадамаска , эш урынында калдырмаска , энә кадагычына кадарга.

9.Кайчының очын үзеңә каратмыйча , кискечләрен  ябып , үзеңнән уң якка куярга.

10.Кайчыны кешегә тоткасы белән , кысылган очларын үзеңә каратып бирергә.

11.Эш төгәлләнгәч, энәләрне кабат санарга , эшли башлаганчы булган санын барларга.

Инструкция №6.

Көнкүрештә электр приборлары белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре.

1.Яктырткычларны юеш кул белән яндырмаска һәм сүндермәскә.

2.Яктырткычның аерым өлешләре төзек булмаса  аннан файдаланмаска.

3.Төзек приборлар белән  генә эш итәргә.

4.Эш вакытында бүлмәне җилләтергә.

5.Электр көйдергече белән эшләгәндә приборга якын иелмәскә.

6.Кулларны һәм киемне кызган каләм эләгүдән сакларга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшләрдә информацион – коммуникатив технологияләр куллану.

Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү....

Дәресләрдә информацион – коммуникатив технологияләр куллану

Татар теле – халыкара мәйданда зур абруйлы телләрнең берсе.  Шулай булгач, ул үзен саклаган, хөрмәт иткән халкына дәүләт теле буларак хезмәт итәрлек тулы көчкә ия. Ту...

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында башлангыч сыйныфта математика дәресләрендә яңа технологияләр

Мәктәп мөстәкыйль тормышта үзен ышанычлы хис итүче заманча белем һәм күнекмәләргә ия укучылар тәрбияләргә тиеш. Традицион репродуктив укыту, пассив, буйсынган рольдәге укучы бу бурычларны чишә алмавын...

Татар теле дәресләрендә инновацион технологияләренең кулланылышы

Инновация - латин сүзе.  “Инновация” (яңа, заманча) термины XIX гасырдан уку кулланылышта йөри. Аны, төрле халыкларның мәдәниятләре бер-берсенә йогынты ясый, хезмәттәшлек итә башлагач...

Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр һәм укучыларның рухи-әхлакый проблемалары

В статье прослеживаются, что можно использовать в своей работе личные презентации. Очень эффективными могут быть тесты, кроссворды, разработанные в программе Microsoft Office Word.Спектр использования...

Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр һәм укучыларның рухи-әхлакый проблемалары

В статье прослеживаются, что можно использовать в своей работе личные презентации. Очень эффективными могут быть тесты, кроссворды, разработанные в программе Microsoft Office Word.Спектр использования...

“Музыка дәресләрендә информацион коммуникатив технологияләр куллану” темасына мастер-класс

     Использование информационно - коммуникативных технологий позволяет:активизировать познавательную активность учащихся;проводить уроки на высоком эстетическом и эмоциональном ...