Рабочая программа по технологии
рабочая программа по технологии (4 класс) на тему

Гайсина Каусария Газизулловна

Рабочая программа по технологии составлена учитывая требования ФГОС.

Скачать:


Предварительный просмотр:

       “Каралды”                                                                          “Килешенде”                                                                        “Раслыйм”

       МБ җитәкчесе            /Мөбәрәкҗанова А. Г./                          Укыту эшләре буенча директор                                       Гимназия директоры

       1   номерлы протокол                                                            урынбасары                /Нигъмәтуллова Р. Н./                                             / Сафиуллина Л. М./

                                                                                                                                                                                                     __212____ номерлы приказ

                                                                                                                                                                                                     

       “29” август 2016 ел                                                               “29” август 2016 ел                                                            “  1  “       сентябрь      2016 ел

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «1 нче гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

  Башлангыч сыйныф укытучысы Закирова Гөлшат Нигъмәтулла кызының

4а сыйныфы өчен

ТЕХНОЛОГИЯДӘН

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

                                                                                                                                                    Укытучылар киңәшмәсендә каралды.

                                                                                                                            1 нче номерлы беркетмә

                                                                                                                        “  29 ”  август  2016 ел

2016-2017 нче уку елы

1.Аңлатма язуы

             4 нче сыйныф өчен "Технология" фәненнән эш программасы   РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына; Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем стандартына  (РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының  №373 приказы,  6 октябрь, 2009 елдан);  Россия Фән һәм мәгариф министрлыгының 2010 елның 26 ноябрендә чыккан  “О внесении изменении в федеральный государственный стандарт и начального общего образования, утвержденной приказом  Министерства образования и науки РФ от 6 октября 2009 г. №373” турындагы   1241 номерлы  приказына, Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгының 19.08.2015 чыккан методик тәкъдимнәренә (рекомендации),  Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «1 нче гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең 2016-2017 нче ел укыту планына нигезләнеп төзелде.

            4нче сыйныф өчен Роговцева Н.И., Н.В. Богданова, Н.В.Шипилова,С.В. Анащенкова тарафыннан төзелгән, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән, татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен бастырылган “Технология”(Казан: Татарстан китап нәшрияты,2014)  уку әсбабы кулланыла.

Технологиядән  гомуми башлангыч белем бирүнең максаты:

- өйрәнү һәм танып белүгә таянып шәхси тәҗрибәне үстерү;

- технологик белемнәр, күнекмәләр  һәм проект эшчәнлеген куллану  нигезендә беренчел практик  тәҗрибә туплау;

- һөнәр ияләренә, кешеләр хезмәтенә эмциональ-кыйммәти караш формалаштыру.

4 нче сыйныфта технология укытуның бурычлары:

  • проект эшчәнлеген оештыра белү;
  • укучыларны Россия сәнәгать предприятиеләренең төрле җитештерү процесслары, һәртөрле һөнәрләр белән таныштыру;
  • кәгазь,картон, пластик һәм сүс материаллар, бисер һәм конструктор кулланып эшли белү;
  • эшләнмәләрне ясаганда конструкторлык-технологик сәләтләрен үстерү;
  • яңа технологияләр һәм алымнар үзләштерү;
  • алган белемнәрне һәм осталыкларны камилләштерү.

2. Уку предметына гомуми характеристика

Укучыларга технологиянең башлангыч курсында кешеләрнең  җир, су, һава табигатен өйрәнү һәм тирә-юнь мәгълүматы белән эшчәнлеген аңлату 4 сыйныф «Технология» программасының асылы булып тора. Кеше монда  рухи мәдәният чыганагы . Фәннең эчтәлеген өйрәнү проект эшчәнлеккә таянып алып барыла. Проект эшчәнлеге укучыны проектның темасын, максатын билгеләргә, күзәтергә, материалларны тупларга, мәгълүмат җыярга, технологик карта тутырырга, төркемдә эшләргә өйрәтә.

Технология дәресләрендә укучылар сәнәгать предприятиеләре буйлап сәяхәт итәләр, заманча җитештерүнең технологик процесслары белән танышалар, сәнәгать предприятиеләренең ничек эшләве һәм нәрсә җитештерүе, бу предприятиеләрдә кайсы профессия кешеләренең хезмәт куюы, аларның нинди технологияләргә ия булуы белән танышалар. Алган белемнәрне тормышта кулланырга һәм кызыклы эшләнмәләр ясарга өйрәнәләр.

Укучылар халыкның рухи байлыгын өйрәнә, рухи тәрбия ала.

        

  1. Уку предметыныӊ гомуми уку планында тоткан урыны

Гимназиянең укыту планы буенча  технологиягә  атнага 1 сәгать исәбеннән елга 34 сәгать бирелә. 

4. Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре: 

- туган илгә, аның халкына, тарихына  горурлык хисләре тәрбияләү.

- дөньяга,табигатькә, кешеләргә, аларның гореф-гадәтләренә дөрес күзаллау формалаштыру.

- күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую);

- үз сүзләрең һәм гамәлләрең өчен җаваплылык тою;

- укучыларда сәламәт яшәү равеше формалаштыру.

Метапредмет нәтиҗәләре:

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

- ирешеләчәк нәтиҗәне алдан фаразлау;

- күршең белән хезмәттәшлек итү;

- төрле технологик мәсьәләләрне нәтиҗәле чишү өчен үз эшчәнлегеңне планлаштыру һәм көйләү;

Предмет нәтиҗәләре:

-эш кораллары белән эшләгәндә хезмәт куркынычсызлыгы һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен;

-программада күрсәтелгән эш коралларының, материалларның, җайланмаларның исемен;

-төрле материаллар файдаланып кул эшләрен эшли  һәм төрле материалларны эшкәртү ысулларын белергә;

-транспорт һәм авыл хуҗалыгы машиналарының исемен һәм кулланылышын;

- эш урынын  оештыра белү;

-әйберне үрнәккә карап ясый белү;

- сәнәгать предприятиеләренең ничек эшләве һәм нәрсә җитештерүе;бу предприятиеләрдә кайсы кешеләрнең хезмәт куюын; аларның нинди технологияләргә ия булуын;

-пластилиннан төрле формалар әвәләү алымын;

-табигый материаллардан төрле әйберләр ясау техникасын;

-кәгазь һәм картон төрләрен, алар белән эш кагыйдәләрен;

-шаблон буенча төрле тамгалар ясап кисә белүне;

-конструктордан җыю техникасын;

-тамга салу алымнарын;

-материалларны экономияләп тота белергә тиеш.

5. 4 нче сыйныфта “Технология” фəненеӊ  тɵп эчтәлеге

          Россия сәнәгатенең әйдәп баручы тармаклары. Җәмгыятьтә кешенең тоткан урыны. Җәмгыять тормышында хезмәтнең әһәмияте.Төрле темаларга, төрле материаллардан ясалган эшләнмәләрдә халыкларның , табигатьнең бизәкләре чагылышы. Һөнәр ияләре, җирле мастерлар эшләнмәләре. Эш урынын эзерләү, биремне анализлау, кирәкле материаллар туплау. Табигатькә сакчыл караш. Проектны эшләү тәртибе (Темасын, максатын билгеләү, беренчел тикшерү үткәрү, рольләрне бүлү, эш өчен кирәкле материаллар сайлау, аларның бәяләрен ачыклау, технологик карта тутыру).Эш материаллары һәм кораллары белән эшләү кагыйдәләре. Өйдә, хуҗалыкта башкару эшләре.

Материалларны кул белән эшкәртү технологиясе.

Материалның килеп чыгышы, үзлеге. Тормышта кулланылышы.

Материалны әзерләү, сайлап алу. Эшләнмәләр ясаганда материалны экономлы куллану. Кирәкле эш коралларын әзерләү. Рәсемне, сызымны, схемаларны аңлау, өлгеләр белән эшли белү, детальләрне төгәл әзерләү һәм җыю.

Конструкторлаштыру һәм модельләштерү.

Эшләнмәләрне конструктордан җыю буенча гомуми төшенчә бирү. Эшләнмә, деталь төшенчәләре. Конструктор төре һәм алар белән рәсем буенча , гади сызымга, үрнәккә карап эшләү юллары.

Компьютерда практик эш.

Компьютерда мәгълүмат эзләү, табу, анализлау. Текст, таблица, схема, рәсем ясау күнекмәләре алу..

.

6. Тематик планлаштыру

Бүлек, тема исеме

Сәгать саны

Практик  эшләр

Проект эшләре.

1.

Кереш дәрес

1

2

Кеше һәм җир.

21

4

2

3.

Кеше һәм су.

3

4.

Кеше һәм һава.

3

5.

Кеше һәм мәгълүмат.

6

1

Барысы:

34

5

2

7. Уку- укыту процессының укыту- методик тәмин ителеше тасвирламасы

Укучы өчен:

  1. Роговцева Н.И., Богданова Н.В., Шипилова Н.В., Анащенкова С.В. Технология. Дәреслек . 4 класс.Казан: Татарстан китап нәшрияты, М.: Просвещение, 2014г.

Укытучы өчен:

          Технология. 4 класс. Электронное приложение к учебнику Н.И.Роговцевой, Н.В.Богдановой, Н.В.Шипиловой.

Электрон күрсәтмә һәм укыту әсбаплары:

Интернет ресурслар:

http://www.tatarlar.narod.ru/

Татар электрон библиотекасы. http://www.kitap.net.ru/

        .http://school-collection.edu.ru/catalog/pupil/?subject=25 – Единая  коллекция цифровых образовательных ресурсов.

Укыту процессының матди-техник тәэмин ителеше:

 1.Ноутбук.

 2.Тавыш көчәйткеч колонкалар.

8. 4 нче  сыйныф укучыларыныӊ технологиядән планлаштырылган нəтиҗəлəре

Укучы белергә тиеш:

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

- кеше хезмәтенә, һөнәр ияләренә уңай караш булдыру;

- үз  эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү;

- үз уңышларың, уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- сәнәгать предприятиеләрендә эшләүчеләрнең кайсы профессия кешеләре икәнен аеру;

-“универсаль белгеч” төшенчәсенең мәгънәсен аңлау;

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- дәреслектә ориентлаша белү;

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр

- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

 - материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

Метапредмет нәтиҗәләр

Регулятив универсаль    уку гамәлләре:

-эшләнмәләр ясаганда, проект эшләрен башкарганда кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау ,үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Коммуникатив  универсаль уку гамәлләре:

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.

Укучы башкара алырга тиеш:

- проект өстендә эшләгәндә темасын һәм максатын билгели, беренчел тикшеренүләр уздыра, эш өчен кирәкле материаллар сайлый, аларның бәяләрен ачыклый, технологик карта тутыра;

- уку мәсьәләсен чишкәндә җайлы юлны сайлый;

- эшләнмәләрне ясаганда дөреслеген тикшерә, хатасы китсә төзәтә.

Укучыда түбәндәге күнекмәләр формалаша:

-тексттан җитештерүнең технологик процесслары турында мәгълүмат таба ала; 

- үзаңны үстерү өчен мәгълүматның өстәмә чыгынакларын куллана;

- уку һәм практик мәсьәләләрне чишкәндә төрле шартлы билгеләрне куллана;

- эшләнмәләргә һәм аларны ясау тәртибенә мөстәкыйль  якын килә;

- проектны мөстәкыйль яклый;

- эшләгән эшенә йомгак ясый.

Коммуникатив УУД.

Укучыда түбәндәге күнекмәләр  формалаша:

- төркемдә эшләгәндә дөрес аралаша;

- үзенең һәм күршесенең эш тәртибенең дөреслеген тикшерә;

- үз фикерен дәлилли белә.

Предмет нәтиҗәләре

- проект эшчәнлеген оештыра;

-Россия сәнәгать прдприятиләренең төп төрләрен, җитештерү процесслары, күптөрле һөнәрләр белән танаша;

- кәгазь, картон, пластик һәм сүс материаллары, бисер, коструктор кулланып эшли торган биремнәрне үти ала.

9. 4 нче сыйныф ɵчен технологиядән календарь-тематик план

Тема урока

Эшчәнлек  төре

Материал үзләштерүнең

 планлаштырылган нәтиҗәләре

Өй эше

Үткәрү вакыты

Искәрмә

Предметлы

Метапредмет

Шәхси

план

факт

1.

Кереш дәрес. Дәреслек белән таныштыру..

Таныш материалларны һәм эш коралларын искә төшерү. Алар белән эшләү тәртибе.

3 нче сыйныфта үтелгән материал буенча бирелгән сорауларга җавап бирү. Эшләнмә ясаганда «Яшь технолог сораулары» һәм технологик картага нигезләнеп план төзергә.

У.:

— “дәреслек”, “дәфтәр”,”шартлы билгеләр”, “критерийлар”, “материаллар, “инструментлар”, “җайланмалар”, “проект” төшенчәләрен ачу һәм сүзлектә актив куллану;

— уку әсбабының эчтәлеген анализлау.

Р.:

— уку биремен план нигезендә үтәү;

К.:

— төркемдә эшләгәндә аңлаешлы итеп аралашу.

-темага карата кыззыксыну уяту;;

-уку әсбабына сакчыл караш булдыру.

4-5битләр, технологик

картаны тутырырга

3.09

Кеше һәм җир.(21ч.)

2.

Вагон төзү заводы.

Эш урынын әзерләү.Россиядә тимер юл транспорты тарихы турында белешмә материал тупларга.Вагон җыю төрләрен һәм үзенчәлекләрен, тәртибен дәреслектән, һәм башка чыганаклардан табу. Эшләнмәне ясау өчен кирәкле белешмәләрне сайлау. Яңа төшенчәләрне аңлау һәм аңлата белү. Эшләнмәнең сызымын, төзелешен аңлау, линейка, циркуль ярдәмендә детальләрне билгеләү.

Эшләнмәне ясау өчен кирәкле белешмәләрне сайлау Эшләнмәнең сызымын, төзелешен аңлау, линейка, циркуль ярдәмендә детальләрне билгеләү.

У.:

—  «вагон», «вагон төзү заводы», «тимер юл», «вагон кузовы», «локомотив», «поезд», «кузов рамы», «состав», «йөрү өлеше» төшенчәләре белән танышу һәм сүзлектә куллану.

Р.:

—куелган биремне план, алгоритм ярдәмендә башкару;

— биремне үтәгәндә эшләрне бүлешү.

К.:

— парлап эшләгәндә аңлаешлы итеп, таныш терминнар белән аралашырга.

— күршең фикеренә игътибарлы булып киңәшләшеп эшләргә тырышырга.

-темага карата кыззыксыну уяту;;

—төркемдә эшләгәндә үзеңнең җаваплылыгыңны аңлап эш итү. 

 10-13 битләр, сорауларга җавап.

8.09

3.

Вагон төзү заводы.

Геометрик җисемнәр ярдәмендә вагон төрләрен ясау, укытучы белән берлектә технологик картаны, эшләнмәнең конструкциясен төзү, детальләрен өйрәнү, тоташтыру ысулларын сайлау.

Россиядә тимер юл транспорты тарихы турында белешмә материал тупларга.Вагон җыю төрләрен һәм үзенчәлекләрен, тәртибен дәреслектән, һәм башка чыганаклардан табу. Эшләнмәне ясау өчен кирәкле белешмәләрне сайлау. Яңа төшенчәләрне аңлау һәм аңлата белү. Эшләнмәнең сызымын, төзелешен аңлау, линейка, циркуль ярдәмендә детальләрне билгеләү.

У.- эшне бәяләүгә мөмкин булган критерийларны күзаллау; К.- ачыклый торган сораулар бирә белү; Р.- тормыш тәҗрибәсен куллану; күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу; Ш.-кайчы һәм җилем белән эшләү кагыйдәләре; “модель” сүзен куллану

-күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү;

13-17бит , сорауларга җавап.

15.09

4.

Файдалы казылмалар.

Бораулау вышкасы.

Эш урынын әзерләү Файдалы казылмаларны табу, аларны тарату ысуллары турында мәгълүмат җыю.Россия картасында нефть, газ табылган урыннарны таный һәм күрсәтә белү. Эшләнмә ясау өчен материал әзерләү, сайлау.

Бораулау вышкасының конструкциясен анализлау, төп элементларын аеру.

У..:

—  «бораулаучы», «бораулау вышкасы», «геолог», «алтын», «малахит», «нефть ятмалары», «нефть», «нефтьүткәргечләр», «нефтьсаклагыч», «файдалы казылмалар», «эшләнмә ясый торган ташлар», «пот», «мозаика», «көмеш», «скважина», «талисман», «кара алтын» төшенчәләре белән таныштыру, сүзлектә куллану.

— Россиядә нефть табыла торган урыннарны билгеләү. Үз фикереңне дәлилләү.

Р.:— куелган максат белән килеп чыккан нәтиҗәне чагыштыру;үз эшеңне бәяләү

К.: ачыклый торган сораулар бирә белү

-темага карата кызыксыну уяту;;

Россиянең табигый байлыкларына сак караш  булдыру.

1.18-20 битләрне укырга, 2.Сор ауларга җавап.

3.Татарстанда табыла торган файдалы казылмалар турында мәгълүмат табарга.

22.09

5.

Малахит шкатулка.

Эш урынын әзерләү.Эшләнмә ясарга кирәк булган мәгълүматны җыю, төшенчәләрне аңлату. Пластилин белән эшләү алымнарын искә төшерү.Яңа төсне табу өчен кирәкле төстәге пластилиннарны сайлау.

«Рус мозаикасы» турында мәгълүмат белән танышу.Сыгылмалы материаллар белән эшләү техникасын искә төшерү. Малахит рәсеменә охшаш юка пластинкалар кисеп алу технологиясен куллану, малахит төсен пластилиннарны дөрес кушып эшләү юлларын табу.

У.- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү; К.- күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү; Р.- дәреслек һәм эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү; Ш.- “малахит, шкатулка” сүзләрен куллану

Эшләнмәгә кызыксыну тудыру.

1.21-23битләрне укырга; 2.Сорауларга җавап.

29.09

6.

Автомобиль

заводы.

 Эш урынын әзерләү Россиядәге һәм Татарстанда йөк автомобильләре чыгара торган заводлар турында мәгълүмат табу. Ул шәһәрләрне картада күрсәтү

Россиядәге һәм Татарстанда йөк автомобильләре чыгара торган заводлар турында мәгълүмат табу. Ул шәһәрләрне картада күрсәтү. Заводта машиналарның ничек җыелуы турында мәгълүмат табу.(Машиналар заводта конвейрларда җыела, аннары башка төрдәге операцияләр башкарыла) Эш кораллары белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү.

У.- үз уңышларың, уңышсызлыкларың турында фикер йөртү; К.-күршең белән хезмәттәшлек итү; Р.- үз мөмкинлекләреңне бәяләү; үз эшеңә бәя бирү; Ш.- “конвейер, операция” сүзләрен куллану; проектны эшләү һәм яклау

Үз мөмкинлекләреңне бәяләү

1.28-30битләрне укырга; 2.Сорауларга җавап.

3. Росси ядә,Та тарстан да йөк автомо бильләре чыгара торган заводлар турында мәгълүмат табарга

6.10

7.

Конструктордан автомобильмоделен җыю.

Эш урынын әзерләү Эшләнмәнең конструкциясен өйрәнү.Кирәкле детальләрне барлау, аларны тоташтыру юлларын ачыклау.технологик картаны тутыру.

Эш кораллары белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү

У.- үз уңышларың, уңышсызлыкларың турында фикер йөртү; К.-күршең белән хезмәттәшлек итү; Р.- үз мөмкинлекләреңне бәяләү; үз эшеңә бәя бирү; Ш.- “конвейер, операция” сүзләрен куллану; проектны эшләү һәм яклау.

-үз зшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалашу

 1.31-33 битләрне укыр га;

2.Сорау ларга җавап.

13.10

8

Акча сугу йорты.

Олимпия медальләренең килеп чыгу тарихы турында мәгълүмат табу. Эшләнмәне ясау өчен нәрсәләр кирәк булуын ачыклау. Дәреслектәге текст белән танышу. Медальнең якларын чагыштыру.

Медаль ясау тәртибе турында дәреслек тексты белән танышу, Фольгага уемлап, чокырлатып бизәк төшерү белән танышу.

У.- дәреслектә ориентлашырга өйрәнүне дәвам итү; К.- ачыклый торган сораулар бирә белү; проектны эшләү һәм яклау; үз эшеңә бәя бирү; Р.- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру; Ш.- “рельеф, аверс, реверс, фольга” сүзләрен куллану.

Үз илең белән горурлану хисе.

35-37бит, сорауларга җавап.

20.10

9

Медальнең яклары.

Эш урынын әзерләү Медальнең яклары эскизын үрнәккә карап ясау, калька ярдәмендә эскизны фольгага төшерү. Фольгага уемлап, чокырлатып бизәк төшерү белән танышу. Детальләрне пластилин ярдәмендә тоташтыру.

Фольга белән эшләү алымын өйрәнү.

У.- дәреслектә ориентлашырга өйрәнүне дәвам итү; К.- ачыклый торган сораулар бирә белү; проектны эшләү һәм яклау; үз эшеңә бәя бирү; Р.- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру; Ш.- “рельеф, аверс, реверс, фольга” сүзләрен куллану.

Яңа теманы өйрәнүгә кызыксыну.

38-39бит, сорауларга җавап.

27.10

10

Фаянс заводы.

Фаянс савыт-сабаларның ничек ясалуы турында мәгълүмат алу, ясалган элементларга карап кайсы шәһәр заводында эшләнгәнен аеру, картада кайсы шәһәрләрдә фаянс заводлары барлыгын күрсәтү.

Фаянс савыт-сабаларның ничек ясалуы турында мәгълүмат алу, ясалган элементларга карап кайсы шәһәр заводында эшләнгәнен аеру, картада кайсы шәһәрләрдә фаянс заводлары барлыгын күрсәтү.

У.- төрле чыганаклар белән эшли белү; тормыш тәҗрибәсен куллану; К.-күршең белән хезмәттәшлек итү; эшләнгән эшнең сыйфатын билгеләү; Р.- проектны эшләү һәм яклау; үз эшеңә бәя бирү; Ш.- “декор, фаянс” сүзләрен куллану.

- үз уңышларың/уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

1.40-42бит укырга,

2.Сорауларга җавап.

3. Матур бизәкле савыт рәсемен ясарга.

10.11

11

Ваза өчен кыса.

Эш урынын әзерләү Эшшләнмәнең эскизын ясау.Укучы үзе сайлаган эскизны бизәү өчен пластик материал белән эшләүнең төрле юлларын файдалана.

Пластик материалны төрде юллар белән кулланырга өйрәнә.

У.- төрле чыганаклар белән эшли белү; тормыш тәҗрибәсен куллану; К.-күршең белән хезмәттәшлек итү; эшләнгән эшнең сыйфатын билгеләү; Р.- проектны эшләү һәм яклау; үз эшеңә бәя бирү; Ш.- “декор, фаянс” сүзләрен куллану.

Проявлять интерес к изучению новой темы.

1.43-45битләрне укырга; 2.Сорауларга җавап.

3.Ваза ясап килергә.

17.11

12

Тегү фабрикасы.Тоткыч.

Заманча тегү фабрикаларында киемне ничек итеп тегүләре турында мәгълүмат алалар.Үлчем алу кагыйдәләре белән танышалар,үзләренең размерларын ачыклыйлар.Тукыманы үлчәү,кайчы һәм энә  белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр, кирәкле җөйне сайлыйлар.

Шартлы билгеләрне уйлау, зур тегү фабрикалары урнашкан шәһәрләрне картада билгеләү.

У.- дәреслек һәм эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү; К.- үлчәм алу кагыйдәләрен кулланып киемнең размерын билгели алу; Р.- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау; Ш.- дидактик иллюстрацияләр белән эшләү; “лекало, транспортёр” сүзләрен куллану.

Күршең белән киңәшләшеп эшләү.

1.46-48 битне укырга, 2. Сорау ларга җавап.

24.11

13

Тоткыч. Татар халык бизәкләре.

Кошчык.

Тегү производствосында нинди эшләнмәләр әзерләүләр турында мәгълүмат табарга.Йомшак уенчык әзерләү технологиясе белән танышу.Детальләрне тоташтыру өчен җөйләр сайларга.

Тегү производствосында нинди эшләнмәләр әзерләүлә турында мәгълүмат табарга.Йомшак уенчык әзерләү технологиясе белән танышу.Детальләрне тоташтыру өчен җөйләр сайларга

У.- дәреслек һәм эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү; К.- үлчәм алу кагыйдәләрен кулланып киемнең размерын билгели алу; Р.- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау; Ш.- дидактик иллюстрацияләр белән эшләү; “лекало, транспортёр” сүзләрен куллану.

үз уңышларың/уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

1. 50-52бит укырга,

2.Сорауларга җавап.

1.12

14

Аяк киемнәре фабрикасы.Балаларның җәйге аяк киеме моделе.

Аяк кименәре җитеш терү производствосы турында мәгъләмат табарга,, анда эшләүче кешеләрнең нинди

эшләр башкаруы белән таныштырырга.Аяк

киеме үлчәмен билгеләү тәртибе ярдәмендә уку чыга үзенең размерын табарга өйрәтергә.

 

Аяк кименәре җитештерү производствосы турында мәгъләмат табарга,, анда эшләүче кешеләрнең нинди эшләр башкаруы белән таныштырырга

У.- дәреслек һәм эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү; К.- үлчәм алу кагыйдәләрен кулланып киемнең размерын билгели алу; Р.- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау; Ш.- дидактик иллюстрацияләр белән эшләү; “көнкүреш аяк киеме” сүзләрен куллану.

 - үз мөмкинлекләреңне бәяләү

53-54бит, сорауларга җавап.

8.12

15

Балаларның җәйге аяк киеме моделе.

Эш урынын әзерләү.Аяк киемен ясау технологиясе белән таныштыру.детальләрнең размерын план буенча ачыклау, аны кәгазьдә билгеләү..

Балаларның җәйге аяк киеме моделен кәгазьдән һәм картоннан ясау.

У.- дәреслек һәм эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү; К.- үлчәм алу кагыйдәләрен кулланып киемнең размерын билгели алу; Р.- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау; Ш.- дидактик иллюстрацияләр белән эшләү; “көнкүреш аяк киеме” сүзләрен куллану.

Яңа теманы өйрәнүгә кызыксыну, үз сүзләрең һәм гамәлләрең өчен җаваплылык.

59-61бит, сорау ларга җавап.

2.Укучыларның

үзләренең аяк киеме турында сөйләргә.

15.12

16

Агач эшкәртү производствосы.

Агач эшкәртү производствосы турында мәгълүмат табарга.Дәреслектә бирелгән материалдан агач эшкәртүдә кулланылган эш кораллары белән таныштыру. Агач материалдан ясалган эшләнмәләрне ясау тәртибе.

Агачтан борыслар, такталар, рейкалар,шпаллар ясалуы турында аңлату.

У.- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау; К.- күршең белән хезмәттәшлек итү; Р.- төсле карандашлар кулланып, эш дәфтәрендә биремнәр үтәү; Ш.- “текстура” сүзен куллану; агачтан эшләнмәләр ясау тәртибе.

Яңа теманы өйрәнүгә кызыксыну

 1.62-64 битне укырга, 2.Сорауларга җавап.

3. Алабу гада агач эш кәртү за воды ту рында мәгълүмат.

22.12

17

Үсемлекләр өчен баскыч-терәк.

Эш урынын әзерләү. Рейкаларны игәп шомартырга һәм детальләрне җилем сылап җыярга.

Эшләнмәне план тәртибендә башкарырга.

У.- дәреслек һәм эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү; К.- үлчәм алу кагыйдәләрен кулланып киемнең размерын билгели алу; Р.- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау; Ш.- дидактик иллюстрацияләр белән эшләү; “кул пычкысы,игәү,кысалы нечкә пычкы, шомарткыч” сүзләрен куллану.

Эшләнмәгә карата кызыксыну уяту.

1.67-68 битләрне укырга 2.Сорауларга җавап.

3.”Бакчада үсемлекләрне карау” хикәя төзергә.

12.01

18

Кондитер

фабрикасы “Бәрәңге”. пирожное

Кондитер фабрикаларында производство технологиясе белән таныштыру.Нинди татлы ризыклар әзерләүләре турында мәгълүмат табып уку.Россиянең танылган кондитер фабрикалары. Шәхси гигиена кагыйдәләре.

Продукция төрелгән кәгазьдән аның кайсы фабрикада чыгарылуы турында белешмәне табарга өйрәтү.

У.- төрле чыганаклар белән эшли белү; К.- проектны эшләү һәм яклау; эшләнгән эшнең сыйфатын билгеләү; Р.- тормыш тәҗрибәсен куллану, үз эшеңә бәя бирү; Ш.-“конширование” сүзен куллану, плитә белән файдалана белү.

Яңа теманы өйрәнүгә кызыксыну.

 1.69-72битне укырга, 2.Сорауларга җавап.

3..1татлы ризык рецепты алып килергә

19.01

19

“Бәрәңге”. пирожное

Электроприборлар белән кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә.

Электроприборлар белән кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә.

У.- төрле чыганаклар белән эшли белү; К.- проектны эшләү һәм яклау; эшләнгән эшнең сыйфатын билгеләү; Р.- тормыш тәҗрибәсен куллану, үз эшеңә бәя бирү; Ш.-“конширование” сүзен куллану, плитә белән файдалана белү.

Яңа теманы өйрәнүгә кызыксыну, үз сүзләрең һәм гамәлләрең өчен җаваплылык

1. 72-73 битне уку, 2.Сорауларга җавап.

3.Аш бүлмә сендә ку ркынычсызлык кагыйдә ләрен ка батларга.

26.01

19

Шоколадлы печенье.

Эш урынын әзерләү.Рецептны анализлау. Шәхси гигиена кагыйдәләре

Рецепт буенча эшләү.

У.- төрле чыганаклар белән эшли белү; К.- проектны эшләү һәм яклау; эшләнгән эшнең сыйфатын билгеләү; Р.- тормыш тәҗрибәсен куллану, үз эшеңә бәя бирү; Ш.-“конширование” сүзен куллану, плитә белән файдалана белү.

Яңа теманы өйрәнүгә кызыксыну

1.74-77бит укырга,

2.Сорауларга җавап.

3.Чәй ризыгы рецептын алып килергә.

2.02

20

Көнкүреш техникасы.

Көнкүреш техникасы һәм аның кулланылышына карап төркемнәре белән таныштыру.Көнкүреш техникасы россиянең кайсы шәһәрләрендә чыгарыла, картада күрсәтергә. Көнкүреш техникасын кулланганда куркынычсызлык чараларын белү һәм үтәү.

Көнкүреш электр приборлары белән таныштыру. Көнкүреш техникасын кулланганда куркынычсызлык чараларын белү һәм үтәү.

У.- дәреслектә ориентлашырга өйрәнүне дәвам итү; К.- ачыклый торган сораулар бирә белү; проектны эшләү һәм яклау; үз эшеңә бәя бирү; Р.- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру; Ш.- “энергия, витраж, инструкция” сүзләрен куллану; электр чәйнеген файдалану кагыйдәләре.

Теманы өйрәнүгә кызыксыну.

1.78-81битләрне укырга, 2.Сорауларга җавап.

9.02

21

Өстәл лампасы.

Эш урынын әзерләү. Витраж-имитацияне эшләү тәртибе белән таныштыру.Абажур. Өстәл лампасы җыю.

Витраж-имитацияне эшләү тәртибе белән таныштыру.Абажур. Өстәл лампасы җыю.

У.- дәреслектә ориентлашырга өйрәнүне дәвам итү; К.- ачык лый торган сораулар бирә белү; проектны эшләү һәм яклау; үз эшеңә бәя бирү; Р.- үз эшчәнле генең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру; Ш.- “энергия, витраж, инструкция” сүзләрен куллану; электр чәйне ген файдалану кагыйдәләре.

Теманы өйрәнүгә кызыксыну

1.84 нче бит укырга. 2.Витражлар кайларда кулланыла, сөйләргә

16.02

22

Теплица хуҗалыгы.Мәктәп клумбасы өчен чәчәкләр.

Теплица һәм аның конструкция төрләре турында мәгълүмат табарга. Теплицаларның кеше тормышында әһәмияте.Орлыкларнаң пакетында язылган белешмәләр белән таныштыру, анализлау. Утыртырга туфрак әзерләү.

Теплицада нинди профессия кешеләре эшли, анданин эшләр башкарылуы турында аңлату.

У.- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау; К.- күршең белән хезмәттәшлек итү; Р.- төсле карандашлар кулланып, эш дәфтәрендә биремнәр үтәү; үрентеләрне карап үстерү технологиясе; Ш.- “микроклимат” сүзен куллану.

Башкаларның фикерен хөрмәт белән кабул итү

1. 88-92 бит укырга,

2. Со-раулар га җавап.

3.Мәктәп клумбасы өчен чәчәк орлыклары әзер ләргә.

23.02

Кеше һәм су (3ч.)

23

Су каналы.

Су чистарткыч фильтр

Шәһәрләрне һәм бистәләрне су белән тәэмин итү, аны фильтрлау  процессы турында мәгълүмат җыярга. Күз алдына китерү өчен рәсемнәр дән файдаланырга. Су чистарту буенча тәҗрибә үткәрү.Агынты үлчәгеч белән таныштырырга..

Зур шәһәрләрне су белән тәэмин итүнең барлыкка килү тарихын өйрәнергә, су каналының эше белән танышырга.

У.- төрле чыганаклар белән эшли белү; тормыш тәҗрибәсен куллану; К.- проектны эшләү һәм яклау; Р.- эшләнгән эшнең сыйфатын билгеләү; үз эшеңә бәя бирү; Ш.- “фильтр, дезинфекция” сүзләрен куллану; агынты үлчәгеч белән файдалана белү.

Темага карата кызыксыну уяту.

96-100 битләр, сорауларга җавап.

2.03

24

Порт. Аркан баскыч.

Портта нәрсә эшләүләрен, эшнең ничек оештырылуын, анда нинди һәнәр ияләре эшләвен белергә. Эре портларны картадан күрсәтергә.Диңгез төенен ясау ысуллары белән таншырга,анализларга..

Порта эшләүче һәнәр ияләре, андагы технологик операцияләр белән танышырга.Төенле үрү, макраме техникасы белән таныштыру..

У.- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру; К.-ачыклый торган сораулар бирә белү; Р.- проектны эшләү һәм яклау; үз эшеңә бәя бирү; Ш.-“причал, доклар, карантин” сүзләрен куллану; бер, ике иңле яссы төен ясау.

Башкаларның фикерен хөрмәт белән кабул итү

1.101-104 бит, сорауларга җавап.

2.Казан порты турында мәгълүмат.

9.03

25

Бер иңле, ике иңле яссы төен ясау. Беләзек.

Төенле үрү, макраме техникасы тарихын белергә. Эшләнмә ясап, аны сәйлән белән бизәргә..

Бер иңле, ике иңле яссы төеннәр ясау техникасын өйрәнергә. Макраме техникасы белән чагыштырырга.

У.- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау; К.- күршең белән хезмәттәшлек итү; Р.- дәреслек һәм эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү; төсле карандашлар кулланып, эш дәфтәрендә биремнәр үтәү; Ш.- “макраме” сүзен куллану; эшләнгән эшнең сыйфатын билгеләү.

Темага кызыксыну уяту, биремне үтәүгә җаваплылык хисе булдыру.— 

1.105-112 битлә сорауларга җаваплар.2. Башка юллар белән беләзек ясарга.

16.03

Кеше һәм һава.(3ч.)

26

Самолётлар һәм ракеталар төзү.

Авация –космос сәнәгате тарихы турында мәгълүмат табарга. Эре авиация заводлары Россиянең кайсы шәһәрләрендә урнашканын белергә, картада күрсәтергә.Самолётларның нинди төп детальләрдән торуын ачыкларга. Слайдлар ярдәмендә аларны нинди тәртиптә җыярга кирәклеген белергә.

Эре авиация заводлары Россиянең кайсы шәһәрләрендә урнашканын белергә, картада күрсәтергә.Самолётларның нинди төп детальләрдән торуын ачыкларга.

У.- кәгазьне һәм картонны бөгеп, детальләрне тамгалау кагыйдәләре; К.- эшләнгән эшнең сыйфатын билгеләү; үз эшеңә бәя бирү; Р.- тормыш тәҗрибәсен куллану; проектны эшләү һәм яклау; Ш.- “картографлар, двигатель” сүзләрен куллану

-үз мөмкинлекләреңне белергә, темага кызыксыну уяту.

114-117 битләр, сорауларга җавап.

2.Казан вертолет заводы турында сөйләргә.

30.03

27

Йөртүче-ракета.

Йөртүче космик ракета конструкциясен өйрәнеп аның моделен җыярга..Технологик карта төзергә.Кәгазь, картон белән эшләү ысулларын искә төшерергә.

Йөртүче космик ракетаның моделен ясаганда геометрик җисемнәр: конус, цилиндр формаларын кулланырга..

У.- кәгазьне һәм картонны бөгеп, детальләрне тамгалау кагыйдәләре; К.- эшләнгән эшнең сыйфатын билгеләү; үз эшеңә бәя бирү; Р.- тормыш тәҗрибәсен куллану; проектны эшләү һәм яклау; Ш.- “картографлар, двигатель” сүзләрен куллану

Башкаларның фикерен хөрмәт белән кабул итү

118-122 битләр, сорауларга җавап.

6.04

28

Һава очырткычы.

Һава очырткычының килеп чыгу тарихын. аларның төзелешен  белергә, нинди төп детальләрдән торуын ачыкларга. Слайдлар ярдәмендә аларны нинди тәртиптә җыярга кирәклеген белергә.

Һава очырткычының килеп чыгу тарихын. аларның төзелешен  белергә, нинди төп детальләрдән торуын ачыкларга. Слайдлар ярдәмендә аларны нинди тәртиптә җыярга кирәклеген белергә.

У.- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау; Р.- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү; К.- күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү; Ш.- “каркас, леер” сүзләрен куллану

Темага кызыксыну, хезмәттәшлек хисе булдыру.

123-124 битләр, сорауларга җавап.

13.04

Кеше һәм мәгълүмат (6ч.)

29.

Нәшрият эше. Титул бите.

Мәгълүматны кабул итү яки тапшыру ,җиткерү алымы буларак китап һәм нәшрият эше турында белешергә.Нәшрияттагы һөнәр ияләрен белергә.Китапның төп элементларын ачыкларга. Титул битен тутырырга.

Компьютерда эшләүкүнекмәләрен кабатларга Текст редакторы MicrosoftWord.та текстны басу, дөреслеген тикшерү.

У.- төрле чыганаклар белән эшли белү; тормыш тәҗрибәсен куллану; К.- күршең белән хезмәттәшлек итү; Р.- эшләнгән эшнең сыйфатын билгеләү; үз эшеңә бәя бирү; таблица белән эшләү; Ш.- “редакция, оригинал, типография” сүзләрен куллану.

Темага кызыксыну,китапка сакчыл караш.. компьютерда эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә

126-129 битләр, сорауларга җавап.

20.04

30

Таблицалар белән эшләү.

Компьютерда эшләү күнекмәләрен кабатларга Текст редакторы MicrosoftWord.та текстны басу, дөреслеген тикшерү

Компьютер технологияләрен китап бастыруда куллану юлларын аңлату.

У.- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру; К.- ачыклый торган сораулар бирә белү; Р.- проектны эшләү һәм яклау; үз эшеңә бәя бирү; Ш.- “форзац, текст редакторы” сүзләрен куллану; Microsoft Word программасын һәм арага кыстырып тегү ысулын куллана белү

Темага кызыксыну,китапка сакчыл караш... клавиатура белән эшләгәндә санитар- гигиена кагыйдәләрен үтәү

130-133 бит, сорауларга җавап.

27.04

31

Эчтәлек.

Компьютер технологияләрен китап бастыруда кулану юлларын аңлату. Компьютерда эшләү күнекмәләрен кабатларга Текст редакторы MicrosoftWord.та текстны басу, дөреслеген тикшерү

Китапның нинди өлешләрдән торуын белергә.китап төпләү юллары белән танышырга.

У.- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру; К.- ачыклый торган сораулар бирә белү; Р.- проектны эшләү һәм яклау; үз эшеңә бәя бирү; Ш.- “форзац, текст редакторы” сүзләрен куллану; Microsoft Word программасын һәм арага кыстырып тегү ысулын куллана белү

Темага кызыксыну,китапка сакчыл караш..

134-135 б., сорауларга җавап.

4.05

32.

Китап төпләү

Китапның нинди өлешләрдән торуын белергә.китап төпләү юллары белән танышырга. Тышлык капкачын форзацлар ярдәмендә беркетергә.

Китапның эскизын ясарга өйрәнергә.

У.- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру; К.- ачыклый торган сораулар бирә белү; Р.- проектны эшләү һәм яклау; үз эшеңә бәя бирү; Ш.- “форзац, текст редакторы” сүзләрен куллану; Microsoft Word программасын һәм арага кыстырып тегү ысулын куллана белү

. үз мөмкинлекләреңне бәяләү

11.05

33

Төпләмне җыю.

Төпләмне биш тишем ясап, арага кыстырып, җеп белән тегергә. Эшләнмәнең планын төзергә. Детальләрнең размерын кәгазьдә билгеләргә, үзең уйлаган эшне җиренә җиткереп эшләргә.

Деталь размерларын ачыкларга һәм билгеләргә.

У.- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау; К.- күршең белән хезмәттәшлек итү; Р.- эшләнгән эшнең дәреслек һәм эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү; сыйфатын билгеләү, Ш.- алган белемнәрне файдаланып, төсле кәгазьдән китап туплау; фотога төшерү.

Темага кызыксыну.

136-139 бит, сорауларга җавап.

18.05

34

Йомгаклау дәресе

Үз эшеңне күрсәтә белергә,аның ничек ясалуы, тормышка кулланылуы турында аңлата белергә.

Эшләнмәләрдән күргәзмә оештыру, аларны яклау

У.- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау; К.- күршең белән хезмәттәшлек итү; дәреслек һәм эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү; Р.- төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү; Ш.- “яшь технолог” сүзлекчәсен куллану; “Минем казанышларым” папкасына материаллар җыеп бетерү.

Төркемдә эшләгәндә хезмәттәшлек.

Кабатларга.

25.05

10. Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары 

 Эш кораллары белән куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, хаталарсыз, төгәл эшләнгән эшкә «5»ле билгесе куела.

 Шул ук таләпләрне үтәп, эшләнмәнең конструкциясен бозмыйча гына төзәтү булса “4”ле билгесе куела.

 Әгәр дә эшләнмә бик үк төгәл килеп чыкмаса, ә конструкция бозылмаган булса “3”ле билгесе куела.

Эшләнмәнең конструкциясе бозылган булса, кулланырлык дәрәҗәдә булмаса, аны төзәтеп яңадан эшләргә кирәк була.

Проект эшләрен бәяләү критерийлары

Критерийлар

Укучылар эшләренең иң югары күрсәткече

1

План төзү, теманы ачу

4

2

Мәгълүмат җыю

4

3

Эш методлары куллану һәм отышлы юлларны сайлау

4

4

Мәгълүматларны анализлау

4

5

Язма эшне оештыру

4

6

Эш нәтиҗәсен анализлау

4

7

Шәхси катнашу

4

Барысы

28

Гомуми күрсәткечләрне бәяләү:

 28-21  балл:  «5»; 

20-16  балл:  «4»; 

15-8  балл:  «3»; 

7-0  балл:  «2».


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по технологии для 1-4 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой . КТП по технологии для 4 класса.Школа России.

    Рабочая программа по технологии для 1-4 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой по технологии (Сборник рабочих программ. – М.: Просвещение, 2014)...

Рабочая программа по технологии для 1 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой по технологии (Сборник рабочих программ. – М.: Просвещение, 2015)

Рабочая программа по технологии для 1 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой по технологии (Сборник рабочих программ. – М.: Просвещение, 2015)  в соответствии с...

Рабочая программа по технологии 3 класс на основе авторской программы Н.И.Роговцевой, Н.В.Богдановой «Технология. 1-4классы»

Рабочая программа по технологии составлена в соответствии с требованиями Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования, примерной программы начального общего о...

Рабочая программа по технологии 1 класс программа "Перспектива" с КТП на основе авторской программы Н.И. Роговцевой «Технология» УМК «Перспектива».

Рабочая программа разработана в соответствии с законом «Об образовании РФ», с основными положениями федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования, ...

Рабочая программа по технологии по обновлённым ФГОС, 1 класс. Создана в конструкторе рабочих программ

Рабочая программа по технологии для 1 класса по обновлённым ФГОС. Выполнена в конструкторе рабочих программ....

Рабочая программа по технологии по обновлённым ФГОС, 2 класс. Создана в конструкторе рабочих программ

Рабочая программа по технологии по обновлённым ФГОС, 2 класс. Создана в конструкторе рабочих программ...

Рабочая программа по технологии по обновлённым ФГОС, 3 класс. Создана в конструкторе рабочих программ

Рабочая программа по технологии по обновлённым ФГОС, 3 класс. Создана в конструкторе рабочих программ...