Халык һөнәрләре Хохлома. Папье-маше
план-конспект урока по технологии (2 класс) на тему

2 нче сыйныф өчен технологиядән ачык дәрес. УМК "Перспектива"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehnologiya_achyk_dres.docx21.85 КБ

Предварительный просмотр:


Предмет:   Технология     Укытучы: Михайлова Ә.М.

УМК:

«Перспектива»

Дәреслек, автор:

«Технология» Н.И.Роговцева, Н.В.Богданова,Н.В.Добромыслова

Класс:

2

Тема:

Халык һөнәрләре Хохлома .Папье-маше ысулы белән савыт ясау һәм Алтын  Хохлома үрнәгендә бизәү

Максат

Халык һөнәрләре .Хохлома бизәкләре турында мәгълүмат бирү "папье-маше" ысулы белән  кулланып эш итәргә өйрәнү

Дәрес тибы :

Яңа белемнәр ачу

Дәрес формасы :

традицион

Көтелгән нәтиҗәләр

УУГ төрләре

Көтелгән нәтиҗәләр

Предмет буенча

Халык һөнәрләре турында белемнәрен арттыру, Хохлома бизәкләре турында күзаллау булдыру,"папье-маше" ысулы белән  кулланып эш итәргә өйрәнү

Метапредмет

Регулятивные УУГ: дәрестә үз эшчәнлегеңне оештыра белү

Коммуникативные УУГ: үз фикереңне формалаштыру

Танып-белү УУГ: билге-символларны куллана белү, кирәкле мәгълүматны эзләү, аерып ала белү

Шәхси

Дәрес материалына кызыксыну уяту, танып- белү эшчәнлеген үстерү, үз уңышларыңның һәм уңышсызлыкларыңның сәбәпләрен ачыклау

Дәрес барышы

I. Психологик уңай  халәт тудыру

Кыңгырау шалтырады, без утырдык дәрескә.

Китап-дәфтәрләр әзер, тотынабыз зур эшкә.

зур эшкә тотынганчы үузган дәрес материалын кабатлап китик.

II. Белемнәрне актуальләштерү

Үткән дәрестә без профессияләр турында сөйләшкән идек. Хәзер шул тема буенча белемнәрне тикшереп китик-

1. төрле һөнәр ияләреннән еш ишетә торган репликаларны тыңлау, кем икәнен ачыклау.

-Авызыгызны ачыгыз да "Аааа !"диегез (табиб)

-Мин сезгә 10 сум кайтарып бирәм(сатучы)

-Кемгә өстәп салырга?( пешекче)

Хәзер Казанда 10 сәг 30 минут(диктор)

Альбом ,буяуларымны алам да пейзаж ясарга  керешәм.(художник)

Хөрмәтле пассажирлар,ишекләр ябыла, сак булыгыз!"( трамвай, автобус йөртүче)

2.Башкарган хезмәтләре буенча профессияләрне ачыклау Кем турында әйтелә,  карточкаларда номерлап барырга  

1.Балалар укыта                                                   3 табиб

2.Икмәк ризыклары пешерүче оста                    1укытучы

3.Кешеләрне дәвалый                                          4 кондитер

4.Печенье, конфет,тортлар әзерләүче оста        2 ипи пешерүче

5.Кырда иген үстерә                                             6 тракторчы

6.Җир сөрә                                                            5  игенче

3."ТОКИН МЭТ"

Бу профессияләр арасындагы бәйләнешне ачыклыйлар (икмәк пешерүче, кондитер- камыр белән эшли, игенче,тракторчы он өчен ашлык үстерә, укытучы барлык һөнәр ияләрен укыта, табиб барсын да дәвалый)

4.Йомгак- Бу һөнәрләрнең кайсылары яхшы? Нинди генә һөнәр сайласаң да, күңел биреп эшләргә кирәк, һөнәрләрнең яхшысы, начары юк. Ә иң элек белем алырга кирәк, шуның өчен төрле уку йортлары эшли. Безнең Сарманда да төрле һөнәрләргә өйрәтә торган  аграр көллият бар. Анда укучы егетләр электрик, машина йөртүче, эретеп ябыштыручы, тракторчы һ.б. һөнәрләрне үзләштерсәләр, кызлар пешекче була алалар. Элек 200 төр һөнәр булса, хәзер һөнәрләр төре 50 меңнән артып китә дип исәпли галимнәр. Яшәү шартлары үзгәрә, шуларга бәйле яңа һөнәрләр барлыкка килә.

5.Халык Һөнәрләре турында сөйләшү, Хохлама бизәкләре белән таныштыру

Ә борынгы Хохлома авылында агачтан савыт-сабалар  ясаучы осталар яшәгән. Бу осталар ул савыт-сабаларга бизәкләр төшергәннәр, төрле  ярминкәләрдә шуларны сатканнар, төрле бәйрәмнәрдә, туйларда шул савыт-сабалардан файдаланганнар. Хәзерге көннәрдә дә ул бизәкләрне шул авыл исеме белән Хохлама бизәкләре дип атап йөртәләр.   слайдлар

 Бу осталарның эшләренә бөтен кеше кызыккан, аларны тылсым ияләре дип атап йөрткәннәр

III.Проблемалы ситуация тудыру

1.Ә сезнең гаиләдә тылсым ияләре бармы?

Әниләрегезне,әбиләрегезне күз алдына китерегез әле, ничек итеп алар тортлар, пироглар ясыйлар, он, йомырка, май һәм башка продуктлар алалар да бергә болгатып камыр ясыйлар, әкияти телдә әйтсәк,алар бу продуктларны камырга әйләндерәләр, телләрне йотарлык тәмле ризыклар әзерлиләр.
Шулай булгач,әниләр,әбиләр-тылсым  ияләре була алалармы? Әйе,алар -тылсым ияләре. Ә нәрсә булыша аларга бу тылсымны тудырырга: тылсымлы таякмы,әллә белем, хезмәт сөю,кешеләр турында кайгыртучанлыкмы? Белемсез булмый, нәрсәне күпме кушарга, күпме тотарга икәнен, икенче төрле әйткәндә рецептны белергә тиешләр, гаиләдәге кешеләрне сөендерәсе килү теләге дә ярдәм итә. Менә шул тылсым тудыра да инде .

 2.Ә сезнең тылсымчылар ролендә буласыгыз киләме?
Өстәлдәге коробкага карагыз әле, ниләр күрәсез?( ике төрле кәгазь, клей, су, клеенка, чүпрәк. Ә бу әйберләрне нәрсәгә әйләндереп  була? (Әзер эшләнмәләр күрсәтү) Менә бу кәгазь кисәкләре нәрсәгә әверелгән? Болардан менә шундый савыт-саба, уенчык-сувенирлар ясарга була. Ничек ясала микән, беләсезме? Ә өйрәнергә телисезме?

Бу ысул папье-маше дип атала. Ишеткәнегез бармы бу сүзне?

-Ә папье-маше нәрсә дигәнне аңлата, әйдәгез дәреслектәге яшь технолог сүзлегеннән карыйк (форманы йомшак кәгазь кисәкләре белән берничә катлап ябыштыру ысулы)

Папье-маше ысулы белән эшләүне 16 нчы гасырда  Франциядә уйлап тапканнар һәм күбрәк курчаклар ясау өчен кулланганнар. «Папье-маше» француз теленнән тәрҗемә иткәндә «рваная бумага- ертык кәгазь»дигәнне аңлата. Чынлап та «папье-маше» ысулы белән эшләнмә ясар өчен бик күп кәгазь ертырга кирәк- кисәргә түгел, ертырга кирәк. Аннары шул кисәкләрне кирәкле форманың тышыннан ябыштырып чыгарга кирәк.

- Без бүгенге дәрестә  нәрсә белән шөгыльләнәчәкбез?  Ә моның өчен иң беренче нишләргә кирәк?

IV. Проблеманы чишү -

1. эш планын төзү

а) китап белән эш

 -рәсемнәр буенча эш планы төзү

 -эшнең катлаулылыгы нинди? (җиңел), кирәкле вакыт-бер дәрестән күбрәк.

б) слайдлардан эш тәртибен карау, кайсы этап китапта күрсәтелмәгән?

в)гамәлләрне тәртипләп язу (карточкаларны эш башкару тәртибендә номерларга)

- кәгазь кисәкләрен ерт

 -савытның тышына  су белән ябыштыр (2-3 кат)

- кәгазь кисәкләрен клей белән ябыштыр (6-10 кат)

- ясалган эшләнмәне киптерергә куй.

2.Эш урынын әзерләү

Нәрсәләр кирәк булыр?

Ни өчен ике төрле кәгазь бирелгән? (укучылардан көтелгән җаваплар-катларны бутамас өчен, бер урынга берничә кат ябыштырмас өчен, бер урыны калын, икенче урыны юка калмасын өчен)

V. Белемнәрне практик эшчәнлектә куллану

Мөстәкыйль эш Ни өчен савытка башта кәгазь кисәкләрен  су белән ябыштырырга кирәк икән?

VI. Рефлексия

Сорауларга җавап

Дәреснең темасы нинди иде? Без максатка ирештекме? Берәр яңалык белдегезме?

 1. Форманы йомшак кәгазь кисәкләре берничә катлап ябыштыру ысулы

ничек атала?(папье-маше )

2.Папье -маше ысулы беренче тапкыр кайда кулланыла башлаган?(Франция)  

 3.Француз теленнән тәрҗемә иткәндә папье -маше нәрсә аңлата?(ертык кәгазь)

 Бүген без белдек....

Кызыклы булды...

Авыр булды....

Беләсе килә...

 VII. Өй эше Карточка

Тест чишү

1. Форманы йомшак кәгазь кисәкләре берничә катлап ябыштыру ысулы

ничек атала?

а) аппликация , б) мозайка  в ) папье-маше

2.Папье -маше ысулы беренче тапкыр кайда кулланыла башлаган?

а)  Франция   б) Италия     в) Россия

 3.Француз теленнән тәрҗемә иткәндә папье -маше нәрсә аңлата?

а)  чиста кәгазь, б)"ертык кәгазь", в) төсле кәгазь




По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Народные промыслы. Хохлома. Изготовление миски в технике папье-маше. Роспись.

План-коспект урока технологии 2 класс УМК "Перспектива".  Тема "Народные промыслы. Хохлома. Работа по изготовлению папье-маше. Коспект урока с использованием ЭОР....

Тема урока: «Народные промыслы. Хохлома. Работа с папье-маше.»

Изделие: Миска «Золотая хохлома» в технике папье-маше. Основные термины и понятия: хохломская роспись, орнамент, грунтовка, папье-маше.Цели урока:  научить выполнять работу в технике папье-маше; ...

Конспект урока технологии. Изготовление миски в технике папье-маше. Роспись-хохлома.

Изготовление миски в технике папье-маше. Роспись-хохлома....

Технологическая карта + презентация "Работа в технике папье-маше. Тема: «Золотая хохлома»" 1 класс

            Работа в технике папье-маше              Тема: «Золотая хохлома»          ...

Конспект урока + презентация "Работа в технике папье-маше. Тема: «Золотая хохлома»" 1 класс

Це    Цели деятельности учителя:Расширить представления о народных промыслах и особенностях хохломской росписи;Формирование навыков работы в технике папье-маше;Выполнить изделие (...