Дәрес- уен . Сәламәт булыр өчен .Дару үләннәре- гербарий
план-конспект занятия по технологии (3 класс) на тему

Разработка урок-игры по технологии лекарственные растения с использованием гербария.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehnologiya_3_kl._daru_ulnnre.gerbariy.docx16.83 КБ

Предварительный просмотр:

Технология.  3 сыйныф

Тема: Дәрес – уен: Сәламәт булыр өчен.

Максат: Дару препаратлары, аларны дөрес куллану, саклау алымнарына өйрәтү; сәламәт яшәү зарурлыгын  аңлауга ирешү; игътибарлылык, пөхтәлек тәрбияләү.

Җиһазлау: шифалы үләннәр гербарие, төрле аптечкалар, шәхси карточкалар.

Дәрес – уен, проблемалы укыту, сәламәтлек саклау технологияләренә нигезләнеп үткәрелде.

Дәрес барышы:

1.Актуальләштерү. 

1) Оештыру моменты.Мотивация.  Стрельникованың сулыш алу гимнастикасы күнегүләре.

2) “Сәламәт булыйм дисәң...” дип башланган дүртьюллыкларны уку (һәр укучы үзе язып килгән шигырьләрен укып чыга).

Яңа материал өстендә эш.

  1. Проблемалы сорауларны чишү.
  • Укучылар, Бездә сәер кунак бар. Аның белән нәрсә булганын беләсегез килсә, табышмакны тыәлагыз әле:

Курчагымның исемнәре

 Бигрәк матур- Алинә.

Тик тамагы авырта шул-

 Анда әле ан-ги-на.

  • Балалар, ә нәрсә соң ул ангина?
  • Бу – тамак авыруы.
  • Аны дәваларга кирәкме?
  • Әйе, кирәк. (Юк, кирәкми. Үзе бетә.)
  • Әгәр дәваламасак нәрсә булыр?
  • Ул башка органнарга зыян китерергә мөмкин. Мәсәлән, үпкәгә,йөрәккә.
  • Рәхмәт, балалар, мин сезнең фикерләрне тыңладым. Менә безнең алда проблема килеп туды: кемдерангинаны дәваларга кирәк, ди; ә кемдер- юк. Әйдәгез әле бергәләп хәл итик, авыру башка органнарга куркыныч тудырмасын, җәелмәсен өчен нишләргә кирәк?
  • Табибка күренергә яки өйгә табиб чакырырга кирәк?
  • Ни өчен табиб тикшерүе кирәк?

Ул авыруны карый, дарулар билгели, рецепт язып  бирә.

Сүзлек өстендә эш: дару, рецепт.

  • Нинда дару төрләре беләсез?

Дарулар

Таблеткалар  Суспензия  Витаминнар  Тамчылар  Бал  Үләннәр

( Гербарийдан таныш дару үләннәре аеру,белгәннәренең файдасын әйтү).

  • Балалар , карагыз әле, бал да дару микшнни? Ул чәй тәмләткеч кенә түгелмени?

( Бер укучы балның шифасы турында таныштыра).

  • Ышандыра алдымы сезне чыгыш? Бал белән авыруларны дәвалап та, кисәтеп тә була икән. Дәрес ахырында без  сезнең белән шифалы үлән чәен бал белән эчәрбез.
  •  Яхшы, укучылар, рәхмәт. Мин дарулар турында күп белдем. Шул даруларның берсен Алинәгә тәкъдим итә аламмы?
  • Юк.
  • Ни өчен?

( Чөнки даруны күпме, ничә тапкыр, кайчан эчәргә икәнен белергә кирәк. Дөрес эчмәсәң, алар зыян гына китерә.

  • Дарулар кайда сатыла?
  • Даруханәдә. (Аптекада)( язылышлары ныгытыла).
  • Дару саклана торган шкаф ничек атала?
  • Аптечка.
  •  Нинди аптечкалар беләсез?( төрле аптечкалар күрсәтелә).

Алинәнең дә өендә аптечкалары бар. Анда даруны ничек тупларбыз?

Этикеткасыннан исемен һәм куллану срогын карарбыз.

Рефлексия. Алинәгә дару эчәр вакыт җитте. Менә ул зур матур таблетканы алды да эчәргә уйлады.

  • Ярамый. Даруны өлкәннәрдән башка эчәргә ярамый.
  •  Бик яхшы. Рәхмәт. Сез Алинәгә  бик дөрес булыштыгыз. Әгәр ул дөрес дару эчмәсә, яки артык доза кабул итсә нишләргә?
  • Әти- әнигә әйтергә, “ашыгыч ярдәм” чакыртырга (03).

  •  Рәхмәт, балалар. Сез дәрестә бик актив катнаштыгыз. Өйгә эшкә сезгә өйдәге аптечкагызны тәртипкә ( зурлар белән) китерергә. Ә хәзер барыбыз да шифалы чәй белән сыйланырга ашханәгә рәхим итик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гербарий.

Итог проектной работы учащихся....

Гербарий.

Задание на лето "Делаем гербарий своими руками".  Подробная инструкция по выполнению гербария. Как сделать гербарий. Как правильно сушить гербарий. Как оформить гербарий....

Деревья, кустарники и цветы моего края. Собираем гербарий.

Сбор и составление гербария – очень полезная практика для детей разного возраста. Одно дело смотреть на картинку листьев и плодов в учебнике, другое дело знать, как выглядит дерево, какого разме...

Конспект занятия по изготовлению проекта "Осенний гербарий"

Прелдставлен конспект занятия по изготовлению проекта "Осенний гербарий"....

Проект "Осенний гербарий"

Проект  на тему"Осенний гербарий"  1 класс...

Гербарий

Из опыта работыЛетнее  домашнее задание:  гербарий....