Образовательная программа дополнительного образования
рабочая программа (4 класс) по теме

Образовательная программа кружка "Умелые руки"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon programmanyn_maksaty.doc67.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                 

Кайбицкий муниципальный район Республики Татарстан      

Образовательная программа

дополнительного образования детей

Творческое объединение «Умелые руки»

художественно-эстетического направления

                                                                   на 2010-2011 год обучения

МОУ Бурундуковская СОШ

                                                          Возраст детей 7 – 13лет

Срок реализации - 2 года

  Василий  Александрович Сухомлинский “ Бала үзенең табигате буенча – эзләнүче, яңа дөнья ачучы. Шулай булгач, аңа ул тылсымлы авазлар белән тулы, якты төсләрдән торган, уен һәм әкиятле, иҗат итәргә мөмкинлек булган, кешеләргә карата яхшылык кына эшләп була торган дөньяны ачсын. Бары тик әкият, иҗат, уен гына бала йөрәгенә юл яра”,- дип язган иде. Минемчә, бизәү-гамәли сәнгать курсы шушы таләпләргә җавап бирә.

Укучыларга белем бирү программасы хәзерге көндә шуның белән әһәмиятле – ул әйберләрнең, сүзнең әдәби образын төрле яклап, гомумкешелек кыйммәтләренә нигезләнеп ача. Шул ук вакытта сәнгати-иҗат агымында укучыларның иҗади тәрбиясен үстерә.

Тәкъдим ителә торган программа гаҗәп дөньяга - иҗат дөньясына алып керә, укучыларга сурәтләү, стандарт булмаган фикерләү сәләтен үстерүне  дә күз алдында тота.

 Минем программаның максаты:

  1. укучыларда сәнгать культурасын  материаль һәм рухи байлыкның бер өлеше буларак тәрбияү;
  2. иҗат активлыкларын үстерү;
  3. декоратив гамәли - сәнгатьнең образлы телен аңлый һәм куллана белергә өйрәтү.

Программаның бурычлары :

Өйрәтү:

  1. Технология, сынлы сәнгать, математика, әдәбият дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту һәм киңәйтү, аларны билгеле бер тәртипкә салу;
  2. Төзелеш(композиция), форма төзелеше, төсләр яраклашуының нигезләре белән таныштыру;
  3. Халык иҗатының чыганакларын ачу;
  4. Образлы фикерләүне, үз фикереңне эскиз, рәсем, күләмле формалар аша күрсәтә алуны булдыру,
  5. Төрле материаллар эшкәртүдә кирәкле булган эш коралларын аера белергә һәм эшләү күнекмәләрен ныгытырга.
  6. Уку-эзләнү күнекмәләрен барлыкка китерү.

Үстерү(ныгыту) :

  1. Архитектура, эстетика, декоратив-гамәли сәнгать һәм халык иҗаты өлкәсенә кызыксынуларын үстерү;
  2. Дизайнер, рәссам иҗатына төпле кызыксыну, уйлап табучанлык сәләтләрен үстерү;
  3. Проблемалы хәлләрдән чыгу юлларын табу күнекмәләрен үстерү;
  4. Иҗади сәләтләрен үстерү.

Тәрбияви:

  1. Хезмәт, техник һәм эстетик тәрбия бирү;
  2. Балаларда үз ватаныңа, халык иҗатына мәхәббәт хисләре тәрбияләү;
  3. Балалар иҗатының мөмкин кадәр мөстәкыйль булуына ирешү

Түгәрәк эшчәнлеген оештыру:

 Әзер программага нигезләнеп мин программаның эчтәлеген  укучыларга яраклаштырып,  яшь үзенчәлекләрен истә тотып, авыл тормышына  туры китереп   үзгәртеп   төзедем.

Иҗат берләшмәсенең программасы 2 елны үз эченә ала.

Түгәрәк эшчәнлегендә  барлыгы 15 бала катнаша. Түгәрәкнең эш режимы  атнага   2шәр сәгатьтән ике көн.  

  Үткәрү вакыты:    Сишәмбе - 14.00-16.00

                                  Пәнҗешәмбе - 15.00-17.00

Программаның төзелеше:

    Оста куллар” – түгәрәгенең программасы  эзлеклелек, күрсәтмәлелек  принципларына нигезләнеп аңлаешлы телдә тормыш белән тыгыз бәйләнештә төзелде.

  Программа материалны “үсә баручы спираль”буенча эшләүне, ягъни темаларга кабат әйләнеп кайтуны күз алдында тота, ләкин бу биремнәр инде катлаулана бара.

   Һәр теманы өйрәнү әйбер ясау белән төгәлләнә: теория практикада  ныгытыла. Бу программа белән педагогның бергәләп эшләвен, шулай ук  иҗади эшләү кебек формаларны күздә тота.

Программага  түбәндәге бүлекләр кертелде:

Кәгазь белән эш.

Җепләр иле.

Кирәге булмаган әйберләр

Бизәү(роспись)

Тозлы камыр белән эш.

Тукыма белән эшләү.

Ыргак (крючок) белән бәйләү.

Күргәзмәләр, экскурсияләр, бәйрәмнәр

Барлык бүлекләрнең эчтәлеге түбәндәге алгоритм буенча төзелде:

     1. Тарихи бәйлелек.

2. Хәзерге заман белән бәйләнеш.

3.Төп технологик алымнарны үзләштерү, уку биремнәрен үтәү.

4.Иҗади эшләр башкару(шәхси, группада,  коллектив белән) .

  Укучыларның сүзлек запасын арттыру максатыннан төрле күнегүләр, биремнәр эшләү күз алдында тотыла. Күләме ягыннан зур булмаган, кызык эчтәлекле белешмә материалларны  эш вакытында да, практик эш алдыннан да бирергә була. Эшне башкару алдыннан укучылар алдына эшләнәсе әйбернең ни өчен кирәклеген һәм кайда, кайчан кулланырга мөмкин икәнлеген ачыклау бурычы куела. Беренче көннән үк укучылар түбәндәге тәртиптә эшләргә өйрәнәләр.

  1. Эскиз.

    2.  Материалда гәүдәләндерү.

    3. Формасын төрле декоратив фактуралар ярдәмендә ачыклау.

Программа  балаларны үзлектән композиция чишелешен эшләү алымнарын ачыклауга юнәлтә.

             Формалары һәм методларына  килгәндә

Укытуның актив формаларына өстенлек бирелә.

Практик: күнегүләр, практик эшләр, практикум

Күрсәтмәлелеккә килгәндә: схемалар,таблицалар, рәсемнәр, модельләр, үрнәкләр кулланыла.

Стандарт булмаган: иҗади эшләр эстафетасы, бәйгеләр, күргәзмә-презентацияләр.

Программаны (башкару) үтәү шартларына килгәндә:

  1. Кул эшләре буенча өстәмә белем алырга теләүче укучылар булганда;
  2. Түгәрәк  технология кабинетында дәресләрдән соң узса.
  3. Укучыларның иҗади эшләрен махсус стендта даими рәвештә күргәзмә оештыру өчен мөмкинлек булса.(махсус стенд)
  4. Махсус методик һәм күргәзмәлелек материаллары булганда.

Дидактик материал:

Чигү, тегү техникасы буенча журналлар, мәкальләр, булачак әйберләрнең сызымнары, эскизлары, схемалары .

Көтелгән нәтиҗәләрнең бәяләмәсе:

Түгәрәктә шөгыльләнгән укучылар түбәндәге белемнәрне алырга тиешләр:

-Эш кораллары, материаллар, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре, шәхси гигиена таләпләре турында;

-кеше тормышында декоратив-куллану сәнгате төрләре турында

-татар халкының кәсебе турында

-төзелеш, төсләр ярашуы турында

-халык иҗатының төрләре турында

-әвәләү ысулы белән ясалган уенчыкларның үзенчәлеге турында

-халык иҗатында аппликация ысулы турында

Ленталар белән чигү ысулы турында,

-проект эшчәнлеге турында

Күнекмәләр:

_кирәкле булган эш кораллары белән эшләү;

-эшне эзлекле алып бара белү;

- әвәләү төре формаларын куллану

-төрле ленталардан, тукымалардан  2-3 төрле ысул белән чәчәкләр ясау, аларны паннога урнаштыра белү;

-Power Point программасында эшли белү.

Санап кителгәннәрне тормышка ашырасы түбәндәге нигезләмәләрне кулланганда җиңелрәк булачак:

1.Балаларның барысы да талантлы, үз талантын ачарга өлгермәгән балалар гына бар.

2. Өстенлек: кемнең  нәрсәседер башкалардан начаррак икән, димәк, нәрсәнедер ул яхшырак эшли. Менә шул “нәрсәнедер”  эзләп табарга кирәк.

3. Үзгәрешләрдән качып булмый: кеше (бала) турындагы фикер беркайчан да соңгысы була алмый.

4.Уңыш уңышны тудыра: төп бурыч – барлык укучыларга да һәр дәрестә уңыш ситуациясе булдырырга, бигрәк тә бик үк әзер булмаганнар өчен: үзләрен башкалар белән тигез күрсеннәр.

5. Сәләтсез балалар юк: һәр балага тиешле игътибар бирсәң, тиешле материалны уңышлы гына үтәргә мөмкин.

6. Күбрәк мактарга, азрак әрләргә.

7. Балаларны үз тәртипләре белән идарә итүнең гади ысулларын кулланырга өйрәнергә.

Өстәмә белем бирү программасының йомгаклау формасы- күргәзмәләр.

     Өстәмә   белем бирү программасының  методик тәэмин ителеше:

                                                  Түбәндәге бүлектән тора

1. Кереш  дәрес

2. Урманга сәяхәт

3. “кәгазь белән эш”

4. Җепләр иле

5.Кирәге булмаган әйберләр белән эш.

6.Табигый материаллар белән эш.

7. Төрле тукыма белән эш (корама )

8. лента белән эш.

9. Әвәләү (тозлы камырдан)

10.Бисер белән эш.

11.Ыргак белән бәйләү.

12. Проект

    Занятиеләр вакытында экскурсияләргә чыгып өрәңге яфрагы, имән чикләвеге, нарат күркәләре җыябыз.   Компьютер презентациясенә таянып өрәңге яфрагыннан роза чәчәкләре ясарга өйрәндек. Бу эш укучыларга  бик тә ошады.

     Төсле компьютер кәгазьләреннән бөтерү ысулы белән чәчәкләр ясарга өйрәндек.

Чигү җепләреннән чәчәкләр, күбәләкләр ясадык. Лента, капроннан төрле чәчәкләр ясарга өйрәндек. Тозлы камырдан куян, ваза белән чәчәкләр, җәнлекләр әвәләдек, Г Тукай шигырьләренә поделкалар ясадык. Шулай ук минем укучыларыма пыялага рәсем ясау яңалык  булды. Бу эшне без шулай ук презентациягә нигезләнеп ясадык. Түгәрәк эшенә яңалыклар эзләп,  аңа нигезләнеп эш алып барабыз.

                         Материал белән тәэмин ителеш

1.Табигый материал (яфраклар, чыршы нарат күркәләре, имән чикләвеге...)

2. Тоз, он.

3. Салам

4. төрле тукыма калдыклары (капрон, ситца,

5. капрон оек

6. тимер чыбык

7. картон

8. төсле кәгазь

9. Кайчы

10. Клей (ПВА, момент, титан)

11. витраж  краскалары

12. гуашь

               

       Өстәмә әдәбият (түгәрәк җитәкчесе өчен)

Журнал “Делаем сами” №1-24, 2010 ел

Журнал “Девчонки и мальчишки” №6-12,  2010 ел

 “Мир игрушек и поделок”  О.В.Парулина 2000

 “Цветы из ткани” М. Федотова

 “ Бисероплетение”

 “Оригами” Т.Б. Сержанова

 “Цветы” Людмила Евстратова

 Вышивка лентами

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Образовательная программа дополнительного образования детей "Инициатива" (малый волонтёрский отряд).

Программа кружка для учащихся 1 класса «Инициатива» (малый волонтёрский отряд) разработана  на основе программы «Вместе мы сила!» С.С. Гуровой....

образовательная программа дополнительного образования "Азбука юного эколога"

Программа дополнительного образования по экологическому воспитанию...

Образовательная программа дополнительного образования детей «Математика и конструирование»

Образовательная программа дополнительного образования детей  «Математика и конструирование»разработана на основе Программы C.И.Волковой “Математика и конструирование»  Срок реализации этой п...

Образовательная программа дополнительного образования детей «СВЕТОФОРИК» для детей 6-11 лет срок реализации программы 2017-2023 гг

Цель программы: формирование у детей навыков безопасного поведения на дороге, предупреждение случаев детского дорожно-транспортного травматизма....