Работа с одаренными детьми
материал по теме

Ахметзянова Руфия Ришатовна

Доклад на тему "Работа с одаренными детьми"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rabota_s_odarennymi_detmi.doc42 КБ

Предварительный просмотр:

Кукмара муниципаль районы

Янцыбы башлангыч мәктәбе

ДОКЛАД

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФЛАРДА

СӘЛӘТЛЕ БАЛАЛАР БЕЛӘН

ЭШЛӘҮ ФОРМАЛАРЫ.    

2007

Һәр  укытучы үзенең  укучылары  арасыннан  күренекле   кешеләр  чыгуы турында  хыялланадыр.  Андый  укучылар  сәләтле  балалар  белән  эшләргә  яхшы  әзерлекле  укыттучылардан гына  чыгарга  мөмкин.  Белгечләр  исбатлавынча, сәләтле  балаларның  нәрсәгә  сәләтле  булуы билгеле  бер  шартларда  ачыклана.  Сәләтле  булу  нәселдәнлеккә  генә бәйле  түгел, монда  баланың  тирә - ягындагы  кыйммәтләр  системасыда  зур  әһәмияткә  ия.  Билгеле  бер  шартлар  булдырганда, укучыларның күбесендә  теге  яки  бу  сәләтне  үстерергә  мөмкин.

Психолог-галим  И. Дубровина  фикеренчә,  сәләтле  балалар  3  категориягә  бүленәләр.  Аларның  беренчесе - зыялылык  сәләте,  кече  яшьтән үк     ачылганнар  ( вундеркиндлар );  икенчесен  - аерым  фәннәрне  бик яхшы үзләштерүчеләр ; өченчесен  -  сәләтле  билгеләре  ачык сизелә  торганнар  тәшкил  итә.  Минем   класста  икенче  һәм  өченче  категориягә  караган   балалар.  Без  үзебезнең  эшчәнлекне  уртача  укучыны  истә  тотып  оештырырга  тырышабыз.  Дәреслекләр  дә  шуңа  корылган.  Бәлки  белем  һәм  тәрбия  эшен  сәләтле  балаларны  үстерү  максатын  күздә  тотып  оештыру  уңышлырактыр.  Сәләтле  балалар белән  ничегрәк  эшлим  соң  мин ?  

1. Сәләтле  балаларны  уртача  өлгерүче  балалар  белән  бер  парта    

артына  утыртам.  Артта  калганда  ярдәм  итәргә  кушам.

2. Тестлар  кулланам.

3. Карточкалар  белән  эшлим.  Карточкалар  өчкә  бүленгән.  Сәләтлеләр,   уртачалар ,  авыр  укучылар  өчен

4. Уку  тизлеге  нормасы  2  тапкыр  югарырак  (сәләтлеләр  өчен ).

5.  Иҗади  сәләтне  үстерү  өчен  биремнәр  (рәсемгә  хикәяләр, хатлар, котлаулар, терәк  сүзләр  белән  әкиятләр  һәм  хикәяләр  төзү ) .

6. Терәк  схемалар .  

7. Акыл  сәләтен  үстерү  өчен  логик  мәсьәләләр,  сораулар .

8. Сәләтле  балаларга  класстан  тыш  уку  өчен  аерым  китаплар  да  тәкъдим  ителә.  

Фикер  йөртә  белү -  кеше  күзенә  күренми  торган  осталык .    Ә һәр –төрле  осталыкка  өйрәтү ике  өлештән  тора:  беренчедән,  өйрәнүчегә  үз   осталыгыңны  күрсәтү,  икенчедән,  эш  барышында осталык  алымнарын  чарлау-телдә фикерләү.      

Занков  системасы  алымнарын  куллану  отышлы. Бу  система  укучыларның   фикерләү  сәләтен  төрле  яклап  үстерүне  беренче  урынга  куя.    

Интеллектуаль  тренинг  -   интренер  мәсьәләләр  куллану.  Ул   мәсьәләләргә  җавап  табу  күмәк  төстә  сорау –җавап  рәвешендә оештырыла .                  

Интренер  түбәндәгеләргә  өйрәтә :  

1.  Информацияне  максатчан  эзләргә.

2.  Интуицияне  ( сиземләүне  )  үстерергә.

3.  Сорауларны  грамоталы  төзергә

4 . Башны  эшләтү  алымнарына  өйрәтә

5 . Иптәшеңнең  җавабын, соравын  тыңларга  өйрәтә.  

Интренер  мәсьәләләр.    

1.  Ул  хезмәт  сөя.  Иртәдән  кичкә  кадәр  эшли.  Ул  бик  көчле,  авырлыклар  күтәрү  буенча  рекорд  куя  алыр  иде.  Ләкин  ул  ярышларда  катнашмый.  Ул  көн  саен  авыр  физик  эш  башкара,  әмма  хезмәт  хакы  ала  алмый. Ни  өчен?  

2. Кеше  ашыга.  Ул  яңгырдан  соң  җыелган  сулар  аша  сикереп  чыга,әмма аларга  басып  су  да  чәчрәтә .  Ул  үзен  көткән  урынга  бара,  ләкин  анда  аны  аерылышулар  көтә.  Ул  һәр  көнне  үзенең  кулы  белән  җылы, йомшак  һәм  үзенә  бик  кадерле  нәрсәне  кыса.  Бу  кеше  кулы  белән  нәрсәне  тоткан?  

Күп  вакыт  башлангыч  сыйныфларда  яхшы  белүче  укучыдан  сорамый  башлыйлар.  Укытучы  аның  белүенә  ышана.  Әгәр  укучы  бик  теләп  нәрсәдер  әйтергә  кул  күтәрсә ,  аны  “күренергә  тели” дип  гаеплиләр.     Мондый  вакытта  укучы  үзенең  активлылыгының  укытучыга  кирәк  түгеллеген  аңлый  һәм  укудан  туктарга  мөмкин.    

Сәләтле  укучыларга  күбрәк  нагрузка  кирәк.  Мәсәлән, математика  дәресендә  контроль     эш  вакытында  сәләтле  укучы  үз  вариантын,   күршесенең  вариантын  да  эшләп  бетерә  ала.  Вакыты  калып  яңа  төр  эш  яки  өй  эшен  дә  эшли  башларга  мөмкин.

Үземнең IV сыйныф укучым Габдрахманов Руслан математика фәне буенча сәләтле. Дәрестә ул уку программасыннан тыш өстәмә тестлар һәм карточкалар да эшләргә җитешә. Математикадан контроль эш вакытында һәрвакыт 2 вариант эшен эшләп килә.  

Кайбер  укытучылар  артык  эш  тикшерәселәре  килмәүдән,  сәләтле  укучыны  үз  эшен  эшләп  бетергәннән  соң  тик  утыртырга  мөмкин.  Мондый  вакытта  бала  сөйләшә,   тәртипсезләнә  башлый .  Дәрес  ахырында  бу  укучы  тәртибе  өчен  начар  билге  ала.           Без  үзебезнең  мәктәбебездә  укучыларны  сәләтлелек  күрсәткечләре  буенча  группаларга  аерабыз  .  

1.  Төгәл  фәннәр .    

2.  Гуманитар  фәннәр .      

3.  Эстетик  юнәлеш .    

4.  Спорт  юнәлеше .                    

5.  Һәр  яктан  сәләтле .    

Һәм  шул  юнәлешләр  буенча  эшлибез.

Эстетик юнәлеш буенча сәләтле балалар күп. Ел саен мәктәп буенча “Минем яраткан уенчыгым”, “Көз йөри”, “Кышкы табигать”,  “Минем әнием” һ.б. темаларга рәсем конкурслары үткәрәбез.  2 ел рәттән янгын куркынычсызлыгы һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре үткәргән рәсем конкурсларында катнашып укучыларыбыз мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Файзрахманов Наил, Минемуллин Фәннур, Мифтахова Руфинә, Хаматдинов Руфатлар ел саен алдынгы урыннарны алып киләләр.

Математика буенча сәләтле укучылар (җитәкчеләре Хаматдинова М.Г.) “Сабантуй” газетасында чыгып бара торган Мөстәкыймовларның биремнәрен беренчеләрдән булып эшләп җибәрәләр. Аларның исем – фамилияләрен газета битләрендә күрү, безнең барыбыз өчен дә зур шатлык китерә.

Мәктәбебездә Драмкружок эшли. Җитәкчесе Рәсимә Гаптенуровна балаларның сөйләм телен үстерү һәм сәнгатьле сөйләү күнекмәләре өстендә эшли. Һәр бәйрәмгә 1әр әкият сәхнәләштереп ата – аналарга күрсәтәбез. Апрель аенда “Имин булсын юлыгыз!” дигән темага сәхнәләштерелгән тамаша әзерләп ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырдык. Алар мәктәпкә дә, балаларга да күп бүләкләр алып килделәр.

Классларда  олимпиадалар үткәрәбез.  Югары   классларда  үзем  укыткан  укучыларымның олимпиадаларда  призлы  урыннар  алуыларында  минем  дә  өлешем  бар дип  уйлыйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Работа с одаренными детьми. Формы и методы работы с одарёнными детьми

Работа с одаренными детьми.Формы и методы работы с одарёнными детьми...

Детская одаренность. Система работы с одаренными детьми

АКТУАЛЬНЫЕ ПРОБЛЕМЫ СОВРЕМЕННОГО ОБРАЗОВАНИЯМеждународная научно-практическая конференцияРабота с одаренными детьми является одним из приоритетных направле-ний в образовании на государственном уровне,...

Работа с одаренными детьми. Формы и методы работы с одарёнными детьми. (из опыта работы)

Одарённость — это системное, развивающееся в течение жизни качество психики, которое определяет возможность достижения человеком более высоких, незаурядных результатов в одном или нескольких видах дея...

Одаренность. Формы и методы работы с одаренными детьми

Миссия школы по отношению к одаренным учащимся – предоставление каждому ОУ сферы деятельности, необходимой для реализации интеллектуальных и творческих способностей, формирования потре...

Работа с одаренными детьми. Конспект занятия по авторской программе "Развитие одаренности средствами арт-терапии".

Конспект занятия по работе с одаренными детьми для развития творческого воображения и абстрактного мышления....

«Одаренный ребенок. Формы и методы работы с одаренными детьми. Презентация опыта»

Любому обществу нужны одаренные люди, и задача общества состоит в том, чтобы рассмотреть и развить способности всех его представителей. Часто про одаренных людей говорят, что в них есть «Искра Б...

Одаренный ребенок. Кто он? Формы и методы работы с одаренными детьми.

Одаренный ребенок. Кто он?Формы и методы  работы с одаренными детьми....