Гаилә бәйрәме (Праздник семьи)
классный час (1,2,3,4 класс) по теме

Литературно- музыкальный монтаж для учащихся 1-4 классов на праздник семьи.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gail_byrme.docx22.35 КБ

Предварительный просмотр:

Гаилә бәйрәме.

Хәерле көн, хөрмәтле  әти-әниләр,укучылар.

Бер күрешү үзе бер гомер дип

Бабайлар бит юкка әйтмәгән

Бер очрашып серләр бүлешү-

Бу гадәтләр әле бетмәгән.

Бүген без бөтен гаиләләребез белән бергә очрашып  бәйрәм уздырабыз. Кеше өчен гаиләдән дә кадерле , гаиләдән дә әһәмиятле әйбер юк. Гаиләдә без аңлау,күңел җылысы , кадер –хөрмәт күрәбез. Гаиләдә безнең иң кадерле кешеләребез –әти-әниләребез бар. Бергә булганда гына без көчле, без теләсә нинди авырлыкларны да җиңеп чыга алабыз. Әйдәгез, әти-әниләребезне хөрмәт итик, яратыйк, аларга багышлап бәйрәмебезне башлап җибәрик.

Безнең гаиләләр җыелган

Ял итәр өчен бүген

Сүзләремнең иң матурын

Әйтмичә мөмкин түгел

Күңелләр шатлыклы булганга

Без җыелдык бүген бу залга

Әти-әниләребез, карагыз

Ничек без бергәләп күңел ачабыз.

                           Бәйрәмнәр күп болай да ,

                           Ә шулай да, ә шулай да, иң шәп бәйрәм –балачак.

                          -әйе ,бәхетле  гаилә,бәхетле балачак!

                          Күңелгә ятышлы бу сүзләр.

                           Җырлар җырлыйк,тыңлыйк, отыйк,

                           Җыр күңелне җылыта

                          Әйдә җырлап яшик дуслар,

                           Җыр дуслыкны ныгыта.

Җыр: “Кояшлы ил”

Бер бәйрәм бар февральдә

Кадерле ул һәркемгә

Аны иң зур бәйрәм дип

Мөмкин хәтта әйтергә

Ул- тынычлык бәйрәме

Аны һәр кеше белә-

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.

                             Минем әти дә күптән

                             Солдатта хезмәт иткән

                           Әле егет чагында

                            Торган Ватан сагында.

Үскәч , солдат булырмын

Әтием кебек мин дә

Аның кебек тырышып

Зарядка ясыйм көн дә.

                           Турникта да атынган

                            Канатта да тартылган

                            һәм күтәргән гер дә ул

                             көчле шуңа күрә ул.

Җыр: “Солдатта булган диләр”.

Укучылар , безнең тагын бер бәйрәм “Әниләр бәйрәме” дә бар бит әле.

Җыр: “Кояш гомере”

Бүген әниләр бәйрәме

8 март бүген

Һәркемнең үз әнисе бар

Шуңа күңелем шат минем

                             

                               Әниләрнең бәйрәменә

                                Куана шулай алар

                                Әниләрне котлый бүген

                                Җирдә бөтен балалар.

Җыр:”Әнием”(Аңламый әле яшь диләр)

Бәйрәмегез белән котлап

Әти-әни сезгә дәшәбез

Һәрчак шулай безгә үрнәк булып

Пар канатлар булып яшәгез

Парлап канат кагу җиңеллерәк

Язмыш сезне ялгыз итмәсен

Бәхет чишмәләрегез тулып торсын

Мәңге-мәңге суы кипмәсен

                          Якты көннең һәрбер иртәләре

                          Килсен сезгә кояш нур булып

                          Сәламәлек бәхет юлдаш булсын

                          куанычлар килсен ургылып

Ничек түләп бетерербез

Гомер биргән өчен безгә

Балам диеп , янып көеп

Яшәгәнең рәхмәт сезгә

Гомер буе язсын иде безгә

Әти-әни диеп дәшәргә

Кайгы күрми ,бәхет- шатлык белән

Бергә-бергә озак яшәргә.

                             Ата-ана хакы дигән

                             Кануннар яшәп калсын

                             Гаиләләр һичкайчан да

                            Кыйбласын югалтмасын

Ата-анадан башка

Бар нәрсә дә табыла

Һәр бала ата-анага

Изге итеп табына

                         Биедек тә, җырладык та

                         Шигырьләр дә сөйләдек

                         Бәйрәм итеп уйнап алдык

                          Матур көйләр көйләдек

Бәйрәм киче бетеп килә

Кунакларга әйтик шуны

Сәламәтлек, бәхет телик

Һич белмәсеннәр борчуны.

Җыр “

КВН

Хәзер кадерле әтиләрне һәм улларны, әниләрне һәм кызларны ярышка чакырабыз.

Уеннар уйнарбыз , ярыш оештырырбыз, концерт номерлары күрсәтербез. Әйдәгез уйнау өчен 2 командага бүленик.

  1. Командалар белән танышу.
  2. Командалар сәламе
  3. Ромашка уены.
  4. Пантомимо белән күрсәтү.

1 командага:

-иртән йокыдан торга, барыбыз да өйдән чыгып киткәнче нәрсәләр күрә безнең башлар?

2 командага:

-иртәсе ничек башланса, киче дә шулай үтә һәм көне дә . кич белән җыелгач, башлар ниләр күрә?

5 . Капитаннар ярышы.

1 команда:

  1. Шүрәле әкияте авторы.
  2. Татарстан флагының төсе.(кызыл,яшел,ак)
  3. Хоккей командасында ничә кеше?(18)
  4. Татарстанда иң зур елга(идел)
  5. Татарстанда нинди шәһәр бөгелмәскә куша?(бөгелмә)
  6. Нинди сүз төркеме предметны белдерә?(исем)

2 команда:

-“Сертотмас үрдәк” әкияте авторы

-Татарстанның дәүләт телләре(рус һәм татар теле)

 -футбол командасында ничә кеше?(11)

-суда нинди таш булмый?(коры)

-татарстандагы кайсы шәһәр балык исеме йөртә ?(алабуга)

-нинди сүз төркеме предметның билгесен белдерә?(сыйфат)

6. Иртәнге гимнастика.

Һәркөн иртән гимнастика ясау сәламәтлек өчен яхшы.

Иртәнге гимнастика кәефне күтәрә, тәнне яза, башны эшләтә, мускулларны ныгыта. Гади гимнастика бар кешегә дә бер тоела. Тематик гимнастика аерым профессия кешеләре өчен. Әйдәгез ,без дә берничә элементтан торган шоферлар һәм хуҗабикәләр өчен күнегүләр күрсәтик. Бу күнегүләрдә профессияләргә туры килерлек элементлар булсын.

Әтиләр өчен- хуҗабикәләргә гимнастика

Әниләр өчен-шоферларга гимнастика

7. Йорт хайваннары мәктәбе.

Барлык балалар  яшьләре тулып , мәктәпкә баралар. Алар укырга , язарга, җырларга,һ.б. күп нәрсәләргә өйрәнәләр . ә өйдә балаларның якын дуслары эт белән песи кала . әле ярый, эт хуҗасын мәктәп ишек төбенә кадәр озата ала. Директор рөхсәт итсә, класска да керер иде. Ә песи көнозын өйдә хуҗасының мәктәптән кайтуын көтеп ята. Көннәрдән беркөнне эт һәм песи кызык ясарга булганнар. Без йорт хайваннары өчен мәктәп ачабыз диләр . Шулай итеп , эт һәм песи балалары мәктәпкә киләләр. Алар анда нәрсә белән шөгыльләнә?

1 командага:

  1. Эт үзенең балаларын ничек өйрәтә?

2 командага:

  1. Песи нәрсәгә өйрәтә?(сүзләр белән түгел, хайван авазлары белән күрсәтергә)

8. Уку дәресе:”Әкияттә кунакта”

Командаларга әкият иҗат итәргә темалар

1 командага:- Ни өен суганны тураганда елыйбыз?

2 командага: -Ни өчен помидор кызыл булган?

9.Рус теле дәресе”Анаграмма”

Билгеле бер вакыт эчендә кайсы команда күбрәк дөрес җавап яза:

Смола-(масло), каприз-(приказ), карп-(парк), кулак_(кукла), плюшка-(шлюпка), терка-(актер).

10. Жыр дәресе:”Пешми калган җырлар

1 команда кешеләре җырның бер юлын язып, аны бөкләп куя,2 нче юлны 2 команда яза, бөкли. Шул рәвешле җыр чыгарып, аны “Күбәләгем”җыры көенә командалар бергәләп башкаралар.

11.Рәсем дәресе.

Безнең рәссамнәребез төрле пейзажлар, портретлар, натюрмортлар ясарга яраталар. Әйдәгез әле бүген тактага күз бәйләп , мәкальләр буенча рәсем ясап карыйк:1 команда :-“Ике куян артыннан чапсаң, берсен дә тота алмассың”,2 команда:-“Бүләккә биргән атның тешен карамыйлар”

12.Татар теле дәресе”Бәйрәм хөрмәтенә котлаулар иҗат итү

13. Математика дәресе

-кулны өзмичә конверт ясарга. Шул конвертта ничә өчпочмак бар?(ике команда өчендә, 1 кеше чыга , ясый)

- Куш, күпме булыр?

1000, 40,1000,30,1000,20,1000,10(4100)

-бер гаиләдә  ике ата, ике ул бар. Гаиләдә ничә кеше?(3)

-өчәү өчәү өч төштә, берәү генә бер төштә(10)

Ике сигезең уналты, янә сигез ,янә алты, ике алты, бер сигез, бер егерме ,бер утыз.(100)

14. “Туган көн”

Без туган көннәрне көтеп алабыз һәм күңелле , истә калырлык итеп уздырырга тырышабыз. Туган көнгә багышлап җырлар җырлыйбыз. Ничек уйлыйсыз ?Хайваннар арасында туган көн мәҗлесләре бармы икән? Тавыклар һәм казлар туган көн уздырырга булганнар.”Туган көн җитсә, безне кыздыралар, бездән тәмле ашлар пешерәләр. Әйдәгез , үзебез дә уздырыйк?

Тавыклар казларны, казлар тавыкларны кунакка чакырганнар. Карыйк әле, Әтәч,Ата каз туган көндә нинди теләкләр әйттеләр микән?

1 командага:-“Әтәч котлавы”                   2 командага:”Каз котлавы”

Командалар бер-берсен кунакка чакыра,теләк әйтә,концерт номеры күрсәтә.

Хушлашырга вакыт җитте, кичәбез күңелле үткәндер дип ышанып калабыз  .  Теләп катнашкач,гаиләләр бердәм булгач,җиңә алмаслык сынаулар юк икәнлегенә без бүген тагын бер тапкыр инандык. Бу тормышта барысы да үзебездән тора, тырышып уйныйбыз, эшлибез,җырлыйбыз, биибез, ярышлар да сынатмыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар сезгә Гаиләләрегез нык, иртәләрегез хәерле,тормышларыгыз куанычлы булсын. Пар канатлар булып озак яшәгез, киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз.  .

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Праздник семьи

Методическая разработка "Праздник семьи" направлена на формирование нравственной культуры детей и родителей, развитие интереса к истории своей семьи, семейным традициям, родословной, воспитание чувств...

Сценарий утренника "Праздник семьи"

Этот праздник составлен для учащихся начальной школы и их родителей и проводится или в День Семейного общения (12 сентября в г.Ульяновске), или ко Дню защитника Отечества и Международного Женского Дня...

Праздник семьи

Сценарий праздника семьи, посвящённый 23 февраля и 8 марта....

праздник "семь-Я"

праздник к году семьи...

Праздник семьи."Папа, мама, я - дружная семья!"

Праздник был проведён с целью, чтобы у детей  -формировать убеждения о важности семьи, о роли семьи в жизни человека, представление о важности каждого члена семьи;-привить желание активно участво...

Семейный праздник "Семья - волшебный символ жизни"

1 сентября 2012 года был проведен семейный праздник "Семья - волшебный символ жизни". Активное участие приняли в нем не только дети, но и родители. В конце праздника были сделаны фотографии на память....

Сценарий классного часа, посвященного подготовке к празднику семьи

Данная разработка классного часа даст возможность познакомиться с оригинальным подходом в проведении классного часа на основе "Звёздочки идей",  классный час является введением в проект, реализац...