Әлифба бәйрәме (Праздник Азбуки).
классный час (1 класс) на тему

праздник азбуки для 1 класса.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lifba_byrme.docx16.9 КБ

Предварительный просмотр:

Җыр

1укучы. Күтәренке күңелле,

Бар да көләч шат бүген!

Күктә кояш телмая,

Яшерә алмый шатлыгын.

2кучы. Җырлыйсы килеп кенә

Тора барыбызның да.

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең да.

3 укучы. Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч шат бүген.

Безнең “Әлифба ” бәйрәме,

Котлагыз безне бүген!

Укытучы. Кадерле укучыларым, хөрмәтле кунаклар! Бүген зур бәйрәм-Әлифба бәйрәме! Әле 1 сентябрь  иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

Әйе, хәрефләрне тану, иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез тырыштыгыз, өйрәндегез. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” диләр. Булдырдыгыз! Бүген безнең сыйныфтагы һәрбер бала укый, яза, саный белә. Чын уүңелдән котлыйм сезне, укучылар! Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, барыбызның да бәйрәме.

Убырлы керә. Туктагыз әле, туктагыз! И , ходаем, үзләре бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр. Ник миңа дәшсеннәр. Миңа чакыру җибәрсәгез кәгазъ бетәр идемени? Менә кызык итәм әле үзегезне. Тылсым белән бәйрәмегезне өзәм дә китәм.

Укучылар. Гафу ит инде безне, Убырлы! Башка бәйрәмнәргә чакырырбыз. Бәйрәмебезгә комачаулама.

Убырлы. Ярар инде, тик бер шартым бар. Мин сезгә табышмаклар әйтәм. Шунда сезгә бик кирәкле сүз чыгачак. Шул сүзне тапсагыз, дәвам итәрсез...

Укучылар. Әйдә, убырлы карчык, сынап кара үзеҗезне.

Убырлы. Табышмакларым әкият геройларына багышланган. (кроссворд эленә. Табылычак “Әлифба” сүзе ачыграк билгеләнелә. Әкият геройлары укытучы сайлый.)

  1. Карурманда йөридер, кети-кети уйныйдыр (шурәле)
  2. Г.Тукай әсәрендәге Шүрәленең бармагын кыстырган герой (Былтыр)
  3. Тәгәрәп китеп әбидән, бабайдан кучннан кача алган, төлкедән кача алмаган. (тугәрәк икмәк)
  4. “Попугай белән леопард” әкиятендә леопард өстенә кем су сибеп торды. (фил)
  5. Арыш арасындагы капкынга нинди әйбәт хайван эләкте? (болан)
  6. Озын чәчен алтын тарак белән кем тарый? (су анасы)

Убырлы. Ой, молодөы! Бар табышмакларга да дөрес җавап бирдегез. Укыйк әле, нинди сүз килеп чыкты икән?

Укучылар. Ә-Л-И-Ф-Б-А.

Убырлы. Укучылар, бик тырыш, белемле икәнсез. Мин бик шат. Миңа әкияттемә китәргә вакыит җитте. Сау булыгыз, дусларым!

Укучылар. Сау бул, Убырлы!

(Сәхнәгә хәрефләр тотып укучылар чыга).

Хәрефләр төрле-төрле,

Хәрефләр тере-тере...

Үзләре сәйлән- сәйлән,

 Бииләр әйлән- бәйлән.

Тезелгән әнә бергә

Сүзләргә әйләнергә.

Рәхим ит, дустым, әйдә,

Хәрефләр бәйрәменә!

(Әлифба турында шигырьләр уку.)

Ә - Ә бар әнидә, әбидә,

Әтәчтә, кәпәчтә...

Тагын “ә”кайда бар,

Әйтегезче, дусларым.

(укучылар Ә хәрефеннән башланган сүзләр әйтәләр)

Л – Өйрәндегез күп хәрефләр

Тырышып түгеп тирләр.

“Л” хәрефенә башлана

Тагын нинди исемнәр?

(“Л”дан башланган сузләр әйтәләр)

И – Әти, әни, әби, бәби –

“и” хәрефе бар бездә.

Син дә әйдә сүзләр уйла

“И” хәрефенә тизрәк.

(“И”дан башланган сүзләр әйтәләр.)

Ф – Фаил, Фәния, Фәнил,

Син әйдә сана тизрәк.

Тагын ниләр уйлыйк икән?

Фикер йөртергә кирәк.

(“Ф”дан башланган сүзләр әйтәләр.)

Б – Бүген бәйрәм бит безнең,

Бар балалар да белсен.

“Б”дан башка бәйрәм булмый,

Барысы күреп торсын.

(“Б”дан башланган сүзләр әйтәләр.)

А – “А” бар алмада , айда ,

Алсу, Алмаз ,Айнурда .

“А” хәрефен яратабыз,

“А” тагын бар кайларда?

(“А”дан башланган сүзләр әйтәләр.)

Укучы. Алтын ачкыч хәрефләр

Бүген безнең кулларда .

Алда биек баскычлар,

Чыгыйк олы юлларга.(хәрефләр чыгып китәләр)

1 укучы. Хәрефләр, серле-серле,

Хәрефләр тылсым-тылсым,

Тылсымлы бу хәрефләр

Һәрвакыт юлдаш булсын!

2 укучы. Хәзер инде без , дуслар,

Тылсымчылар үзебез.

Рәхәтләнеп  укыйбыз

Татарның һәрбер сүзен.

Җыр:

Шурәле керә. Убырлы: “Мин Арпаяз мәктәбендә “Әлифба” бәйрәмендә булдым.”,- дигәч , көнчем килде. Мин дә барып хәлләрен белеп килим әле дидем. Сез мине таныдыгызмы соң? Мин кайсы әкияттән? Минем турында кем язган?

Укучылар. Габдулла Тукай

Шурәле. Молодцы , укучылар!  Ләкин минем дә сезне сынап карыйсым килә. Әйдәгез әле, бер уен уйнап карыйк. Мин сезгә бер сүз әйтәм. Сез шул сузгә кергән хәрефләрдән кечкенә сүзләр төзегез.

КӨНБАГЫШЛАР

(укучылар сүзләр әйтәләр)

Шурәле. Бигрәк тырыш балалар булдыгыз. Азрак ял итеп алырга теләмисезме? Әйдәгез, бер уен уйнап алыйк әле.

Уен уйнау:татар халык уеннары

Шурәле. Рәхмәт, укучылар! Миңа китәргә вакыт. Мине әкиятемдә көтәләр. Сау булыгыз!

Укучылар. Хушыгыз!

Укытучы. Укучылар, безнең бәйрәмебезгә тагын бер кунак килгән. Белмәмеш дус, әйдә, рәхим ит!

Белмәмеш. Мин сезгә телеграмма китердем. Шуны укып күрсәтим әле.

Телеграмма укыла:”Тиздән килеп җтитәм. Туган тел.”

Белмәмеш. Туган тел килеп җиткәнче бер соравыма җавап бирә алмассыз микән? Нишләптер башым эшләми.

Укучылар. Бик теләп җавап бирәбез.

Белмәмеш. Татар алфавитында ничә хәреф бар.

Укучы. Мин сезгә шигырь юллары белән җавап бирәм.

Утыз тугыз уенчык,

Утыз тугыз куаныч.

Ничек телисең, шулай тез,

Серләр дөньясында йөз.

Белмәмеш. Рәхмәт, дуслар. Димәк 39 хәреф икән. Әнә көтеп алган кунагыбыз да килеп җитте рәхим ит, Туган тел! (туган тел китабының тышлык рәсемен тотып укучы керә.)

Туган тел. Исәнмесез, укучылар! Менә,ниһаять, мин дә килеп җиттем.

Укучы. Исәнме, Туган тел.

Туган тел. Туган – иң татлы тел,

Туган тел- иң тәмле тел.

Тәмле дип телеңне йотма,

Туган телне онытма!

Укытучы. Укучылар, Әлифбаны тәмамладык. Аңа алмашка “Туган тел” килә.

(укучыларга “Туган тел ” китабы тапшыру.)

Кучы. Рәхмәт, Туган тел, сиңа

Безгә килүең өчен.

Дуслашырбыз, серләшербез,

Белм үтәр безнең

Туачак һәр көнебез.

Җыр:

Укытучы. Кадерле укучылар, кунаклар! Безнең сезгә әйтер сүзебез бар.

Укучылар.

Сезнең алда

Сүз бирәбез:

Ялкауланмаска,

Икеле алмаска,

Тырыш булырга,

Бишкә укырга!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий "Праздник Азбуки".

Театрализованное представление....

Праздник "Азбука безопасности"

Представленное внеклассное мероприятие можно использовать как обобщение по пройденному материалу. Дети закрепляют навыки безопасного поведения дома, на улице, в природе, умение оказать элементарную ме...

Праздник Азбуки

Итоговый урок по обучению грамоте в 1 классе....

Праздник азбуки

внеклассное мероприятие в 1 классе...

Праздник Азбуки. За всё, чему ты нас учила , спасибо Азбука тебе.

Для  1  класа  праздник  прощания  с  Азбукой....

Праздник первой учебной книги в 1 классе (праздник Азбуки)

Внеклассное мероприятие - итог большой работы учителя и обучающихся по  изучению грамоты. Мероприятие способствует развитию читательского интереса у школьников через работу с книгой, через п...

Праздник первой учебной книги в 1 классе (праздник Азбуки)

Внеклассное мероприятие - итог большой работы учителя и обучающихся по  изучению грамоты. Мероприятие способствует развитию читательского интереса у школьников через работу с книгой, через п...