Наша дружная семья.
материал по теме

Рахматуллина Алсу Раисовна

   Материал на татарском языке.  Предназначен для проведения с родителями.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon prazdnik_semi.doc54 КБ

Предварительный просмотр:

(Укытучылар Рәхмәтуллина А.Р. һәм Гайнетдинова А.А. эшкәртмәсе)

Максат: 1. Мәктәп һәм гаилә арасында тыгыз элемтә урнаштыру.

             2. Укучыларда бәйләнешле сөйләм телен һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

                         3. Гаиләгә мәхәббәт, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

  Әдәбият: 1.  “Ачык дәрес” гыйнвар 2007 ел, сентябрь 2006 ел, ноябрь 2000 ел.

                    2.Мәгариф №4, 2002 ел.

Кичә барышы

- Хөрмәтле әти-әниләребез!

- Хөрмәтле кунакларыбыз!

- Хөрмәтле укучыларыбыз!

- Табигатьнең матурлыкка, яхшылыкка, аклыкка, назга төренгән мәлендә олы бәйрәмгә - Гаилә бәйрәменә җыелдык.

- Бәйрәмне ачып җибәрү өчен сүз мәктәп директоры Фирдания Әдһәм кызына бирелә.

- Кадерле әти-әниләребез, кунакларыбыз! Сүзне җырчы кызыбыз   Гыйльметдинова Гөлдәния сәламли.

- Гаилә ул – җылы учак. Учак янына гаиләдәге һәр кеше җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк була. Гаиләнең терәге - ир-ат, әти кеше. Ә әни кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз нарасыена бирә.

- Хөрмәтле әтиләр! Хөрмәтле әниләр!

 Тормышыгыз ямьле булсын!

 Ямьле булсын, гөрләп торсын,

Эшләрегез уңып торсын,

Гаилә бәйрәме котлы булсын!

  1. Конкурсантларыбызның осталыкларын бәяләү өчен жюри составына әгъзалар сайлап куйыйк.
  1. Гайнетдинова Н. Г.
  2. Гатауллина Ф. Г.
  3. Йосыпова Р. К.
  1. Конкурста 4 гаилә катнаша.
  2. Вәлиевлар.
  3. Бариевлар.
  4. Хәбибуллиннар.
  5. Зиннатуллиннар.
  6. Хәзер гаиләләрне командаларга бүләбез. Командалар үзләренә исем уйлыйлар.(Вәлиев А. башкаруында нәфис сүз.)

1 нче конкурс

“Гаиләнең визиткасы”

   -  Үзләре белән таныштыру өчен сүзне гаиләләргә бирәбез.

2 нче конкурс

 ”Аш-су остасы”

   -  Гаиләләр белән танышып киттек. Без бу конкурсны өй эше итеп биргән идек. Хәзер әниләребез әзерләнәторган арада шигырь тыңлыйк. (Зиннәтуллина Рүзилә “Әниемә”)

3нче конкурс

 “Үзем турында сөйлим”

  1. Ә хәзерге конкурсыбызда әтиләр үзләре, һөнәрләре, хоббилары турында сөйләрләр.

4 нче конкурс

 “Гаилә һәм мәктәп”

- “Гаилә һәм мәктәп” дип аталучы конкурста һәр командага ситуацияле биремнәр бирәбез. Алар баланы мәктәпкә озату, балага дәрес әзерләтү күренешләрен күрсәтсеннәр. Командалар әзерләнгән арада 1 нче класс укучылары үзләренең һөнәрләрен күрсәтерләр. Җыр “Гөлкәйләрем.”  Сөнгатова Илүзә башкаруында нәфис сүз “Надан кыш.”

5 нче конкурс

“Мәкальләр һәм табышмаклар”

  1. Әти-әниләрнең татар халык авыз иҗатын ни дәрәҗәдә белүләрен тикшереп карыйк. Мәкальнең башын әйтәбез, әсез ахырын дәваи итегез.
  1. Ана күңеле балада- (бала күңеле далада.)
  2. Ир-баш – (хатын-муен.)
  3. Баланың бармагы авыртыр- (ананың йөрәге авыртыр.)
  4. Ни чәчсәң, (шуны урырсың.)
  5. Егет кешегә  (70 төрле һөнәр дә аз.)
  6. Эш беткәч, (уйнарга ярый.)
  7. Калган эшкә (кар ява.)
  8. Тырышкан табар, (ташка кадак кагар.)

-  Ә хәзер табышмакларның җавапларын белегез.

1.Үлчәүләрдә үлчәнми,

   Базарларда сатылмый.

   Үзеңнеке булмаса,

   Кешедән әҗәткә алынмый. (бәхет)

2. Акыллыга әйттем,-

   Тыңлады да белде;

   Акылсызга әйттем

   Тыңлады да көлде. (табышмак)

  1. Ике аяклы үгез,

Маңгаенда куш мөгез. (велосипед)

  1. Кешеләрне очырта,

Үзе кошка охшамый;

Зонтик кебек җәелсә дә,

Җил-яңгырдан сакламый. (парашют)

  1. Һәркем кичкән бер күпер,

Берәүләргә киң күпер,

Берәүләргә тар күпер. (гомер)

  1. Җансыз җанлыны уята. (будильник)
  2. Бер көзгегә дөнья сыйган. (телевизор)
  3. Сырлы-сырлы, сырлы ул,

Безнең белән җырлый ул. (гармун)

6 нчы конкурс

“Бию конкурсы”

Нигә яшьлек

Янмагач та, көймәгәч тә?

Нигә тормыш,

Гаилә бәйрәмендә

Бер елмаеп көлмәгәч тә.

   Хәзер гаиләләрне биергә чакырабыз. Һәр парга газета бирелә. Алар шул газета өстендә генә бииәчәкләр. Көй туктагач газеталар урталай бөкләнәчәк. Я, кем җиңәр?

7 нче конкурс

“Балалар конкурсы”

    Балалар конкурсында аларның актёрлык осталыгын бәялик. Алар безгә тозлы помидор, карбыз, лимон һәм симәнкене ничек ашауларын күрсәтерләр. Алар әзерләнгән арада шигырь тыңлыйк. (Павлова Фәрия башкаруында нәфис сүз)

8 нче конкурс

“Күңелле стартлар”

    Хәзер гаиләләрне күңелле стартларда катнашырга чакырабыз. 2 команда, һәр командада 4 кеше. Шушы чиләктән музыка башлангач, банкаларга кашыклар белән генә су ташыйбыз. Башта әтиләр, аннары әниләр су ташыр. Музыка туктагач туктыйбыз һәм суларның күләменн чагыштырып җиңүчене билгелибез.

9нчы конкурс

“Понтомимо”

   Һәр гаиләгә хәрәкәт белән күрсәтелергә тиешле биремнәр бирелә.

  1. Сафин Әлфис башкаруында  шигырь. “Энекәш кирәк миңа”
  2. Гыйбадуллина Әдилә  башкаруында бию.

10 нчы конкурс

“Җырлыйк әле”

     Конкурста катнашучы гаиләләрнең барысыда җыр-моңга гашыйк кешеләр. Алар үзләренең сәләтләрен “Җырлыйк әле” конкурсында күрсәтерләр.

    Барлык биремнәрне үтәп, җырларны җырлагач, без яшеренгән тылымлы сүзне укырбыз. Җырны күмәк башкарып, күбрәк очко җыйган гаилә җиңүче була.

   Биредә язылган һәр санның артында тылсымлы сүзнең берәр хәрефе. Команда санны сайлый, мин нинди дә булса сүз әйтәм. Команда шул сүз булган җырны башкара. Аннары уенны икенче команда дәвам итә. Әгәр мин әйткән сүз булган җырны белмәсәгез. Уен икенче командага күчә. Тылсымлы сүзне алдан укып белсәгез дә әйтергә ярамый.

Б  Ә  Х  Е  Т  Л  Е      Б  У  Л  Ы  Г  Ы  З

             1    2     3     4     5    6    7            8    9     10    11   12   13   14

  1. – буран
  2. - әни
  3. – аерылмагыз
  4. – күбәләк
  5. – ак
  6. – бәхетле
  7. – мәктәп
  8. – балан
  9. – учак

10. – ай

11.- кояш

12.- гармун

13.- алка

14.- пар

   Ә хәзер, командаларның җыйган очколарын жюри санаганда, 4 нче класс укучылары башкаруында җыр тыңлагыз.

- Сүз жюрига бирелә.

Ата-ана хакы дигән

Кануннар яшәп калсын.

Гаиләләр һичкайчан да

Кыйбласын югалтмасын.

Ата-анадан башка

Бар нәрсә дә табыла.

Һәр бала ата- анага

Изге итеп табына.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника "Наша дружная семья" Автор Смородинова Елена Эдуардовна

Праздник для  детей и их родителей, бабушек и дедушек, посвящён Дню семьи. В сценарии использованы стихи, песни, частушки инсценировки....

Наша дружная семья

Урок окружающего мири во 2 классе с привлечением родителей для знакомства с традициями семьи.. К уроку есть презентация (офис 2007)....

"Наша дружная семья». Утренник для учащихся начальной школы.

 "Наша дружная семья». Утренник для учащихся начальной школы....

Классный час "Наша дружная семья"

Классный час для учащихся 2-4 классов, посвящённый семье....

Наша дружная семья

Внеклассное мероприятие...

Наша дружная семья

Это сценарий мероприятия...

Внеклассное мероприятие .Наша дружная семья.

В сценарии подобраны стихи и песни о семье и ее членах. Была проведена большая работа по подготовке.Родители подготовили представление своих семей, выпустили Семейные газеты, среди ребят прошел конкур...