Авторская программа 2 класс
рабочая программа (2 класс) по теме

Сырышева Надежда Семёновна

2 нче сыйныф өчен сыйныфтан тыш эшчәнлек программасы

Юнәлеше: рухи-әхлакый

Төре: проблемалы-нәтиҗәле аралашу

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avtorskaya_programma_2klass_peresohran._2.doc329.89 КБ

Предварительный просмотр:

Эчтәлек

  • Кереш.......................................................................................................3
  • Программага аңлатма язуы.....................................................................3
  •  “И туган тел, и матур тел ” программасының

укыту-тематик планы................................................................................5

          2 сыйныф.....................................................................................................5

      4.Программаның  эчтәлеге.............................................................................7

      5. Файдалану өчен әдәбият.............................................................................8

Кереш

 Һәрбер халыкның туган теле шикелле, татар теле дә кешегә аралашу чарасы, дөнья белән танышу, танып белү һәм фикерләү коралы булып хезмәт итә. Шуның өстенә ул – мәктәп баласы өчен укырга-язарга өйрәнү коралы, белем-тәрбия алу чарасы. Тел – уйлау коралы да. Кеше нинди телдә сөйләшсә, шул телдә уйлый да. Без фикерләүнең эчтәлеген тел аркылы гына белә алабыз. Фикерләү бары телдә генә чагыла, чынбарлыкка чыга, практикага аша.

Димәк, баланың аңы үсү, белеме арту, чынбарлыкны танып белү тирәлеге киңәю турыдан-туры телне яхшы белүгә бәйле. Шуңа күрә укучыларның фикерләү сәләтен үстерергә һәм барлык предметлар буенча нәтиҗәле өлгерешкә ирешү өчен, телне яхшы белүләренә омтылырга кирәк. Балаларны,үзләренең фикер-кичереш һәм хисләрен сөйләп, язып бирерлек итеп, әдәби телгә өйрәтү аларның гомуми үсешенә дә ярдәм итә.Бала телне оста куллана алганда гына белем үзләштерелгән булып санала.

Программага аңлатма язуы

“И туган тел,и матур тел”түгәрәге туган телебезне, милли байлыгыбызны, табигатебезне өйрәнүче игелекле эшләр мәктәбенең бер юнәлеше булып тора. Бу түгәрәк программасы башлангыч сыйныфта укучы татар телен яхшы белүче, туган ягыбызның табигатен, милли хәзинәләрен өйрәнергә, белергә омтылган һәм шул юнәлештә актив эшләгән кызлар һәм малайларга адресланган. Түгәрәккә йөрергә теләүче балаларның туган телне, туган якның үткәнен, гореф - гадәтләрен белүләре, үзләренең аң-белемнәрен төрле  яклап үстерүләре  көтелә.

      Бала мәктәпкә сөйләшә белеп килсә дә, аның сүзлек хәзинәсе укуның беренче көненнән башлап алынган яңа төшенчәләр, уйлар һәм хисләрне белдерү өчен җитеп бетми; шуның өстенә ул белгән сүзләрнең дә кайберләрен дөрес әйтми, мәгънәләрен дә аңлап җиткерми; сөйләменең синтаксик төзелеше дә ярлы була. Мәктәптә исә еш кына киңәйтелгән җавап белән чыгарга, укытучы һәм сыйныф алдында бәйләнешле итеп сөйләргә туры килә. Мондый нәрсәне аның моңа кадәр эшләгәне булмый һәм, әлбәттә, үзенең уйларын язарга да туры килми. Мәктәптә исә укыганыңны, укытучы сөйләгәнне, үз уйларыңны, хис-кичерешләреңне, күргән-белгәннәреңне матур итеп сөйләп, язып аңлата белү кирәк булып чыга. Кыскасы, баланы әдәби тел формаларына махсус өйрәтү ихтыяҗы туа.

Программаның максаты:

Ирекле, белемле, культуралы, үз милләтен сөючән, тормышта   үз урынын мөстәкыйль табучы, алга таба үз-үзен үстерергә һәм камилләштерергә әзерлекле     шәхес формалаштыру  өчен  шартлар  булдыру.

Программаның бурычлары:

Балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, сүзнең тылсымлы көче турында аңлату, әдәплелек, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерүгә ярдәм итү, туган ягыбызның табигатенә, халкыбызның  үткәненә һәм хәзергесенә кызыксыну уяту, һәрьяклап белемле һәм эстетик зәвыклы шәхес үстерү.

Программаның актуальлеге:

Мәктәпнең яңарыш чоры кичерүе, яңа федераль белем бирү стандартларына күчкәндә телне тирәнтен өйрәнү кирәклеге ачыклана һәм татар телен тирәнтен өйрәнү ихтыяҗы туа.

      Программа 2 нче сыйныф укучылары өчен 70 сәгать исәбеннән төзелгән, атнага 2 сәгать үткәрелә, төркемдә кимендә 18 укучы булырга тиеш.

Укучыларның белем  һәм күнекмәләренә  таләпләр:

2нче сыйныф азагына укучылар

  •  матур итеп сөйләшергә,
  •  яшьтәшләре белән аралашырга,
  •  үз фикерен башкаларга төгәл итеп әйтә белергә,
  •  сүзнең тылсымлы көчен аңларга,
  •  үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерергә,
  •  халкыбыз хәзинәсен белергә тиеш.

“И туган тел, и матур тел” түгәрәгенең  укыту- тематик планы

Бүлекләрнең исеме һәм темалар

Сәг.саны

Үткәреләчәк вакыт

Үткәрелгән вакыт

Шул исәптән

Тикшерү формасы

Теория

Практика

Фән буларак риторика (4 сәгать)                                       4

1.

Риторика – матур сөйләү турындагы фән

1

2.

С.Сәүбәнова. “Шифалы сөт”

1

3.

Тыңларга өйрәнәбез

1

4.

И.Туктар. “Тук-тук”

1

Әдәплеләр иленә сәяхәт (8 сәгать)                                       6           2

5.

Әдәплеләр иленә сәяхәт

1

6.

Шигырьләр, мәзәкләр уку

1

Ярыш

7.

Тылсымлы сүзләр

1

8.

“Тылсымлы сүзләр” илендә

1

9.

Үтенеч сүзләре

1

10.

Шигырьләр уку

1

11.

Әдәпле сүзләр

1

Тест

12.

Ә.Бикчәнтаева. “Тәмле сүз”

1

Сәнгатьле итеп сөйләшергә өйрәнәбез (6 сәгать)            5             1

13.

Сәнгатьле итеп сөйләшү чаралары

1

14

А.Алиш. “Чукмар белән Тукмар”

1

15.

Сөйләм тизлеге

1

16.

Г.Тукай. “Су анасы”

1

Рәсем конкурсы

17.

Сөйләм көе, тавыш төсмере

1

18.

“Күңелле чыпчык белән күңелсез карга” (әкият)

1

Әңгәмә кору (9 сәгать)                                                          7             1

19.

Әңгәмә кора беләсеңме?

1

20.

Җ. Тәрҗеманов. “Йокы бабай”

1

21.

Диалогик һәм монологик сөйләм

1

Практик эш

22.

Н.Измайлова.”Энем белән сөйләшү”

1

23.

Шрифт һәм аның әһәмияте

1

24.

Р.Төхфәтуллин. “Алмагачлы юл”

1

25.

Текстларның төрлелеге

1

26.

Н.Сәйяр.”Бәхет”

1

27.

Бәхет нәрсә ул?

1

Хикәя төзү

Сүрәтләү (11 сәгать)                                                               9            2

28.

Сүрәтләү турынла төшенчә

1

29.

Табышмак әйтеш

1

30.

Белдерү язарга өйрәнү

1

Практик эш

31.

Чагыштырып сүрәтләү

1

32.

Табышмак әйтеш

1

33.

Рәсем буенча хикәя төзү

1

Конкурс

34.

Чагыштыру

1

35.

Шигырьләр уку

1

36.

Китап укырга өйрәнәбез

1

37.

З.Туфайлова.”Безнең китапханәбез”

1

38.

Халык авыз иҗаты төрләре

1

Проект

Текст (28 сәгать)                                                                     22          6

39.

Ф.Кәрим.”Гармунчы аю белән җырчы маймыл”

1

40.

Текстның төп өлешләре

1

41.

Текстның төп мәгънәсе

1

42.

“Мәктәптә спорт бәйрәме” темасына хикәя төзү

1

Конкурс

43.

“Ахмак бүре” әкияте

1

44.

Текст төзелеше

1

45.

А.Алиш.”Алдакчы Наил”

1

46.

Текстның планын төзү

1

47.

“Кошлар туйдырам

1

48.

План буенча текстның эчтәлеген сөйләү

1

49.

Л.Лерон. “Кушамат”

1

50.

Әсәрнең эчтәлеген тулысынча сөйләү

1

51.

Җ.Тәрҗеманов.”Черик”

1

52.

Әсәрнең эчтәлеген кыскача сөйләү

1

53.

“Сандугач”(татар халык әкияте)

1

Ярыш

54.

Изложение (инша) язарга өйрәнәбез

1

55.

“Песи” хикәясе

1

56.

Үзлегеңнән хикәя төзү

1

57.

Рәсем буенча хикәя төзү

1

58.

Үзебез мәкалә язабыз

1

59.

Балалар газета-журналларын уку

1

60.

Дөньядагы иң тынгысыз сүз

1

61.

Р.Миңнуллин. “Ничекнигәниөчен”

1

62.

“Нигә” сүзенең сәяхәте

1

Проект

63.

Яңалыкны ничек белергә?

1

64.

Э.Мөэминова. “Тиз җавап бир”

!

65.

Мәзәкләр уку

1

66.

Тематик сүзлекләр

1

Без ниләр өйрәндек? (4 сәгать)                                             4

67.

Г.Афзал. “Сүз көче”

1

68.

Тылсымлы сүзләр

1

69.

“Зөһрә  йолдыз” (легенда)

1

70.

Йомгаклау

1

           

                                  Программаның эчтәлеге

Программа    җиде бүлектән тора:

Фән буларак риторика.   Риторика – матур сөйләү турындагы фән.  .Сәүбәнова. “Шифалы сөт” .   Тыңларга өйрәнәбез.   И.Туктар. “Тук-тук”

Әдәплеләр иленә сәяхәт.    Әдәплеләр иленә сәяхәт.   Шигырьләр, мәзәкләр уку. Тылсымлы сүзләр. “Тылсымлы сүзләр” илендә.   Үтенеч сүзләре.     Шигырьләр уку. Әдәпле сүзләр. Ә.Бикчәнтаева. “Тәмле сүз”.

Сәнгатьле итеп сөйләшергә өйрәнәбез. Сәнгатьле итеп сөйләшү чаралары. А.Алиш. “Чукмар белән Тукмар”. Сөйләм тизлеге. Г.Тукай. “Су анасы”. Сөйләм көе, тавыш төсмере. “Күңелле чыпчык белән күңелсез карга” (әкият).

Әңгәмә кору. Әңгәмә кора беләсеңме? Җ. Тәрҗеманов. “Йокы бабай”. Диалогик һәм монологик сөйләм. Н.Измайлова.”Энем белән сөйләшү”. Шрифт һәм аның әһәмияте. Р.Төхфәтуллин. “Алмагачлы юл”.  Текстларның төрлелеге. Н.Сәйяр.”Бәхет”. Бәхет нәрсә ул?

Сүрәтләү. Сүрәтләү турынла төшенчә. Табышмак әйтеш. Белдерү язарга өйрәнү. Чагыштырып сүрәтләү. Рәсем буенча хикәя төзү. Чагыштыру. Китап укырга өйрәнәбез. З.Туфайлова.”Безнең китапханәбез”. Халык авыз иҗаты төрләре.

Текст. Ф.Кәрим.”Гармунчы аю белән җырчы маймыл”. Текстның төп                         өлешләре. Текстның төп мәгънәсе. “Мәктәптә спорт бәйрәме” темасына хикәя төзү. “Ахмак бүре” әкияте. Текстның планын төзү. “Кошлар туйдырам”. План буенча текстның эчтәлеген сөйләү. Л.Лерон. “Кушамат”. Әсәрнең эчтәлеген тулысынча сөйләү. Җ.Тәрҗеманов.”Черик”. Әсәрнең эчтәлеген кыскача сөйләү. “Сандугач”(татар халык әкияте). Изложение (инша) язарга өйрәнәбез. “Песи” хикәясе. Үзлегеңнән хикәя төзү. Рәсем буенча хикәя төзү. Үзебез мәкалә язабыз. Балалар газета-журналларын уку. Дөньядагы иң тынгысыз сүз. Р.Миңнуллин. “Ничекнигәниөчен”. “Нигә” сүзенең сәяхәте. Яңалыкны ничек белергә? Э.Мөэминова. “Тиз җавап бир”. Мәзәкләр уку. Тематик сүзлекләр.

Без ниләр өйрәндек? Г.Афзал. “Сүз көче”. Тылсымлы сүзләр. “Зөһрә  йолдыз” (легенда). Йомгаклау.

Файдалану өчен әдәбият

  • Вагыйзов С.Г., Вәлитова Р.Г. “Башлангыч мәктәптә татар теле методикасы”, Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1975
  • Хәсәнова М.Х., Сафиуллина Г.М., Гарифуллина М.Я., Мөхәмәтҗанова Ә.Г. “Риторика”. 1 нче сыйныф өчен дәреслек -  , Казан: Магариф, 2003
  • Образовательная система «Школа 2100». Сборник программ. Дошкольное образование. Начальная школа. Под научной редакцией Д.И.Фельдштейна. – М.: Баласс, 2008


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа учебного курса «Изобразительное искусство» для 1 класса составлена на основе авторской программы курса «Изобразительное искусство» С.Г. Ашикова (Сборник программ начального общего образования. Система Л.В. Занкова. – Самара: Издательст

Рабочая программа учебного курса «Изобразительное искусство» для 1 класса  составлена на основе авторской программы курса «Изобразительное искусство» С.Г. Ашикова  (Сборник программ на...

Рабочая программа учебного курса «Изобразительное искусство» для 1 класса составлена на основе авторской программы курса «Изобразительное искусство» С.Г. Ашикова (Сборник программ начального общего образования. Система Л.В. Занкова. – Самара: Издательст

Рабочая программа учебного курса «Изобразительное искусство» для 1 класса  составлена на основе авторской программы курса «Изобразительное искусство» С.Г. Ашикова  (Сборник программ на...

Рабочая программа по окружающему миру (1 класс) составлена на основе авторской программы «Окружающий мир» Н.Я.Дмитриевой, А.Н.Казакова, (Сборник программ начального общего образования. Система Л.В. Занкова. – Самара: Издательство «Учебная литература»: Из

Рабочая программа по окружающему миру (1 класс) составлена на основе авторской программы «Окружающий мир»  Н.Я.Дмитриевой, А.Н.Казакова, (Сборник программ начального общего образования. Сис...

Рабочая программа по учебному предмету «Литературное чтение» 2 класс разработана на основе авторской программы по литературному чтению (Литературное чтение: программа: 1-4 классы/Л.А.Ефросинина, М.И. Оморокова.- М.: Вентана - Граф, 2012), примерной прог

Рабочая программа по учебному предмету «Литературное чтение» 2 класс разработана на основе авторской программы по литературному чтению (Литературное чтение: программа: 1-4 классы/Л.А.Ефросинина...

Рабочая программа по учебному предмету "Математика" для 1 класса. (составлена на основе авторской программы Л.Г. Петерсон "Математика. 1 класс.")

Рабочая программа составлена в соответствии с требованиями ФГОС. Содержит пояснительную записку и календарно-тематическое планирование.Структура пояснительной записки:1. Сведения о программе.2. Цели и...

Рабочая программа по технологии для 1-4 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой . КТП по технологии для 4 класса.Школа России.

    Рабочая программа по технологии для 1-4 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой по технологии (Сборник рабочих программ. – М.: Просвещение, 2014)...

Рабочая программа по русскому языку На основе авторской программы М.С.Соловейчик, Н. С.Кузьменко ( к курсу Русский язык для 1-4 классов общеобразовательных учреждений, 2-е изд. Смоленск: Ассоциация ХХ/ век, 2011 год.) (УМК «Гармония»)для 2 класса

ПОЯСНИТЕЛЬНАЯ ЗАПИСКА     Рабочая программа по русскому языку  разработана в  соответствии   с программой к курсу  « Русский язык» для 1-4 классов общеобра...