Урам әдәбе.
классный час (2 класс) по теме

Латыйпова Сания Рашатовна

 

Башлангыч класс укучылары өчен бик кирәкле темага сыйныф сәгате.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uram_edebe.doc33 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Урам әдәбе.

Максат:         Укучыларны урамда, өлкәннәр белән очрашканда үз-үзләрен                                                                                               ничек тотарга кирәклеген өйрәнүне дәвам итү.

                          Урамда йөргәндә белергә тиешле кагыйдәләрне иҗат итү.

                          Укучыларга урамда әдәпле йөрү күнекмәләрен бирү.

Материал:         Р.А. Низамов “Әдәплелек дәресләре”, 1995.

                          Васильева-Гангнус “Әдәплелек әлифбасы”.

                          Н.Е. Богуславская, Н.А. Купина “Веселый этикет”, 1997

                          “Татар әдәбияты дәресләрендә сәламәтлеккә өйрәтү”, 2005

                          “Балаларга үгет-нәсыйхәт” Казан, 2001.

                          “Җәлил хәзрәт вәгазьләре”, 1998

Җиһазлау:          Өй макеты, кирпечләр, кагыйдә язылган слайдлар, клей.

                                   Әңгәмә барышы.

  1. Уңай психологик халәт тудыру.
  1. Укучылар бер рәткә баса.
  2. Исәнләшү. “Исәнме” – энергизатор.
  3. Ике төркемгә бүленеп утырту.
  1. Уку мәсьәләсен кую.

160, 161 бит “Онытылмас мәктәп еллары” ярдәмлеге.

  1. Сумка тоткан, башындагы бүреген кыңгыр салган малай сагыз чәйни-чәйни юлдан бара. Янәшәдән генә ике кулына авыр сумка тоткан әби атлый. Ә малай әбигә игътибар итми. Малайның ялгышы нәрсәдә? Сез нәрсә эшләр идегез?

                                               (Төркемнәрдә эш)

  2. Юлдан бер бабай атлый. Кулында биш төргәк бар. Янәшәдән бер малай бара. “Бабай, бер төргәгең төшеп калды, - ди ул. – Юк улым, үземдә,”-ди бабай. Ә малай һаман: “Бабай, синең 5 төргәгең бар иде, ә хәзер кулыңда дүртәү генә,”-ди. Бабай малайга: “И улым, син математиканы яхшы үзләштергәнсең, ләкин бер кагыйдәне белмисең икән,”-ди. Укучылар, бабай нинди кагыйдәне белми?

                                           (Төркемле дискуссия)

Һәр тәркемнең фикере тыңланыла.

Нәтиҗә: Димәк, укучылар, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

  1. Урамда йөргәндә әдәплелек кагыйдәләрен саклау турында сөйләшербез.

Слайд 1.

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

        “Акыл штурмы”

  1. Укучылар, сез урамда, җәмәгать урыннарында нинди кешегә игътибар итәсез?

  Укучыларның фикерен тактага язып барам. Яхшы һәм начар якка бергәләп бүләбез.

  Нәтиҗә дә балалар белән бергә чыгарыла.Слайд 2.

  Димәк, урамда йөргән вакытта үзебездә менә шушы сыйфатларны  булдырырга тиешбез.

                                 “Исәнме, дустым” – энергизаторы.

IV. Рефлексия. Модельләштерү.

Ә хәзер укучылар, без сезнең белән “Яхшылык йорты”ның макетын төзербез. Мин сезгә аларның кирпечләрен бирәм, ә сез, менә шушы арада урамда һәм башка җирләрдә нинди яхшылыклар эшләдегез, шуны кирпечкә языгыз да, йортыбызны төзи башларбыз.

                              (Укучылар һәрберсе үзе яза)

   Ә хәзер әйдәгез, яхшылык йортын төзи башлыйк. Иптәшегез йорт салганда уйлап, үз-үзегезгә бәя биреп утырыгыз әле, сез дә шулай яхшылык эшлисезме, әллә битараф кына  берни булмагандай үтеп китәсезме?

                                (Йорт төзү)

Рәхмәт, укучылар.

  1. Бүгенге дәрестә без нәрсәләр белдек? Үзегезгә нинди белемнәр алдыгыз?

    Ризаэддин бине Фәхреддин сез балаларга “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабында “Йөрү әдәпләре” турында менә ниләр язып калдырган.Слайд 3.

                          (38-40 бит)

V. Әйдәгез, кадерле укучыларым, һәр көнне яхшылык кылыйк, әдәпле булыйк!

VI. Өйгә эш бирү.Слайд 4.

  1. “Һәр көнне бер игелек кыл!”- тирә-юньдәгеләргә игътибарны арттыру.
  2. “Мин нинди шәфкатьле эшләр эшләдем? – хикәя язып килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок окружающего мира 4 класс УМК XXI век Учебник Н.Ф. Виноградовой "Урал – Каменный пояс".

Создание у учащихся целостного представления об Урале, его географическом положении и природных особенностях....

презентация по теме "Зимующие птицы Урала"

Зимующим птицам надо помогать зимой, особенно в морозные дни.Два года подряд ребята из класса вывешивают кормушки для птиц, собирают корм, установлено ежедневное дежурство....

НРК Реки и озёра Южного Урала

НРК по оружающему миру по программе Школа России 4 класс. Выполнила Ученица Ардашова Анастасия...

НРК Реки и озёра Южного Урала

Работа ученицы 4 класса Ардашовой Анастасии по программе Школа России...

Презентация "Ядовитые грибы Южного Урала"

Презентация предназначена для учителей начальной школы, биологии...

Урок на тему:"Урал – Каменный пояс"

Урок окружающего мира4 класс УМК XXI векУчебник Н.Ф. Виноградовой...

Презентация о жизни и творчестве Д.Н.Мамина-Сибиряка "Певец Урала"

Презентация содержит фрагменты из писем писателя, читая которые школьники знакомятся с эпизодами жизни Д.Н.Мамина-Сибиряка, особенно повлиявшими на его творчество. Данную презентацию можно использоват...