Правила дорожного движения
методическая разработка (3 класс) по теме

Сырышева Надежда Семёновна

Сценарий утренника на татарском языке, посвящённый изучннию правил дорожного движения

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yul_yoru_kagyydse.docx22.74 КБ

Предварительный просмотр:

                          Юл йөрү кагыйдәсе

               Беркайчанда онытма син юл йөрү кагыйдәсен!

Максат: юлда йөрү кагыйдәләрен кабатлау һәм аларны кулланырга өйрәтү.                         Балаларның бу кагыйдәләрне төгәл үтәүләренә ирешү. Юлда игътибарлылык, сакчыллык. үзара ярдәмләшү тәрбияләү.

Сыйныф бүлмәсе бәйрәмчә бизәлгән. Тактада дәреснең темасы язылган плакат. Астарак, сул якта, “Юлда йөрү кагыйдәләре”, уңда “Моны эшләү тыела!” дигән плакатлар. Уң якта балаларның юл йөрү кагыйдәләрен бозуын күрсәткән рәсемнәр эленгән. Сулда укучыларның юл кагыйдәләренә багышланган рәсемнәре. Тактаның ике ягында команда исемнәре: “Светофор” һәм “Тукталыш”.

Укытучы. – Кичәбезне башлыйбыз. (1 бала шигырь укый)

Нурия Измайловпа. “Менә безгә карагыз”.

Машина йөргән җирдә

Уйнамыйбыз без бердә.

Зур юлдан атламыйбыз,

Газон да таптамыйбыз.

Ялгышмыйбыз юлны без –

Тротуардан йөрибез.

Чыпчыклар, күгәрченнәр,

Көчекләр һәм мәчеләр,

Менә безгә карагыз! –

Зур юлда уйнамагыз!

Кечкенәләр шул алар,

Һаман юлга чыгалар.

Аңламыйлар сүзне дә,

Белми алар берни дә.

Йөрерләр әле белеп,

Зур үскәч безнең кебек.

-Бу шигырьдә балалар турында нәрсә әйтелә?

-Ә сез юлда йөрү кагыйдәләрен беләсезме?

-Бүген без нишләрбез икән?

(Юлда йөрү кагыйдәләрен кабатларбыз, аларны кулланырга өйрәнербез).

     -Безнең республикада ел саен юл-транспорт һәлакәтеннән бик күп бала үлә, күбесе тән җәрәхәтләре ала. Мондый хәлләр йөрәкне өшетә. Сезнең белән дә шундый хәлләр булмасын өчен бүген тагын юл кагыйдәләрен кабатлыйбыз.

Уенда “Светофор” һәм “Тукталыш” командалары катнаша. Урыннарга басыгыз.

1 бирем. Сәламләү.

“Тукталыш”.

Девиз. “Тукта, сабыр ит, алда тукталыш бит!”

-Исәнмесез, безнең шаян дуслар!

Уеныбыз бүген – кабатлау.

Урам тулы төрле могҗизалар

Көтеп тора безне һәр чатта.

Уяу булсын бүген шаяннар да,

Уяу булсын бүген наяннар да.

Чөнки алда - “Тукталыш”.

Анда ниләр бар икән?

Юл кагыйдәләрен белми торган

Бала анда юк микән?

Безнең команданың уе

Шуны ачыклап китү.

Ялкауларны, сансызларны

Бүген бик кызык итү.

Ә хәзергә , якын дуслар,

Рәхим итеп тыңлагыз.

Кызык хәлләр башланганчы

 Сезгә җырлап алабыз.

Җыр (Мәдинә-Мөкәрәмә көенә).

Мәктәп белән өй арасы

Ике чакрым барасы.

Әйдә, җиттек “Тукталыш”ка,

Тукта хәлдән тайганчы.

Кушымта. Эх, тукталыш, тукталыш,

                  Әле дә бар тукталыш.

                  “Тукталыш” булганга гына

                   Бераз ял итеп алыш.

“Светофор”  командасы сәламли.

Девиз. “Як-ягыңа карамый, ашыгырга ярамый!”

-Исәнмесез, сыйныфташлар!

Харап булмас өчен башлар

Юлда йөри белегез –

Светофорны күрегез.

                    Яшел ут янганда гына

                    Юл аркылы чыгыгыз.

                    Шунда гына уңар сезнең

                    Бара торган юлыгыз.

Үсә-үсә һәр нәрсәне

Без танырбыз.белербез.

Бу чактагы кыенлыкны

Искә алып көләрбез.

                    Шунда гына аңларбыз без

                    Бар нәрсәнең кирәген –

                   Апабызның нигә шулай

                   Дәресләрне биргәнен.

Һәр минутның кадерен

Белеп үсегез. дуслар.

Канатлар нык булсын безнең,

Чөнки без – очар кошлар.

Җыр. (“Эх кара күз. кара каш”).

Светофорның утлары                     Юлда тәртипкә чакыра

 Бер сүнә дә бер яна.                      Светофорның утлары.

Яшел утка машиналар                   Әле кечкенә булсак та

 Шып итеп ткутап кала                   Без дә аның дуслары.

2 бирем.

Тактада балалр ясаган рәсемнәр.

Сулда – юл кагыйдәләре, уңда – “Моны эшләү тыела!”

Һәр команда рәсемнең эчтәлеген аңлата. (Иң оста ясалган рәсемне билгеләү)..

-Юл йөргәндә ялгышмас өчен нәрсә ярдәмгә килә?

3 бирем.

Киселгән юл йөрү билгеләрен дөрес итеп ябыштырырга, ни аңлатканын һәм кайда кулланылуы турында сөйләргә. (Балалар белергә тиешле билгеләр генә сайлап алына).

4 бирем.

Юл йөрү кагыйдәләрен кабатлап чыгу.

  1. Светофор булмаган урында юлны ничек аркылы чыгарга? (Сулга, уңга карау. Алтын кагыйдә).
  2. Светофор булмаган урында юлны аркылы чыгу урыны ничек дип атала? (Зебра). Аның билгесен күрсәтегез.
  3. Туктап торган автобусны кайдан әйләнеп үтәргә? Ни өчен?
  4. Туктап торган трамвайны ничек әйләнеп үтәргә? Ни өчен?
  5. Транспортта үзеңне ничек тотарга?  

5 бирем.                                        

Кроссворд чишү. (Барлык биремнәр горизонталь юлда, вертикальдә “Светофор” сүзе).  

1.Транспорттан файдаланучы кеше (пассажир).

2. Һава транспорты (вертолёт).

3. Юлны аркылы чыгу урыны (зебра).

4. Электр белән йөрүче транспорт (трамвай).

5. Транспортта билет сатучы (кондуктор).

6. Машиналар йөртүче кеше (шофёр).

7.Җәяүлелзәр йөри торган юл (тротуар).

8. Машиналарның төнлә ял итү урыны (гараж).

- Нинди сүз килеп чыкты? (Светофор).

- Бүген бездә “Светофор” кукнакта. (Өч кыз керә. Берсе светофор киемендә, өчесендә яшел, сары, кызыл төсләр).

Кызыл төс.

Светофор арабызда.

Чү, дускай, тукта, тукта.  

Кузгалырга беркемгә

Ярамый кызыл утка.

Сары төс.

Я, нинди эш инде бу –

Юл бирми сары ут та.

Көтик без сабыр гына.

Ашыкмыйк бер дә юкка.

Яшел төс.

Яшел ут дәшә безне,

Кузгалыйк әйдә тизрәк!

Әй яшел ут, яшел дус,

Син әйбәт икән бигрәк.

Онытма син, беркайда син

Юл йөрү кагыйдәсен.                           Бергә:

Светофор: - Кызыл төс нәрсә ди?       Кузгалма

  1. Сары төс ?                     сабыр ит, көт
  2. Яшел төс?                      Ярый

“Светофор”  уенын уйнап алу. 

(Төрле төстәге түгәрәкләрне күрсәтә, балалар эшлиләр).

Кызыл – басып торалар.

Сары – кул чабалар.

Яшел – атлыйлар.

Укытучы.     

-Рәхмәт, балалар. Болай булгач, юлны аркылы чыкканда беркайчан да ялгышмассыз дип уйлыйм.      

Игътибар! Тыңлагыз әле.

Юлда йөргәндә кешеләр генә түгел, хайваннар да юлга игътибар итә икән. Зоология белгечләре, җан ияләренең юл аша чыкканда үз-үзләрен ничек тотуларына карап, исемлек төзегәннәр. 1 нче урынга машина астына керүнең нәрсә икәнен дә белмәгән каз чыккан. 2 нче урынга – калын тиреле һәм пошмас дип аталган дуңгыз. аннары мәче чыккан.  Аннан соңгы урыннарны тавык белән эт алган.    

Йомгаклау.

-Димәк, укучылар, юлда йөргәндә хайваннарның да күбесе юлга игътибар итә икән. Шуңа күрә исән кала. Хайваннарда куркынычны сиземләү сәләте көчле үскән. Ә без, кешеләр, юлда йөргәндә бигрәк тә игътибарлы һәм башкаларга да ярдәмчел булсак икән.

-Бүген без сезнең белән ниләр белдек, нәрсәләрне кабатладык?

-Кайсы команда күпме очко җыйды?

Җиңүчеләрне билгеләү, әти-әниләр әзерләгән призларны тапшыру.

                     

                             

                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Игровое занятие по правилам дорожного движения для ГПД 1 класса "Правила дорожного движения - часть Таблицы Уважения"

Занятие по ПДД проходит в игровой форме. Герои инсценировки Светофор и  Автоинспектор вместе с ребятами учат  Торопыжку правилам дорожного движения (сигналы светофора, дорожные знаки)....

«Учите правила дорожного движения» (мероприятие по правилам дорожного движения в 1 классе)

Цель:   расширить знания детей о правилах поведения в общественном транспорте;повторить правила дорожного движения, правила безопасности на улицах и дорогах;закрепить представление детей о с...

Конспект занятия по правилам дорожного движения в старшей группе детского сада. Тема: «Путешествие в страну правил дорожного движения»

Продолжать знакомить  с правилами дорожного движения, учить практически применять их в различных ситуациях. Развивать мышление, зрительное внимание, умение ориентироваться в окружающем мире. Восп...

«Учите правила дорожного движения» (досуговое мероприятие по правилам дорожного движения в 1 классе)

Досуговое мероприятие по правилам дорожного движения «Учите правила дорожного движения» рекомендовано для работы с детьми 6-9 лет с целью расширить знания детей о правилах поведения в обще...

Социальный проект по правилам дорожного движения «Правила дорожного движения знай и выполняй!»

Системаизучения правил дорожного движения, представленная в проекте,отражает творческий подход и целенаправленную работу по  формированию культуры поведения на улице, в транспорте, профилактике д...

«Правила дорожного движения» Игровое занятие по правилам дорожного движения для группы продлённого дня 1 классов

Цель: формировать представление школьников младшего возраста о правилах безопасного поведения на дороге через игровую деятельность. Задачи: выявить знания учащихся по правилам дорожного движения ...