Сәламәтлек иленә сәяхәт
классный час (4 класс) по теме

класс сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon slamt_yashu_sere.doc610 КБ

Предварительный просмотр:

Сәламәтлек иленә

         сәяхәт

                                                     

                                                               Төзеде: II категорияле башлангыч

                                    класс укытучысы Әхмәтханова Г.Ә

                                                           

         Максат:

  1. үз  сәламәтлегең турында кайгыртучанлык, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәсе тәрбияләү;
  2. Сочи шәһәрендә узачак олимпия уеннары белән кызыксыну тәрбияләү

Җиһазлау: плакатлар,компьютер.

Уздыру формасы:  Уен – сәяхәт

Әзерлек эшләре:

  1. .Уен өчен станцияләр билгеләнә
  2. Уенчылар ике командага бүленә

                                                       Уен барышы

                               (Музыка яңгырый. Командалар уен өчен тезелә)

Алып баручы:Исәнмесез, минем якын дуслар, егететләр һәм кызлар. “Исәнмесез!”- без бу сүзне көн саен әйтәбез. Сез , кешеләрнең  очрашканда,  шуның белән бер – берсенә  сәламәтлек теләүләре турында уйланганыгыз бармы икән? Бардыр дип уйлыйм, чөнки сәламәтлек -  ул зур байлык. Сәламәт кеше тулы томыш белән яши, уйный – көлә, җәмгыятькә бик күп файда китерә. Кызганычка каршы без сәламәтлек турында авырый башлагач кына уйланабыз.  Сер түгел,  санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын төгәл үтәмәгәндә сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Мондый бәхетсезлек безне сагаламасын өчен без “Сәламәтлек иле” нә сәяхәткә кузгалырбыз.Вакыт машинасына рәхим итегез! Урыннарга җайлап утырыгыз. Хәерле сәгатьтә.

 Безнең беренче тукталыш  “Гигиена “ замкы. Монда бөек галиҗанәп Гигиена яши.                                      

Гигиена: Мин торам һәрчак уяу сәламәтлек сагында.

Ярдәмгә ашыгам, сез авырган чагында.

Авыруны куар өчен, мин киңәш бирәм сезгә

Пычраклык һәм шапшаклыкны кертмәгез өегезгә!
.(Пычрак һәм Шапшак керә)

 Шапшак: Савыт – саба юылмаган,

Идән өстендә тузан.

 Безгә яшәү өчен

 Бөтен шартларда туган

Пычрак:Таралмаган чәч, пычрак кул. Авыру дус ,тизрәк кил.

 Гигиена: Балалар, ярдәмгә килегез, авыруны куыгыз!

Алып баручы: Балалар ярдәмгә ашыгыйк, Гигиенаның замкыннан авыруны куыйк.Нинди гигиена таләпләрен үтәргә кирәк, санап үтик

 

( балалар гигиена таләпләрен  санап үтәләр. Шапшак, Пычрак, Авыру чыгып китәләр)

Гигиена: Пычрак һәм шапшакны җиңдек, авырудан беренче даруны таптык.(слайд 2)

          Сәламәтлек нигезе – чисталык!

Алып баручы:Юлыбызны дәвам итик. Үзенең опартаментларында безне Режим көтә. (слайд 3)

Режим:Рәхим итегез дуслар, киң ачык ишекләр.

Вакытында мин ял итәм, вакытыда эшлимен

Шуңа күрә бервакытта ару -  талу белмимен

Режим абыегыз ич мин!

.Режим: Сезнең, балалар, эшегез тәртипкә салынганмы? Сез көндәлек режимны үтисезме?

Эстафета «Көндәлек режим» ( балалар көндәлек режимны язып бирәләр)

Режим:Сезнең сәламәт булуыгызга мин  шикләнмим. Киләчәктә дә сәламәтлек сезгә телимен.Алып баручы:Ә без юлыбызны дәвам итәбез, Зарядкага юлны тотабыз. Өченче   

тукталышыбыз “ Зарядка”да кунакта.Улколачҗәепбезнестадиондакөтә

                              Һәр иртәңне зарядкадан башла!

( Музыка яңгырый. Зарядка керә.Төрле күнегүләр ясый)

Зарядка: Һәр көн иртән, дуслар

Зарядкага басыгыз. 

Авытуны, сыкрануны

Сез читкәрәк куыгыз!

Ә хәзер дуслар бергә зарядка ясап алыйк ( шаян гимнастика)

Иртә йокыдан тордык ( күзләрне уабыз)

Киреләбез, елмаябыз

Юынырга барабыз(урында атлыйлар)
Салкын душта коенабыз

Әйбәт итеп кортынабыз

Тәмле итеп ашыкмыйча

иртәнге ризыкны ашап

Без мәктәпкә юнәләбез( урында атлыйлар)

Алып баручы:Рәхмәт сиңа, Зарядка.Безгә юлыбызны дәвам итәргә кирәк. Алдагы безнең тукталышыбыз“Сәламәт азык “илендә булыр

(А, В,С  витаминнары керә.)

А витамины:Исәнмесез, дуслар.Безне урап узмагансыз , рәхмәт сезгә.Дөрес туклану  мөһим һәммәбезгә.

В витамины:Яшелчә, җиләк – җимеш

Туклыклы тәмле ботка.

С витамины: Витаминнар һәммәсе
Авыруны куа читкә.
 

Алып баручы: Өстәлдә карточкалар .Анда төрле продуктлар сурәтләнгән.Бу продуктларның кайсында А,С,В витамыны булуын әйтергә кирәк. Тизрәк эшкә керешик. Витаминнар алдында сынатмыйк. (Бирем үтәлә)

                    Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе!

Алып баручы: Рәхмәт сезгә, витаминнар.Без юлыбызны дәвам итәбез.”Начар гадәтләр” тукталышын без урап узарбыз. Башкалар өчен дә туры юлны сызарбыз.Эчүчелек,наркотиклар, тәмәкенең зыянын без беләбез.Бу начар гадәтләрне булдырмас өчен плакатлар ясарбыз. (Балалар плакат ясыйлар)    

                            Начар гадәтләрдән читтә йөр!

Алып баручы: Соңгы тукталыш  Сочи шәһәре.Ни өчен бу шәһәрне сайлаганны беләсезме балалар? (2014 елда Сочида кышкы олимпия уеннары була)

  Беренче олимпия уеннары безнең эрага кадәр 776 елда Грециянең Олимпия шәһәрендә  үткәрелә. Борынгы мифларда сурәтләнгән  Зевс  алланың  бөеклегенә,көчлелегенә дан җырлап грек халкы олимпия уеннарын үткәрә башлый.Сез балар, олимпия уеннары белән хабәрдәр микән, әйдәгез әле тикшереп үтик.

  1. Ни өчен бу уеннарны тынычлык уеннары дип атаганнар?
  2. Уенда җиңүчегә нинди бүләк бирелгән?
  3. Олимпия флагында нәрсә сурәтләнгән?
  4. Олимпия уеннарының девизы?
  5. Үзара кисешкән биш кыршау нинди материкларның символикасы?-Мәскәү шәһәрендә олимпия уеннары кайчан  үткәрелде?
  6. Сочи шәһәрендә нинди олимпия уеннары үткәреләчәк?

Алып баручы: Безнең сәяхәтебез ахрына җитте. Сәламәтлеккә илтүче  серле тукталышларда булдык. Яхшы кәеф, сәламәтлек безне бервакытта да ташламасын дигән теләктә, мин сезнең белән саубуллашам. 

                                           

                Спортны үз иткән  -сәламәтлеккә ирешкән!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр иленә сәяхәт.

“Һөнәрләр аланына сәяхәт” исемле класстан тыш чара. Шулай ук презентация да тәкъдим ителә....

Сәламәтлек иленә сәяхәт.

Классный час на татарском языке с презентацией на тему "Путешествие в страну здоровья". Ученики отправятся в увлекательное путешествие по стране здоровья, где будут разгадывать загадки, составлять пра...

Сәламәтлек дәресе. Витаминнар – сәламәтлек дуслары

Витаминнар кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен күтәрүдә ярдәм итәләр. Шуңа күрә витаминнарны без сәламәтлекнең дуслары дип атыйбыз....

Сәламәтлек иленә сәяхәт

            "Сәламәтлек иленә сәяхәт" темасына эшләнгән класс сәгате укучыларда сәламәт булуга омтылыш тәрбияләүне күздә тотып эшләнде. Укучыларны  сәламәт яш...

Салкынлык иленә сәяхәт (сәламәтлек театры)

Максат: башлангыч класс укучыларында сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ тудыру; аларны сәхнәдә үз-үзләрен тотарга өйрәтү, сәләтләрен үстерү;  дуслык хисе тәрбияләү....

"Сәләмәтлек иленә сәяхәт"

дать ученикам представление о том, что такое здоровый образ жизни;• приобщить учащихся к здоровому образу жизни;• добиться формирования у учащихся активной позиции по данной проблеме;• ...

Сәламәтлек иленә уен-сәяхәт.

4 нче сыйныфлар өчен тәрбия сәгате эшкәртмәсе....