Эзтабар (Следопыт)
методическая разработка (2 класс) по теме

Гафиуллина Лилия Нургаязовна

Ученики проходя испытания становятся "Следопытами"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Эзтабар22.04 КБ

Предварительный просмотр:

 -Кадерле балалар, бүген сез зур сынаулар, биремнәр үтеп, эзтабарлар сафына керергә омтыласыз сезгә сынауларны уңышлы үтәвегезне теләп калабыз.

-һәркем өчен дә туган ягы, туган җире кадерле, шуның өчен беренче сынауны “Туган як” дип атадык.

1)  Сез яши торган якта нинди агачлар үсә?

     Нинди җәнлекләр беләсез?

     Кош исемнәрен атагыз.

 Авыл урамнарының исемнәрен беләсезме?

      Афәрин, булдырдыгыз!

     Шигырләр дә беләсезме соң?

    1   Яратам туган авылның

         Елга, инеш, күлләрен

        Мондый гүзәл табигатьне

        Беркайда юк күргәнем.

   2   Кошлар җырына кушыла

       Күңелдәге моңнарым

       Йөрәгемә җыя торам

       Авылымның җырларын

Җыр “Туган авылым”

-Укучылар,  без бик матур табигатьле авылда торабыз. Ул серле, сихри, могҗизалы. Туган як турында бик күп шигырьләр,  әкиятләр,  хикәяләр һәм табышмаклар бар. Әйдәгез, икенче сынавыбызны  “Тап-табышмак” дип атыйк.

     - ( Табышмаклар әйтү)

-  Булдырдыгыз балалар,  бу сынауны да үттегез.

 -  Татар халкында бик матур милли уеннар бар.  Безнең якларда да элек ул уеннарны яратып уйнаганнар.  Хәзер уеннарның күбесе онытылып бара. Әйдәгез, шул милли уеннарның берәрсен искә тошереп уйнап алыйк.

    Әйлән-бәйлән уйныйбыз,

      Матур җырлар җырлыйбыз.

      Күңелле дуслар белән

    Бер дә уйнап туймыйбыз.

-Әйдәгез укучылар,  “Чүпләм”  уенын уйнап алыйк.

 1 “Чүпләм” уены

2  “Почтальен” уены

  1. Булдырдыгыз укучылар.

Укучылар, без сезнең белән бик күп һөнәрләр үзләштердек, өйрәндек. Шуларның берсе рәсемләү. Барыбыз да матур итеп рәсем ясый белә. Сез бигрәк тә мультфильм геройларын  кәгазь битләренә төшереп ясарга яратасыз.

(Укучылар рәсем ясыйлар)

Җыр  “ Рәсем ясыйм ”

- Без бит әле бик җитезләр.  Әйдәгез, әти-әниләребезгә, кунакларга нинди җитез икәнебезне күрсәтик.

-  Белмибез ару-талуны,  укыйбыз зур дәрт белән

  Авырмыйбыз, чөнки яшьтән без дус спорт белән.

1.Туплар белән күнегүләр.

2.Кыршаулар белән күнегүләр.

3. Кызыклы уен

- Укучылар, сез бүген нинди һөнәрләргә ия булуыгызны күрсәттегез. Барыгыз да бик тырышты.  Ә эзтабар булу өчен менә нәкъ шул кирәк. Үзегезнең чын эзтабарлар булырга әзер икәнегезне дәлилләп күрсәттегез.  Ә эзтабарлар нинди, балалар?

 1) Ватаныбыз –кояш иле!

Күмелгән гөл-чәчәккә.

Эзтабарлар булып бүген

Атлыйбыз киләчәккә.

 2) Эзтабар дигән исемне

Юкка гына алмыйбыз.

Киләчәкнең безнең кулда

Икәндеген аңлыйбыз.

 3) Атсын өчен Туган илнең

Һәр таңы матур булып,

Үсәрбез көрәшче булып,

Үсәрбез батыр булып.

 4) Тырышырбыз әтиләрнең

Өметләрен аклар өчен

Ата –баба каны тамган

Туган җирне саклар өчен.

 5) Дуслар белән бергәләшеп

Походларга барырбыз!

Шатланып йореп мәктәпкә

Тырышып белем алырбыз.

 6) Ярдәм кирәк була калса

Нәниләрнен терәге без

Өлкәннәрне хөрмәтләргә

Бүгеннән өйрәнербез

 7) Иң элек без тырышырбыз

Көчсезләрне якларга

Кечкенәдән өйрәнербез

Табигатьне сакларга.

Укучылар , бүгеннәнсез  сез эзтабарлар. Эзтабарлар кыю,тырыш,намуслы балалар. Сезне эзтабар булуыгыз белән котлыйбыз. Сынаулар үткәндә бик тырыштыгыз. Алда әле сезне бик күп сынаулар көтә. Һәрвакыт файдалы эшкә әзер булыгыз! (Открыткалар тапшыру)

  1. Укучылар, сез эзтабарларның законнарын беләсезме соң?

Беләбез!

Эзтабар – кыю,

Туган илен ярата,

Намуслы,

Игелекле,

Алга омтыла.

      Җыр “Балачак бәхет иле”

Концерт номерлары.

  1. Кызлар  - татар биюе
  2. Шигырь  Раушан
  3. Кызлар  җыр
  4. Күмәк бию “Капитошка” диярлек

Укытучы:

Һәркөн  диярлек күрешәбез без,

Һәрбер шатлыкны бүлешәбез без

Мәңгегә шулай дуслык- татулык

Торсын яктырып, диешәбез без.

Балтач муниципаль районы  Куныр гомумбелем мәктәбе

Эзтабарлар сафына кабул итү

I категорияле  башлангыч сыйныф

укытучысы Гафиуллина Лилия Н.

2011 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конкурс "Лучший следопыт школы"

Цели проведения игры: Подвести итоги работы следопытов в течении года. Отметить самых активных ребят.Ход мероприятия.1 ведущий. Здравствуйте  дорогие дети, уважаемые учителя и  г...

План - сетка лагеря "Следопыт"

План работы на каждый день....

Эзтабар (Следопыт)

Презентация...

Рабочий материал "Следопыт"

Чтобы выполнить очередное задание «ЭКОЗАОЧКИ» ребята 3 класса и учительница Елена Александровна в зимний похожий денёк выбрались за околицу села. Ребята наблюдали за погодой, глубиной снега, за следам...

Рабочая программа внеурочной деятельности для 1 класса " Следопыт". Направление:проектная деятельность.

Рабочая программа составлена в соответствии с Федеральным компонентом государственного стандарта начального образования. За основу рабочей программы взята авторская программа Григорьева Д.В. «Методиче...

Эзтабар

Эзтабар...