Эзтабар
классный час (2 класс) на тему

"Век живи, век учись!"

Эзтабар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon eztabar.doc71 КБ
Microsoft Office document icon eztabar_bilge_-_kopiya.doc2.04 МБ

Предварительный просмотр:

Куныр   у р т а   г о м у м и   б е л е м   б и р ү    

                            м ә к т ә б е.

         с а ф ы н а  к а б у л  и т ү.

       

                             Асхадуллина Г.Г.

А.Б. Эзтабар- Ватанда алдынгы яшь буын

Эзтабар- күңелле балачак еллары.

Эзтабар- хезмәттә мәхәббәт уята

Чын дуслык тудырып сафларын ныгыта.

А.Б. Эзтабар- тормышны өйрәнеп, 

Киләчәк елларга әзерлән.

Әтиләр юлыннан атларга,

Үзеңне күнектер хәзердән!

А.Б.Кадерле II класс укучылары! Бүген сезнең тормышыгызда бик истәлекле көн. Сез “ Бердәмлек” балалар оешмасының “Эзтабарлар” сафына кабул ителәсез. Бүгеннән башлап сез эзтабарлар дип йөртелә башлыйсыз. Ә эзтабарлар бар яктан да үрнәк укучылар булырга тиеш. Эзтабарлар кагыйдәләрен әйтеп китегез әле.

1. Эзтабар- намуслы кеше.

2. Эзтабар- кыю кеше.

3. Эзтабар- кешелекле кеше.

4. Эзтабар- тагын да яхшырак булырга омтыла.

А.Б.Ә хәзер укучылар эзтабар вәгъдәсе бирергә әзерләнегез. Хәзер минем арттан бергәләшеп вәгъдәне кабатлагыз.

Мин ..... яхшы эзтабар булырга һәм эзтабарлар кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә  бирәм.

(Значоклар тагыла)

А.Б. Менә укучылар сез эзтабарлар булдыгыз. Эзтабарларның девизы : Бердәмлектә көч.

А.Б.- Тыныч кына, мактанмыйча һәм мактау көтмичә эшләгән һәр файдалы эш- яхшы эш.

- Кән дә яхшылык эшләү- һәр эзтабар өчен гадәти хәл, ияләнгән яшәү рәвеше.

-Укучылар бу сүзләрне исегездән чыгырмагыз.

А.Б. Сез бу уку елында “ БАЛАЧАК” шәһәре буйлап сәяхәт итәчәксез. Бу шәһәргә кергәнче сезгә бик күп сынаулар үтәргә туры киләчәк.

А.Б. Балачак илем – нинди сөйкемле-

Апам шикелле үскәч үзем дә,

Яклармын сине,

Саклармын сине , атам шикелле.

А.Б.Ә хәзер укучылар без сезнең белән “Балачак” шәһәренә сәяхәткә кузгалабыз.  Без бу шәһәргә “Ковер сомолетка” утырып барырбыз. Коверга кереп утырдык (тезләнеп) күзләрне йомдык. Киттек. (Көй яңгырый Көй тына, күзләр ачыла.) Алда “Әкият” тукталышы. Бу шәһәрдә төрле әкият геройлары яши.

Әкиятче. Минем бик беләсем килә. Сез әкиятләр яратасызмы икән.? Хәзер мин сезгә сораулар бирәм сез җавап бирерсез.

- Шүрәленең бармагын кем кыскан?        (Былтыр)

- Су анасы нәрсәсен югалткан?                 (Алтын тарагын)

-Аю күтәргән кәрзин эчендә өенә кайткан кызның  исеме ничек?                                               (Маша)

- Рус халык әкияте нәрсә дип башлана?  (Жили-были)

-Г.Тукай нинди әкиятләр язган? (Су анасы, Шүрәле, Кәҗә белән Сарык)

-Чәчәктә туган кызның исеме?   (Дюймовочка)

-“Бүлмәгә кергәч ул өч кровать күрде: аның берсе зур, икенчесе кечкенә, өченчесы тагында кечерәк.” Бу кайсы әкияттән?  (Өч аю)

-“ Калач” әкиятендә калач нәрсәләргә очрый? (Куянга, аюга, бүрегә)

Әкиятче: Бик яхшы балалар! Сез әкиятләрне бик ярятасыз икән. Алга таба да әкиятләрне укуыгызны дәвам итегез.

А.Б. Укучылар әйдәгез тиз генә җыендык та алга таба юлыбызны дәвам итик.Күзләрне йомдык.(Коверга утыралар.Көй тавышы. Күзләрне ачалар. Табышмаклар тукталышы.)

Табышмак: Исәнмесез балалар! Мин сезнең безнең шәһәрдә булуыгызга бик шатмын. Ә хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм сез  җавап бирегез.

- Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч тамырын ашыйлар.         (Суган)

-Түгәрәк тәнле, бал шикәрдән тәмле. (Карбыз)

-Күтәреп була, ыргытып булмый. (Мамак)

-Олысыда ,кечесе дә эшләпә кигән. (Гөмбә)

-Авызы юк, үзе печән ашый. (Сәнәк)

-Каны бар, җаны юк. (Балан)

-Агачтан биек, үләннән кечкенә. (Яфрак)

-Күп инәле, сукыр күзле. (Чыршы, нарат)

Табышмак: Бик тапкыр балалар икәнсез. Молодцы.

А.Б.  Укучылар тиз генә утырдык,күзләрне йомдык алдагы шәһәргә кузгалдык.(Күңелле карандаш тукталышы.)

Карандаш. О-о минем шәһәремдә яңа танышлар бар икән. Рәхим итегез! Минем шәһәремә рәсем ясый торган дуслар гына килә. Мин ышанам сездә рәсем ясый ала торгансыздыр. Әйдәгез  әле миңа рәсем ясап күрсәтегез. (Укучылар рәсем ясыйлар, залдагыларга табышмаклар әйтелә)Молодцы дусларым. Сез чыннанда бик оста рәсем ясаучылар икәнсез. Мин сезгә бары тик уңышлар гына телим.

А.Б. Укучылар җыйналдык. Алга таба очабыз, күзләрне йомдык. (Алдагы шәһәр Тылсымлы сүз тукталышы.)

Тылсымлы сүз . Исәнмесез! Рәхим итегез безнең Тылсымлы сүз шәһәренә. Укучылар, сез һәрвакыт, һәр җирдә үзегезнең укучы икәнлегегезне онытмагыз. Чын кеше һәр җирдә әдәпле булырга тиеш. Ә тылсымлы сүзләр әдәплелекнең иң якын дуслары, юлдашы. “Яхшы сүз- җан азыгы” дигән безнең әби- бабайлар. Менә хәзер бер хикәя тыңлап үтик әле. (ХИКӘЯ УКЫЛА)

А.Б. Укучылар мин сезгә берничә хикәя укыйм, ә сез кирәкле урында тылсымлы сүзләр әйтерсез.

- Наил мәктәпкә барырга өйеннән чыкты. Ишек янында кулына ике сумка тоткан бер апа ишекне ачырга дип тора иде. Наил тиз генә йөгереп килде дә ишекне ачып  РӘХИМ ИТЕГЕЗ! диде. Апа аңа шатланып РӘХМӘТ! диде. Наил автобуска кереп утырды. Автобус кузгалып китте һәм наил бер абыйга бәрелде, ул ГАФУ ИТЕГЕЗ! диде.

- Алсу дәрескә соңга калды. Инде дәрес башланган. Ул ишекне шакып ачты һәм КЕРЕРГӘ МӨМКИНМЕ? диде. Укытучы рөхсәт биргәч керде һәм  Алсу РӘХМӘ!Т дип әйтеп урынына утырды.

-Алмаз дәресләрен төгәлләп өйләренә кайтырга чыкты. Юлда кайтканда төрле белдерүләрне укый- укый барып каршысына килүче бер әбигә бәрелде. Әбинең кулындады сумкасы төшеп китте һәм әйберләре чәчелде. Ә Алмаз баруын дәвам итте. Алмаз дөрес эшләдеме?

- Әнисе Чулпанга ипигә бараырга кушты. Чулпан :”бармыйм” –дип киреләнде. Ләкин бик озак карышканнан соң барырга булды. Ул трамвайга утырды. Икенче тукталышта күкрәгенә күп кенә медальләр таккан бер бабай керде. Трамвайда урын юк иде. Чулпан бабайны күрсә дә күрмәмешкә салынып матур гына утырып барды. Әгәр дә сез Чулпан урынында булсагыз нишләр идегез?

Тылсымлы сүз. Зур рәхмәт сезгә дусларым. Һәрвакыт шундый тәрбияле булыгыз. Сау булыгыз.

А.Б. Менә укучылар сез инде эзтабарлар нинди булырга тиеш икәнлеген өлешчә белдегез.

Укучылар.Тезелешеп бер саф булып

Кердек без Эзтабарга.

Бердәм булсак, бергә булсак

Җиңәчәкбез ярышта.

2. ”2”леләр , я “3” леләр

Алмабыз без ялгышта!

Без зурлардан калышмабыз

Бер адым да, карыш та.

3.  Без Туган телебезнең

Наказын, карарларын

Өлкәннәр белән бергәләп

Үтәрбез барын- барын.

4. Эзтабарлар сафына без

Бөек үрләр яуларбыз

Туган илнең ышанычын

Без берсүзсез акларбыз!

Җыр:

А.Б. Укучылар , менә без сезнең белән “ БАЛАЧАК” дип аталган шәһәргә сәяхәткә чыктыгыз. Әле алда сезне бик күп тукталышлар көтә. Карыйк әле нинди тукталышлар икән алар.

-“Күңелле киселеш”, “Табигать дуслары”, “Әхлак тәрбия академиясе”, “Оста куллар академиясе”, “Йолдызлы кинотеатр” тукталышлары.

Укучылар менә сезгә шул тукталышларның ачкычын бирәм. Сез тырыш, тәртипле булсагыз гына бу ачкыч белән тукталышларның ишеген ача алырсыз.


Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эзтабар (Следопыт)

Ученики проходя испытания становятся "Следопытами"...

Эзтабар (Следопыт)

Презентация...