Классный час"Моя мама"
классный час (3 класс) по теме

Тема: “Минем  кадерле  әнием”

 

Максат : 1. Әниләрне зурлау, хөрмәтләү; әниләргә карата мәхәббәт, ихтирам хисе  уяту.

                   2. Укучыларда мәрхәмәтлелек, миһербанлылык сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау:  компьютер,  плакатлар,

                  

                                       Сыйныф  сәгате  барышы.                 

   Сыйныф  җитәкчесе.

                     Иң изге кешең – әни икән,

                      Ул синең өчен генә яши икән...

   Әйе, дөньяда ана гомеренең яшәешен үзенең татлы җимеше булган йөрәк парәсе баласына гына багышлый.

  Бала туа, ак биләүгә төрелгән бала дөньяга шатлыклы аваз сала. Ананың бөтен бәхете – аның  баласы. Ул барлык көчен сабыйны тәрбия кылуга бирә. Аны авызыннан алып ашата,  юа, киендерә, төннәрен аяк өстендә, баласын карап уздыра. Ана күзенә, бала  тыныч йокламыйча, йокы керми.Бала аз гына селкенсә дә ,ана йокысыннан  бүленә. Баланы иркәли – сөя, җил – яңгыр тидермичә тәрбия кылырга омтыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл klassnyy_chas._moya_mama.rar1.4 МБ

Предварительный просмотр:

Мамадыш  муниципаль  районы  

Югары  Сон  урта  гомуми  белем  бирү  мәктәбе

                                             Эшләде: 1 кв. категорияле, башлангыч  сыйныф        

                                            укытучысы:  Хадиуллина Э.З.

2013 ел.

Тема: “Минем  кадерле  әнием”

 

Максат : 1. Әниләрне зурлау, хөрмәтләү; әниләргә карата мәхәббәт, ихтирам хисе  уяту.

                   2. Укучыларда мәрхәмәтлелек, миһербанлылык сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау:  компьютер,  плакатлар,

                   

                                       Сыйныф  сәгате  барышы.                

   Сыйныф  җитәкчесе.

                     Иң изге кешең – әни икән,

                      Ул синең өчен генә яши икән...

   Әйе, дөньяда ана гомеренең яшәешен үзенең татлы җимеше булган йөрәк парәсе баласына гына багышлый.

  Бала туа, ак биләүгә төрелгән бала дөньяга шатлыклы аваз сала. Ананың бөтен бәхете – аның  баласы. Ул барлык көчен сабыйны тәрбия кылуга бирә. Аны авызыннан алып ашата,  юа, киендерә, төннәрен аяк өстендә, баласын карап уздыра. Ана күзенә, бала  тыныч йокламыйча, йокы керми.Бала аз гына селкенсә дә ,ана йокысыннан  бүленә. Баланы иркәли – сөя, җил – яңгыр тидермичә тәрбия кылырга омтыла.

 Слайд 3.   Әнкәй, безгә бәхет теләп,

                    Яратып баккансың да,

                    Гөлләр итеп үстергәнсең

                    Гомерең  бакчасында.

  Давыл килсә күкрәгеңне,                    

  Куйгансың каршысына,

  Хәзер  дә бит безнең  өчен

   Әзер син барысына.

 Әле син үз аягыңа басып, тәпи йөреп киткәч тә, ана сине терәгән. Нәни адымыңа сөенгән. Беренче “әни”,”ән-нә” сүзен ишеткәч ,шатлыгы  эченә сыймаган.  Син кечкенә чагында менә шулай барлык нәни шатлыкларга да сөенеп, сиңа күкрәк сөте аша тәрбия биргән. Кеше тәрбияләү бик авыр эш. Г. Тукай “Ана мәктүбәләре”ндә болай дигән:” Балалар якты дөньяга  килгәндә гадәттән, бер бәхетлелек диңгезе булып киләләр. Ләкин әнә шул балаларны туган минутыннан алып балигъ булганга кадәр ата-ананың үзләренә бәхет  вә башка инсаннар (кешеләргә)да шатлык булырлык итеп тәрбия итүе бик читен, ай-һай, бик читен”.

   Син инде ак биләүдән күптән  чыктың, ләкин ана өчен син һаман да бала, аның яраткан улы яки кызы. Сине ул бүген дә  “Кызым (улым), исән – сау йөреп кайт, кешеләргә яхшылык кына кыл,”- дип озатып кала. Кайтуыңа “хәлләрең ничек, исән – сау йөреп кайттыңмы?”-дип,каршы ала.Син кайтканчы ,әниең эшеннән кайтып йөгерә-йөгерә өен җыештыра,тәмле ризыкларын пешереп өстәлгә куя. Менә балам- багалмам кайтыр, дип күзен алмый тәрәзәдән сине көтә. Кич белән син ятмыйча, сине иркәләп сөймичә, ул ятмый. Иртән иртүк, син торганчы торып, башыңнан сыйпап, назлап уята.

Слайд 4.   Җылы  наз ул, әнием, синдә генә,

                Иркә сүзләр – синең телдә генә,

                Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

                Изге синең,әнием, теләгең дә!

 Ана сине бар нәрсәдән саклый, яклый. Гаилә тоткасы да-ана.Йортта әни булу-үзе зур бәхет. Син кайтканда, әниең өйдә булса, өйләр якты, матур, җылы була.Әйтерсең синең өеңә кояш нуры кергән, гөлләр чәчәк аткан. Әйе, ананың йөрәге дә, күңеле дә гөлләргә тиң.

 Слайд 5.   Сез гөл-әни, гөл-апа, гөл-сеңел...

    Сез кагылган җырлар бәхетле...

    Сез булганга, дөнья мәңге матур,

    Шагыйрь  күңеле татлы, тәхетле.

  Шуңа да язучыларның аналар хакында әсәрләре бихисап һәм бу бик урынлы. Чөнки әниләрсез  беркем дә булмас иде.  Шуңа күрә ананың “ах” дигәне дә каргыш булып төшә, ди халык. “Сак-Сок” бәетен искә төшерсәң дә тән чемердәп китә.

...Ике малай әниләренең сүзен тыңламаганнар. Әниләре:”Берегез –Сак, икенчегез –Сок  булыгыз” дигән.Ана каргышы кабул булган. Малайлар, кошка әверелеп, кара урманга очып киткәннәр һәм бер-берсе  белән дә, әти-әниләре белән дә  очраша алмаганнар.

(Сак –Сок бәете укыла.)

 Слайд 6.Әйе, әни сүзен тыңлаган, үзенең  кыланышлары белән аны рәнҗетмәгән, ана киңәшләре һәм ризалыгы белән яшәгән кеше генә бәхетле була. Җырда да шулай җырлана бит:

 Слайд 7 “ Ташлама, әнкәй, ташлама

                  Мине изге догаңнан,

                   Ташласаң изге догаңнан,

                    Мин бәхетле була алмам...”

  Ананың хәер-догасын алмаган бала беркайчан да бәхетле була алмый.

  Әни- кеше тормышының ахыргы көненә кадәр ышанычлы терәге. Юкка гына халык:” Ана-шәфкать  диңгезе. Ана өчен уч төбендә тәбә кыздырсаң да, бурычыңны кайтара алмассың,”- дими.

(Мәкальләр  укыла)

Болар-ана хакын олылап әйтелгән халкыбыз өйрәтүләренең берничәсе. Күрәсез, нинди чагыштырулар. Алар безгә гасырлар аша килеп ирешкәннәр,шуларны акылыбызга гына түгел,  җаныбызга да сеңдерү зарур. Ана хакын хаклауны халык Алла хакын хаклауга тиңләгән. Шуның өчен ана хакын хаклау-баланың табигый һәм хокукый бурычы. Алар исән чакта кадерен белергә, яман эш, авыр сүзләр белән күңелен рәнҗетмәскә кирәк.

Слайд 8.  Балалары өчен хәсрәтләрдән

          Акшарланып чәче агарган.

           Йөрәгебез бозга әйләнсә дә,

          Бер җылы сүз табыйк аңарга!

                                   Исәнлектә хөрмәт итми калсак,

                                   Алар ташлап киткәч соң була,

                                   Бервакытта вөҗдан кичермәслек,

                                   Гомерлеккә сагыш, моң була.

 Әнигә  исән чакта да, аннан киткәч тә кадер,хөрмәт күрсәтү – һәркемнең изге бурычы. Тик соңгы чорда әлеге сыйфатларның йомшаруы, дорфалык, киңәшләрен тотмау, җәберләүләр арта бару һәркемне борчый. Газета- журналларда ата-ана хакын хакламаучы,шәфкатьсез һәм гөнаһтан курыкмаучы ул һәм кызлар турында бик гыйбрәтле мәкаләләр языла. Бездә 5 бала үстереп тә, анасын картлар йортына тапшыручы балалар бар. Якында гына Поч. Кучук авылында шундый картлар йорты бар (Газета материалы)

Слайд 9.      Үсеп җиткәч, инде кеше булгач,

                   Әниләрне ташлап китмәгез!

                   Ташлап китеп, картлык көннәрендә

                   Сез аларны ятим итмәгез!

   Әниләрнең бөтен мәхәббәте,

   Бөтен мәрхәмәте балада.

   Аналарга дигән җан җылысы

   Адашып йөрмәсен далада.

Безнең өчен күргән кайгылардан

              Әниләребез яшен түкмәсен,

               Әниләрнең түккән күз яшьләре

               Каргыш булып безгә төшмәсен.

     Сез бик бәхетле, балалар, чөнки сезне сөюче, назлаучы әниләрегез бар. Әниләребезнең кадерен белик, аңа кадерсезлек күрсәтмик, аны юкка борчымыйк.

  Слайд 10.  Бөек хөрмәт безнең анабызга,

            Чәчәк сибик аның юлына,

             Безнең өчен бөтен гомерен биргән

             Тик ул гына, бары ул гына.

                         Һәрбер кеше аңа башын иеп

                         Узган чакта шуннан юллары.

                         АНА дигән шушы   бөек исем

                         Торсын йолдызлардан югары!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час "Папа,мама,я-читающая семья"

разработка классного часа с родителями...

КЛАССНЫЙ ЧАС " НАШИ МАМЫ"

КЛАССНЫЙ ЧАС КО ДНЮ МАТЕРИ...

Единый Всекубанский классный час о маме

Классный час  "Мама милая моя "  посвящённый  Дню Матери проводится в 1 классе. Это первый совместный праздник детей и родителей. Позволяет сплотить коллектив. Придаёт детям увере...

Классный час. "О маме"

Мама — первое слово, Главное слово в каждой судьбе. Мама жизнь подарила, Мир подарила мне и тебе. (Песня из к/ф «Мама».) В России День матери стали отмечать сравнительно недавно. Установленный У...

классный час "Милая мама"

классный час для учащихся начальной школы с привлечением родителей, посвященный Дню матери (можно использовать в предверии 8 марта)...

Классный час "Папа, мама, я- дружная семья"

Классный  час на тему «Папа, мама , я – дружная семья».Цель и задачи:1. Способствовать воспитанию у детей чувства любви и уважения к близким людям;2.Способствовать формированию правил...

Классный час "Лучшая мама - моя мама!"

Классный час "Лучшая мама - моя мама!"...