Классный час "20 лет- Конституции Российской Федерации"
классный час (3 класс) по теме

 "Россия Федерациясе Консттуциясенә-20 ел" -класс сәгате эшкәртмәсе. Бу конспект буенча укытучы балаларны Конституция төшенчәсе, тарихы, балаларның хокуклары һәм бурычлары белән таныштыра ала.Балаларның белемнәрен тикшерү өчен викторина сораулары бирелгән. Конспект азкомплектлы башлангыч клас укытучыларына тәкъдим ителә. Презентация белән алып барыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rf_konstitutsiyasen_20_el.doc83.5 КБ
Файл rf_konstitutsiyasen_20_el.pptx2.6 МБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

муниципаль бюджет гомум белем бирү учреждениесе

 “Яңа Кенәр лицее” филиалы -“Түбән Оры башлангыч мәктәбе”

дигән темага класс сәгате

 эшкәртмәсе

Уздырды:

                                       1 нче категорияле  башлангыч сыйныф                                                            укытучысы Яруллина Фирдания Саматовна.

2013 ел.

            Тема. Россия  Конституциясенә 20 ел.

           Максат: Укчыларны  Конституция, закон, гражданин төшенчәләре белән таныштыру, мәгънәләрен ачыклау. Россия  Конституциясе, тарихы, аның эчтәлеге белән таныштыру. Кешеләрнең хокуклары, бурычлары белән таныштыру. Дәүләт символларын (герб, флаг, гимн) искә төшерү. Укучыларда патриотизм, туган илне ярату хисләре тәрбияләү. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

          Укучылар белергә тиеш:

 -яңа өйрәнгән төшенчәләрне әйтә һәм куллана;

 - кешеләрнең хокукларын, бурычларын  әйтә;

 -Дәүләт символларына (герб, флаг, гимн)билгеләмә бирә;

Җиһазлау :  презентация, РФ һәм ТР Конституцияләре, Россия һәм Татарстан  дәүләт символлары  белән стендлар, флаг модельләре, Россия Дәүләт гимны mp3

         

Дәрес барышы.

  1. Оештыру. Исәнләшү.
  •  Хәерле көн,укучылар. Бүген  безнең класс сәгатенең темасы  “Россия  Конституциясенә 20 ел”   дип аталачак. (Презент. №1)

    II. Актуальлләштерү. 

  • Укучылар, һәр кешенең туган җире була. Ул аның туган өе, урамы, авылы. Ә сезнең туган авылыгыз ничек дип атала?   (Презент. №2)
  • Түбән Оры.
  • Әйе. укучылар. Авылыбыз турында Гөлшат  сөйләр.
  • Безнең  авылыбыз бик матур. Аның урамнары бишпочмаклы йолдызны хәтерләтә.Тирә-ягын иген кырлары чорнатып алган.  Болыннарда җәй коне рәхәтләнеп җиләк җыябыз.Авылыбыз яшеллеккә күмелеп утыра.
  • Ә туган авылыбыз кайсы районга керә? . (Презент. №3)
  • Арча районына
  • Әйе. Ә без яши торган Республика  ничек атала. (Презент. №4)
  • Татарстан Республикасы.
  • Татарстан Республикасының башкаласы нинди шәһәр?
  • Казан.
  • Молодцы, укучылар.
  • Һәрбер кешенең туып-үскән җире –аның Кече Ватаны дип атала. Безнең туган илебез менә шундый кечкенә өлешләрнең җыелмасыннан тора да инде. Ул гаять  зур һәм бик матур. Һәм кеше өчен әнисе кебек берәү генә һәм кадерле. (Презент. №5)
  • Безнең туган илебез ничек дип атала?
  • Россия.
  • Әйе, без Россия Федерациясендә яшибез. Безнең дәүләтебез Россия Конституциясендә шулай дип язылган.
  • Конституция нәрсә дигән   сүз соң? Бүген без сезнең белән Россия Конституциясе турында сөйләшербез.

  1. Яңа белем һәм төшенчәләр бирү.
  1. Билгеләмә бирү.  Конституция- илебезнең Төп Законы. Закон- ул үтәлүе мәҗбүри булган кагыйдәләр җыелмасы. Ул кагыйдәләрне Россиядә яшәүче  һәрбер кеше үтәргә тиеш. Мәсәлән, мәктәптә укучылар өчен кагыйдәләр бар. Сез  аларны үтәмәсәгез, мәктәптә тәртип булмас иде. Уеннар уйнаганда бер уен кагыйдәсен бозсагыз да, уен барып  чыкмас.  Әгәр Конституциядәге законнар үтәлмәсә, илдә дә тәртип булмас иде.  (Презент. №6)
  2. РФ Конституциясе ничек барлыкка килгән соң? (Презент. №7)

           Башта Конституцияне галимнәр язганнар.Аннан соң Россия гражданнары  аны укыганнар, газета һәм телевидение аша  фикер алышканнар. Кайбер кагыйдәләрне Конституциядән сызганнар, өстәгәннәр, үзгәрткәннәр.    (Презент. №8)    Шулай итеп, 1993 нче елның  12 декабрендә аны кабул иткәннәр. Һәм бу көн Халыкара бәйрәмгә әйләнгән. Быел  12 декабрьдә РФ Конституциясе кабул ителүгә 20 ел була.    (Гражданин -Россиядә туган һәм анда даими торучы кеше. Сез дә - Россия дип аталган зур дәүләтнең яшь гражданнары.)

Элек тә Конституцияләр кабул ителгән. (Презент. №9)

I-1918елда

II-1924 елда

III-1936 елда

IV-1977елда

  1. РФ Конституциясендә нәрсә әйтелгән соң? (Презент. №10)

         - РФ Конституциясендә Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары чагылган.                        Бала туганда ук аның хокуклары була.  Алар арасында иң мөһиме :

       -бала тормышка, ата- ана кайгыртуына, гражданствога, белем алырга, медицина ярдәменә, иреккә;  хезмәткә хокуклы. 18 яшегез  тулгач сез Конституциядә язылган барлык хокукларга да ия буласыз.

            Кешенең хокукларыннан тыш , бурычлары да бар. Без:  (Презент. №11)

       - дәүләт законнарын үтәргә тиеш.

       -  башка кешеләрнең хокукларын хөрмәт итәргә;

  • Ватанны сакларга;
  • салым түләргә;
  • балаларны тәрбияләргә;
  • табигатьне, тарихи  һәм мәдәни һәйкәлләрне сакларга тиешбез.

  1. Россиянең  идарә итү системасы.

- Конституция дәүләт белән идарә итү системасын билгели. Безнең дәүләтебез белән кем идәрә итә? (Презент. №12)

- Президент.

-Безнең Президентыбыз кем?

-В.В.Путин.

-Президент эшкә керешкәнче, ант кабул итә.

-РФ Конституциясендә безнең илебезнең  башкаласы да билгеләнә. Россиянең башка-ласын атагыз. (Презент. №13)

-Мәскәү.

  1. Россиянең  символикасы. (Презент. №14)

-РФ Конституциясе законы нигезендә  илебездә дәүләт символлары да раслана..

-Укучылар , сез нинди  дәүләт символларны беләсез? Искә төшерик әле.

-Герб, флаг, гимн.

  - Символлар –шартлы билгеләр һәм сурәтләр. Дәүләт символлары дәүләтнең һәм аның халкының тарихын чагылдыралар.

      Герб   турында    Фирдүс сөйли(Презент. №15)

     -  Герб- һәр дәүләтнең төп символы, аның эмблемасы. Ул байракларда, печатьләрдә, акчаларда, документларның (паспорт) бланкларында сурәтләнә. Дәүләт гербында    ике башлы алтын  бөркет сурәтләнгән.  Аның башлары Европада һәм Азиядә  яшәгән халыкларының бердәмлеген символлаштыра. Бөркетнең тәпиләрендәге скипетр һәм держава- дәүләтне саклаучы һәм аның бердәмлеген тәэмин итүче куәтле хакимият билгеләре. Ике  башлы  бөркетнең күкрәгендәге җайдак изгелекнең  явызлыкны җиңүе, халыкның  үз азатлыгын һәм бәйсезлеген якларга әзер тору символы.

Флаг  турында Эльвира сөйли: (Презент. №16)

    - Һәр дәүләтнең аерымлык билгесе, аның азатлыгы, бәйсезлеге һәм мөстәкыйльлеге символы- Дәүләт флагы. Россия флагы  ак, зәңгәр һәм кызыл төсләрдәге өч горизонталь буйдан тора. Дәүләт флагы илебезнең хакимият  һәм идарә органнары, илчелек биналары өстендә җилферди. Аны дәүләт бәйрәмнәре , тантаналы чаралар вакытында  да эләлә .Спорт уеннары вакытында стадионда да күрәбез. Флаг- изге әйбер, һәм без аңа хөрмәт, ихтирам белән карарга тиешбез.

Диләрә гимн турында сөйли: (Презент. №17)

    -  Дәүләт хөрмәтенә язылган  тантаналы музыкаль әсәрне гимн дип атыйлар.” Гимн “ сүзе грекча “тантаналы мактау җыры” дигәнне аңлата. Аның музыкасы һәрвакыт тантаналы, күтәренке рухлы, хисчән яңгырашлы.Дәүләт гимнының авторлары- композитор Александр Александров һәм шагыйрь Сергей Михалков.  Гимн тантаналы бәйрәмнәр вакытында, мөһим чаралар башланыр алдыннан, спортчылар халыкара ярышларда җиңгән очракларда яңгырый. Гимн башкарылганда бар кеше дә баса, ирләр баш киемен салалар.

          Укытучы сөйли:         (Презент. №18)

        -Укучылар , без яшәгән Татарстан Республикасы  да  шулай ук дәүләт. Аның да үз Конституциясе, Президенты, дәүләт символлары, башкаласы бар. Татарстан Республикасы гражданины берүк вакытта   РФ  гражданины    да булып тора.  

        III. Рефлексия.  Викторина. (Презент. №19)

         1) Укучылар ике төркемгә бүленәләр. Биремнәрне үтиләр. 1 класс укучысына индивидуаль эш бирелә (бирелгән рәсемдәге байракны буйый)(кушымта)

1 төркемгә биремнәр :

      -  Безнең илебез ничек атала?

    - Сезнең  республика башкаласы нинди шәһәр?

    -Дәүләт белән кем идарә итә?    

    -  Конституция нәрсә ул?  

    -  РФ  Конституциясе туган ел?    

    -  Россия гражданинының   нинди хокуклары бар:

    - Нәрсә ул символ?

     -Россия Дәүләт гербында нәрсә сүрәтләнелгән?  

     -Россиянең Дәүләт флагының төсләрен атагыз.

     -“Гимн” сүзе нәрсәне аңлата ?    

2 төркемгә биремнәр:

    -Син яшәгән Республиканың исеме ничек?

    -Кайсы шәһәр Россиянең башкаласы булып тора?

   -Россия президентын атагыз.

    -Закон- нәрсә ул?

   -  РФ  Конституциясе туган көн?

   -Россия гражданинының   нинди бурычлары бар:    

  - РФ символларын ата.

 - Россия Дәүләт гербын кайда күрергә мөмкин?

 -Татарстан Республикасының  Дәүләт флагының төсләрен атагыз.

 - Тантаналар вакытында гимны  ничек тыңлыйлар?

2) Укучыларның җавапларын тыңлау.

   IV.Йомгаклау.

   Укучылар, дәресебез  ахырына якынлашты.

  -Без бүген  сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?

  -   РФ  Конституциясе туган ел ничәнче елда кабул ителгән?

 -   РФ  Конституциясен кабул иткәнгә быел ничә ел була?

  Ә хәзер  дәресне РФ Дәүләт гимны белән тәмамлыйбыз.

   Укучыларга бүләккә Россия флагы моделе бүләк ителә.

   Дәрес тәмам.

     

Кушымта.

 Россия флагы итеп буярга.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Түбән Оры башлангыч мәктәбе Россия Федерациясе Конституциясенә 20 ел Төзеде: 1 категорияле башлангыч класс укытучысы Яруллина Фирдания Саматовна

Слайд 2

Туган авылым – Т үбән Оры

Слайд 3

Без Арча районында яшибез

Слайд 4

Туган ягым- Татарстан

Слайд 5

Туган илебез - Россия Федерациясе

Слайд 6

Конституция - илебезнең Төп Законы. Закон - ул үтәлүе мәҗбүри булган кагыйдәләр җыелмасы.

Слайд 7

Башта Конституция не галимнәр язганнар . Аннан соң Россия гра ж даннары аны укыганнар, газета һәм те-левидение аша фикер алышканнар. Кайбер ка-гыйдәләрне Конституциядән сызганнар, өстәгәннәр, үз-гәрткәннәр . Шулай итеп, 1993 нче елның 12 декабрендә аны ка-бул иткәннәр. Һәм бу көн Халыкара бәйрәмгә әйләнгән. Быел 12 декабр ь дә РФ Конституциясе кабул ителүгә 20 ел була. РФ Конституция се ничек барлыкка килгән соң? Гра ж данин - Россиядә туган һәм анда даими торучы кеше.

Слайд 8

12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне.

Слайд 9

1918 ел 1924 ел 1936 ел 1977 ел Конституцияләр тарихыннан

Слайд 10

РФ Конституция сендә нәрсә әйтелгән соң? РФ Конституция сендә Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары чагылган. Бала туганда ук аның хокуклары була. -бала тормышка,ата-ана кайгыртуына; - белем алырга; - ял итәргә; - меди цина я рдәме алуга, - хезмәткәхокуклы .

Слайд 11

-Башка кешеләрнең хокукларын хөрмәт итәргә; -Ватанны сакларга; -Салым түләргә ; -Балаларны тәрбияләргә; -Табигатьне , тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне сакларга тиешбез . Кешенең хокукларыннан тыш , бурычлары да бар.

Слайд 12

Владимир Владимирович Путин Безнең дәүләтебез белән кем идарә итә ?

Слайд 13

Россиянең башкаласы - Мәскәү

Слайд 14

Россиянең символикасы . Герб, флаг, гимн Символлар – шартлы билгеләр һәм сурәтләр . Дәүләт символлары дәүләтнең һәм аның халкының тарихын чагылдыралар .

Слайд 15

Герб - һәр дәүләтнең төп символы, аның эм-блемасы . Ул байракларда, печатьләрдә, акча-ларда, документларның (паспорт ) бланкларында сурәтләнә.

Слайд 16

Дәүләт флагы - Һәр дәүләтнең аерымлык билгесе , аның азатлыгы , бәйсезлеге һәм мөстәкыйльлеге символы.

Слайд 17

Гимн . Дәүләт хөрмәтенә язылган тантаналы музыкаль әсәрне гимн дип атыйлар . «Гимн » сүзе грекча « тантаналы мактау җыры » дигәнне аңлата . Аның музыкасы һәрвакыт тантаналы, күтәренке рухлы, хисчән яңгырашлы . Дәүләт гимнының авторлары- композитор Александр Александров һәм шагыйрь Сергей Михалков .

Слайд 18

Татарстан Республикасының символлары.

Слайд 19

Викторина 1 төркемгә биремнәр : - Безнең илебез ничек атала? - Сезнең республика башкаласы нинди шәһәр? - Дәүләт белән кем идарә итә? - Конституция нәрсә ул? - РФ Конституциясе туган ел? - Россия гражданинының нинди хокуклары бар: - Нәрсә ул символ? - Россия Дәүләт гербында нәрсә сүрәтләнелгән? - Россиянең Дәүләт флагының төсләрен атагыз. - “ Гимн” сүзе нәрсәне аңлата ? 2 төркемгә биремнәр : - Син яшәгән Республиканың исеме ничек? - Кайсы шәһәр Россиянең башкаласы булып тора? - Россия президентын атагыз. - Закон- нәрсә ул? - РФ Конституциясе туган көн? - Россия гражданинының нинди бурычлары бар: - РФ символларын ата. - Россия Дәүләт гербын кайда күрергә мөмкин? - Татарстан Республикасының Дәүләт флагының төсләрен атагыз. - Тантаналар вакытында гимны ничек тыңлыйлар?

Слайд 20

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Слайд 21

Кулланылган әдәбият: 1.К онституция и государственная символика Российской Федерации. «ЭКСМО» Москва 2012 2. «Д өн ьяви этика нигезл әре » 4,5 сыйныфлар өчен дәреслек. М.Т.Студеникин,Казан “Хәтер” нәшрияте, 2012 3.Интернет- ресурслар: fotostrana.ru , images.yandex.ru › geraldika.ru › Символика России электронная почта: j-fira@mail.ru, n.ura@bk.ru


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конституция Российской Федерации классный час

Классный час посвящённый 20- летию принятию Конституции РФ. Дети познакомятся с основным законом страны, его структурой и содержанием некоторых статей....

Классный час на тему: «Конституция Российской Федерации - путешествие в мир школы»

Цель: создание условий для быстрой и безболезненной адаптации детей в школе и классном коллективе.Задачи:создать условия для первичного знакомства детей с учителем и друг другом.познакомить...

Я - Россиянин! Классный час к 20-летию Конституции Российской Федерации

Я - Россиянин! Классный час к 20-летию Конституции Российской Федерации для начальной школы...

Классный час "Конституция Российской Федерации. Права и свободы человека и гражданина"

Классный час "Конституция Российской Федерации. Права и свободы человека и гражданина"...

Конституция Российской Федерации - основной закон нашей страны. Как построить беседы с младшими школьниками по Конституции Российской Федерации.

Конституция - те самые базовые правила игры, по которым мы выстраиваем нашу жизнь в нашем государстве. Конституцию как неотъемлемую часть правового воспитания молодого гражданина, как главный зак...

Классный час «День Конституции Российской Федерации»

Гражданское - потриатическое воспитание - это одно из направлений воспитательной работы с российскими школьниками.Главная цель данного классного часа: воспитание нравственности, гражданственности и па...