Мероприятие (1 класс) по теме: «Уңыш бәйрәме»
классный час (1 класс) на тему

Көз килде,
Уңыш җыелды,
Табын сый белән тулды.
Рәхим итегез,дуслар
Көзге бәйрәмгә.    

Укучыларны көз байлыгы - яшелчәләр белән таныштыру. Яшелчә исемнәрен истә калдыру, төсләрен аеруларын ныгыту, яшелчәләрнең файдалы булуын төшендерү. Яшелчәләр турында табышмаклар белән таныштыру. Уңыш бәйрәме - Сөмбелә бәйрәме - көзге бәйрәм икәнен аңлату.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл «Уңыш бәйрәме»37.94 КБ

Предварительный просмотр:

Арча районы Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе филиалы –

Кече Төрнәле башлангыч мәктәбе

«Уңыш бәйрәме»

1 сыйныф укучылары өчен

бәйрәм кичәсе

Укытучы: Фахриева Дания Фарух кызы

2013 ел

Максат. Укучыларны көз байлыгы - яшелчәләр белән таныштыру. Яшелчә исемнәрен истә калдыру, төсләрен аеруларын ныгыту, яшелчәләрнең файдалы булуын төшендерү. Яшелчәләр турында табышмаклар белән таныштыру. Уңыш бәйрәме - Сөмбелә бәйрәме - көзге бәйрәм икәнен аңлату.
Материал. Кәрзингә салынган яшелчәләр.


                                                 
Кичә барышы
 Сыйныф бүлмәсе көзге яфраклар, миләш,балан тәлгәшләре белән бизәлгән. Өстәлгә яшелчәләр, ипи-тоз, көзге башаклар куелган. Яшелчәләрдән көзге күргәзмә оештырылган. Көз турында картиналар, рәсемнәр эленгән.
Укытучы (тәрәзәгә карап,урамга күрсәтә):
                        И,балалар,күрегез,
                        Тышта, әнә килде көз.
Балалар (алар да урамга күрсәтеп,кул селкиләр):
                         Әйе ,әйе, күрәбез,
                         Көз килгәнен беләбез.
Укытучы       Я, әйтегез, сөйләгез,
                        Ничек килә икән көз?
Балалар          (кулларын кош канатлары кебек селкиләр) :
                         Кошлар оча көньякка,
                         Канат кагып еракка,
(куллары белән җир казу хәрәкәте ясыйлар)
                         Аюлар өн казыды
                         Бик тирән итеп базны.  
(чүгәлиләр,кулларын башларына куеп,тын гына утыралар)
                         Балыклар да тындылар,
                         Су төбенә чумдылар.
(басып,кулларны өскә күтәреп,як-якка болгыйлар)
                          Агачлар ялангачлар,
                          Җилләрдә чайкалалар.
(кулларын чабып,аяк очларында сикерәләр)
                            Тик безгә күңелле көз,
                             Без мәктәпкә йөрибез.          

Укытучы:  Балалар,  көз көне тагын нинди үзгәрешләр була?
Балалар: Агачлар яфракларын коя, көннәр суыта, кошлар җылы якка китә, кешеләр җылы киемнәрен кияләр.
Ишек шакыйлар. Көз киеменә киенгән Көз кызы керә.Кулында кэрзин,кэрзиндэ яшелчэлэр,яфраклар.
Сөмбелә: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Мин сезне сагынып килдем!

Балалар: Исәнмесез!
Укытучы:  Исәнме, Сөмбелә! Без дә сине сагынып көттек. Синең киләсеңне белеп, бәйрәмгә әзерләндек.
Сөмбелә: Рәхмәт, балалар!


 
Укытучы: Зифа буйлы, җитен чәчле,
 Зәңгәр күзле шушы кызның
 Исемнәре ничек икән,
 Әйтегезче, кем белә?
Балалар: Сөмбелә,Сөмбелә!    
Сөмбелә:  Көз килде,
Уңыш җыелды,
Табын сый белән тулды.
Рәхим итегез,дуслар
Көзге бәйрәмгә.    
"Көз" дигән җырлы уен уйнала. (Г..Гәрәева сүзләре hәм көе).
Балалар:
Көз, көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?    
Көз (яшелчәләр алып күрсәтә):
Кәрзинемдә кыярлар,
Помидор hәм алмалар.
 

Балалар: Көз, көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?    
Көз (төрле төстәге яфраклар алып күрсәтә):
Кәрзинемдә сары,кызыл,
Алтын, матур төсләр бар.

Балалар: Көз, көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?    
Көз (яңгыр макеты алып күрсәтә):
Кәрзинемдә яңгырлар,
Җылы, салкын көннәр бар.
Сөмбелә: Ягез әле, карыйк. Кәрзиндәге әйберләрне беләсез микән?
1) - Бу нәрсә?
- Бу помидор.
-Ул нинди төстә?
-Ул кызыл.
2) Монысы нәрсә?
-Бу кыяр.
-Кыяр нинди?
-Ул яшел.
3) -Бу нәрсә?
-Бәрәңге.
-Бәрәңге нинди?
-Сары.
4) Тыңлагыз әле:
-Чибәр анама
Карыйм да елыйм,
Карыйм да елыйм.
Ул нәрсә?
-Суган.


-Ул нинди?
-Сары.
-Ә суган тагын нинди?
-Ул әче,күзгә керә.
-Ләкин ул бик файдалы. Ә менә кәрзиндә иң тәмле,иң баллы,иң файдалы яшелчә калган.Бу нәрсә?
-Кишер.
Кишер нинди төстә?
-Кызыл.
Сөмбелә:  Белдегез, балалар, рәхмәт! Ә менә алар бөтенесе бергә нәрсәләр?
- Алар яшелчәләр.
 
Сөмбелә: Әйе, балалар, алар яшелчәләр.Яшелчәләр, җиләк-җимешләр көз көне өлгерәләр, аларны көз көне җыялар. Сез яшелчәләрне төсләре буенча таныйсыз икән. Ә менә тәме буенча беләсезме икән?
Сезнең белән бер уен уйнап алабыз.
"Тәме буенча бел!" уены уйнала. Алдан тәлинкәгә төрле яшелчә, җиләк-җимешләр кисеп, әзерләп куела. Балаларның күзләрен йомып, авызларына каптырыла.
-Син нәрсә каптың?
-Бу-алма.
-Ә син нәрсә каптың?
-Бу -кишер.
-Син нәрсә каптың?
-Кәбестә...
Сөмбелә:  Беләсез икән, рәхмәт, балалар!

Ишек шакыйлар. Киемнәренә яшелчәләр, җиләк-җимешләр аскан, башына эшләпә кигән Уңыш   бабай керә. Аның аркасына капчык асылган.
Уңыш бабай: Исәнмесез, кадерле балалар! Исәнме кызым Сөмбелә!
Укытучы: Рәхим ит, Уңыш бабай! Без сине сагынып көттек. Син килешкә җырлар, шигырьләр, уеннар әзерләдек.
Уңыш бабай: Ай, рәхмәт, балалар! Ягез, hөнәрләрегезне күрсәтегез әле.
1укучы: Көз килде.Үләннәр
             Саргайды,шиңде.
             Сап-сары яфраклар
             Җиргә сибелде.  
2укучы: Киң болыннарда,
             Урман,кырларда
              Агачлар,гөлләр
              Кибеп сулдылар.
3укучы:  Уңыш җыелды,
              Аккошлар китте
              Матур көз ае –
              Килеп тә җитте.  
4укучы: Сандугачлар,карлыгачлар,
              Очып китте еракка,


              Торналар да ялга китте
              Җылы якка,көньякка.
5укучы: Уйсу җирләрдә,
              Елга,күлләрдә,
              Көзге салкыннан
              Сулар туңдылар.
6укучы: Көннәр суынды,
              Чишмәләр тынды.
              Безне калдырып,
              Кошлар да китте.
7укучы:  Кошлар шикелле  
              Бергә гөр килеп,
              Мәктәптә укыр
              Вакытлар җитте.
8укучы: Күңелләргә якты нур өләшеп,
              Шатлык өстәп hәрбер йөрәккә.
              Үз муллыгы белән көзләр килә,
              Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
9укучы:Табындагы икмәк,сый-нигъмәтне
              Күреп ил картлары шатлана.
              Муллык белән җиргә көзләр килә
              Көзге муллык итә тантана.
10укучы:Көз көннәре бик күңелле,
               Бик күп җимешләр пешә.
               Помидао,карбыз өлгерә,
               Алмалар өзелеп төшә.
11укучы : Арыш,бодайлар белән
               Колхоз амбары тула.
               Яхшы эшләгәч,уңыш күп,
               Бар кеше дә бай була.
12укучы:Кырлар буш кала,
               Яңгырлар ява,
               Җирләр дымлана, -
               Бу кайчак була?
Уңыш бабай: Рәхмәт балалар. Бик матур сөйләдегез!
Укытучы: Ә хәзер балалар "Уңыш җыябыз" җырын башкаралар.
"
Уңыш җыябыз"җыры башкарылв.Т.Волгина сүзләре, А.Филиппенко музыкасы, Г.Гәрәева тәрҗемәсе.
Сөмбелә: Балалар, мин сезгә "Табышмак әйтәм - тап!"уены алып килдем.
Уңыш бабай: Ягез әле,балалар! Минем кызым алып килгән табышмакларга җавап таба алырсыз микән?
 -Алсу битле кыз үсте,
 Кызарып җиргә төште. (Алма)
-Озын,яшел  -түтәлдә,
 Сары, тозлы - кисмәктә.(Кыяр)


- Җир астында җиз бүкән,
   hәркөн ашыйсың ,иркәм. (Бәрәңге)
- Җир астында алтын казык,
  Алдык без аны казып. (Кишер)
- Үсеп утыра бер чүлмәк,
 Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)
-Итләч,йомры,яшелен
Өзеп алдым,яшердем,
Гаҗәпләндем,бераздан,
Кояшсыз да кызарган.(Помидор)
- Алма дисәң дә алалар
 Нәрсә соң ул балалар? (Алма)
- Ишеге юк,тәрәзәсе юк
  Эче тулы кешеләр.(Кыяр)
Туныйсың,тунаганда елыйсың.(Суган)
-Ашка салсаң тәм кертә,
  Борынга керсә төчкертә. (Борыч)        

Сөмбелә: Булдырасыз икән сез балалар!
 Укытучы: Сөмбелә, Уңыш бабай безнең балалар да сезгә табышмаклар әзерләделәр.
  - Катлы-катлы булып үсә
    Җир өстендә ул нәрсә? (Кәбестә)
 -Йодрык-йодрык булып үсә,
 Алма кебек кызарып пешә.
 Үзе бик матур,аны кем зйтер? (Помидор)
 -Үзе шардай,
  Эче кандай,
  Тәме балдай. (Карбыз)
 -Үзе йомры -ай түгел,
 Төсе сары - май түгел,
 Койрыклы -тычкан түгел. (Шалкан)
Сөмбелә: Бигрәк зирәк, бигрәк тапкыр балалар икән үзегез!
Уңыш бабай: Ай-яй-яй! Зирәкләр дә, тапкырлар да үзегез! Ә менә өлгерләр микән сез? Карап карыйк әле.
     
"Өлгерләр ярышы"
1нче ярыш: "Кем тизрәк җыя?"уены.
Ике урындыкка ике чиләк куела.Идәнгә яшелчә, җиләк-җимеш муляжлары (яшелчәләр) чәчелә. Ике бала берәм-берәм чиләккә яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне ташыйлар. Музыка туктагач, уен туктала. Кем күбрәк җыйган,шул җиңүче була.Уен шулай дәвам итә.
2нче ярыш: "Үз чиләгеңне тап"уены.
Ике урындыкка сары, яшел чиләкләр куела. Идәнгә сары, яшел, кызыл яфраклар чәчелә. Музыка уйный. Балалар яфраклар белән уйныйлар, бииләр. Музыка туктагач, үз чиләге төсендәге яфракларны чиләккә салалар. Уены икенче кабат уйнаганда, чиләкләрнең урыннарын алыштырып куярга була

(музыка уйнаганда). Сөмбелә Уңыш бабайга булыша, ярдәм итә, балаларның яфракларны ничек салуларын күзәтә. Дөрес салган балаларны мактый.
3нче ярыш: "Бәрәңге җыябыз"уены.
Ике урындыкта ике кечкенә чиләк. Каршыда бер зур чиләктә бәрәңгеләр. Музыка уйный. Балалар зур чиләктән, үз чиләкләренә бәрәңге җыялар.

Укытучы: Рәхмәт, Уңыш бабай! Рәхмәт, Сөмбелә!

                  Сөмбелә кунакка килгән

                  Сары күлмәген кигән.

                  Елмаеп карый безгә,

                  Җырлап алыйк соң бергә.

«Сөмбелә» җыры башкарыла. (М.Шәмсетдинова музыкасы, Г.Зәйнәшева сүзләре).  

Сөмбелә: Бигрәк матур җырладыгыз,
                Шигырьләр сөйләдегез,
                Уеннар да уйнадыгыз,

                 Барысы өчен рәхмәт сезгә.

                 Алдагы көннәрдә дә

                 Телим уңышлар сезгә

                 Муллыкта, рәхәт тормышта

                Яшәгез нәни дуслар.

Кадерле балалар, кунаклар! Безнең Уңыш бабай белән китәр вакыт та җитте. Безне башка мәктәпләрдә  дә көтәләр.

Уңыш бабай: Хөрмәтле балалар, минем кечкенә дусларым! Без кызым Сөмбелә белән сезгә сәламәтлек, озын гомер теләп калабыз.

(Сөмбелә, Уңыш бабай балаларга күчтәнәчләр өләшәләр.)

 Кичә тәмам. Соныннан алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчү оештырыла.

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка мероприятия в 1 классе «Первый раз в первый класс» на тему "Моя малая родина"

На уроке дет познакомятся  с основной символикой государства, получат понятие большой и малой родины, знания о стране, о столице и родном городе, познакомятся со школой, её историей...

Конспект внеклассного мероприятия 2 класс на тему "Волшебный мир театра"

Тема: «Волшебный мир театра»Цели: Ознакомление учащихся с историей театра; развитие возможностей воспитания в разнообразных видах сценической деятельности....

Конспект внеклассного мероприятия 2 класс на тему "Все профессии важны"

Тема: «Все профессии важны»Цели: Расширение представления учащихся о профессиях и их важности для людей; воспитание уважительного и доброго отношения к людям разных профессий....

Конспект внеклассного мероприятия 3 класс на тему "Интеллектуальная игра Любознайки"

Тема: Интеллектуальная игра «Мозговая гимнастика»Цели: Развитие познавательных способностей и внимания; развитие образного мышления и восприятия; формирование умения работы в команде....

Конспект внеклассного мероприятия 1 класс на тему "Ценностные ориентации класса"

На тему «Ценностные ориентации класса».Цели:1. Формирование ценностного отношения учащихся к жизни;2. Формирование духовных и нравственных качеств, мировоззрения обучающихся, их гражданско...

Методическая разработка внеклассного мероприятия 2 класс по теме: «Беречь природы дар бесценный»

Методическая разработка внеклассного мероприятия для 2 класса по теме "Беречь природы дар бесценный". Экологическая викторина "Что я знаю об экологии?"...