Батырлык турында
классный час на тему

Ахмадуллина Гульназ Ильфатовна

Батырлык турында  класс сәгате үткәрү өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл batyrlyk_turynda_klass_sgate.docx67.75 КБ

Предварительный просмотр:

Арча районы Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе

НӘРСӘ УЛ БАТЫРЛЫК?

Класс җитәкчесе: Әхмәдуллина Гөлназ Илфат кызы

9.12.13

Тема:Батыр кем ул? Батырлык юлы кайдан, кайчан башлана?

Максат:1. “Батырлык”төшенчәсенең мәгънәсен аңлату. 9 ДЕКАБРЬ- “ Ватан геройлары” көне икәнлеген аңлату. Бөек Ватан сугышы һәм тыл батырларына ихтирам,хөрмәт тәрбияләү.Тыныч тормышта да батырлык эшләүчеләр белән таныштыру.2.Үз-үзеңдә максатчанлык хисләрен ныгыту,камиллеккә омтылыш тудыру.

Җиһазлау:Батырлык төрләре язылган сүзләр, Бөек Ватан сугышы батырлары сурәте, презентация, китаплар күргәзмәсе,мәкальләр,татар теленең аңлатмалы сүзлеге,

Сыйныф сәгатенеңэпиграфы:

Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык?Газинурлар,Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле – төрле булган кебек,батырлык та күп төрле шул...”

( Ф.Яруллин“Җилкәннәр җилдә сынала”)

 

 -Исәнмесе,хәерле көн укучылар! Бүгенге класс сәгатебездә батырлык турында сөйләшербез.Батырлык юлы кайда, кайчан башлана дигән сорауга җавап эзләрбез.

Киләчәгебез сезнең кулларда булачак егетләр һәм кызлар арасында үз иле, халкы өчен батырлык кылучылар күбрәк булсын.

.-Батыр сүзе нәрсәне аңлата соң ул?

 Нәрсә ул батырлык?

- Батырлык ул кешеләрне бик авыр очракларда коткару. Сугыш вакытында да кешеләр бик күп батырлыклар эшләгәннәр. (Укучылар җавабын тыңлау).

Ә хәзер аңлатмалы сүзлектән уку.

Батырлык – и. 1) Батыр булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык.

2) Батырчылык, тәвәккәллек. (134 б., I том.)

Чыннан да бу сыйфатлар бик уңай сыйфатлар. Тәвәккәл сүзенә аңлатма да биреп китим әле. Тәвәккәл – 1) берәр эшкә кыю керешүче, аны икеләнүсез үтәүче.

2) үз – үзеңә ышанучанлык.

Батырлык. Бу купшы сүз түгел,

Хәтерләрдән тиз җуела торган.

Мәгънә - асылында, мәңгелеккә

Күңелләргә, җанга уела торган.

Кайсы тауның ташларыннан икән

Батырлыкка һәйкәл куясы?

Чорлар җиле ташларны да уя,

Тик мәңгелек хәтер кыясы!

Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,

Күпме аны күккә күтәрмик,

Ише бармы бөеклекнең солдат

Кылган батырлыкка тиңләрлек?

Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.

Әйе,бу сыйфатлар кешеләргә элек-электән үк хас. Кешеләр дошманнарына каршы батырларча көрәш алып барганнар.Курыкмыйча ерак сәфәрләргә чыкканнар. Ә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бу сүзгә менә ничек аңлатма бирелгән икән

Укучылар,кан коюлы, җимергеч сугышның соңгы бәрелешеннән безне 68 ел вакыт аерып тора. 68 нчы тапкыр туган җиребезгә тыныч яз килде.

Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар ике тапкыр үлми

Җирдә алар мәңге балкырлар.

Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә

Һәйкәлләрнең җаны таш түгел,

Һәр һәйкәлдә күпме солдат җаны

Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел.

Сугыш илебезгә бик күп күз яшьләре,ятим сабыйлар,тыл хатыннар китерде.Бәхетлекиләчәкне якынайту өчен фронтта да,тыл да өлкәннәр һәм балалар булды.

  • Бөек Ватан сугышы елларындагы батырларны беләсезме? Исемнәрен атагыз. Алар нинди батырлыклары белән танылганнар? (Александр Матросов, Газинур Гафиятуллин, Бари Шәвәлиев, Муса Җәлил, Мәгубә Сыртланова, Фатих Кәрим

Дошманга күрсәткән батырлыклары өчен җөмһүриятебезнең 200 дән артык кешесе иң югары мактаулы исемгә - Советлар Союзы Герое исеменә лаек булдылар.

 Яу кырында мәңгегә ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алыйк.

Хәзер укучылар 1980 нче елларга әйләнеп кайтыйк. Кем өчендер бу дата бернәрсә дә әйтми, ә кем өчендер кабат сугыш. Тыныч көннәрдә сугыш.Әфган җире өчен, әфган халкы өчен сугыш .

-Бүгенге тыныч шартларда кеше батыр була аламы? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бу очракта батырлык нәрсәдә күренә?

- Тыныч тормышта да үзләренең батырлыклары белән дөньны сокландырган кешеләр бар,мәсәлән,спорт батырлары,хезмәт батырлары ,  табиблар, янгын

сүндерүчеләр. Батырлыкны бүгенге тыныч шартларда да эшләргә мөмкин. Намус белән яшәгән кешенең гомере үзе бер батырлык. Тырыш хезмәт куеп эшләп, Хезмәт Батыры була ала. Батыр булу өчен, кеше тиешенчә игътибарлы, сизгер, үз – үзен аямый торган булырга тиеш)

-Кыю, патриот, түзем, тәвәккәл, туры сүзле, ихтыярлы кебек сыйфатларны батырлыкка кертергә буламы? Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (Укучы җавабы: кешедә бу сыйфатлар булмаса, ул батырлык эшли алмас иде).

- Ничек батыр булырга? Батыр буласың киләме? (Укучы җавабы).

- Ф. Яруллин белән батырлык төшенчәсен бәйләп буламы? Аның тормышы һәм иҗаты турында нәрсәләр беләсез?

- Ф. Яруллин яшәве һәм иҗат итүе үзе бер батырлык. Гарип килеш тә үзендә көч табып, иҗатка тартылып гомер кичерүе, күп кешеләр кабатлый алмый торган батырлык үрнәге. Ә Нурсөя ханымның аны аңлап, яшь сабыйлардай тәрбияләп торуы – тагын бер батырлык.

“Батырлык көндәлек очрап торган авырлыкларга үҗәтләнеп каршы барганда тәрбияләнә.” Н.А.Островский.

Ә хәзер түбәндәге мәкальләрнең   мәгънәсен аңлатыйк.

1. Батыр яуда беленер.

2. Батырга таяк та корал.

3. Батыр башлап җибәрә, артыннан мең кул иярә.

4. Батыр баткактан курыкмас.

5. Батыр үз халкын яклый.

6. Батырлыгыңны мәйданда сынат.

7. Батырлыкта – матурлык.

Сыйныф сәгатен йомгаклау:

Батыр булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар булдырырга кирәк ?

-кыю,көчле, тәвәккәл,акыллы, тырыш,зиһенле, игътибарлы,җитез һ. Б.

Тормыш дәвам итә,батырлыклар эшләү дә дәвам итә. Һәркем җирдә тынычлык,күгебез аяз,йөзебез якты,күңелебез тыныч булуын тели.

Кыл яхшылык кешеләргә-

Кеше булыйм дисәң.

Авыр булыр, өсләреңә

Гөнаһ туны кисәң.

Кирәк булса коткарырга

Батып баручыны

Кулың суз да коткар сагыш-

Моңга таручыны

Кеше булып яшим дисәң,

Бул син кешелекле.

Бәхетле көн итим дисәң,

Бул син игелекле.

  • Чыннан да, батырлык темасы бүгенге көндә дә актуаль. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез, рәссамнар үз әсәрләрендә зур урын бирәләр.

Рәхим итеп. Р. Миңнуллинның “Батыр булыгыз” шигырен тыңлагыз.

Батырлыкны эшли ала

Бөтен кеше дә.

Аның өчен кирәк түгел

Алып көче дә.

Ә моның өчен:

Яратырга кирәк бары

Туган җиреңне,

Әти - әниеңне,

Туган илеңне.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яшеннэр, еланнар, этлэр хэм башкалар турында

Табигать казаларыннан саклана белергә;  яшен вакытында, еланнар белән очрашканда, этләр һәм песиләр белән аралашканда   куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү максатыннан төзел...

Классный час "Балаларның ялганы турында"

Можно использовать в начальных классах....

Яңа стандартлар турында.

Ата-аналар җыелышында ФГОС турында сөйләү,уңышларыбыз турында җиткерү....

Фигыль турында кабатлау. Презентация. 4 класста татар теле дәресе.

Презентациядә фигыль турында үтелгәннәрне кабатлауга сораулар, терәк схемалар һәм күнегүләр бирелгән.  Алар йомгаклау дәресе өчен тәкъдим ителә....

"Батырлык урыны - Эфганстан"

Сочинение ученика...

СЕЗНЕҢ ТОРМЫШ – ҮЗЕ БАТЫРЛЫК

Патриотик тәрбиягә карата материал...

Сыйныф сәгате: "Батырлык"

Сыйныф сәгате: "Батырлык"...