"Компьютер и ребенок"
материал (3 класс) по теме

Выступление для родительского собрания

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kompyuter_hm_bala_ata-analar_zhyelyshy.docx30.67 КБ

Предварительный просмотр:

Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр!                                                                                                                                                Әйе, һәр ата –ананың баласы үзенә бик кадерле. Тик шулай да балаларыбызның сәламәтлеге һәм тәрбиялелеге мәсьәләсенә килсәк, тормыш мәшәкатьләренә бирелеп онытылып китәбез шул.

          Бүгенге көндә һәр гаилә замана агымыннан артта калмас өчен тырыша. Без дә үзебез бала вакытта булмаган мөмкинлекләрне балаларыбызга булдырырга тырышабыз. Безнең тырышлыгыбыз һәрвакытта да файдага эшлиме соң? Шул хакта бераз фикер йөртеп алыйк әле.

          Бүгенге ата – аналар җыелышында минем замананың актуаль сорауларының берсе булган – “Компьютер һәм бала” темасына тукталасым килә.

Слайд 1.

          Без еш кына ата – аналардан “компьютер проблемасы” дигән сүзләрне ишетәбез. Шушы урында минем сезгә бер галимнең сүзләрен китерәсем килә: “Компьютер проблемасы юк, бары гаиләдәге өлкәннәр һәм балалар арасындагы аңлашылмаучанлык кына бар”.

 Слайд 2.

          Хәзер без шушы аңлашылмаучанлыкның ниләрдән гыйбарәт булуын ачыкларга тырышырбыз.

          Бүгенге ата – аналар җыелышын үткәрер алдыннан мин балалардан анкета алдым һәм сезне аның нәтиҗәләре белән таныштырасым килә. Анкета алуда 38 укучы (1 класслардан башка) катнашты. Балаларга түбәндәге сораулар тәкъдим ителде һәм аларның җаваплары түбәндәгечә булды:

Слайд 3-4.

1. Сезнең өйдә компьютер бармы?

    - әйе – 36

    - юк - 2      

2. Анда кемнәр эшли?

    - мин – 36

    - әти – 15

    - әни – 18

    - апа-абый – 18

     - апай - 6

3. Сиңа компьютерда эшләргә рөхсәт бармы?

     - әйе дә, юк та – 1

     - әз генә – 2

     - әйе - 33

 4. Компьютер артында син күпме вакыт уздырасың?

     - 15-20 минут – 3

     - ярты сәг. – 6

     - 1 сәг. – 10

     - сәг.ярым – 3

     - 2 сәг. – 8

     - 5 сәг. – 1

     - төрлечә - 4

5. Ата-аналар сине контрольгә аламы, әллә син чикләнмәгән вакыт утырасыңмы?

     - юк – 2

     - үзем вакытны чиклим – 1

     - ала - 33

6. Компьютерда син ешрак нишлисең?

   - уйныйм – 5

   - Интернетта утырам – 5

   - язышам – 4

   - барысын да - 22

7. Компьютерда эшләү сиңа нәрсәсе белән кызыклы?

    - вакыт уздырырга әйбәт – 1

    - язышу – 1

    - Интернетта утыру – 2

    - Уеннар уйнау - 4

    - Мәгълүмат алып була, тестлар эшләп, ГИАга әзерләнеп була – 7

    - барысы белән дә – 21

8. Син нинди уеннар уйнарга яратасың?

    - Маҗаралы – 4

    - Стратегияле – 11

    - Куркыныч – 11

    - Кызыклы – 15

    - Фикерләүне үстерә торган – 16

    - Башваткычлар – 18

    - Уйнамыйм - 2

9. Ничек уйлыйсың, бүгенге көндә компьютерсыз яшәп буламы?

    - Юк - 36

10. Компьютер сиңа нәрсәсе белән ошамый?

    - вакытны ала – 1

    - сәламәтлеккә зарарлы – 1

    - яңа түгел – 1

    - хәтере тиз тула – 2

    - вирус керә – 2

    - уенны озак установить итә – 4

    - Күзне авырттыра – 7

    - ошамаган яклары юк - 18

10. Компьютерда эшләгәннән соң син үзеңдә ару сизәсеңме?

    - әйе – 10

    - юк - 26

                    Элегрәк кеше нинди дә булса уку йорты бетерсә, укыган, белемле    акыллы, грамоталы саналган. Ә бүгенге көндә грамоталы кеше дип нинди кешене әйтәләр соң?

  • Үз-үзенә нинди дә булса максат билгеләп, шул максатка ирешер өчен яшәүче;
  • Кимендә 2-3 чит тел белгән;
  • Информацион-коммуникатив технологияләр куллана белгән.

Шулай булгач, баланың өйдә Интернет челтәренә кушылган  компьютер булдырасы килү – аның иркәлеге түгел, ә замана таләбе.

          Нәрсә соң ул компьютер?

Слайд 5.

  • Интерактив чара
  • Программа алышынган саен үзгәреп торучы универсаль техника
  • Бала үсеше өчен өстәмә педагогик мөмкинлек
  • Күп вариантлы дидактик материал

                   Ә нәрсә соң ул Интернет? Интернет - ул челтәр, ул бөтен дөньядагы кешеләр һәм компьютерлар арасындагы аралашу һәм информация алышу мөмкинлеге.

          Челтәр аша нинди информация алышып була дисезме? Теләсә нинди! Мәсәлән: кемдер самолет билетына заказ бирә, кемдер ял итәргә баргач торырга кунакханәдә урын бронировать итә, виртуаль рәвештә музейга, күргәзмәгә бара, автомобиль сатып ала, электрон почта җибәрә һәм ала, һава торышы, яңалыклар белән таныша һ.б., һ.б.

          Әмма...! Интернетта шулай ук бала өчен бөтенләй кирәк булмаган, ярамаган информация дә җитәрлек. Менә монда бала сайлау алдында кала да инде... Мәктәп һәм ата – аналар балаларга сайлаганда дөрес юнәеш бирергә, ярдәм итәргә бурычлы.

           Теләсә нинди предметның файдалы да, зыянлы да ягы була. Мәсәлән, пычак белән ипи кисәргә дә мөмкин, бармакны кисәргә дә мөмкин. Ә ни өчендер пычакны кулланудан берәүнең дә тыйганы юк. Эш предметта түгел, ә аның белән кем, ничек, нинди максатта файдалануында.

          Әйдәгез, компьютер һәм Интернетның да файдалы һәм зыянлы якларын карап китик:

Слайд 5.

“Плюслар”

  • Техникага унай караш тудыра;
  • Балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерә;
  • Тулысы белән баланың аңына үтеп керә;
  • Техника белән эшләгәндә туган куркуны юкка чыгара;
  • Персональ  компьютер белән эшләгәндә психологик грамоталылык  формалаша;
  • Тиз уку, язу күнекмәләре формалаштыра;
  • Игътибарлылыкны арттыра;  
  • Максатчанлык тәрбияли.

Слайд 6.

«Минуслар»

  • Физик үсешкә тискәре йогынты ясый;
  • Балаларда тиз кызып китүчәнлек, курку, нерв киеренкелеге китереп чыгара;
  • Уеннар балаларда агрессивлык, кансызлык барлыкка  китерә;
  • Билгеле бер бирелгән программа, темп белән эшләүгә этәргеч ясый;
  • Гиподинамия үсешенә этәргеч ясый;
  • Интеллектуаль активлыкны киметә;
  • Күз күремен начарайта.

          Кайбер ата-аналар “Балагыз нәрсә белән мавыга?” дигән сорауга “Компьютер белән” дип җавап бирәләр һәм горурланып “Ул аның артында көннәр буе утыра!” дип тә өстәп куялар әле. Алар баласы нинди дә булса яңа һәм файдалы әйбер өйрәнә дип уйлыйлар. Ә бу вакытта бала 5 клавиша          (уңга, сулга, аска, өскә, огонь) клавишалары ярдәмендә уен уйный.

          Әйдәгез,  компьютердагы балаларыбыз уйный торган уеннарны карап китик:

 Слайд 9, 10, 11, 12, 13.

           Ата-аналардан еш кына мондый фикер дә ишетергә туры килә: “Тәмәке тартмасын, алкоголь, наркотик кулланмасын, көн буе компьютерда утырса, утырсын гына”. Әмма көн буе компьютер артында утырган балада компьютерга күнегү барлыкка килә, махсус термин белән атаганда “компьютер синдромы”. Бу – авыру, наркоманияләр кебек үк бәйлелек барлыкка китерә торган һәм озак дәвалана торган авыру. Шуңа күрә дә бар нәрсә дә чама хисен белгәндә генә яхшы дип әйтәбез. Ә менә шул чама хисен балаларыбызның белмәүләре начар да инде.

           Компьютер санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын төгәл үтәмәгәндә сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

           Компьютер китереп чыгарган авыруларны карап китик әле:

Слайд 15.

  • Сколиоз
  • Тазару
  •  Компьютер синдромы
  • Күз күреме начараю
  • Психика бозылу
  • Остеохондроз
  • Баш авырту
  • Үпкә авырулары
  • Аллергия

Кеше сәламәтлегенә зыян салучы факторлардан ничек котылырга соң?

Слайд 14.

  • Компьютер белән эшләргә махсус мебель булырга тиеш:
  • Урындык аркалы, тәгәрмәчле (әйләнә торган)  һәм биеклеге көйләнә торган булырга тиеш.  
  • Компьютер кую өчен махсус өстәл, ә аның клавиатура кую өчен, хәрәкәтләнә торган махсус тактасы булырга тиеш.
  • Компьютерда эшләгәндә ял минутлары оештырырга кирәк.

          СанПин нормасы буенча укучыларга монитор артында билгеле бер вакыт аралыгында гына утырырга рөхсәт ителә:

Слайд 16.

1класс - 10 минут

2-5класс -  15 минут

6-7класс -  20 минут

8-9класс - 25 минут

Компьютерда эшләгәннән соң, күзнең аруын бетерә торган махсус күнегүләр ясарга киңәш ителә.

Слайд 17.

Киңәшләр:

Баланың компьютердагы эшчәнлегенең максатын ачыкларга;

Компьютерда эшләү вакытын контрольдә тотарга;

Интернетны максатчан куллануын контрольдә тотарга;

Бүлмәнең җилләтергә һәм яктылык нормасын сакларга.

Чыгышымны тәмамлап, хөрмәтле ата-аналар, әйтәсе килгән сүзем:

Слайд 18.

«Компьютер – ул безнең тормышыбызда ярдәмче генә. Ата-ана белән бала арасында булырга тиеш якынлыкны, җылы мөнәсәбәтне,  эчкерсез аралашуны бернинди техника да алыштыра алмый!»

Слайд 1Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек телим!
Исебездә тотыйк: барысы да безнең кулларда!
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

    ТЕЛӘКӘЙ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

     Ата – аналар җыелышы

               өчен чыгыш

Тема: “Компьютер һәм бала”

УКЫТУЧЫ: МУСИНА ГӨЛНАРА МИРКАСЫЙМ КЫЗЫ


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей по теме: "Вредное воздействие компьютера на ребенка".

«Вредное воздействие компьютера на ребенка»Если о пользе компьютера почти не спорят, вопросы о его вреде вызывают массу дискуссий. Многие считают, что он вреден даже взрослым. Неокрепший организм малы...

Родительское собрание - практикум "Компьютер и ребенок. Плюсы и минусы этого общения."

Разработка родительского собрания поможет расширить информационное поле родителей о пользе и вреде занятий детей за компьютером....

Компьютер и ребенок

laquo;Компьютерной проблемы не существует.Есть проблемы отношенийсо сверстниками и проблемы общения в семье»З.и Н. Некрасовы...

«Компьютер и ребенок»

    Практически в каждом доме есть компьютер или ноутбук. Множество людей используют эти устройства для работы, поиска информации, просмотра фильмов или прослушивания музыки. То, что ...

«Вредное воздействие компьютера на ребенка»

laquo;Вредное воздействие компьютера на ребенка»...

Консультация для родителей: «Компьютер и ребенок»

Цель: информирование родителей по теме «Компьютер и ребенок»...