"Әлифба"- бәйрәме
методическая разработка (1 класс) по теме

Габдрахманова Рузия Шагинуровна

"Әлифба" бәйрәме ике өлештән тора. 1 өлеш- музыкаль кичә, 2 өлеш - биремле уеннар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lifba_byrme_konkurs_gabdrakhmanova_r.sh_._bornak_baltach.docx40.54 КБ

Предварительный просмотр:

«Борнак башлангыч гомуми белем мәктәбе»-

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

                                муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

«Янгул урта гомуми белем мәктәбе» филиалы

Мең-мең рәхмәт сиңа, Әлифбам!

                                                    Башлангыч сыйныфлар укытучысы

 Габдрахманова Рузия Шаһинур кызы.

2014

Сценарийның темасы: Мең-мең рәхмәт сиңа, Әлифбам.

Максат:  “Әлифба” дәреслегенә бәйрәм рухында йомгак ясау.

Бурычлар: 1. “Әлифба” дәреслегенең башка дәреслекләргә башлангыч              

                     булуына инандыру;

                  2. Зур белемгә ия булу өчен тырышлык,ихтыяр көче, күп вакыт      

                    кирәк булуына төшендерү;

                 3. Туган телгә, туган җиргә мәхәббәт, дуслык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Зал бәйрәмчә бизәлә, шарлар, елмаеп торучы кояш, чәчәкләр эленә. “Әлифба бәйрәме”, “Бәйрәм белән!”- плакатлары эленә. Презентация “Әлифба бәйрәме”куела. 1класс укучыларына рәхмәт хатлары. Бәйрәм кунаклары- Әлифба, Убырлы карчык, Белмәмеш, Шәвәли. Убырлы карчык өчен- биремле шарлар.

Кулланылган әдәбият:  күренекле шагыйрләрнең шигырьләре, табышмак китабы, әлифба, мәктәп, туган тел турында җырлар, төрле биремнәр, үзем иҗат иткән гади шигырьләр дә  кулланылды.

Бәйрәм ике өлештән тора: 1 өлеш- “Әлифба”- дәреслегенә рәхмәт белдерү; 2өлеш- биремнәр үтәү ( концерт номерлары белән үрелеп бара)

             

Бәйрәм барышы:

1өлеш

Укытучы: Кабатланмас балачак иленең иң гүзәл, онытылмас мизгелләренең берсе –Әлифба бәйрәме. Җр йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул нәни иңнәренә сумка асып,тәүге тапкыр мәктәпкә аяк басуын, кулына  -Әлифба китабы алып, аны күкрәгенә кысуын зур дулкынлану белән искә ала.Чөнки һәрберебезнең белем иленә беренче адымы Әлифбадан башлана.

“Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”- көенә 1 класс укучылары чыгып тезелә.

Укытучы: Нәни дусларым.!Әйе, әле бүген генә кебек сезнең мәктәпкә тәүге тапкыр аяк басып, кулыгызга әлифба алган көн. Әбүген инде әлифба бәйрәменә җыйналдык.

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,

Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме.

Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле,

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме.

1укучы. Алтын яуган көзге көндә,

Тыйнак үттек класска

Әлифбаны кулга алдык,

Әй сөендек шул чакта.

2укучы. Әлифба,син алып кердең

Безне белем иленә.

Тырышлык та, ялкаулык та

Шушы илдә беленә.

3укучы.Хәрефләрне тиз өйрәндек,

Сүзләр төзеп уйнадык.

Көндә иртән сагынып килдек,

Мәктәптән һич туймадык.

Язарга да өйрәндек

Ручка тотып кулларга.

Хәрефләрне тездек без

Тигез матур юлларга.

Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

4укучы.Күтәренке күңелле,

Бар да көләч, шат бүген.

Апабыз да елмая,

Яшерә алмый шатлыгын!

5укучы. Җырлыйсы килеп кенә

Тора барыбызның да.

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

6укучы.Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч шат бүген.

Безнең Әлифба бәйрәме

Котлагыз безне бүген.

Укытучы: Кадерле укучыларым, нәни дусларым сез бүген беренче җиңүегезне бәйрәм итәсез.Әйе, сезгә хәрефләрне танырга, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү бик җиңел булмады. Ә сез югалып калмадыгыз, тырыша- тырыша алга атладыгыз. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар”- диләр татар халкында. Булдырдыгыз! Сез хәзер барыгыз да укый беләсез. Чын күңелдән котлыйм сезне, нәни дусларым. Бәхетле, тәүфыйклы ,игелекле, сәламәт балалар булыгыз. Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, барыбызның  бәйрәме.

( бүләкләр тапшырам)

Җыр: “Укытучыма”

( кыңгырау шалтырый, әлифба керә)

 Әлифба: Хәерле кич, нәни дусларым! Әле мине онытып өлгермәдегезме.

Балалар: Ничек онытыйк. Әлифба дустыбыз, син бит бу!

Әлифба. Сезне котларга дип, сынап карарга дип бәйрәмегезгә килдем, әле! Ачуланмыйсызмы.

Балалар. Ачуланмыйбыз! Бик зур рәхмәт.

Әлифба. Минем кадерле, нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без кеше гомерендә бер генә була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Әинде бүген мине өйрәнеп беттек дип сөенешәсез. Әле барасы юлларыгыз киң һәм якты. Бу юлда сынмагыз, абынмагыз. Һәрвакыт Алга ! Алга! Алга!

Балалар: Безнең сөекле дустыбыз,

Кадерле Әлифбабыз!

Синең алда баш иябез,

Бик зур рәхмәт диябез.

Әлифба.Укучылар мине ничек өйрәндегез икән, сынап карыйм әле.

-Нинди аваздан сүз башланмый? (ң)

-Нинди хәрефләрнең  аваз әйтелеше юк? ( ь, ъ)

-Татар телендә авазлар ничә төркемгә бүленә? (тартыклар, сузыклар)

-Сезне озата баручы кыз белән малайның исемнәре? (Әмир белән Әминә)

-Нинди хәреф сүз башында һәм беренче иҗектә генә килә ала? (ө)

-Рус алынма сүзләрендә генә кулланыла торган авазлар (ц,щ, ё)

-Руста ул 33, татарда 39

Аны белә һәр бала

Бу рәт ни дип атала. (алфавит)

Әлифба. Рәхмәт, дусларым! Тырышуларыгыз бушка китмәгән икән! Алга таба уңышлар, сезгә!

Балалар. Сезнең алда сүз бирәбез

Бик тырышып укучыырга!

Яңа белемнәр иярләп,

Яңа үрләр яуларга!

Җыр: “Әлифбам”

 1 укучы. Әлифба, ни булды? Ник болай моңсуланып калдың?

Әлифба: Мин исемемне югалттым, бик бирелеп сезне тыңлый идем, юкка чыккан.

Балалар: Борчылма, дустыбыз! Без аны эзләп табарбыз!

( шомлы музыка, убыр керә) кулында хәрефләр язылган 6 шар- ). Ха-ха-ха кызык иттемме? Миннән башка гына бәйрәм итмәкче идегезме? Барып чыкмадымы? Менә шулай ул, сабак булыр. Башка вакытта миннән башка бәйрәм уздырып маташмассыз.

Укучы: Гафу ит инде, безне убырлы!

Убырлы: Ачуым көчле, ачумны минем шартларымны үтәп шушы балакайлар басса гына инде. Ягез балакайлар, үзегез белән таныштырыгыз әле.

1укучы.Мин Алисә- тырыш кыз

Барысына да өлгерәм.

Җырлыйм, биим, шигырьләрне

Бик оста сөйләп бирәм.

2укучы.Мин Зәлинә

Тырышам бар көчемә.

Тәртипле бул, күпне бел,-дип

Максат куйдым үземә.

3 укучы.  Мин -Илсинә

Яратам исәпләргә.

Тел фәннәрен дә яратам

Рәхәтләнеп сөйләргә.

4укучы. Минем исемем Алсу

Китапларны бик яратам

Бик мавыгып укыйм мин

Йокларга ятканда гына

Укуымнан туктыйм мин.

5укучы. Ә мин Диана булам

Күп нәрсәгә өйрәндем.

Шигырь дә сөйли беләм,

Көйләр дә көйли беләм.

Матур яза да беләм

Бераз уйлый да беләм.

6укучы. Мин булам Азалия

Кечкенә дә төш кенә

Укыйм, язам, кушам, алам,

Бары тик җитеш кенә.

Убырлы: Монысы миңа ошады. Икенче шартым. Мин сезгә Әлифбаның исеме яшерелгән табышмаклар әйтәм,. Ә сез җавап бирерсез. Килештекме? Сез әзерме?

Балалар: Килештек! Әзер!

( Убырлы табышмакларны әйтә, хәрефле шарларны, әлифбага бирә бара.)

1.Кая барсаң, күз алдында,

һәрчак күңелдә яши.

Ул-безнең иң якын кеше.

Ул кеше- безнең.... (әни)

2.Сары булгач,тәмледер,-дип

Капкан идем мин аны.

Әче булса да, файдалы,

Яратам мин....( лимон)

3. Иртә дә, кич тә кирәк

Иң кирәк ризык....(икмәк)

4.Бары яши зоопаркта ул бездә.

Иң зур хайван дип санала ул җирдә.

Ләкин курка ди ул тычкан күрсә дә. (фил)

5.Сезне шушы сүз белән

Атап йөртә өлкәннәр.

Әле шушы исемне

Алар да бит йөрткәннәр  (бала).

6.Эз салып кара тактага

Ап-ак куян әйләнә.

Әйләнгәләп йөри-йөри

Үзе бәләкәйләнә.( акбур)

Убырлы: әйдә хәзер шарлардагы хәрефләрдән сүз җыегыз инде.

Балалар: Әлифба: Урра! Әлифба!

1укучы. Сине укучыып бетерсәк тә

Күңелләрдә калырсың.

Синсез белем илләренә

Юлны ничек табарсың?

2 укучы. Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз,

       Олы бәйрәмең өчен.

       Тагын да күп белер өчен

       Беркем кызганмас көчен.

3 укучы Әти-әнием дә әле

       Әлифбаны сагынган.

       Кызыгып торалар иде

       Мин укучыыган чагында.

4 укучы. Беренче китап син булдың,

       Әлифба дус, хуш инде...

       Юк ла, хуш димик, исән бул –

       Син аерылмас дус инде!

5 укучы. Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,

       Бәлки юлларым китәр еракка.

       Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,

       Сине онытмам, дустым Әлифба!

6 укучы. Табиб, игенче, шагыйрь булырбыз,

       Бик озын-озак юллар узарбыз.

       Кайда йөрсәк тә, кемнәр булсак та,

       Күңелдә һәрчак җан дус - Әлифба!

Әлифба. Рәхмәт сезгә, нәни дусларым, бик булыштыгыз. Мине икеләтә сөендерүегез өчен рәхмәт. Ә хәзер миңа китәргә вакыт. Менә бу шарларны сезгә бүләк итәм. Шарлар биремле. Биремнәрне үтәрсез, шарларымны истәлек итеп алырсыз.

Кадерле балалар,

Мин китәм, хушыгыз.

Акыллы булыгыз.

Гел “бишкә” укыгыз.

Балалар. Сау бул, хуш Әлифба, Мең-мең рәхмәт сиңа.

Убырлы. Минем дә ачуым басылды, кәефем күтәрелде! Бер биим дә китәм.

(бергәләп( укучылар, әти-әниләр) татарча бию көенә биеп алалар)

Укытучы: Кадерле балалар! Сезнең Әлифбаны уңышлы гына өйрәнеп чыгуыгызда әт-әниләрегезнең өлеше зур.Аларга да бик зур сабырлык. ихтияр көче кирәк булды бу чорда.Аларга да рәхмәтләребезне җиткерик әле.

1 укучы. Әткәй-әнкәй, газизләрем,

Гомер биргәнсез безгә.

Изге итеп үстердегез

Мең рәхмәтлемен, сезгә.

Сезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез һәммәбез.

Олы ярдәмегез өчен

Башыбызны иябез.

Җыр: “Минем кадерлелерем”

(Әниләргә бүләк бирәләр)

Балалар: Сезнең алда

Сүз бирәбез.

Ялкауланмаска,

Тырыш булырга,

Бишкә укучыырга.

(Әниләр котлый.)

(туган тел көе яңгырый)- Шәвәли белән Белмәмеш керә. Берсенең кулында -Татар теле, икенчесендә- Әдәби уку- дәреслекләре.

Белмәмеш. Без дөрес кердекме? Бу Борнак башлангыч мәктәбеме?

Балалар: Әйе.

Шәвәли. Безне Әлифба дустыбыз Әлифба бәйрәменә җибәргән иде.

Укытучы: Бәйрәмнең үзенә килеп эләктегез. Әйдәгез түргә рәхим итегез, кунаклар!

Шәвәли.Мин – Шәвәли, шукучы малай,

Үткен малай, ут малай!

Мин бик уңган, өлгер мин!

Юк-бар белән көлдермим!

Бик тапкыр мин,

Җыйнак мин! Мин, мин,

Мин, бик тыйнак мин!

Белмәмеш. Ә мин – Белмәмеш. Исемемә карамагыз, мин сезнең хакта күп беләм. Монда иң зирәк, иң акыллы балалар җыелган, үзләре укучыый да, яза да беләләр дип ишеттек без, әйе бит, Шәвәли?!

Шәвәли. Шуңа күрә сезгә бүләк алып килдек. Ләкин гади бүләк кенә түгел- ә хәзинә алып килдек. Әйтә аласызмы бу хәзинәнең ни икәнен.

Балалар: китап.

Белмәмеш: Каян белдегез?

Балалар: Әлифба китабыннан укучыып белдек.

Шәвәли: Бик тапкыр икәнсез . молодцы! Ләкин бу китапларны бик тиз генә бүләк итә алмыйбыз әле. Безгә аларны ышанычлы кулларга тапшырырга кирәк.

Белмәмеш. Әйе, әйе, без сезне сынап караячакбыз. Сез әзерме? Башта әйтегез әле сез мәктәптә нәрсәләргә өйрәндегез?

  Балалар:       

Укырга

   Язарга

Санарга

Дус,тату булырга

Җырларга

Биергә

Туган илне сөяргә.

Шәвәли: Мин сезгә сораулар бирермен.

-Атнада ничә көн? Исемнәрен әйтегез?

-. Мәктәптә 1 елга ничә ай укыйлар (ай исемнәрен санагыз)

Белмәмеш: Ә минем буталган хәрефләремнән сүзләр төзегез.

Тәпмәк(мәктәп), мусак(сумка), фәдрәт(дәфтәр), непла(пенал), тикпа(китап).

Шәвәли: (китапларны тапшыралар) Без Әлифба урынына килгән Татар теле һәм Әдәби уку дәреслекләрен ышанычлы кулларга тапшырып, тыныч күңел белән китәбез.

Белмәмеш. Тырышып укыгыз, күп белемнәр туплагыз.Хушыгыз!

(китәләр)

2укучы. Туган телем- татар теле

                Белән телем ачылды.

             Әлифбам туган телемнең

             Иң беренче баскычы.

3 укучы. Туган тел ул бездән соң

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.

1өлеш“Туган телем” җыры белән тәмамлана.

2 өлеш

ӘЛИФБА –дип язылган- 6 шар. 6 шарда 6 бирем( 1класста керә торган фәннәрдән). Биремнәрне үтиләр, концерт номерлары белән үрелеп бара.

1 шар “Матур язу илендә” .(әти-әниләр  үз балаларының  язуларын  таныйлар )                     Безнең язуларыбызны

                                           Укыгыз да таныгыз.

                                           Бигрәк матур язгансыз, дип

                                           Бер мактап та алыгыз.

Шигырь: Әхмәтханова Илсинә “Туган авылым”

Музыкаль пауза : «Туган авылым Борнак»-җыры.

2 шар. “Сөйләм дөньясында( укучылар әлифбадан һәм азбукадан укуыйлар ,әти-әниләр кайсы бит икәнен белергә тиеш).

             Без укып та күрсәтәбез

            Ә сез тыңлап торыгыз.

           Кайсы биттән укыдык соң,

           Инде әйтеп бирегез.

Музыкаль пауза : “Китап”- җыры

3 шар..” Тиззарядка.” Физкультминутка ясыйлар

Дәресләрдә тырышабыз

Барысын белеп калырга

Әле тагын  яратабыз

Ял иткәләп алырга.

Шигырь «Телевизор булды баш»- Гиляҗетдинова Зәлинә.

4 шар. ” Математик утрау”. Математик мисаллар   

Бик тиз генә исәплибез

  Саннар кушып саннарга.

   Мәсьәләләр яратабыз

Уйлый-уйлый чишәргә.

1)8карлыгач тезелгән

Телефон чыбыгына.

Тагын 2кәү килеп кунды.

Тизрәк санагыз гына.

Бераз сайрап утыргач

Очып китте 5се.

Саныйк әле чыбыкта

Калды икән ничәсе?(5)

2) 6 бала бергәләп

Гөлләргә су сиптек без.

Китеп барды 3ебез

Ничә калдык икән без.(3)

3) Алсу белән Марат кибеткә баралар.

Аларның каршысына 3 кыз, 1 әби очрады. Кибеткә ничә кеше бара.?

4) треножор « Куянга булыш» (мисаллар)

Музыкаль пауза : “ Мин үсәм”-җыры

5 шар.  .“Русский мир” Решают ребусы

Мы любим и  второй язык

Это  наш русский язык.

100л, 7я, 40 ка, 3буна

6 шар. “Серле дөнья»

 Әйләнә-тирә дәресе,

Серле кызыклы дәрес.

Шуңа күрә яратабыз

Бу дәресне бик тә без.

1)Карлыгач пешеп утыра

Бакчадагы куакта.

Ә карлыган очып йөри

Зәңгәр күктә еракта.

2)Суда йөзүче Татарстан шәһәре.(алабуга)

3)Беренче иҗеге татлы ризык, икенче иҗеге елга. Үзе суда йөзә (балык)

Укучыларга шарларны бүләк итәм.Шигырь сөйлим

Кояш якка бакса тәрәзә,

Көн җылысын күбрәк тоясың.

Туган телне белү дәрәҗә,

Туган тел ул- күңел кояшы.

Укы ,балам, бул күп һөнәрле,

Мул итеп ал, тупла белемне.

Күп телләр бел, гиз күп илләрне,

Тик онытма туган телеңне.

Туган телне бозу, телгәләү,

Я белергә аны теләмәү,

Наданлык ул, балам, юләрлек,

Рухи гариплек ул, түбәнлек.

Яхшылап бел, балам, рус телен,

Сандугачтай сайра үз телең.

Йомгаклау: Кичәдә катнашкан  барлык укучылар, әти-әниләр “Туган тел” җырын җырлый.

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....