Әлифба бәйрәме
материал (1 класс) на тему

Беренче сыйныфларның иң беренче җиңүләре - барлык хәрефләр белән танышып беттеләр, Әлифба китабын укып бетерделәр. Хәзер алар укый да, яза да беләләр. Менә шул вакытта беренчеләр белән Әлифба бәйрәме уздырыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lifba_byrme.docx24.49 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ЯҢА ШАШЫ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

ӘЛИФБА БӘЙРӘМЕ

УКЫТУЧЫ

САБИРЗЯНОВА ЛӘЙСӘН РУБИС КЫЗЫ

Яңа Шашы авылы

2013

Максат һәм бурычлар:

1. Хәреф танырга, шул хәрефләрдән сүзләр ясап укырга өйрәтүче тәүге      

дәреслекне хәтердә саклау.

2. Белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итү.

3. Әти-әниләр алдында зур сынаулар үтеп, осталыкны күрсәтү.

4. Ирекле уен эшчәнлегеннән ихтыяр көченә нигезләнгән уку хезмәте      

эшчәнлегенә күчү, аңа ияләшү гадәтләнүгә ярдәм итүче дәреслек белән саубуллашу.

Җиһазлау: биремнәр өчен сүзләр, хәрефләр язылган карточкалар, экран, проектор, презентация.

Кулланылган әдәбият: “Мәгариф” журналлары, “Ачык дәрес” газеталары, мәкальләр, табышмаклар китаплары, “Раушан көзге китабы”.

Бәйрәм барышы.

1 укучы.

Тышта матур яз җиткәндә

Без җыелдык бәйрәмгә.

Безнең шатлык эчкә сыймый

Сезгә ничек сөйләргә?

2 укучы.

Бүген бездә зур тантана

Моңсу да ул, ямьле дә,

Әлифбабыз китә бездән,

Бу көн калыр хәтердә.

3 укучы.

Алтын яуган көзге көндә

Тыйнак үттек класска,

Әлифбаны кулга алдык,

Әй, сөендек шул чакта.

Укытучы.  Кадерле ата-аналар, кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм 1нче сыйныф укучылары Әлифба белән саубуллашырга җыелдылар. Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни дусларым бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итә. Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнде. Әлифба бәйрәме сезнең өчен дә зур тантана. Бәйрәмебез котлы булсын!

4 укучы.

Иң якын дустыбыз

Булдың син гел безнең.

Һәр хәреф елмаеп

Әйтте үз исемен.

5 укучы.

Сизелмичә үтте көннәр,

Хәреф арты хәрефләр,

Башка китап көтә безне,

Әкиятләр, шигырьләр.

1 укучы.

39 хәреф белән

Таныштык без тиз генә,

Олы ярдәмче булдың син,

Рәхмәт инде, Әлифба!

Бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифба!

Әлифба, әлифба безнең бәйрәмгә рәхим ит!

Әлифба керә.

Әлифба.

Исәнмесез минем кадерле дусларым һәм хөрмәтле кунаклар!

Бергә.

Исәнме, Әлифба!

Җыр «Әлифба» М.Мухин көе, Р.Вәлиев сүзләре

Әлифба. 

Мин Әлифба, таныйсызмы,

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр, ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәрберебезнең

Күңелле йөзләрегез.

Яхшы дигәч, укытучыгыз,

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр,

Балалар, булдыгыз сез.

Төрле-төрле китапларны

Яратып укырсыз сез.

Ул китаплар бик күп төрле,

Анда барсы язылган,

Елгалар һәм диңгезләр,

Җир дә түгәрәк икән.

Күк йөзенең юк чите,

Космонавтлар белде,

Яңгыр, яшен, күк күкрәүләр,

Бар да могҗиза икән.

Машинистлар, тегүчеләр,

Пешекчеләр, тимерчеләр,

Урманчылар, шахтерлар,

Космонавт, актерлар,

Трактористлар, врачлар,

Җырчылар, савымчылар-

Барысы да кайчандыр

Беренчегә кергәннәр.

Парта артына утырып,

Әлифбаны күргәннәр.

Укытучы. 

Дөрес, күреп кенә калмаганнар, ә аны өйрәнгәннәр. Әйдәгез әле без дә Әлифбаның безне нәрсәгә өйрәткәнен крсәтеп китик.

2 укучы.

Әлифбада утыз тугыз

Хәрефне без өйрәндек,

Җырлар итеп җырладык та,

Шигырь итеп сөйләдек.

3 укучы.

Хәреф безгә юлны ачты

Әкиятләр иленә.

Шигырьләр һәм хикәяләр

Өйрәндек без тиз генә.

4 укучы.

Сәнгатьле итеп сөйләргә,

Аңлаешлы укырга,

Табышмаклар чишәргә

Өйрәттең син, Әлифба.

5 укучы.

Өйрәтте Әлифба безне

Табигатьне сөяргә.

Кечкенә дусларыбызга

Бул син, дустым, дияргә.

1 укучы.

Өйрәтте ул тырыш һәм

Ярдәмчел дә булырга.

Көлеп торсын эшебез

Үрнәк булып һәркемгә.

2 укучы.

Өйрәтте чиста булырга,

Пөхтәлекне сакларга,

Усал, ямьсезләрдән безгә

Кечкенәләрне якларга.

Әлифба. 

Күреп торам бик күп нәрсә

Сезнең хәтердә калган.

Тагын әле аз гына

Сезне мин сынап алам.

1 нче бирем.

1. Әлифбада икенче булып өйрәнгән хәрефегез нинди?

2. Иң ахырдан нинди хәрефне өйрәндегез?

3. Әлифбадан беренче ятлаган шигырегез?

4. Нинди хәрефләр аваз белдерми?

5. Нинди хәрефнең баш хәрефе юк?

2 нче бирем.

Карточкада язылган сүзләрне алфавит тәртибендә тезәргә.

3 нче бирем.

С, Д, К, Ы, Л, У – хәрефләрдән сүз төзергә (дуслык). Дуслык темасына мәкальләр әйтергә.

4 нче бирем.

 Табышмакханә. Табышмаклар өйтелә, балалар җавапларын әйтәләр.

1. Акылсыз керәсең,

Хәзинә алып чыгасың.(мәктәп)

2. Әрекмәндәй зур колак,

Аякары бер колач,

Борыны җиргә тигән

Килгән ул ерак илдән.( Фил).

3. Язын дөньяга килә,

Көзен саргаеп үлә. (Яфрак).

4. Йомры йомшак, сары йомгак,

Йөгереп йөри чирәмдә.(Чеби).

5. Агач түгел-яфраклы,

Тун түгел –тегелгән,

Кеше түгел сөйли.( Китап).

5 нче бирем.

Азбукадан өйрәнгән шигырьләрне сөйләргә.

Әлифба.

Рәхмәт, сынатмадыгыз! Дусларым, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Үземнең урынга тагын да акыллырак китапны Туган телне калдырам. Хушыгыз, дусларым! Туган тел белән дус булыгыз, яхшы укыгыз, татау яшәгез.

Бергә.

Рәхмәт сиңа, Әлифба!

Хуш, хуш, Әлифба!

Әлифба – иң якын дус.

Әлифба – иң яхшы китап.

Әлифба – иң яхшы җыр.

Әлифба”(Л.Хәйретдинова көе, З.Туфайлова сүзләре) җыры башкарыла.

Әлифба китә.

Укытучы.

Сез беренче дәреслек Әлифба китабын биктырышып укыдыгыз. Аның ярдәмендә укрга язарга өйрәндегез. Алда сезнең юлдашыгыз – “Әдәби уку” булыр. Әйдәгез аны да үзебезнең бәйрәмебезгә чакырыйк.

Бергә.

Ишек ачык, кил, рәхим ит, Әдәби уку!

Әдәби уку.

Исәнмесез, шаяннар.

Минем нәни наяннар.

Уйнап туймый торганнар

Сикергәләк куяннар.

Сез көткәнне белдем мин

Шуңа тизрәк килдем мин.

Ерак-ерак илләрдән

Алып килдем сезгә мин

Кызык-кызык әкиятләр,

Төрле-төрле хикәяләр,

Матур-матур шигырьләр,

Күңелле, дәртле җырлар.

3 нче укучы.

И, туган телем, туган тел,

Сүзең алтын сүзле тел.

Син татар баласы диеп,

Сайрап торган изге тел!

4 нче укучы.

Ана телем-анам булып,

Мөләем эндәшәсең.

Әнием дә, туган тел дә

Сау-сәламәт яшәсен.

5 нче укучы.

Туган телем, газиз телем,

Бик тиз үсеп җитәрбез.

Тукай кебек, Туфан кебек

Сиңа хезмәт итәрбез.

1 нче укучы.

Татар теле – туган тел

Безгә газиз булган тел.

Атаң-анаң, әби-бабаң

Сине сөя торган тел.

Җыр. «Туган телем». Э.Мөэминова сүзләре, М.Минһаҗев музыкасы.

Әдәби уку.

Дусларым, минем сезгә бер киңәшем бар.

Тырыш булыгыз,

Ялкауланмагыз,

Артта калмагыз,

Икеле алмагыз!

Бергә.

Синең алда вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска, “2” ле алмаска,

Тырыш булырга, “5” кә укырга.

2 нче укучы.

Рәхмәт сиңа, Әдәби уку,

Безгә килүең өчен,

Дуслашырбыз, серләшербез,

Белем алып үтәр безнең

Туачак һәр көнебез.

3 нче укучы.

Без Тукай абыйны

Беләбез һәммәбез.

Ул язган бер җырны

Җырлыйбыз әйдәгез.

Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....