Иң гүзәл кеше икәнсез.
методическая разработка на тему

Мухаметова Луиза Махасимовна

Укытучылар көненә үткәрү өчен класстан тыш чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Иң гүзәл кеше икәнсез.18.24 КБ

Предварительный просмотр:

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез”.

 

Стенада “Бәйрәмегез котлы булсын, хөрмәтле укытучылар!” һәм шигырь юллары язылган плакат:

                   Укытучы исемен икеләнми

                   Ана исеме белән тиңлим мин.

                   Бала өчен анда туган хисләр

                   Ана хисе белән тиң дим мин.

 

 1 укучы: Бүген без барыбыз да бераз дулкынланабыз, чөнки бүген гадәти көн генә түгел -Укытучылар көне.

2 укучы:Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр һәм мактаулы хезмәтегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез.

Бергә: Бәйрәмегез котлы булсын!

3 укучы: Өйрәтәсез безне каләм тотарга һәм

                   Тәүге сызыкларны сызарга.

                   Өйрәтәсез хәрефләрне теркәп,

                   Иҗекләрлән сүзләр язарга.

Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.

4 укучы:   Хәтереңдәме, дустым

                   Алтын яфрак яуган

                   Кояшлы көзге иртә

                   Әниләр кулына тотынып

                   Мәктәпкә килдек бергә.

5 укучы: Хәтеремдә курка-курка гына

                   Классыма килеп кергәнем.

                   Хәтеремдә шулчак, беренче кат,

                   Якты йөзен аның күргәнем.

6 укучы:   Дәреслекне ачкач, аптыравым,

                   Нәүмизләнеп каушап калуым.

                   Хәтеремдә аның әкрен генә

                   Иңнәремә кулын салуы...

7 укучы:    Өйрәтәсез безне мәктәпләрдә

                   Хәреф танып, саннар язарга

                   Кечеләрне һәрчак яратырга

                   Ә зурларны хөрмәт итәргә.

8 укучы:     Һәрчак шулай сабыр булды,

                   Ялгышларым булса, төзәтте

                   Хезмәт яратырга, туган җиргә

                   Тугрылыкка мине өйрәтте.

Җыр:    “Хәтерлим әле бүгенгедәй “.

9 укучы:    Хәреф язабыз бүген.

                   Хәреф бит рәсем түгел,

                   Серле таяклар сызам,

                   Матур чыкмаса-бозам.

10 укучы: Язам-бозам, язам-бозам...

                   Ә дәрес һаман уза.

                   Рания инде дәфтәрен

                   Укытучыга суза...

11 укучы:  Шулкадәр дә ягымлы,

                   Тансык, бу нинди тавыш?

                   Яле, яле әйтеп кара

                   Уйлап тап инде, тырыш.

12 укучы:  Белмисезме? Көмеш тавыш

                   Ул кыңгырау тавышы...

                   Утырып тәмам туйгач

                   Шуннан яхшы бармы соң?

 13 укучы: Дәрес беткәнен белдереп

                   Чыңлавын кыңгырауның

                   Тиз ишетеп алабыз,

                   Шундук чыгып чабабыз.

 14 укучы: Тик дәрескә керергә дип

                   Чакырганда кыңгырау

                   Бик ишетеп бетермибез

                   Шуңа күрә еш кына

                   Соңга кала күбебез.

15 укучы:  Чү, бу ни соң?

                   Әллә инде, дөнья бетеп киләме?

                   Яисә якын урманнан Шүрәлеләр килгәнме?

                   Яисә Кызыл Калфакны да

                   Явыз бүре йотамы?

16 укучы:  Каф тау арты җеннәре

                   Сабантуй уздырамы?

                   Әллә песиләр бары да

                   Тычкан ауларга чыкканмы?

 17 укучы: Юк икән лә, бары безнең

                   Сыйныфта мәхшәр купкан.

                   Чөнки укытучы апа

                   Беразга бүлмәдән чыккан.

 18 укучы: Бу бераз шаяру гына

                   Зинһар, гаеп итмәгез.

                   Шаярсак та, уйнасак та

                   Тик чама белеп кенә

                   Мәктәп кагыйдәләренә

                   Туры килерлек кенә.

1 укучы:   Ә бүген күңелсезләнмик,

                   Бергәләп бәйрәм итик.

                   Барлык укытучыларга да

                   Рәхмәтебезне әйтик.

2 укучы:    Кадерле укытучылар!

                   Сезне бик яратабыз.

                   Сезгә бүген чәчәкләрнең

                   Матурын тартабыз.

3 укучы: А  лыгыз сез бүген бүләк итеп

                   Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.

                   Каршылагыз тагын бик күп еллар

                   Укытучылар бәйрәмен.

 Җыр: “Укытучылар көне”. Ф.Мортазин көе һәм сүзләре.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бөтен кеше элек бала булган.

Өч буын: әби-бабай,әти-әни,бала очрашуына багышланган гаилә бәйрәме....

Классный час "Кеше- жирнен бизэге"

Классный час для учителей начальных классов....

Иң кадерле кеше -әни

Мәктәп күләмендә аналар көнен билгеләп үтү өчен сценарий...

Әбиле кеше-бәхетле кеше

Беренче октябрь көнне "Өлкәннәр көне"үткәрелә.Балачакның иң якты истәлеге әбиләр белән бәйләнгән."Әбиле кеше-бәхетле кеше",ул өйдә иман нуры балкый.Әбиләрне хөрмәт итеп балалар белән кичә үкәрергә бул...

Әбиле кеше- бәхетле кеше.

Мәктәптә өлкәннәр көне үткәрү өчен класстан тыш чараның конспекты....