Интернет- дусмы, дошманмы?
классный час (2 класс) на тему

Гараева Флюса Сабитовна

Куркынычсыз интернет проекты буенча үткәрелгән класс сәгате

Скачать:


Предварительный просмотр:

Интернет – дусмы, дошманмы?

 Иске Җияш башлангыч мәктәбе

Укытучы : Гәрәева Флүсә Сабит кызы

29 нчы октябрь  2014 нче ел

Тема: Интернет дусмы, дошманмы?

Максат: 1.Интернетның файдалы һәм заралы яклары белән таныштыру.

Җиһазлау: компьютер, презентация

План

I.Классны дәрескә оештыру.

II. Актуальләштерү

-Исәнмесез, укучылар!

-Балалар әйтегез әле, Америка Кушма Штатларында нинди һава торышы икән?

-Казан шәһәрендә , кайсы театрда нинди әсәрләр куела икән? Болар турында, өйдән чыкмыйча гына каян белеп була?

-Интернет аша беләбез.

-Укучылар, бүген без интернетның уңай һәм тискәре яклары турында сөйләшербез.Интернет ресурслардан күпме кеше файдалана дип уйлыйсыз?

-Бик күп, 1 млрд тан да күбрәк кеше файдалана.

- Ә нәрсә соң ул интернет?(Укучыларның җаваплары тыңлана)

-Димәк  интернет ул-информация саклау һәм башкаларга тапшыру өчен кулланыла торган компьютер челтәре.

- Безгә ул ничек хезмәт итә?

(Дәфтәр битләре бирелә, укучылар җавап язалар. “Финк-Райт- Раунд Робин” алымы кулланыла)

III. Дәрес проблемасын кую.

  • Безнең дәреснең проблемасы-“ Интернет куркынычмы, түгелме?”
  • Тактага карагыз  әле. Без нинди проблемалы сорауларны чишәргә тиеш икән.

1. Интернетның уңай һәм тискәре яклары.

2. Интернет нәтиҗәсендә барлыкка килүче куркыныч хәлләрне ничек

булдырмаска?

IV. Тема буенча эш.

-Әйдәгез, беренче сорауга җавап табып карыйк.

Ике командага буленәбез һәм интернетның уңай , тискәре якларын саныйбыз. Моның өчен Финк райт Раунд Робин структурасын кулланабыз. Командадагы һәр бала җавапны укый, югын яза бара, фикер алышалар.

-Командалар әзерме? Икенче номерлы өстәлдән 3 нче  номерлы укучыны тыңлыйбыз.

Уңай

Тискәре

Иң кирәкле информация чыганагы

Информация тиешенчә һәм дөрес тә булмаска мөмкин

Төрле шәһәрләрдә яшәүчеләр белән аралашып була

Күзгә күз карап аралашып булмый

Өйдән чыкмыйча гына кирәкле әйберне сатып алып була

Төрле алдашуларга корылган

Үз белемеңне таратырга була

Вирусларга бай

Укып була

Интернетсыз яшәп булмый башлый

Сәламәтлек өчен зыянлы

-Рәхмәт, укучылар!

- Икенче сорауга җавап эзләп карыйк.

- Интернет нәтиҗәсендә барлыкка килүче куркыныч хәлләрдән ничек качарга? Интернетта үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен төзеп карыйк.

Алдыгызда ак битләр. “Стё Зе Класс” алымын кулланабыз. (Укучылар класс буенча йөриләр, бер-берсе белән сөйләшеп кагыйдәләр язалар)

  • Ә хәзер “Интернетта кызыксынулар һәм куркынычсызлык” дигән видеоролик карап алыйк.
  • Нәтиҗә ясыйбыз.

Беркайчан

Һәрвакыт

  • Интернетта танышкан кешегә , әти-әни рөхсәтеннән башка, телефон номерыңны, өй, мәктәп адресын бирмә!
  • Интернетта утыру өчен әти-әнидән рөхсәт сора!
  • Әти-әниең рөхсәтеннән башка фотоңны җибәрмә!
  • Исеңдә тот, кемдер бик ялынып, төчеләнеп нәрсәдер сорый икән бу- ялган!
  • Әти- әниеңнең  рөхсәтеннән башка. Интернетта танышкан кешеләр белән очрашулар билгеләмә!
  • Үзеңнең паролеңне беркемгә әйтмә! Бирмә!
  • Таныш түгел кешедән килгән хатларны укыма!
  • “18 яшьлекләргә генә!” дигән сайтлардан саклан!
  • Хәбәр  итүче,теләк белдерүче хатларга җавап бирмә!
  • Түләүсез дип аталган сайтларга кергәндә сак бул!
  • Укучылар, РФ ның  Җинаятьләр кодексында да мондый ю ллар бар:

V. “ Компьютер  һәм укучы” презентациясен карау

VI. Дәресне йомгаклау.

-“Фо Бокс Синектикс Сималтинус Раунд Тейбл “ алымын куллану.

Интернет ул __________ ошаган, чөнки ул __________.

Нәтиҗә:

-Интернет безнең  дусмы, дошманмы?

-Дөрес куллана белсәң дус.

Ә дөрес кулланмасаң- дошман!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исследование на тему "Интернет об интернете"

Кто не знает, что такое  Internet  или хотя бы не слышал о нём. Я думаю, что таких людей нет. И это не  удивительно. Ведь Internet завоевал популярность и любовь к себе, и эта популярно...

Уен – дәрес: “Тере табигать белән без дусмы?”

Уен – дәрес:“Тере табигать белән без дусмы?”2нче класста Әйләнә-тирә дөнья дәресебуенча  ачык дәрес эшкәртмәсе.Төзеде: башлангыч класслар укытучысы Биктимерова Дилә Вәзир кызы....

Интернет-ресурсы: содержание, структура, назначение. Образовательные сайты и порталы. Средства и виды поиска образовательных Интернет-ресурсов.

В концепции стандартов общего образования второго поколения в Российской Федерации (научный руководитель авторского коллектива разработчиков федеральных государственных образовательных стандартов А.М....

Технологическая карта урока ТЕХНОЛОГИИ. Тема "Поиск информации в Интернете. Практическая работа: «Ищем информацию в Интернете", 2 класс

Технологическая карта урока ТЕХНОЛОГИИ. Тема "Поиск информации в Интернете. Практическая работа: «Ищем информацию в Интернете", 2 класс...

Методические рекомендации по проведению уроков безопасного интернета в школах. (Разработано Лигой безопасного интернета.)

Современную жизнь трудно представить себе без сети  «Интернет».  Современные компьютерные технологии стремительно развиваются и занимают все больше места в жизни каждого человека.По данным...

Родительское собрание во 2 классе на тему: « Что смотрят Ваши дети по телевизору и в интернете? Интернет-безопасность»

Телевизор в жизни ребенка – это хорошо или плохо? Сколько и что должны смотреть наши дети. Сколько по времени может длиться просмотр телепередач? Нужно ли выключать телевизор, если мы считаем, что пер...