Уен – дәрес: “Тере табигать белән без дусмы?”
методическая разработка по окружающему миру (2 класс) по теме

Биктимерова Диля Вазировна

 

Уен – дәрес:

“Тере табигать белән без дусмы?”

2нче класста Әйләнә-тирә дөнья дәресе

буенча  ачык дәрес эшкәртмәсе.

Төзеде: башлангыч класслар укытучысы

 Биктимерова Дилә Вәзир кызы.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tere_tabigat.docx1000.11 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы  Сарман районы

МБББУ «Азалак төп гомумбелем бирү мәктәбе”

Уен – дәрес:

“Тере табигать белән без дусмы?”

2нче класста Әйләнә-тирә дөнья дәресе

буенча  ачык дәрес эшкәртмәсе.

Төзеде: башлангыч класслар укытучысы

 Биктимерова Дилә Вәзир кызы.

Тема: Тере табигать белән без дусмы?

(Әйләнә-тирә дөнья дәресе буенча кабатлау дәресе)

Максат:  хайваннар, үсемлекләр темасын кабатлау, белемнәрне ныгыту;

                тирә-юнь табигатьне сакларга өйрәтү;

                табигатьне ярату, сак карашлылык тәрбияләү;

                 иҗади эшләү сәләтләрен үстерү

Җиһазлау:  биремле карточкалар, рәсемнәр, лото, конверт хәрефләр белән, проектр, www.бала.ру сайты.

Дәрес планы:

1тур – “Хайваннар дөньясы”

2тур – “Сихерле  чәчәк”

3тур – “Яшел дус”

4тур – “Зоопаркта”

5тур -  “Табигатьне яратабыз”

6 тур -  “Тере табигать белән без дусмы?”

Дәрес барышы:

  1. Оештыру вакыты.
  1. Балалар без сезнең белән бүген хайваннар, үсемлекләр темасын кабатлап алырбыз. Дәрес темасы  “Тере табигать белән без дусмы?” дип атала. Ул безнең уен-дәрес булачак. Дәрес 6 турдан торыр.  Сез һәрбер турда төрле-төрле сорауларга җавап бирерсез.

  II.    Уенга тотынганчы эз генә разминка ясап алыйк. Без сезнең белән тере табигатьнең төрлелеге турында беләбез. Сезгә мин хәзер төрле сүрәтләүләр бирермен, яхшы итеп тыңлагыз: сүз нәрсә турында барыр.

а) алар йомырка сала, мамык белән капланган, күбесе оча белә

(кошлар)

б) алар суда яши, тәңкә белән капланган, су астында гына сулый алалар

(балыклар)

в) аларның канаты, өч пар аяклары бар

(бөҗәкләр)

г) алар балаларына сөт имезәләр, йон белән капланганнар

(хайваннар)

Разминка тәмам.

  1. Төп өлеш.

1тур – “Хайваннар дөньясы”

Карточкалар таратам. Алардагы сорауларга җавап языгыз.

1к. -  Иң биек хайванны яз. (жираф 6м)

2к. - Иң көчле хайванны яз. (кырмыска үзеннән 10 тапкыр авыррак йөк ташый)

3к. - Иң тәртипле кошны яз. (каз)

4к. - Иң зур кошны яз. (тәвә)

5к. - Иң эре балыкны яз. (кит – акула буе 12,5м, авырлыгы 24т)

6к. - Иң зур хайванны яз. (фил буе 4м, авырлыгы 6т)

7к. – Нинди кошлар оча белми? (пингвин, страус)

8к. – Нинди балыкларның исемнәре эш коралын аңлата? (пычкы балык, кылыч балык)

2тур – “Сихерле  чәчәк”

Бу турда Кызыл китапка кергән чәчәк исемнәрен хәрефләрдән төзе. Конверт белән хәрефләр таратыла.

(у м ы р з а я,    л а н д ы ш)

3тур – “Яшел дус”

Лото уены. Алларына төрле үсемлек рәсемнәре кергән карточкалар таратам. Исемнәрен  атыйм, укучылар шул исемне танып тиешле үсемлекне капларга тиешләр.

4тур – “Зоопаркта”

Укучыларга таблицалар таратыла. Шулардагы хайваннарның дөрес бирелешен табып тоташтырырга тиешләр.

песи

сыер

бүре

ишәк

эт

ат

акыра

мияулый

мөгри

өрә

улый

кешни

әтәч

үрдәк

сандугач

чыпчык

карга

тавык

бакылдый

каркылдый

кытаклый

кычкыра

сайрый

чыркылдый

  1. Ял минуты (проектр белән күрсәтү)

5тур -  “Табигатьне яратабыз”

Һәрбер укучы сорауларның номерын тартып ала һәм шул сорауга җавап бирә. Сораулар проектр аша күрсәтелә.

  1. Ни өчен күпчелек хайваннар, үсемлекләр юкка чыгалар яисә азаялар?
  2. Кызыл китап нәрсә ул?
  3. Нәрсә ул заповедник?
  4. Безнең Минзәлә елгасы ни өчен пычрак?
  5. Тирә-юнь табигатьне ничек сакларга?
  6. Сезнең бакчада нинди агачлар үсә?
  7. Сезнең өйдә нинди хайваннар бар?
  8. Гөлләрне ничек итеп карыйлар?

6 тур -  “Тере табигать белән без дусмы?”

www.бала.ру сайтына кереп китапханәдән Резеда Вәлиеваның “Кыңгырау чәчәк” әсәрен карыйбыз, тыңлыйбыз. Шундагы тестны чишәбез.

Нәтиҗә ясыйбыз.

  1. Йомгаклау

Шулай итеп дәресебез тәмамланып килә.

Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?

Өйдә бер сорауга җавап әзерләп килегез: “Кеше табигатьнең дусты була аламы?”

Ләкин онытмагыз: кеше чыннан да бик көчле. Ул урманнарны кисеп бетерергә мөмкин, чишмәләрне чүпкә тыгылдырып бетерергә мөмкин. Ләкин уйлагыз: табигатьне юкка чыгарып, кеше үзе нишләр соң?

Шушы яшегездән үк табигатьне сакларга өйрәнегез. Үзегездән килгән эшләрне үтәргә тырышыгыз!

  1. Учакны сүндермичә калдырма
  2. Теләсә кая чүп ташлама
  3. Кыш көне кошларны ашат
  4. Кулыңны юдың – кранны яп
  5. Бүлмәдән чыкканда утыңны сүндер
  6. Табигатьне ярат һәм аңла!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Царский терем

Конструкция и внутреннее убранство терема. Виды царских дворов....

Табигый материаллар белән эш

Табигый материаллар белән эш .Мамыктан аппликация...

Табигать язмышы - безнең язмыш

Укучыларның табигатьтәге бәйләнешләр турындагы белемнәрен   тирәнәйтү,табигатьне аңларга, сакларга өндәү ...

Табигый материаллар белән эш

Укучыларны табигый материаллар, аппликация ясау , иҗат итү, күз алдына китерү, уйлап табу күнекмәләре үстерү         ...

Без- табигать баласы.

Урок чистоты. Разработка классного часа....

Без- табигать баласы

Презентация к уроку чистоты....