Тема: Табигать
тест по окружающему миру (3 класс) по теме

Тест

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabigat.docx48.28 КБ

Предварительный просмотр:

                                   Тема: Табигать

  1. Ябалакка сорауга җавап табыш. Ябалак, күгәрчен, сандугач  - терек табигатькә керәме, әллә терек булмаган табигатькәме? Ни өчен?

А) терек табигатькә, чөнки алар тереклек ияләре

Б) тереклек ияләре булсалар да, терек булмаган табигатькә керә

В) терек булмаган табигатькә, чөнки алар кеше сыман уйлый белмиләр

Г) берсенә дә кермиләр

2.Биология фәне нәрсәне өйрәнә?

А) кошларны, аларның төрләрен

Б) хайваннарны, җәнлекләрне, аларның төрләрен

В) терек табигатьне

Г) кешеләрне, аларның яшәешен

  1. Микроскоп ни өчен кулланыла?

А) әлеге прибор үсемлекләрне үстерер өчен кирәк

Б) җәнлекләрне тиз санау өчен кулланыла

В) кошларны якынайтып күрсәтү өчен кирәк

Г) бик кечкенә организмнар – бактерияләрне зурайтып күрсәтү өчен

  1. Гади күз белән күреп булмый торган бик кечкенә тереклек ияләрен ничек атыйлар?

а) вируслар дип

б) микроблар дип

в) организмнар дип

г) бөҗәкләр дип

  1. Табигатьтәге бөтен тереклек патшалыкларга бүленә. Әлеге ромашканы сез кайсы төркемгә кертер идегез?

А) хайваннар патшалыгы

Б) үсемлекләр патшалыгы

В) гөмбәләр патшалыгы

Г) бактерияләр патшалыгы

Тема:  Танып белү баскычлары

  1. Сизү органнарына нәрсәләр керә?

а) күз, колак, авыз, баш

б) аяк, кул, бармаклар, кием

в) кан тамырлары, чәч, күз,

г) күз, колак

  1. Хәтер ни өчен хезмәт итә?

А) алынган мәгълүматны сакларга

Б) бернигә дә кирәкми

В) ашау турында уйлау өчен

Г) кылган гамәлләребез турында уйлану өчен

  1. Кешенең акылы кайда урнашкан?

А) кулларда

Б) аякларда

В) кан тамырларында

Г) баш миендә

  1. Кеше хайваннардан нәрсәсе белән аерыла?

А) басып  йөрүе белән

Б) бинада яшәве белән

В) фикер йөртә алуы белән

Г) йоклый алуы белән

  1. Психология фәне нәрсәне өйрәнә?

А) табигатьтәге закончалыкларны

Б) кешенең эчке дөньясын

В) хайваннар дөньясын

Г) үсемлекләр дөньясын


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигый материаллар белән эш

Табигый материаллар белән эш .Мамыктан аппликация...

Табигать язмышы - безнең язмыш

Укучыларның табигатьтәге бәйләнешләр турындагы белемнәрен   тирәнәйтү,табигатьне аңларга, сакларга өндәү ...

Табигый материаллар белән эш

Укучыларны табигый материаллар, аппликация ясау , иҗат итү, күз алдына китерү, уйлап табу күнекмәләре үстерү         ...

Без- табигать баласы.

Урок чистоты. Разработка классного часа....

Без- табигать баласы

Презентация к уроку чистоты....

Классный час "Без табигать баласы"

Классный час "Без табигать баласы" 1 класс...

Уен – дәрес: “Тере табигать белән без дусмы?”

Уен – дәрес:“Тере табигать белән без дусмы?”2нче класста Әйләнә-тирә дөнья дәресебуенча  ачык дәрес эшкәртмәсе.Төзеде: башлангыч класслар укытучысы Биктимерова Дилә Вәзир кызы....