Разработка внеклассного мероприятия ко Дню Победы
классный час (4 класс) на тему

Шайхлисламова Ландыш Варисовна

Максат: - укучыларда  өлкән буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләү, алар белән горурлану хисләре уяту; туган илебезгә мәхәббәт тәрбияләү; балаларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен тагын да тирәнәйтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bezg_tynychlyk_kirk.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

Безгә тынычлык кирәк!

                                         Әлмәт районы Югары Мактама урта мәктәбенең

                                        башлангыч сыйныф укытучысы Шайхлисламова Л. В.

2010 ел.

Максат: - укучыларда  өлкән буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләү, алар белән горурлану хисләре уяту; туган илебезгә мәхәббәт тәрбияләү; балаларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен тагын да тирәнәйтү.

        

        Алып баручы:  Хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Безнең бүгенге очрашуыбыз  Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлана.

( Әкрен генә “День Победы”көе уйнала )

         1 нче укучы:

                Ерак иде ул көн, озак көттек,

                Бер кайгы да урап узмады.

                Мең ярым көн буе көрәш барды,

                Мең ярым көн көттек без аны.

        2 нче укучы:

                Җиңү яулый тыныч көрәшчеләр,

                Гөлләр үсә Ватан кырында.

                Илдән илгә, телдән телгә күчеп

                Җыр яңгырый  бәхет турында.

        3 нче укучы:

                Җиңү килде җирне нурга күмеп

                Шатлык белән күзне чылатып;

                Килде ул көн горур күкрәкләрдә

                Орден- медальләрне чыңлатып

                                 ( Көй көчәя )

        

Алып баручы: Ватан сугышы кешелек тарихында  моңарчы күрелмәгән дәһшәтле һәм авыр булды.  Җиңү таңы  атты. Ләкин бу Җиңү күп гомерләр бәрабәренә яуланды.

(Сәхнә артыннан егет сөйли):

        Кичер, әнкәй, кичер,

        Кайта алмавымны,

        Чит ил туфрагында

Ятып калганымны.

Язмышымны белми

Озак көткәнсеңдер,

“Кайтмый калмас ул!”- дип

Өмет иткәнсеңдер.

Илгә кайтасылар

Килми идеме соң!        

Гомер киселүен

Тели идемме соң!

Сугыш фаҗигасен

Онытмасын еллар!

Язмышлары миндәй

Алар – миллионнар!

Барсын илгә бирдем

Нибар көчем булды.

Һәлак булуым да

Халкым өчен булды.

Кичер, әнкәй, кичер,

Кайта алмавымны,

Чит ил туфрагында

Ятып калганымны.

1нче укучы:

        Каберең кайдадыр, билгесез,

        Туфрагың күмгәндер үләннәр.

        Китмиләр күңелдән беркайчан

        Ил өчен көрәшеп үлгәннәр...

2 нче укучы:

        Кайтмаганнар

        Уйда сакланалар,

        Җырда ятланалар

        Кайтмаганнар...

        Исемнәре  данга төрелгәнгә

        Һәйкәл булып басты

        Кайтмаганнар!

        Баш иябез сезгә, каһарманнар!

Алып баручы: Әйдәгез, безнең бәхетле тормышыбыз өчен үзләренең гомерләрен корбан иткән батырларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алыйк.

(“Син кайтмадың” җыры. С. Урайский сүз., М. Мозаффаров көе.)

Алып баручы: 1945 нче елның 9 маенда яңгыраган Җиңү салютыннан соң ярты гасырдан артык вакыт узды. Ел артыннан ел уза. Дәһшәтле сугыш китергән яралар әле дә булса искә төшеп әрнеп алалар. Шуңа күрә дә 1941 нче елның 22 нче июнен беркем дә тыныч күңел белән искә алмыйдыр!

1нче укучы:

        Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,

        Соңгы тапкыр кояш балкыды .

        Таң атмады бүген,таң атмады,-

        Алды җирне сугыш ялкыны

2нче укучы:

        Сугыш килде безгә сорамыйча

        Шакымыйча керде ишектән,

        Кабатладык шунда тешне кысып:

        “Без җиңәргәтиеш ничек тә!”

3 нче укучы:

        Талаучылар килде ил чигенә

        Бәхетебезне тартып алырга.

        Күтәрел, ил, дошман өеренә

        Соңгы көрәш, соңгы давылга.

4 нче укучы:

Ут ачыйк дошманнар явына

Корыдан, диңгездән, һавадан.

Соңгы кат без чабыйк тамырына,

Торырлык булмасын яңадан!

(“Сугышка, иптәшләр.”җыры. Ә.Ерикәй шигыре, М. Мозаффаров көе).

Алып баручы: Илебез халкы туган җиребезне явыз дошманнардан саклау өчен бердәм күтәрелде. Аналар улларын изге теләкләр белән Ватан сугышына озаталар.

( 3 бала хәрби киемнән,ана.Сәхнәләштерү.)

Ана:         Балаларым,фронтларга

Батыр булып керегез.

Безнең изге җиребездән

Дошманнарны сөрегез.

        Булмагыз сез куркаклардан

        Сугышларга кергәндә.

        Үзегезне аямагыз,

        Дошманнарны күргәндә.

Әгәр дошман каршы килсә,

Мылтыклардан атыгыз.

Минем теләгем шул сезгә:

Батыр булып кайтыгыз!

(“Солдатлар” җыры. Р. Әхмәтҗанов сүз., Ф. Әхмәдиев көе.)

Хәрби киемнән киенгән балалар сөйли:

        Солдат булып кулга корал алдым,

        Куркынычта илем язмышы,-

        Һәр кайгыдан өстен шушы кайгым,

        Һәр кайгыдан авыр һәм ачы.

                Бөтен көчем,бөтен тормышымны

                Багышлыйм мин аны сакларга.

                Мин үләрмен, ләкин изге җирнең

                Бер карышын бирмәм ятларга.

        Көрәшләргә чыктык ил  чакыргач,

        Газиз башлар ниләр күрмәде!

        Нинди генә суны кичмәдек тә,

        Нинди генә утка кермәдек!

                Борчылмагыз, дуслар, намус белән

                Без үтәрбез Ватан кушканны,

                Без үтәрбез илнең чикләреннән,

                Тар-мар итеп явыз дошманны.

Алып баручы: Хөрмәтле ветераннар! Үзегезнең истәлекләрегез белән бүлешегез әле.Хәзер сүз Сезгә бирелә. ( Ветераннар чыгышы.)

(“Сугышчылар җыры”Ә. Исхак сүзләре.)

1нче укучы:

        Әгәр сугыш булса яңадан да

        Җир сыкраныр авыр ярадан.

        Яшь егетләр китәр яу кырына

        Кайтмас өчен өйгә яңадан.

2нче укучы:

        Әгәр сугыш булса,тагын ятим

        Калыр безнең газиз аналар.

        Күпме туйлар булмый калыр илдә,

        Тумый калыр күпме балалар!

3нче укучы:

        Әгәр сугыш булса, ул чагында

        Читләп үтмәс үлем безне дә.

        Каһәр суккан сугыш мәрхәмәтсез-

        Аямас ул беребезне дә!

4нче укучы:

        Беребез дә теләмибез кабат

        Сугыш утларына керергә.

        Менәшуңа күрә кирәк безгә

        Тынычлыкның кадерен белергә!

5 нче укучы:

        Без сугышны әле онытмадык,

        Китмәс тә ул безнең күңелдән.

        Яклап калыйк җирне сугышлардан,

          Саклап калыйк җирне үлемнән!

6 нчы укучы:

        Әгәр кирәк икән, без дә

        Курыкмыйбыз үлемнән.

        Ялкын эченә керербез

        Газинурлар эзеннән.

7 нче  укучы:

        Һәм аларның батырлыгын

        Һәркайсыбыз кабатлар.

        Без – аларның оныклары,

        Без – булачак солдатлар!

8 нче укучы:

        Биләп алды бу дөньяны

Иминлекне саклау көрәше.

Халык тыгыз сафка туплана,

Акмасын дип тагын күз яше.

9 нчы укучы:

        Дөнья буйлап чакыру яңгырый,

        Чыкмасын дип сугыш бураны,

        Чәчмәсен дип үлем салкынын

        Нейтрон һәм атом коралы!

10 нчы укучы:

        Юк, көймәс кырларым атомнан

        Тынычлык сакчысы – халкым бар!

        Туктагыз! Бомбалар кирәкми!

        Туктагыз, дияргә хакым бар!

“Матур булсын” җыры.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка внеклассного мероприятия "Этот День Победы" для учащихся начальной школы

Разработка внеклассного мероприятия "Этот День Победы" для учащихся начальной школы. В приложении к конспекту: презентация, клип и аудио-треки...

Разработка внеклассного мероприятия, посвященного победе в Великой Отечественной войне на тему «Великой Победе посвящается»

Данный материал является разработкой тематического мероприятия для проведения воспитательной работы в начальной школе. Целью является сохранение исторической памяти о событиях Великой Отечественной во...

Методическая разработка внеклассного мероприятия для учащихся начальных классов ко Дню Победы.

Мероприятие разработано с целью формирования активной жизненной позиции у младшего школьника, воспитания уважения к героическому прошлому страны....

Методическая разработка внеклассного мероприятия ко Дню Победы "Женщины и война"

События последнего времени подтверждают резкое снижение воспитательного воздействия на молодое поколение граждан России  культуры, искусства и образования как важнейших ф...

Методическая разработка внеклассного мероприятия - викторина День Победы

Данное пособие разработано для воспитателей, работающих с детьми с ОВЗ...

Методическая разработка внеклассного мероприятия"Живая книга Победы"

Материал рекомендован  для учителей начальных  классов.Можно  использовать для проведения  классного часа,урока  мужества ,во внеурочной  деятельности. Буду очень рада,ес...

Методическая разработка внеклассного мероприятия ко Дню победы

Методическая разработка внеклассного мероприятия ко Дню победы «Дети войны» для 3-4 классов начальной школы. Данное мероприятие представляет собой литературно-музыкальную композицию, предна...