ТЫЛСЫМЛЫ СҮЗЛӘР
классный час на тему

Галипова Гадила Талгатовна

   I — II класс укучыларын сөйләмдә «тылсымлы сүзләр»не дөрес һәм урынлы куллана белергә өйрәтү, аларда өлкәннәрне, иптәшлә­рен ихтирам итү хисе тәрбияләү максатыннан, махсус занятие үткәрергә мөмкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tylsymly_suzlr.docx19.18 КБ

Предварительный просмотр:

ТЫЛСЫМЛЫ СҮЗЛӘР

   I — II класс укучыларын сөйләмдә «тылсымлы сүзләр»не дөрес һәм урынлы куллана белергә өйрәтү, аларда өлкәннәрне, иптәшләрен ихтирам итү хисе тәрбияләү максатыннан, махсус занятие үткәрергә мөмкин.

   Занятие буласы бүлмәгә «Яхшы сүз —җан азыгы», «Бер рәхмәт мең бәладән коткара», «Яхшының кадерен ил белер», «Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне» дигән мәкальләр язып эленә.

  Бу тәрбия чарасына ата-аналар, алты яшьлек балалар,

  I — II класс укучылары, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, укытучылар чакырыла.

  Занятие әңгәмәдән башлана.

  — Яхшы сүз җан азыгы, — ди халкыбыз. Бик дәрес әйтелгән сүзләр бу. Әгәр дә кешегәягымлы, йомшак тавыш белән эндәшсәң, аның күңеле күтәрелә, анда башкаларга яхшылык эшләү тойгысы уяна, — ди укытучы һәм укучыларга сораулар бирә, аларга җавап ала.

—  Кешенең кәефен күтәрү өчен безгә нинди сүзләр белергә кирәк? (Матур, күңелне күтәрә торган сүзләр.)

—  Нинди сүзләрне без матур сүзләр дип атыйбыз? (Исәнмесез! Хәерле иртө! Хәерле көн! Тыныч йокы! Зинһар өчен! Рәхим итегез! һ. 6.)

—  Боларны тагын нинди сүзләр дип атыйлар? («Тылсымлы сүзләр» дип.)

Укытучы әңгәмәне дәвам иттерә.

—Тылсымлы сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана да белергә кирәк. Хәзер без «Тылсымлы сүзләр» белән бергә сәяхәткә чыгарбыз.

Сәяхәт башланганчы, мин бер мәктәптә булган вакыйга турында сөйләргә телим.

Кич. Класста беркем юк. Бары тик бер иске ручка гына почмактан бүлмәне күзәтә иде. Кинәт ул урыннан торды да кара савыты янына йөгереп килде:

— Әйтегез әле, сез биредә бернинди дә тавыш ишетмисезме? Китап шкафында нәрсәдер кыштырдый бугай, — диде ул. — Гадәттә, бу вакытта китаплар тыныч кына «йоклыйлар» иде. Бүген нәрсә турындадыр пышылдаша алар, —дип җавап бирде кара савыты.

  Чыннан да, китаплар кыштырдый, пышылдаша иде. Көтмәгәндә шкафтан кечкенә генә «кешеләр» берәм-берәм идәнгә сикерде.

— Болар кемнәр соң? Кемнәр? — диде кара савыты, куркынып. — Сүзләр түгелме соң? Без кара, каләм, акбур белән яза торган сүзләр бит алар.

 Мин аларны яхшы беләм. Сәламәтлегем әйбәт чагында, ул сүзләрне еш яза идем... Хәзер нәрсә эшләргә җыеналар икән? — диде ручка.

Сүзләр укытучы өстәле янына җыелдылар да үзара сөйләшә башладылар. Ручка белән кара савыты аларның сөйләшкәнен тыңлап торды.

—  Кайчакта балалар безне бик рәнҗетәләр: исемебезне дәрес язмыйлар, — диде «оят» сүзе.

 Без аларны дөрес язарга һәм сөйләргә өйрәтергә тиешбез, — дип өстәде «абый» сүзе. — Безнең «тылсымлы сүзләр»ебез кайда?

(Шул чакны ишектә киемнәренә беркетелгән кәгазьләргә «Исәнмесез!», «Хушыгыз!», «Хәерле иртә!», «Хәерле көн!», «Гафу итегез!», «Тыныч йокы!», «Зинһар!», «Рәхим итегез!» дип язылган балалар күренә).

  Укучылар аларны басып каршы алалар. Соңыннан, рөхсәт сорап, «Гафу итегез!», «Мөмкинме?», «Рөхсәт итегез!» «сүзләре» керә.

— Укучылар, сез безгә кунак булып килгән сүзләр белән таныштыгыз инде, — ди укытучы. — Сез аларны әйткәнегез, сөйләмегездә кулланганыгыз да бардыр, бәлки. Хәзер без бер уен уйныйбыз. Уен барышында «тылсымлы сүзләр»не кулланырсыз. (Укытучы һәр рәткә задание бирә. Беренче рәттә утыручылар — өйдә, икенче рәттәгеләр — мәктәптә, өченчеләр урамда һәм шәһәр транспортында сөйләшкәндә кулланыла торган «тылсымлы сүзләр»не әйтәләр. Бер үк сүзләр кабатланмаска тиеш. «Тылсымлы сүзләр» кайсы рәттә утыручыларның күпме сүз әйтүләрен исәпкә алалар. Соңыннан уенга йомгак ясыйлар.)

 Сез бик күп «тылсымлы сүзләр» беләсез икән, — ди укытучы һәм тагын бер хикәя сөйли.

 Бервакыт әти кыйммәтле вазаны төшереп ватты. Әби белән әни аңа ачулы караш ташлады.

— Гафу итегез, зинһар, — диде әти, кыюсыз гына.

Әби дә, әни дә, аңа карап, елмайгандай иттеләр:

  • Зыян килде килүен. Ләкин без яңа ваза сатып алырбыз, — диде алар.

 Укытучы укучыларга сорау бирә.

—  Әби белән әни ни өчен елмайганнар? (Гафу итегез, зинһар сүзләрен ишеткәч.)

    «Димәк, гафу итегез, зинһар сүзләре — «тылсымлы сүзләр», — ди укытучы һәм И.Шакиров башкаруында «Саумы, кояш!» җырын (М.Мозаффаров музыкасы, Ә.Фәйзи сүзләре) язмасын тыңлаячакларын әйтә, бу әсәрдә нинди «тылсымлы сүзләр» булуын белергә куша.

Соңыннан укучылар җавап бирәләр. (Саумы, кояш! Хәерле иртә!)

«Кичер мине, әнкәй, гафу ит» җырын (Р.Хәсәнов музыкасы, Г.Идрисов сүзләре) тыңлатып, шундый ук эш оештырырга мөмкин.

 —Укучылар, сез тиздән үсеп җитәрсез дә, эшче, колхозчы, авыл хуҗалыгы белгече, табиб, укытучы, галим булырсыз. Кайда эшләсәгез дә, әдәпле, тәрбияле кешеләр булырга тиешсез. «Тылсымлы сүзләр» — әдәплелек юлдашы алар, — ди укытучы.

 Халкыбызның «Бер рәхмәт мең бәладән коткара», «Яхшы сүз — җан азыгы>- дигән мәкальләрен ишеткәнегез бардыр. Алар «тылсымлы сүзләр» турында, әдәпле булу хакында әйтелгән. Сез тагын нинди мәкальләр беләсез? (Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне. Яхшының кадерен ил белер. Алтын тутыкмас, яхшылык онытылмас. Ашның тәме тоз белән, адәм яхшылыгы сүз белән. Акыллы сүзгә ни җитә. Җайлы сүз җанны эретә. Ипле сүз энә саплый. Яхшы сүз җанга рәхәт, яман сүз җанга җәрәхәт һ.б.)

 «Тылсымлы сүзләр»не язучылар, шагыйрьләр әсәрләрендә дә еш очратабыз. (Укучылар Ш.Галиевнең «Тылсымлы көзге» дигән китабыннан «Рәхмәтләр турында», «Эш күп, эш күп...», «Әбиләрдә кунакта», «Хәерле юл!» шигырьләрен һ. б. язучыларның әсәрләрен яттан сөйлиләр.)

 Укытучы укучыларга: «Ни өчен бу шигырьләр матур яңгырый?» — дип сорау бирә. Укучыларның җавабы түбәндәгечә булырга мөмкин: «Шагыйрьләр үзләренең әсәрләрендә «тылсымлы сүзләр» кулланалар. Шуңа күрә алар әйбәт укыла, матур яңгырый, эчтәлекле».

Укытучы сөйләвен дәвам иттерә:

— «Тылсымлы сүзләр»не сөйләмдә дөрес куллана да белергә кирәк. Мин хәзер сезгә бер малайның «тылсымлы сүзләр»не сөйләмдә ничек куллануын сөйлим. Тыңлагыз әле.

Фәрит әдәпле булырга сүз бирде. Бүгеннән башлап, һәр кешене хөрмәт итәм, һәркем белән исәнләшәм, диде ул.

Икенче көнне малай каравылчы өе янындагы утыргычта йокымсырап утыручы бабайны күрде. Ул төне буе сакта торып шактый арыган иде. «Хәерле иртә, бабай!» — дип кычкырды Фәрит. Бабай, йокы аралаш, малайны ачуланды. Фәрит гаҗәпләнде...

Юлда үзе белән бер класста укучы кызны очратты. Ул каядыр ашыга иде.

—  Тукта, тукта. Кая ашыгасың? Мин синең белән исәнләшергә телим, — дип, кызның чәченнән тартты...

— Укучылар, Фәрит «Тылсымлы сүзләрне» беләме? —дип сорау бирә укытучы һәм аңа җавап ала.

—  Ә нигә бабай да, кыз да аңа ачуланалар? (Фәрит «тылсымлы сүзләр»не урынлы кулланмый.)

—  Әйе, «тылсымлы сүзләр»не кайсы вакытта ничегрәк итеп әйтергә кирәклеген белергә кирәк.

Укытучы балаларга тагын бер хикәя сөйли.

Бер әби урам буйлап сумка күтәреп бара иде. Аның янына Марат исемле малай килде дә:

—  Әби, сумкагыз авырдыр, аны күтәреп барырга рөхсәт итегез, —диде.

Әби елмаеп карады да сумкасын малайга бирде. Марат өлкән яшьтәге кешегә булыша алуына шатланды. Әби рәхмәт әйтте. «Сау булыгыз, сәламәт яшәгез», — диде малай.

 Марат «тылсымлы сүзләр»не ничек әйткән һәм ничек кулланган? (Ышанычлы итеп әйткән, урынлы кулланган.)

Укытучы сөйләвен дәвам иттерә:

—  Хәзер без Ш.Галиевнең «Ике төрле Тәүфикъ» дигән шигырен тыңларбыз. Анда «тылсымлы сүзләр» дөрес кулланылганмы? Соңыннан бу сорауга җавап бирерсез. (Бу әсәрне бер укучы яттан сөйли.)

  Укытучы В.Осееваның «Тылсымлы сүз» хикәясен укый, яисә сөйли. Аннары укучыларга сораулар бирә. (Хикәядә нинди малай турында суз бара? «Тылсымлы сүзләр» Павликка ничек ярдәм иткән? Павлик ни өчен шатлана?)

Аннары укучыларга бер уен уйнарга тәкъдим ителә. «Уенда бүген өйрәнгән «тылсымлы сүзләр»не дөрес куллана белүегез тикшерелә», —ди укытучы. Хикәя сөйләячәген, әйтелергә тиешле урында төшерелеп калдырылган кирәкле сүзләрне балалар хор белән әйтергә тиешлекне искәртә һәм хикәяне сөйли.

Таң атты. Кояш үзенең алтын нурларын җир өстенә сипте, кешеләрне иркәләде. Азат йокысыннан уянды да кояшка карап:

—  Саумы, кояш (бу сүзләрне балалар хор белән әйтәләр), — диде.

Азат янына әнисе керде һәм улына:

Хәерле иртә (хор белән),— диде.

Азат юынды, киенде, иртәнге ашны ашады һәм әнисенә:

— Рәхмәт, әнием (хор белән),— диде.

Малай сумкасын алды да:

— Хушыгыз (хор белән әйтелә), — диде.

Әбисе аны:

—  Хәерле юл (хор белән), улым, —дип озатып калды.

—  «Тылсымлы сүзләр»не сөйләмдә бик уңышлы кулланырга була икән. Сез дә аларны сөйләмегездә шулай куллана аласыз. «Тылсымлы сүзләр» кешенең күңелен күтәрә, әдәпле, игътибарлы, ярдәмчел булырга өйрәтә, — ди укытучы.

 Бер укучы Ш.Галиевнең «Ислемай» шигырен сөйли. Аннары укытучы бүгенге занятиедә катнашучыларга рәхмәт белдерә, «тылсымлы сүзләр» язылган дәфтәр, Ш.Галиевнең шигырьләр җыентыгын бүләк итә. Соңыннан «Ягымлы булыгыз!» дигән видеофильм карарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Йолдыз Шэрэпова Тылсымлы елмаю

Укучыларны Йолдыз Шәрәпованың «Тылсымлы елмаю» хикәясе белән таныштыру, аңлап, дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; балаларда укытучы хезмәтенә карата ихтирамлы ...

Ачык дәрес "Тылсымлы әкиятләр"

Ачык дәрес "Тылсымлы әкиятләр"...

Ачык дәрескә презентация "Тылсымлы әкиятләр"

Ачык дәрескә презентация "Тылсымлы әкиятләр"...

Мастер класс "Тылсымлы кар бөртекләре"

Башлангыч сыйныфлар өчен...

3 нче сыйныфта әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе Ф. Яруллин "Тылсымлы ачкыч" әкияте

Ф. Яруллинның тормыш юлына һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау. "Тылсымлы ачкыч" әкиятенең II бүлеген сәнгатьле уку. Әсәрнең эчтәлеге өстендә эш алып бару (кроссворд чишү, тест биремнәрен үтәү, ...

Урман - тылсымлы сарай

3 нче класста әйләнә - тирә дөнья дәресенә дәрес планы. "Перспектива"...

Урман - тылсымлы сарай

3 нче класста әйләнә - тирә дөнья дәресенә презентация....