Йолдыз Шэрэпова Тылсымлы елмаю
методическая разработка по чтению (2 класс) по теме

Закирова Ромия Габдельфартовна

 

Укучыларны Йолдыз Шәрәпованың «Тылсымлы елмаю» хикәясе белән таныштыру, аңлап, дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; балаларда укытучы хезмәтенә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tylsymly_elmayu.doc63 КБ

Предварительный просмотр:

                               2010 нчы ел – Укытучы елы.

                 Тылсымлы елмаю.

         Максат. Укучыларны Йолдыз Шәрәпованың «Тылсымлы елмаю» хикәясе белән таныштыру, аңлап, дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; балаларда укытучы хезмәтенә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

          Материал. С.Г.Вәгыйзов, Р.Г.Вәлитова «Уку китабы»,Казан, «Мәгариф», 2007, 2 нче кисәк.

          Җиһазлау. «Көмеш кыңгырау» газеталары, «Иркен минем туган илем» китабы, мәкальләр, кроссворд

          Дәрес тибы: яңа материал өйрәнү.

          Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше

Укытучы. Әйдәгез, дәрестә эшләү һәм утыру кагыйдәләрен искә төшереп үтик. (Балалар кагыйдәләрне искә төшереп әйтә.)

          1.Үз урыныңда дөрес итеп утыр.

          2. Дәрескә күңел сал.

          3. Укытучы әйткәнне игътибар белән тыңла.

          4. Сорауның мәгънәсенә төшенеп, ачык тавыш белән җавап бир.

          5. Укытучы кушканны җиренә җиткереп үтә.

          II. Кабатлау.

          - Үткән дәрестә без нәрсә өйрәндек? Нинди әсәр белән таныштык?

          - Идрис Туктарның «Өлгер» хикәясен укыдык.

          -Безне бу әсәр нәрсәгә өйрәтте?

          - Әниләрне яратырга, аларга булышырга, өлгер, җитез һәм уңган булырга өйрәтте.

          - Бик яхшы. Ә хәзер өй эшләрен тикшереп алыйк әле. Өйдә әниләрегез турында я шигырь, я хикәя иҗат итеп карарга кушылган иде.Хәзер шуларны укып күрсәтерсез.

          Фәнзил. Әни пешергән ризыклар

                          Тәмле була бигрәк тә.

                          Әниемә зур таяныч

                           Булырмын киләчәктә.

            Диләрә. Әнием бар эшләрне дә

                           Башкара бик яратып.

                           Һәммәбезне сөендерә

                           Өйгә шатлык таратып.

                           Иң беренче тора да ул

                           Чыгып китә фермага.

                           Сокланамын эшенә,

                           Нур сибә бар кешегә.

             Радик. Мин әниемне бик яратам. Аның эше күп. Ул энем Илгизне карый.Мин аңа булышам.

             Айназ. Җир йөзендә булган әниләрнең иң матуры – ул, мөгаен, минем әнидер. Минем әни безне һәркөнне тәмле ашлары белән сыйлый. Кичтән ул безне чиста урын-җиргә яткырып йоклата. Ә иртән, тәмле чәй эчертеп, мәктәпкә озата. Минем әле Рамазан исемле энем дә бар. Әни минем энемне дә шулай кадерләп үстерә. Тәртипле, укыган балалар булсынар дип, әни бар көченә тырыша. Без әниебезне яратабыз.

               -Рәхмәт сезгә, балалар. Әниләрегез һәрчак матур һәм сау-сәламәт булсыннар. Алар булганда күгебез аяз, йөзебез шат, барыр юлларыбыз якты булыр.

                III. Уку мәсьәләсен кую. (Укытучы шигырь укый.)

Әллә каян белә апа                        Барыбызга бер генә,

Өй эшен онытканны.                     Белмим, ничек өлгерә.

Кайту белән сумкамны да             Үзе шундый сөйкемле,

Почмакка ыргытканны.                 Нәкъ әнием шикелле.

Әллә каян белә апа:                       Шат йөзле укытучым,

-Син бит надан түгел , - ди,          Күңелемә иң якын

Әйдә әле дәресеңне                       Кеше ул, шуның өчен

Әзерлә син бүген, - ди.                 Ул минем – укытучым.

Әллә каян белә әни

«5» ле алган көнемне.                   (Көмеш кыңгырау, №31, 2009)

Ул көн минем үземә дә,

Әнигә дә күңелле.

                  -Шигырьдә кемнәр турында сүз бара?

                  -Әни һәм укытучы.

                  -Ни өчен алар янәшә язылган?

                  -Алар икесе дә  барын да әллә каян белеп, сизеп торалар.

                 IV. Уку мәсьәләсен чишү.

                 -Искә төшерик: укытучы нәрсәләрне белеп тора? (өй эшен онытканны, сумканы почмакка атканны, баланың надан түгеллеген).

                 -Әни нәрсәләрне белеп тора? (нинди билге алганны, ...)

                 -Алар икесе дә ниндиләр? (сөйкемле, шат күңелле, шат йөзле, күңелгә якын).

                  V. Дәрес темасын әйтү.

                 -Димәк, дәрестә кем турында сөйләшәчәкбез?

                 -Укытучы турында.

                 -Бүген без Йолдыз Шәрәпованың «Тылсымлы елмаю» хикәясен укырбыз.

                 2010 нчы ел – Укытучы елы. Укытучы һөнәре – җир йөзендә иң гүзәл һәм изге эшләрнең берсе. Укытучы һәрбер баланы укырга һәм язарга өйрәтә. Хәтта президентларны да укытучылар укыткан бит. Бала җиде яше тулгач мәктәпкә килә. Менә шушыннан башлана инде бу һөнәр ияләренең эше. Ул зур сабырлык һәм түземлелек белән балаларны белем диңгезенә алып кереп китә, бала күңеленә яхшылык орлыгы чәчә, белем бирә, тәрбияли. Ә бала, үсеп җиткәч, алган тәрбиясен, белемен кулланып, халкына хезмәт итә.

                  VI. Яңа теманы өйрәнү.

                  1. Текстны уку.

                  -Беренче тапкыр укытучы укый.

                  -Әйтү максаты буенча сорау һәм өндәү җөмләләрне табып уку.

                 - Хикәяне тулысынча укып чыгу.

                 2. Сорауларга җавап бирү. Тылсымлы сүзенең мәгънәсен аңлату.

                 Тылсымлы – ...

                 -Кыз ни өчен ял көннәрен яратмый?

                 -Мәктәптә нинди өмә игълан ителә?

                 -Нинди балалар бу хәбәргә сөенәләр? Ни өчен?

                 -Ә кыз ни өчен күңелсезләнә?

                 -Кызны укытучы апасы нәрсә дип юата?

                 -Укытучы апа нигә елый?

                 - Ә кичен укытучы апа нигә елмая?

                  -Сездә бу хикәя нинди тәэсир калдырды?

                  -Әлегә кадәр мәктәп, белем алу, укытучы апа турында нинди әсәрләр укыганыгыз бар иде? Аларда нинди уртаклык бар?

                 3. Ял минуты. 

                 4.Теманы ныгыту.

                 Укытучы.

Миңа сорау бирсәләр:

-Сөенечең ни? – дисәләр,

-Сөенечем таңнан торып,

Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

-Шатлыгың ни? – дисәләр,

-Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

-Бәхет ни ул? – дисәләр,

-Бәхет - шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

                  Элекке заманнардан ук инде укытучыга хөрмәт белән караганнар. XIX  гасырда ук яшәгән бөек тәнкыйтьче Риза Фәхретдин укытучы хезмәтен хөрмәтләп балаларга мондый киңәшләрен биргән. (Укучылар чиратлап укыйлар).

                 Укучы. Укытучылар сезнең эшегезне юлга куючылар. Сезнең өстегездә аларның хаклары зур. Шуның өчен аларның әмерләрен җиренә җиткереп үтәгез, тыйган эшләренә якын бармагыз.

                Укучы. Сөйләшкән вакытта алар белән әдәпле сөйләшегез, тавышыгызны күтәрмәгез, аларга нәрсәнедер алдап яки берәр кешенең гайбәтен сөйләмәгез.

               Укучы. Укытучылар янында түбәнчелекле булыгыз, әдәпле утырыгыз, нәсыйхәтләре белән гамәл  кылыгыз, саваплы булыр өчен хезмәтләрен җиренә җиткереп үтәгез.

              Укучы. Мәктәпне бетергәннән соң да  укытучыларның хезмәтләрен хәтерегездән чыгармагыз, очрасалар хөрмәт күрсәтегез, алар өчен һәрвакыт хәер-дога кылыгыз.

             Укытучы. Ә менә моннан күп еллар элек яшәгән Каюм бабай Наыйри үзе дә укытучы булган. Быел аның 185 яшьлек юбилее булды. Ул чакта әле хәзерге шикелле мәктәпләр турында уйларга да мөмкин булмаган. Хезмәт ияләре балаларының күпчелеге бөтенләй укый алмаган. Мәктәпләрдә балаларга бернигә кирәкмәгән файдасыз дин сабагы гына укытканнар. Шундый караңгы чорда ук Каюм Насыйри балаларны ана телендә укырга-язарга өйрәтергә, рус теле укытырга, фәнни белемнәр бирергә кирәк дигән. Үзе мәктәпләр өчен төрле дәреслекләр төзегән. Каюм бабай балаларны бик яраткан. Ул укчыларга тирән мәгънәле киңәшләр биреп калдырган. Менә аларның кайберләре: (укучылар чиратлап укыйлар)

               -Матур язу – ярты гыйлемлелек.

               -Матур итеп яз – язганың ансат укырлык булсын.

               -Коралларның иң файдалысы – каләм белән кара савыты.

               -Кар савыты – күл, аннан хикмәт чишмәсе агып чыга.

               -Каләмнән чыккан язу, кара булса да, күңелләрне агарта.

               -Каләм – кәгазь битенә асылташлар тезә торган корал.

               -Китап – бакча, андагы язулар шул бакчаның гөлләре.

               5. Мәкальләр укып, мәгънәләрен аңлату. (Мәкальләр тактада язылган).

               Уку-гыйлем – мәңгелек белем.

               Гыйлем акылның яртысы.

               Күп яшәгән ни белер, күп укыган шул белер.

               Акыл яшьтә түгел - башта.

               Яшьлектә белгән – ташка язган.

               6. Кроссворд чишү. Буш шакмакларга укытучыга туры килә торган сүзләр уйларга кирәк.

                   

(аралашучан, максатчан, ягымлы, җитди, матур, ярдәмчел, тырыш, түземле)

 

                VII. Йомгаклау, рефлексия.

                -Без бүген кем турында укыдык? Аны кем белән чагыштырып була?

               -Мәкальләр безне нинди булырга өйрәтте?

               Укытучы.

                                  Зәңгәр күктә кояш елмайгандай,

                                  Чакырдың син белем иленә.

                                  Һәм беренче сүздән, хәрефтән үк,

                                  Кереп калдың минем күңелемә.

( Шигырьне бергәләп кычкырып укыйлар. )

                  VIII. Өйгә эш бирү.

I вариант: хикәянең эчтәлеген сөйләргә.

II вариант: укытучың турында  я хикәя, я шигырь иҗат итеп карарга.

Закирова Ромия Габделфәртовна, Балтач районы Бөрбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәбе укытучысы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныф сәгате. Тема: Сыйныф йолдызы

Тема: Сыйныф йолдызы- Укучылар, әйтегез әле, нәрсә ул йолдыз?- Кемнәргә “йолдыз” диләр? ( Кызларга, күренекле эстрада җырчыларына, атаклы сәнгать эшлекләренә) Ни өчен? Сез нинди йолдызларны беләсез?...

Рабочая программа детского объединения татарского фольклора "Тан йолдызы"

Направленность, в рамках которой реализуется образовательная программа: художественно-эстетическое воспитание. Возраст детей: 8 – 15 лет. Срок реализации программы: 3 года. Актуальность данной програм...

"Елмаю бүләк итик"

1-4 класслар өчен класс сәгате...

САЛИХ СӘЙДАШЕВ - МУЗЫКА ЙОЛДЫЗЫ

САЛИХ СӘЙДАШЕВКА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ                                    ...

Укытучы булу җиңелме? Уйлану

Укытучы булу җиңелме? Күңелемнән чыккак уй-хисләрем белән бүлешәсем килде...

“Әҙәпле булыу еңелме?” класс сәғәте 3 класс

Укыусыларҙы әҙәп ҡағиҙәләре менән таныштырыу, матур ғәҙәттәр, әҙәплелек тураһында фекер алышыу....

Габдулла Тукай- сүнмәс йолдыз (дәрес- презентация)

Габдулла Тукай иҗатын башлангыч классларда  өйрәнү өчен дәрес- презентация...