"Елмаю бүләк итик"
классный час (1, 2, 3, 4 класс)

Мухаметзянова Татьяна Анатольевна

1-4 класслар өчен класс сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Основная работа15.6 КБ

Предварительный просмотр:

Конкурс «Ел класс җитәкчесе-2015»

Мөхәмәтҗанова Т.А.

Класс сәгате.

Елмаю бүләк итик!

Максат: елмаю, көлү, шатлану, яхшы кәеф сүзләренең мәгънәсен ачыклау; сәламәт яшәү рәвешенә күнектерү; бер-берсе белән аралашу күнекмәләрен үстерү.

Җиһаз: компьютер, флешка, проектор, буклет “Елмаю бүләк итик!”, смайлик.

1.Оештыру өлеше.Танышу.

- Кадерле балалар, бүген бездә гадәти дәрес түгел, ә тапшыру. Ул “Жить здорово», ягъни “Яшәве рәхәт” дип атала. Аның алып баручысы мин- Кәкре Елга мәктәбе укытучысы  Татьяна Анатольевна. Ә сезнең белән эш барышында танышырбыз. Шулай итеп, тапшыруыбызны башлыйбыз!

“Яшәве рәхәт”. Уйлап әйтегез әле, кайчан кешегә бу дөньяда яшәве рәхәт була? (җаваплар).

  Мин сезнең фикерләрегезне тыңладым, әгәр сез минем җаваплар белән риза булсагыз, дәвам итәрсез:

  • Сәламәт булсаң, авырмасаң...
  • Әти-әниләрең, туганнарың янәшәсендә...
  • Дөньялар тыныч булса…
  • Янәшәңдә яхшы кешеләр булса...

2.Уку мәсьәләсен кую.

  • Ә сезнең кәефләрегез ничек? Экранда төрле кәефтәге кешеләрнең фотографияләре куелган. Сез шуларның кайсылары белән дуслашыр идегез? Ни өчен?

  • Дөрес. Яхшы кәефле, ачык йөзле, елмайган, шат күңелле кешеләр белән аралашу күңеллерәк. Бер табышмак тыңлап китегез: аны сатып алып булмый, ләкин бүләк итеп була. Ул нәрсә? (елмаю).

  • Без бүгенге тапшыруны “Елмаю бүләк итик” дип атарбыз. Бергәләп шигырь укыйк.

Кояш елмая көн дә,

Кояш елмая кемгә?

Кояш төсле булам диеп

Елмайдым әле мин дә. 

3.Уку мәсьәләсен чишү.

-Нәрсә ул елмаю? (күз, авыз, ирен, бит ярдәмендә шатлыкны, сөенүне белдерү).

- Елмаю ни өчен кирәк?

        Елмайган кеше матур була.

        Елмаю- аралашу чарасы.

        Елмаю яңа дуслар табарга ярдәм итә.

        Елмаю ярдәмендә үзеңнең һәм башкаларның кәефен күтәреп була.

       Елмаю ул- сәламәтлек билгесе.

- Класска елмаю үзе килеп керде ди. Сез аны ниндирәк итеп күз алдына китерәсез? Америка рәссамы Харви  Бэлл аны менә шулай итеп ясаган.( смайликлар күсәтелә).

Телемост.

Тикшерү эше (группаларда эш).

  • Кешегә елмаю ни өчен кирәк?
  • Начар кәефтән ничек котылырга?( җаваплар тыңланыла).

Психологик тренинг “Синдә юмор хисе бармы?”

Елмаю күнегүләре ясау.

Буклет.

Класстагы иң ачык йөзле, шат күңелле, елмаеп торучы укучыга бүләк.

Нәтиҗә:

Уяндыңмы, елмай,

Көнне башла шулай.

Елмай сәбәпсезгә,

Яхшы, әйбәт сүзгә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Йолдыз Шэрэпова Тылсымлы елмаю

Укучыларны Йолдыз Шәрәпованың «Тылсымлы елмаю» хикәясе белән таныштыру, аңлап, дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; балаларда укытучы хезмәтенә карата ихтирамлы ...

Укытучы булу җиңелме? Уйлану

Укытучы булу җиңелме? Күңелемнән чыккак уй-хисләрем белән бүлешәсем килде...

“Әҙәпле булыу еңелме?” класс сәғәте 3 класс

Укыусыларҙы әҙәп ҡағиҙәләре менән таныштырыу, матур ғәҙәттәр, әҙәплелек тураһында фекер алышыу....