Туган телдән дәрес планы "Касыйм Тәхау «Кошларга ярдәм итик».
план-конспект урока

Акмалтдинова Гульназ Флуровна

Туган телдэн дэрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan_uku_26_fevral_plany_1_-.docx44.75 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең план-конспекты

 Класс                                             2

 Үткәрү вакыты                            

Тема

 Касыйм  Тәхау  «Кошларга ярдәм итик».

Максат

-кышлаучы кошларны күзәтеп укучыларның тормышчан тәҗрибәләрен камилләштерү.

- дөрес, аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту; хикәягә анализ ясау,балаларның сүз байлыгын үстерү

-укучыларның безнең якларда кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен киңәйтү;

-табигать шартларының кошлар тормышында нинди роль уйнавын билгели белергә өйрәтү;

-телдән сурәтләү буенча кошларны танып белү күнекмәләрен камилләштерү;

-төркемнәрдә эш тәҗрибәсен формалаштыру;

-балаларда кошларга  мәрхәмәтлелек тәрбияләү, җимлекләр ясарга тәкъдим итү.

Шәхес буларак УУЭ: язучы тормышы белән кызыксыну; бездә кышлаучы  кошларны танырга өйрәтү, аларның яшәү рәвешләре белән таныштыру; кошларга ярдәм кирәклегенә төшендерү; табигать белән соклану, аны саклау хисе булдыру.

Коммуникатив УУЭ: информация табу, иптәшләре белән бергә эшли белү, тикшерү, үз фикерен тулы әйтә белү.

Регулятив (көйләгеч) УУЭ: әлегәчә белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйли белү,конфликтны һәм каршылыкларны чишү максатында  ихтыяр көчен үстерү.

Танып-белү УУЭ: табигать бербөтенлеген, бәйләнешләрен белү,танып-белү максатын билгеләү, хикәядәге  күтәрелгән проблеманы чишү, сорауларга тулы җавап бирә белү,предметара бәйләнешләрне кулланып, кирәкле информация туплау, язучы тормыш юлы турында белемнәрен арттыру, эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль таба белү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Кошлар турында кайгыртуда турыдан - туры катнашырга өйрәтү

Төп төшенчәләр

- ел фасылы,

-кышлаучы кошларның исемнәре

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья, музыка, математика, татар теле.

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

С.Г.Вагыйзов,Р.Г.Вәлитова,Р.И.Раскулова «Уку китабы», 2 нче сыйныф  41-42нче битләр,

  компьютер, җимлек,  кошлар рәсемнәре, карточкалар,сигналлар, магнитофон, презентация.  

Эш төре

Фронталь, индивидуаль,  төркемнәрдә эш

Дәрес планы.

1. Оештыру этабы.

2. Өй эше тикшерү. Куелган бурычларны  иҗади чишү өчен кирәкле  белем һәм күнекмәләрне  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү.

3. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Белемнәрне актуальләштерү: Кошлар исемнәрен искә төшерү.

4. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

Бездә кышлаучы кошларны,  җылы якка очып китүче кошлардан аера белү.

5. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

6. Дәресне йомгаклау. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау). Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

Технологик карта

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль укыту гамәлләре

I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация)

Максат: эмоциональ һаләт тудырып, укучыларны уку эшчәнлеген  мотивлаштыру.

  - Исәнмесез, укучылар. Әйдәгез, хәерле көннәр теләп бер – беребезгә карап елмаешыйк  һәм дәресебезне башлап җибәрик.

- Туган телебездә матур итеп аралашыр өчен, әйдәгез телләребезне шомартып алыйк.

Кар__га__та___ба_____ка____ла

Монда барлыгы ничә сүз бар?

Беренче сүз нинди?

Бу кош турында нинди тизәйткеч беләсез?

Кара карга кардан килә
Канатларын кага-кага

   - Нәрсә турында бу тизәйткеч?

- Узган дәрестә без нинди тема белән таныштык?

Нәрсәләр өйрәндек, белдек?

 - Узган дәрестә без сезнең белән Г.Тукайның “Кошчыкдигән шигыре белән танышкан идек, әйдәгез искә төшереп үтик.

Укучылар хәерле көн теләп,  бер-берсенә матур итеп елмаеп,  үз урыннарына утыралар.

 

Укучылар телшомарткыч һәм тизәйткечне укыйлар.

Карга.

Кош

Укучылар сорауларга җавап бирәләр.

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ)

Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ)

II. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

Максат:  үткән материалны кабатлау

Коммуникатив УУГ:

-        башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;

1. “Кошчык” шигырен сәнгатьле итеп укып күрсәтегез әле.

2. Шигырьне ятлап килүче юкмы?

3.  Укучылар, сезгә өй эше итеп кошлар турында шигырь язып карарга бирелгән иде. Кем язды?

Балалар шигырьне укыйлар, яттан сөйлиләр, иҗади эшләрен  укыйлар.

III. Актуальләштерү һәм проблема тудыру.

Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау.

Уку мәсьәләсен кую.

-  Укучылар, ә хәзер бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшкәнебезне белер өчен парларда эшләрбез.

  -Балалар! Мин сезгә  конвертлар өләшәм, анда кош исемнәре язылган, сез аларны җыеп, кош исемнәрен әйтерсез яме.

Уку мәсьәләсен чишү.

- Димәк, бүген сүзебез нәрсә турында барыр?

Бу кошларны бер сүз белән ничек әйтеп була?

- Хәзер елның кайсы вакыты?

-Табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

 - Әйе, үзенең серлелеге, аклыгы, сафлыгы, ак карлары белән безнең табигатьтә кыш хакимлек итә.

- Ә менә шундый салкын кыш көннәрендә, кышкы чорда кошлар нишлиләр?

- Алар кышны ничек кичерәләр?

(Балаларга конвертлар бирелә, алар кош исемнәрен җыялар һәм әйтәләр.” Буталган хәрефләрдән кош исеме табу” уены).

Карга, күгәрчен, ,  чыпчык, , тукран, карабүрек,ябалак.

Җавап:

-Без бүген кошлар турында сөйләшербез.

- Кышлаучы.

Кыш.

Тышта суык, бураннар булып тора.

- Бүген сүзебез кышлаучы кошлар турында барыр.

-Алар кортларны чүпли, матур итеп сайрый

Кышын кошларга бик авыр. Аларның кайберләре җылы якларга очып китәләр, бездә кышларга калучылары да бар.Җылы якларга китүче кошларны – күчмә кошлар, бездә калучы кошларны- кышлаучы кошлар дип атадык.

Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)

Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ)

Танып-белү УУГ: укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә.

 

IV. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Максат кую (Танып- белү УУГ)

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ)

Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ)

-Бүген без дәрестә Касыйм Тәхауның «Кошларга ярдәм итик» хикәясен укырбыз.

/ Язучы белән кыскача таныштыру/

- Касыйм Тәхау сезгә танышмы?  

Аның турында нәрсә беләсез? (слайд)

   Әйе, Касыйм Тәхау – безнең яраткан патриот язучыбыз, шагыйребез, Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. К. Тәхауның 12 китабы дөнья күрде.Ул хәзердә иҗади эшчәнлеген дәвам итә.

Ә хәзер дәреслекнең 41 битен ачыгыз.  Мин сезне хикәя белән таныштырам. 

-Әйдәгез хикәя уку алгоритмын искә төшереп китик әле.

 

АЛГОРИТМ

1. Укытучы  укый,  китаптан күзәтү.

2. Сүзлек өстендә эш.

3. Үзлектән хикәяне уку.

4. Хикәяне өлешләргә бүлү, исемләү.

( слайд)

Мин хикәяне укыйм, ә сез бик игътибарлы булыгыз,  хикәяне укыгач түбәндәге сорауларга җавап бирерсез:

1. Хикәядә нинди кошлар турында сүз бара?

2.Томшык сүзен ничек аңлыйсыз? (Слайд)

/ Укытучы хикәяне укый, аннан соң сораулар буенча әңгәмә үткәрелә, сүзлек эше:/

Физкультминут. / Магнитофон язмасыннан кошлар тавышы тыңлау/

_ Ә хәзер ял итеп алырбыз.

Укучылар сорауларга җавап бирәләр.

-Хикәядә тукран, чукыр, көртлек, песнәкләр турында сүз бара.

Томшык – кош авызының очлаеп торган алгы өлеше, борыны.

Тәрәзә каршына (аяк очларына басып тәрәзәгә карау)

Килгән бер кошчык (бармак белән төртеп күрсәтү)

Мине чакыра: (үзенә төртеп күрсәтү)

-Чык әле, чык! (кул изәп чакыру)

Алдый ул, беләм (бармак селкү),

Гел шулай итә (кул селкү),

Йөгереп чыксам ( йөгерү хәрәкәте),

Оча да китә (очу хәрәкәте,ике кат).

Хикәяне өлешләргә бүлеп укыту. (Слайд) Кош рәсемнәре

- Кайсы кошны урман докторы дип атыйлар? Шул өзекне укып күрсәтегез.

- Әйе, тукранны урман докторы дип атыйбыз. Агачка ул үзенең сыгылмалы койрыгы белән терәлеп утыра. Аның теле башыннан озынрак. Ул шул телен борау сыман итеп, кортларны кайрыдан тартып ала. Агачлардагы бөтен зарарлы бөҗәкләрне чүпли.

- Чукырлар турында нәрсә әйтелгән, ул нинди кош? Кайда яши? Шул турыда укып китик

- Чукыр нарат күркәләрен өзеп ала да , аягы белән тотып торып, орлыкларын чукып чыгара. Ул кулга бик тиз ияләшә.

- Көртлекләр ничек, кайда яши. Шул турыда укып китик

(Песнәкләр турындагы өзекне укып китик).

- Укучылар, кышын кошларга яшәү җиңелме? Аларны ачлыктан коткару өчен, безгә нишләргә кирәк?

-Әйе, укучылар. Бөтен җирне кар каплагач, кар астыннан кошларга азык табу кыенлаша. Без аларга җимлекләр ясап, җимнәр салып ашатырга тиеш.

( Хикәядән шул юлларны.- соңгы абзацны табып уку).

Укучылар укый

-  Тукранны урман докторы дип атыйбыз.

 Укучылар укый. Сорауларга җавап бирәләр.

Укучылар укыйлар. Сорауларга җавап бирәләр.

- Без аларга җимлекләр ясарга, кошларга җим сибәргә тиеш.

Максат кую (Танып белү УУГ)

Сорау кую һәм аларга җавап

бирү (Коммуникатив УУГ)

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ)

V.    Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту.

Максат:  яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.Алган белемнәрне практикада куллана белү

 Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

- Хикәядә иң матур киемле кайсы кош турында сөйләнә?

- Тышкы кыяфәте буенча иң матур кош кайсысы?

- Кайсы кош гыйнвар, февраль айларында бала чыгара?

- Кайсы кош төнне кар астында үткәрә?  

 -Кешеләргә кошлар нинди файда китерә?

 

- Урманда яшәүче кошлар нәрсә белән туена?

Ә хәзер төркемнәрдә эшләп алырбыз. Мин сезгә буталган кош рәсеме бирәм. Сез кошны дөрес җыеп исемен әйтерсез ярыймы.

(Кош рәсемен җыю, исемен әйту, жимлеккә кую.)

- Тагы нинди кышлаучы кошларны беләсез?

Бу кошны җимлеккэ куеп буламы? Ни өчен?

-Алар ничәнче елда жылы якка очып киттеләр? Кайчан кайталар?

2016 елны нинди ел дип игълан иттеләр?

 

(тукран)

(чукыр)

(чукыр)

(көртлек)

(Җәй көне агачлардагы зарарлы бөҗәкләрне, кортларны ашыйлар.)

( Агач бөреләре, нарат күркәләре белән туена).

Кино елы.

Тиешле мәгълүматны таба белү (Танып белү УУГ)

Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ)

Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ)

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару (коммуникатив УУГ)

V.    Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту.

Максат:  яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.Алган белемнәрне практикада куллана белү

Мин сезгә бүгенге дәрестән чыгу билеты бирәм.  Сорауларга дөрес җавап бирсәгез генә тәнәфескә каңгырау чыңлар.  

1.Хикәянең исеме.

а)  Кошларны яратыйк.

б) Кошларга ярдәм итик.

в) Кошларны ашатыйк.

2. Хикәя авторы кем?

а)  Габдулла Тукай

б) Муса Җәлил

в) Касыйм Тәхау

3.Урман докторы дип кайсы кошны атыйлар?

а) песнәк

б) тукран

в) чыпчык

4. Кышын бала чыгаручы кош.

а) чукыр

б) чыпчык

в) көртлек

5. Төнлә кар астына кереп йоклый торган кош.

а) карабүрек

б) көртлек

в) күгәрчен

Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү (Танып-белү УУГ)

Фикерләрне логик чылбырга салу (Танып-белү УУГ)

VI. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү.

- Бүгенге дәрестә без нәрсә белдек?  Кошларга ни өчен ярдәм кирәк?

 Җәй көне нигә без аларга җимлекләр куймыйбыз?

- Кошлар тагын ни өчен кирәк?

- Максатка ирештекме?

- Кемгә дәрестә җиңел булды?   Кемгә авыр булды? Ни өчен?

Үзбәя. -  Бүгенге дәрестә кем бик яхшы эшләде, шулар яшел төсне күрсәтәләр. Кемнәр яхшы эшләде, ләкин бераз хаталары булды, шулар сары төсне күтәрәләр, кемнәргә дәрестә авыр булды һәм иптәшләреннән ярдәм кирәк, шулар кызыл төсне күрсәтәләр.

Өй эше.

1. Хикәяне укырга, сорауларга җаваплар әзерләргә.

2.  Кошлар турында кызыклы мәгълүматлар табарга.

3. Рәсем ясый белүчеләргә берәр кош рәсемен ясап килергә.

Бәяләү - Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт.

- Кошлар турында сөйләштек.

 Кошларның җырларын тыңлап, күңел сафлана. Алар бик матур итеп сайрыйлар, кешеләргә файда китерәләр.

Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр.

Бүген мин....белдем.  

Миңа...ошады.  

Мин...эшләдем.

Мин....өйрәндем.

Өй эшен көндәлеккә язалар.

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәдәният туган телдән башлана.

  Президентыбыз  Миңнеханов Рөстәм Нургали улы, "2014нче елда Татарстан Республикасында Мәдәният елы уздыру турында"гы боерыкны имзалады (№УП - 847, 29 август - 2013 ел)....

“Әнием”, дип, әнкәемә мин туган телдә әйтәм"

Мероприятие для  2 го класса по татарскому языку...

2 нче сыйныф өчен туган телдән тест.

2 нче сыйныф өчен туган телдән тест....

1 нче сыйныф өчен Туган телдән дидактик материаллар

Дидактический материал, Татарский язык...

2 нче сыйныф өчен Туган телдән дидактик материаллар

Дидактический материал, Татарский язык...

3-4 нче сыйныфлар өчен Туган телдән дидактик материаллар

Дидактический материал, Татарский язык...

2 сыйныф өчен туган телдән (татар теле) эш программасы

Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен туган телдән (татар теле) эш программасы (УМК "Перспектив башлангыч мәктәп", атнага 2 сәгать исәбеннән, елга 68 сәгать)....