САЛИХ СӘЙДАШЕВ - МУЗЫКА ЙОЛДЫЗЫ
план-конспект занятия по музыке (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Шакирзянова Гузалия Зиннуровна

  САЛИХ СӘЙДАШЕВКА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ                                      

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл salih_saydashev_chara.docx32.16 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

«САЛИХ СӘЙДӘШЕВ - МУЗЫКА ЙОЛДЫЗЫ»

                (САЛИХ СӘЙДӘШЕВКА БАГЫШЛАНГАН 1-2 КЛАССЛАР ӨЧЕН КИЧӘ)                                       

Тема:  Салих Сәйдәшев - музыка йолдызы.

Максат:

Салих Сәйдәшев - беренче профессиональ композиторның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру;

күренекле сәнгать эшлеклеләре мисалында укучыларда музыкага мәхәббәт тәрбияләү;

балаларда хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау: магнитофон, компьютер, диск, мультимедиа тактасы, күргәзмә өчен китаплар, портрет, плакат “Салих Сәйдәшев - музыка йолдызы”

Чараның барышы:

Салих Сәйдәшевның “Совет Армиясе маршына” класска керү.

1 алып баручы.  Бу әсәрне кем иҗат иткән?(Салих Сәйдәшев) Бу марш 1928 нче елда язылган һәм аның өчен композитор алтын сәгать белән бүләкләнә.  Димәк без бүген Салих Сәйдәшевның иҗаты һәм тормыш юлы белән тирәнтенрәк танышып китәрбез. (1 сБалалар тарафыннан  Клара Булатованың “Таныш көйләр” шигыре сөйләнә.

1 укучы

 Бу – Шопен да,

Бетховен да түгел,

Шулар заты, шулар кардәше.

Бу – татарның җир-табигать биргән

Кабатланмас мәшһүр Сәйдәше.

2 укучы

Бу көйләрдә -

Көнбатыш та, көнчыгыш та түгел,

Үз аһәңе шушы якларның.

Бу көйләрдә мин тарихын укыйм,

Кан тибешен тоям татарның.

3 укучы

 Туган якның табигатен таныйм

Бу көйләрдән – Сәйдәш моңыннан.

Кыйгачлатып әнә киек кошлар

Күтәреллә Кандыр буеннан...

4 укучы

Туган якның болыннарын күрәм:

Шул кйләрдә җайга тирбәлеп,

Яшь егетләр әнә печән чаба,

Изүләрен чишеп җибәреп.

5 укучы

Бу көйләрдә бөтен тулылыгы,

Матурлыгы туган якларның.

Бу – Шопен да,

Бетховен да түгел,

Бу – Сәйдәше безнең татарның.

2 алып баручы

Сәйдәшев Салих Замаледин улы 1900нчы елның 3 декабрендә Казанда туа. Ул бик иртә музыка белән кызыксына башлый һәм тугыз яшендә гармунда уйнарга өйрәнә.

1 алып баручы. Салихның әтисе – Җамалетдин Бикчәнтәй улы.

Ул авыр тормыштан котылу теләге белән бәхет эзләп Казанга килә.Башта төрле   эштә эшли, аннан ул чүәк тегәргә өйрәнә.Салих әтисен белми дә кала. Чөнки әтисе Салих туганчы үлеп китә.

Салихның әнисе –Мәхүбҗамал Миңлебай кызы. (2 слайд)

2 алып баручы. Ул Казанның Пороховой бистәсендә үсә. Бик тә кешелекле, сабыр, мәрхәмәтле, якты йөзле кеше булган.

Салих Сәйдәшевлар гаиләдә ун бала булалар. Ун баладан икесе:  Әминә белән Салих кына  исән-сау үсәләр.(3 слайд)

1 алып баручы. Әминәнең ире Шиһап Салихка бик зур ярдәм күрсәтә. Ул аның музыкага сәләте барлыгын белеп музыка училищесына укырга бирә.(4 слайд)

2алып баручы. Салих Сәйдашевның музыка өлкәсендәге беренче укытучысы халык музыканты Заһидулла Яруллин була, а соңрак Казан музыка училищесының күренекле педагоглары. (5 слайд)

1 алып баручы. Музыка мәктәбен  тәмамлагач  Буа шәһәренең татар-музыка студиясендә хор классы укытучысы һәм думбра оркестры җитәкчесе булып эшли башлый.

Салих Сәйдашев төрле уен коралларында да уйный белгән. (6 слайд)

2 алып баручы. 1918 нче елда үзе теләп Кызыл Армия сафларына китә. Анннан кайткач Көнчыгыш музыка мәктәбенә мөдирлек итәргә билгеләгәннәр.

1922 нче елда Казан драма театрына эшкә килә.  Ул анда музыка бүлеге мөдире һәм дирижёр булып эшли башлый. Казан драма театры, хәзерге вакытта  Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры.   (7слайд)

1 алып баручы. Салих Сәйдашев күп кенә драма әсәрләренә музыкаль әсәрләр иҗат иткән. Мәсәлән: “Зәңгәр шәл”,”Галиябану”, “Казан сөлгесе”, “Сүнгән йолдызлар” Алар арасында  иң танылганы “Зәңгәр шәл”.

(8 слайд)

 Татар музыкасына яңа сүзләр дә килеп керә:”увертюра” “ария”, “балет”, “дуэт”. Моның өчен дә без Салих Сәйдашевка бурычлы.  Сара Садыйкованың истәлекләреннән бер өзек тыңлап китәрбез.(Дисктагы язманы тыңлау)

Салих Сәйдашев балалар өчен дә музыкаль әсәрләр иҗат иткән. Сез аның нинди әсәрен беләсез? (“Зәңгәр күл”,” Яшь туристлар җыры”)

Хәзер “Зәңгәр күл” җырын бергәләп җырлап алыйк. (9 слайд)

Зәңгәр күл бик матур күл

Тирәсе камышлык

Аның белән без әле

Тик быел таныштык.

Күлнең зәңгәр суларын

 Чәчрәтеп уйныйбыз

Шундый рәхәт күңелле

Уйнап һич туймыйбыз.

Бу җырның сүзләрен Г.Насрый язган.

Җырның эчтәлеге сезгә аңлашылдымы? Нәрсә турында әйтелә?

Әйе,бу җыр табигатьнең зәңгәр күзе булган күл турында.

Ә хәзер әйдәгез ял итеп алабыз. “Әпипә” көе куела.

Бу нинди көй һәм аны кем язган? (татар халык көе)

Композитор бу көйне дә яңа төсмерләр кертеп эшкәртә.

“Әпипә”көенә бию.

Кичәбезнең азагында белемнәребезне ныгыту максатыннан кроссворд чишәрбез. (10 слайд)

2.Ә

3.З

М

А

4.М

5.Б

И

Һ

А

А

Н

И

Р

Л

1.С

Ә

Й

Д

Ә

6.Ш

Е

В

2.М

Ә

Х

Ү

Б

Җ

А

М

А

Л

У

И

Т

Л

Л

Һ

И

Л

А

Х

А

П

Горизонталь буенча:

  1. Татар музыкасына нигез салучы профессиональ композиторның фамилиясе. (Сәйдәшев)
  2. Композиторның  әнисенең  исеме.(Мәхүбҗамал)

Вертикаль буенча:

1.Композиторның исеме. (Салих)

2.Апасының исеме ничек?(Әминә)

  1. Композиторның беренче укытучысының исеме.(Заһидулла)
  2. Совет Армиясе  ....ы    (марш)
  3. Композиторның татар музыка дөньясына керткән яңа сүзләрнең берсе.(балет)
  4. Салих Сәйдашевның җизнәсе. (Шиһап)

1954 нче елны  16 нчы декабрендә Салих Сәйдашев үлә. Аны Казанның татар зиратына күмәләр.(11 слайд)

Әйе, татар музыка сәнгатен үстерүдә Салих Сәйдәшевнең өлеше чиксез зур. Аның музыкасы – халыкның җаны; аның җырлары – халыкның холкы. Шуңа күрә

сагына халкым моңлы Сәйдәшен. Татар халкы үзенең сөекле улының истәлеген барлый.

1.        1993 елның 25 июлендә Горький урамында С.Сәйдәшев музее ачыла.  (12 слайд)

2.        2000 елның 15 декабрендә Татарстанның Зур концертлар залына С.Сәйдәшев исеме бирелә.(13 слайд)

3.        С.Сәйдәшевкә һәйкәл куелды. Авторы – Мәхмүт Гасыймов.

(14 слайд)

4.Казанның бер урамын аның исеме белән атыйлар. .(15 слайд)

5. Түбән Кама шәһәрендә Салих Сәйдашев исемендәге  музыка көллияте .

(16 слайд)

Әйдәгез хәзер Салих Сәйдашевның ”Вальс” көенә биеп алабыз.

Мәшһүр композиторыбыз Салих ага Сәйдашевка багышланган кичәбез тәмам.Киләчәктә дә аның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүне дәвам итәрбез.

Кулланылган әдәбият:

Сәйдәшнең сихри моңы// Казан утлары. – 2000. –№ 12.

Саинова-Ахмерова Дилбар Замалеевна. Салих Сайдашев.Страницы жизни и творчества композитора.-Казань: Татарское книжное издательство, 1999.

Р.Исхакова-Вамба, С. Сәйдәшева, З. Хәйруллина. Салих Сәйдәшев турында истәлекләр. Казан: Татарстан китап нәшрияты,1980.

Саинова-Ахмерова Дилбар Замалеевна. Салих Сайдашев.Страницы жизни и творчества композитора.-Казань: Татарское книжное издательство, 2009.

Татар телен һәм әдәбиятын укытуда интерактив технологияләр.CD диск.

Язучылар, композиторлар һәм рәссамнарыбызның чыгышлары, алар турында истәлекләр.CD диск.

Сайра сандугачым. Балалар өчен җырлар китабы.Казан:Китап нәшрияты.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныф сәгате. Тема: Сыйныф йолдызы

Тема: Сыйныф йолдызы- Укучылар, әйтегез әле, нәрсә ул йолдыз?- Кемнәргә “йолдыз” диләр? ( Кызларга, күренекле эстрада җырчыларына, атаклы сәнгать эшлекләренә) Ни өчен? Сез нинди йолдызларны беләсез?...

Йолдыз Шэрэпова Тылсымлы елмаю

Укучыларны Йолдыз Шәрәпованың «Тылсымлы елмаю» хикәясе белән таныштыру, аңлап, дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; балаларда укытучы хезмәтенә карата ихтирамлы ...

Салим Сурун-оол "Карактар дугайында маргылдаа"

Урок по литературному чтению на родном (тувинском) языке....

Презентация "Экскурсия по Тарко-Сале"

Презентация  для  интерактивной доски "Экскурсия  по  Тарко-Сале"....

Рабочая программа детского объединения татарского фольклора "Тан йолдызы"

Направленность, в рамках которой реализуется образовательная программа: художественно-эстетическое воспитание. Возраст детей: 8 – 15 лет. Срок реализации программы: 3 года. Актуальность данной програм...

Габдулла Тукай- сүнмәс йолдыз (дәрес- презентация)

Габдулла Тукай иҗатын башлангыч классларда  өйрәнү өчен дәрес- презентация...

Башкорт шигъриятендә якты йолдыз

Рәшит Назаровның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган викторина...